Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Юл буе акрын гына җырлап кайтты Гаязетдин. Иптәшләре сорарга кыймадылар, бары кайтып җитәрәк кенә берсе түзмәде, җырның исемен белеште. Татар халкының «Ишкәкче карт» дигән җыры бу, диде Гаязетдин. Гаязетдинның җырында аның башыннан үткән язмыш борылышлары да, булган шатлык-көенечләре дә, алдагы тормышка булган ышанычлары да, бар да бар иде…

(Башыннан укыгыз)

49
Ризван бик сак кына йөрергә тырышса да, булмады. Ул авылдан чыкканда
ук, үзе артыннан ияргән ике кешене күрде һәм аларның кем икәнен,
аларны кайда күргәне барын исенә төшерергә тырышып, башын ватты.
Бик якынаймыйлар да, артта да калмыйлар, акрын гына Ризван артыннан
баралар, бусы инде аларның махсус бу эшкә алынуы турында сөйли.
Берничә уй үтеп китте Ризван башыннан. Аның кебек мәргән атучыга бу
икенең берсен бәреп төшерү берни түгел. Ә икенчесе атканны көтеп тормый
килгән юлыннан артка табан шылачагына ул ышана иде. Тик ул вакытта ул
аларның ниятләрен белми калачак. Кем белә, алда ниләр көтә аны, бигрәк
тә ашлык төягән барканы кайда саклап торалар? Ул ашлыкны кешегә
сиздерми генә төяргә тырышсалар да, ун атлык олауны кеше күзеннән ничек
яшерәсең? Барыбер төялгән барканың чыгып китүен күрделәр, ул турыда
хәбәр таралды. Арттан килгән кешеләрнең Сафаныкылар булуына Ризван
шикләнми иде. Болар инде барып чыккан башкисәрләр, алар өчен кешене
талап-үтереп китү берни түгел. Аларның уй-фикерләрен алдан ук сизәргә
кирәк, ниндидер исәп кирәк болардан котылырга, тик нинди? Бара торгач,
буталган фикерләр аның башында бер җайга килә башлады.
Рус гранын үткәч тә, ул, уңга борылып, Чәчрәтке болыннарына кереп
китте. Бу җирләрне ул яттан белә, тар гына юлның, Танып елгасының һәрбер
борылышын ничә мәртәбә үткәндер, моның саны юк. Алда яткан кичүнең
дә үзенчәлекләрен белә: ул гына белгән билгеләрдән читкә тайпылсаң, чоңгылга төшеп китәсеңне көт тә тор. Батуын батмассың да, ат алып чыга
ул кешене, тик мондый салкында муеннан бозлы суга манчылу җиңел эш
түгел.
Кичүгә килеп керү белән Ризван ияргә менеп басты. Атны өйрәтәсе
юк, ул шунда ук, тояклары белән капшап, каты юлдан язмый, каршы якка
чыгып та җитте. Ризван аны эчкәрәк кертеп бәйләп куйды да кичүгә кайтты.
Исәп бер: елганың яртысын үткәч, иярдә утырып килгән бу юньсезләрнең
атларын куркытып, кичүнең төп юлыннан читкә тайпылдыру. Бу очракта
алар муеннан суга батачаклар, аларда кеше кайгысы югала, икесен дә
агачка бәйләп куеп, ниятләрен белергә. Атларны куркыту өчен бер ату
кирәк булачак.
Шулай килеп тә чыкты. Ризванны күздән югалтудан куркып, болар чабып
килгән килеш кичүгә ташландылар. Cу атларның корсагына килеп җиткәч,
алар, аякларын өзәңгеләрдән ычкындырып, югары күтәрделәр. Елганың
яртысын үтүгә, гөрселдәп, ату тавышы яңгырады. Атлар да, кешеләр дә
моны көтмәгән иде: беренчеләре, читкә сикереп, аяк астындагы катыны
югалтып йөзә башладылар, икенчеләре, өзәңгеләрдән ычкынган аякларын
күтәреп, суга егылып төшеп, тезгеннәрдә асылынып калдылар. Ризван
тын гына көлеп куйды, шул арада атлар, җайдакларын сөйрәп, ярга килеп
тә җиттеләр. Бер мизгел кирәк булды Ризванга алдан әзерләгән бау белән
котлары очкан бу мескеннәрне чорнап алырга, атларны бәйләп куярга.
