КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
– Менә нәрсә, хуҗа! Без сиңа шаярырга дип килмәдек, син үзең дә моны сиздең бугай инде. Казанлыда аклар, алар бик күп. Партизаннар отрядын оештырдык, әлегә урманда ятабыз. Командир безне башка партизаннар белән бәйләнеш урнаштырырга җибәрде. Сездә күптән түгел генә булып киткән отряд белән. Бөтен ышаныч синдә, туган! Әгәр сезнең яктан ярдәм тапмасак, аклар безне кырачак.
62
Хәмитнең ике өе арасында күбәләк кебек очып йөргән Сәрия каршында
кинәт эчеп алган Салих пәйда булды.
– Ә-ә, күрше кызы! Сәрия! Нәрсә эшлисең болай йөгереп?
– Суга... барам... – Куркып кына җавап бирде Сәрия, ишеккә таба
чигенеп.
– Ә нигә кирегә киттең? Әйдә, үт алга! – Калтыранган тавыш белән
тагын эндәште Салих.
Сәрия туктап калды. Кинәт Салих алга атлады, Сәрияне биленнән
эләктереп, мунчага таба тартты. Көянтә һәм буш чиләкләр дөбердәп, идән
буйлап тәгәрәп киттеләр.
– Җибәр, Салих абый, нишлисең?
– Эшләмим, берни дә эшләмим!
– Кычкырам бит хәзер! Җибәр! – Сәрия ишек яңагына тотынды.
Салих җиңел генә аның кулын ычкындырды, мунча ишеген ябып
бикләп куйды.
– Әллә кайчаннан бирле карыйм мин сиңа, кызыкай! Менә син минем
кулда!
– Җибәр, җибәр дим! Ярдәм...
– Беркем дә юк монда. Беркем дә ярдәм итмәс! Шаулама!
* * *
Өйгә кайтты да егылды Сәрия. Нәгыймә нидер булганын сизеп, аның
янына йөгереп килде:
– Нәрсә булды, кызым?
Бер сүз әйтми елады да елады Сәрия. Нәгыймәнең йөрәгенә уклар
кадалды, инде сизде ана эшнең нидә икәнен.
– Салих... көч... – Сулкылдавы сүзен бүлде Сәриянең.
– Әй Аллам! Монысын да күрәсем бармыни соң? – Хәлдән таеп, әнисе
кызы янына бөгелеп төште...
* * *
Акрын гына тынычланды тормыш Нәгыймәнең өендә. Сәриянең
элек йөзеннән төшмәгән елмаюы гына юк иде хәзер. Сәлимә белән алар
аерылмаслык ахирәткә әйләнделәр, Сәриянең дөньяга яңадан кайтуында
Сәлимәнең урыны бәяләп бетергесез. Нинди генә хәлләр турында алар
сөйләшмиләр, алдагы көннәргә нинди кенә планнар кормыйлар, йә булмаса
кичләрен икесе бергә, кочаклашып, бер-берсен тыштан гына түгел, йөрәк
түреннән җылытып утыралар, үзгәргән һава торышына дулаучы бәләкәй
кешенең хәрәкәтләрен тыңлап, көләләр. Сәрия шул вакытта акрын гына
җырлый башлый, тик ул яраткан җырының азаккы дүртьюллыгын гына
җырлый әлегә... Тирән җан яралары тиз генә төзәлмиләр шул!
Иртә дә генә торам, юлга чыгам,
Курай кисеп алам камыштан.
Нигә моңлы син, дип сорамагыз,
Моңлы бала булдым тумыштан.
Нәгыймә дә үзгәрде, ул инде кайчандыр булган тыныч, юаш, кыюсыз,
изелгән кеше түгел. Рәхимә эшкә чакырып карады, тик файдасыз, кая
ул! Әйләнеп тә карамады Нәгыймә. Тиргәшә, әйтмәгән сүзләре калмады
Рәхимәнең, бар тырышканы мыскыл итү һәм рәнҗетү:
– Хәерче! Кыланышына үләрсең! Ничек ашатырга уйлыйсың кырык
балаңны? Шулмы синең рәхмәтең мин күрсәткән игелекләремә? Исеңә төшәр
әле бу игелек хәер сорашканда! Аягың да булмасын минем өйдә, хәерче!