Шунда ук ул сорауларын яудыра да башлады:
– Кем сез? Нигә минем арттан күзәтәсез? Ниятләрегез нинди? Дөрес
җавап бирмәсәгез, икегезне дә суга батырам!
Чыннан да котлары очкан бу икәү берсен-берсе бүлдереп сөйли дә
башлады. Бер караганда, гади авыл кешеләре, Чүпрәледән Сафаның
боерыгы буенча ашлык артыннан күзәтергә җибәрелгән булып чыктылар.
Ризванның нинди йомыш белән йөрүен кем аша белгәннәрдер, монысы
билгесез калды. Боларга куелган бурыч – ашлыкны кая хәтле алып баруны
белү, бу яклардан ерак та китмичә, баркадагыларны кырып салып, аны
кулга төшерү.
– Алдашмыйсызмы?
Инде нык кына өши башлаган бу икәү бөтен белгән хәбәрләрне ачып
салырга әзер иделәр.
– Ю-юк. Юк! Валлаһи! Ипи тотып ант итәбез!
– Ничек тотасың, ди, әле аны? Кулларыгыз бәйләнгән бит, суга төшкән
тавыклар!
Олырагы, тынычрак булырга тырышып, Ризванга мөрәҗәгать итте:
– Ризван кордаш, күреп торам, бу сөйләгәннәр сине бик кызыксындырмады.
Безнең язмыш синең кулда, монысын аңлыйбыз. Бездә икенче хәбәр дә бар.
Монысы – сезгә бик тә кирәклесе. Безне җибәрсәң, шунысын да әйтәбез.
Яшьрәге, «безнең язмыш синең кулда» дигән сүзләрне ишеткәч, бөтенләй
калтырый башлады. Ризван битараф булырга тырышып кына әйтеп куйды:
– Йә, сөйлә. Бәлки, кызыксындырыр да мине.
– Иртәгә Чүпрәледән Сафаныкылар корал алырга Чернушкага баралар.
Салих безнекеләргә бик күп итеп корал бирә.
– Мин ничек итеп ышанырга тиеш инде сезгә?
– Беркөнне Салих, Сафаны чакырып, бик озак сөйләшеп утырдылар.

Ни турында сөйләшкәннәрдер, барысын да белмим, ә коралны, чынлап та,
бирә. Иртәгә таң атканчы ике ат белән станцага чыгалар.
Ризван нишләргә кирәклеген бик тиз билгеләде. Баягы битарафлыкта
калгандай булып, боларга соңгы сүзен әйтте:
– Мин сезнең кебек җан кыючы түгел. Җибәрәм. Атларыгыз да кирәкми,
әйберләрегез дә. Мылтыкларыгызны алам! – Ул иярләргә беркетелгән
ике обрезны алып килде. – Монысы сезгә ышанып бетмәүдән. Бәйләнгән
җепләрне чишмим, мин киткәч, үзегез чишәрсез. Әгәр миңа каршы берәр
начар эш уйласагыз, икегезне бер агачка асып куям. Минем урман кешесе,
табигать кешесе икәнлекне ишеткәнсездер.
Хәйләкәрлеккә килгәндә, бу пешмәгәннәрдән генә Ризван уздырмый тор-
мый инде. Боларны алдар өчен ул Танып агышының өске ягына менеп китте.
Монда үлән зур үскән, көз булуга карамастан саргаеп өлгермәгән. Бу ике
бәндәнең җепләрне бик тиз чишә алмавын ул белә иде, чөнки төеннәр нык
бәйләнгән, җитмәсә, алар юеш тә, көндезге салкында туңа да башлаганнар.
Алар малай чактагы «Каз боты» төеннәреннән дә усалрак килеп чыктылар!
Ул, Үгез чишмәне үтеп, Тукмай яланының үзе генә белгән бер урынында
атын калдырды, дистә еллар элек урман чыгарырга түшәлгән, инде череп
беткән юлдан Томафи болынына килеп тә җитте. Ризванның килеп җитүен
беркем сизмәде, аны күргәч, Ильясның беренче соравы бу турыда түгел иде.
– Баркадагыларга берәр нәрсә булдымы әллә?
– Юк-юк, миндә икенче бер яңалык бар. Шуны әйтәм дә, китәм. Мин
аларны «ә» дигәнче куып җитәм тагын.
Ризван иртәнге хәлләрне тулысынча сөйләп бирде. Шунда ук иске юлның
үтәрлек булуын да әйтте, дозорларны ничек алдый алганын да сөйләп үтте.
Корал турында ишеткәч, Ильяс сикереп торып, яңадан утырды:
– Значитца, тәк! Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына! Ходай
биргән коралны тартып алмый калу мөмкин түгел! Көне-сәгате билгеле
диярлек. Аллага тапшырабыз, берсүзсез!
Шунда ук бер төркем оештырылды. Ильясның планы бик катлаулы
түгел иде: биш кешедән торган атлылар Сафа кешеләрен Кәлтә урманында
көтәләр, каршы торуларына карап, аларны йә юк итәләр, йә бәйләп, урманда
калдыралар. Атларны алып, төн эчендә Томафи яланына кайтып җитәләр.
Калганын урындагы хәлләр күрсәтер. Ризван тагын бер киңәш бирде: бер-
ике кешене Кәлтә урманын чыккан җирдә калдырырга, Сафа алдан уйлап
куйган булуы мөмкин коралга күзе төшкән кешеләр барлыгын.
Шул арада Ризван юкка да чыкты. Ильяс аңа рәхмәт әйтеп тә өлгермәде.
Менә, бар бит җитез кешеләр!
Икенче төркем дә оештырылды. Беренчесе, Кәлтә урманына кергән
урында калып, хәвефсезлекне тәэмин итә, икенчесе урман эчендә корал
белән кайтып килүче Сафа кешеләрен көтә.
Төнгә каршы алар юлга чыгып та киттеләр.

50
Танып буйлап төшү беренче генә булмаса да, бу юлы Гаязетдин
башкаларга күрсәтми генә дулкынлана иде. Башкалар ничектер, бу юлның
соңгысы булуы да мөмкин икәнен ул алардан тирәнрәк аңлый, бу тиклем
ашлык һәркем өчен дә зур байлыкка тиң, әгәр белә калсалар, аны кулга төшерергә теләүчеләр һәрхәлдә булачак. Шуңа ул барканың су өстеннән
күренгән өлешен бәйләмнәргә төрелгән мунчала белән уратып алды. Читтән
караганда, барка мунчала алып бара дип уйларга була. Тик күңелне бочыган
уйлар да бар. Өчәү алар. Беренчесе – барканың судагы өлеше. Мунчала
гына төялгән булса, ул шул кадәр батмас иде. Икенчесе – барканың тизлеген
берничек тә арттырып булмау. Болар икесе дә аны кулга төшерүнең бер ни
тормавы турында кычкырып тора. Өченчесе, иң мөһиме – мондый барка
белән җәй аенда, көзен, су түбән булганда йөрүче аз, монысы инде бу
сәфәрнең башкалардан үзгә булган бик кирәкле очрак икәнлеген күрсәтә.
Шуңа да Гаязетдин авыл тирәсен караңгыда үтәргә карар итте, тик монысы
өстәмә уңайсызлыклар китереп чыгарды. Сай урыннарны белеп булмый, ә
инде борыны белән комга төртелгән барканы агым бик тиз борып куя. Әллә
ни киң булмаган елгада кабаттан борылу бик җиңелдән түгел.
Иң куркытканы салкыннар төшү, монысы Ходайдан, елга туңа башласа
кышка кунарга калуыңны көт тә тор. Ел азагы бит, озакламый Яңа ел җитә,
рәхмәт төшкере, әлегә елганы бөреп алырлык салкыннар юк. Яр буенда
һәр иртә саен барлыкка килгән көзгедәй боз аптыратырлык түгел, ә менә
барканың борынында туңган боз бер көнне шактый борчуга төшерде.