– Булмас, булмас, кайгырма! Синнән файда күргән булмады, тиешлесен
түләмәдең, биргәне – юньле кеше этенә дә бирми торганы!
– Әле син шулай дисеңме тагын?
– Менә синең малаең да шундый оятсызлардан, Алла каргасын аны! –
Нәгыймәнең тавышы калтырап китте. – Кызымны харап итте!
Рәхимәнең күзләре майлы ояларыннан бәрелеп килеп чыктылар.
– Минем улым? Син... син ничек оялмый сөйлисең бу сүзләреңне?
Әфисәр улым турында! Кем ул сиңа? Карарга кирәк иде азгын кызыңны!
Минем улым әфисәр, ул андый түгел!
– Шундый булып чыкты, бел! Беркайчан да онытмабыз аның бу
оятсызлыгын, безнең башка төшкән бу кайгыны! Ярар, ярар, безнең урамда
да бәйрәм булыр әле, Алла бирсә! Барысы да алда!
Рәхимә калтыранып елый башлады, ишеккә карап, кычкырып-
кычкырып, ярдәмгә чакырды:
– Хәмит! Хәмит! Кайда син? Нәрсә сөйли бу хәерче? Салих улым!
Нәгыймә аның гаҗизлегенә карап елмаеп тора бирде. Өйдән матур хәрби
киемдә Салих чыкты.
– Нәрсә булды? Әни? Нәрсә?
Рәхимә аның янына ашыкты, бармаклары, куллары белән Нәгыймәгә
күрсәтеп:
– Ул.. ул... сине... Син бит андый түгел, улым? Сәрия, ди...
– Нәрсә булды? Нигә елыйсың?
Салих Нәгыймәгә карады да бер мизгелдә аның йөзе кызыл төскә керде.
– Менә ул... ул рәнҗетте! Синең улың кызымны җәберләде, ди! – Рәхимә
кычкырып елый башлады һәм һәрвакыттагыча үзенекенә иреште. Салих,
ачуланып, Нәгыймәгә таба атлады.
– Син нәрсә сөйлисең, карт тиле? – Кулындагы камчы ярымай ясап,
Нәгыймәнең битенә тиде. – Марш бу йорттан!
Тагын сугарга дип күтәргән кулы шул көе калды. Суга алмады Салих
кабаттан. Яшь бөртеген күзендә кысып тотып, аңа гадел әниләр карашы
белән Нәгыймә карап тора иде. Һәм бу карашка каршы берни эшли алмады
макталган әфисәр, чөнки бу карашта нәфрәт тә, җирәнү дә, өстенлек белән
көлемсерәү дә, кайгы-сагыш та бар.
Рәхимә чырылдавын дәвам итте:
– Нәрсә эшләп торасың инде? Ку! Куып чыгар!
– Кит! Чыгып кит! – дип ысылдады да Салих, камчысын ташлап, башын
түбән иеп, өйгә кереп китте.
Нәгыймә шул ук карашы белән аны озатып калды, кул аркасы белән битендәге
канлы эзне сөртеп, үз өенә таба атлады. Каршыга Сәрия йөгереп чыкты.
– Нинди кычкырыш анда? Шул симез чучка белән сүзгә килештегезме?
Кан? Кем сукты? Кем, әни? Әйт! – Сәриянең күз яшьләре атылып
чыкты. – Хәер, әйтмәсәң дә беләм! Нигә шулар белән сөйләшәсең инде?
– Ярар, балам, кайгырма. Барысы да әйбәт! Ә ул үләчәк, озакламый
дөмегәчәк! – Аның тавышында шул тиклем өмет, ышаныч бар иде, Сәрия
аны бүлдерергә дә, кабатлап сорарга да батырчылык итмәде. – Тиздән,
тиздән, кызым! Азган Аждаһаны болыт алып китә Каф тау артына. Ә моны
безнекеләр юк итәчәкләр. Ильяс һәм аның дуслары! Безнекеләр!
Нәгыймә, елмаеп, көне-төне эшләп кытыршыланып беткән куллары
белән Сәриянең башыннан сыйпады.
63
Кереп килүчеләргә зур эт ташланды. Аның өрүе, урманны урап, авылга