Таныпка якын уңайлы урыннарда Ризванның киң иңбашлары күренеп
кала, монысы зур ышаныч өсти. Юлга чыгуга сигезенче көн, озакламый
Борай. Ризван шуңа алгарак китте. Әгәр волостьта кызыллар булса, эш
җиңеләя, Шәрәфине таба алса, Борайда кызыллар булмаса, ул Казанцевога
тиклем барып ураячак. Менә шуларны эшләргә ничә көн үтәр, шуңынчы
барканы кайда яшереп тотып булыр?
Берничә мәртәбә ул явыз кешеләрнең баркага һөҗүмен күз алдына китерергә
тырышты. Барканың һәр почмагы уч төбендә кебек, берьюлы берничәсе үрмәли
башламаса, аларны куып төшерү авыр булмас. Тик озаккамы? Су тизлегендә
генә аккан барка ничек кенә карасаң да, явызлар өчен табыш инде ул. Хәтер
Гаязетдингә Япон сугышын искә төшерә, «Варяг» крейсеры матрослары
дошманга бирелмәс өчен кингстоннарны ачалар. Чит телдән кергән «кингстон»
сүзе шул сугышта катнашканнарны милләтенә карамый берләштерү сүзенә
әйләнде. Тик юк шул баркада андый клапан! Һәрбер капчыкны чишеп ятып
та булмый, Таныпның тирәнлеге дә диңгезнеке түгел.
Барыбер берничә карар кабул итте Гаязетдин. Үзе барканың башына
басты, аның белән булган өч кешене ике якка һәм барканың койрыгына
урнаштырды. Кеше үтереп гөнаһ алмас өчен, һәрберсенә агачтан бик җайлы
чукмар ясап бирде, балтаны барканың төбен чабып тишәргә әзерләп куйды,
шунда ук ут төртеп җибәрергә ике шешә керосин да кул астында тора иде.
Танып буйлап төшкәнне ничек кенә сиздермәскә тырышмасыннар,
Борайга килеп җитәр алдыннан явыз кешеләр баркага һөҗүм итте. Иртән
йокының иң тәмле вакытында барканың койрыгында утырган кеше
кычкырып җибәреп, башкаларны уятты. Суда да, барканың кырыйларында
да йөзләр күренде. Беренче һөҗүмне кире кага алдылар. Чукмарлар
тар гына аралыкта каршы тору өчен иң җайлы корал булып чыкты. Тик
Таныпның мондагы иң тар урынын сайлап алган явызлар тагын баркага
тартылдылар. Бу юлы алар да озын саплы сәнәкләрен ташлап, балта белән
генә коралланганнар һәм йөзләрендә усал ниятне азагына җиткерү теләге
яна иде. Әгәр, йөзеп килеп җитеп, барканы чапкалый башласалар, берни дә коткара алмый, шуңа Гаязетдин егетләренә боларны жәлләмәскә кушты.
Бу сүзләрдән соң ул үрнәк тә күрсәтте: якорь урынына йөрткән ташның
җебенә асылынган кешенең башына төшкән чукмары бу явызны кабаттан
Танып суына озатты. Шул мизгелдә ату тавышы яңгырады, су өстенә яңгыр
кебек вак кургаш ядрәсе яуды. Кемдер кычкырып җибәрде, кемдер баркадан
ычкынып, ярга таба йөзәргә ашыкты. Бер-бер артлы тагын ату яңгырады.
Монысы инде җитдирәк коралдан – винтовкадан ату иде. Шул арада барка
урман эченнән яланга очып килеп чыкты, яр өстенә менеп, кирегә урманга
йөгергән башкисәрләргә таба тагын бер-ике ату тавышы ишетелде.
Гаязетдинның коткаручының Ризван булуына бер шиге дә юк иде. Ялан
буйлап бераз йөзеп баргач, Ризван үзе дә күренде. Барка туктады, тиз генә
балта белән чыбылган урынны төзәтеп алдылар. Эш арасында Ризван
Борайдагы хәлләрне сөйләп алды.
Анда яз көне бастырылган ихтилалдан соң бар кеше куркып качып
ята, халыкка күтәрә алмаслык акчалата контрибуция салынган. Ихтилал
башлыклары булган Шәрәфи Хәмитов, беренче Дәүләт Думасы депутаты
Сәхипзадә Мәкъсутовлар юкка чыкканнар. Старшина белән сөйләшкән
Ризван. Губерна продуправасы үзәккә озатырга ашлык әзерләүне дәвам
итә. Казанцевода аны җыю бер көнгә дә тукталмый икән. Казанлы волосте
өлешен ике куллап кабул итеп алачаклар. Олау табарга да сүз куелган,
тик олаучыларга акча түләү дә, озатып бару да безнекеләрдән. Шунысы
шатландырды – борайлылар дүрт винтовка, бераз патрон бирәләр.
Бер нәрсә азрак аптыратты – ничек итеп олаучыларга түләргә? Шунда
тагын бер фикер килде Гаязетдин белән Ризванның башына: барканы
кирегә Казанлыга алып кайту мөмкин түгел, аны ничек тә булса сатарга
кирәк. Монда бай кешеләр күп, алучылар табылыр, мөгаен. Ризван шушы
эшләр белән Борайда кала, Гаязетдин башкалар белән Казанцевога юл ала.
Тагын ике көн юлда үтте. Ихтилалны бастырып, кешеләрнең котын
алганнар икән шул: юлда берәү дә диярлек очрамады, авылларда өйләр
бикле, эчәргә су сорасаң да, бирмиләр, капканы да, ишекне дә ачмыйлар.
Хәер, монысы бик әллә ни кирәк тә түгел иде.
Казанцевода да шул ук хәл. Ихтилалны бастыручы Чернядьев белән
Вострецов үткән юлның канлы эзләре юылмаган, шуңа да тын калган
халык белән бернинди аралашу булмады. Һәр келәт тулы солдатлар. Булган
ашлыкны тапшырдылар, аны алганны куәтләгән мөһерле язуларны алдылар
да, бер мизгелгә дә туктап тормый, кайтыр юлга ашыктылар. Күпне күргән
кешеләрне келәтләрдәге ашлыкның шул тиклем күп булуы аптыратып кына
калмады, таң калдырды. Бар икән шул тиклем ашлыкны сыйдырырлык
келәтләр, аларны алып китәрлек елга баржалары! Авылда Матусовның
баркаларын зур дип сөйлиләр, ә болары нинди була икән? Халык белән
сугыша-сугыша җыелган бу игенне тиешле урынына алып барып җиткерә
алырлармы? Бармы бу халык авызыннан тартып алынган соңгы кисәк
ризыкның төгәл исәбе? Урлаштырып, әрәм-шәрәм итеп бетермәсләрме икән?
Борайда көтеп торган Ризванга иң җылы сүзләр! Ул барканы сатып кына
өлгермәгән, калган акчага арбалы бер ат та алып куйган. Волостька кереп
рәхмәт әйттеләр, олаучыларны бәхилләттеләр, юллык ашар-эчәр азык, атка
солы сатып алдылар, винтовкаларны арба төбенә салып, печәнгә күмделәр.
Шулай итеп планлаштырылган көннәрнең унберенчесе үтеп тә китте, тагын ике-өч көндә, бирсен Ходай, Яңа ел туган кичтә алар өйдә булырга
тиешләр. Ашаган атны юырттырып, күңелләре күтәренке булган ир-ат
Казанлыга табан кузгалды.
Юл буе акрын гына җырлап кайтты Гаязетдин. Иптәшләре сорарга
кыймадылар, бары кайтып җитәрәк кенә берсе түзмәде, җырның исемен
белеште. Татар халкының «Ишкәкче карт» дигән җыры бу, диде Гаязетдин.
Гаязетдинның җырында аның башыннан үткән язмыш борылышлары
да, булган шатлык-көенечләре дә, алдагы тормышка булган ышанычлары
да, бар да бар иде…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев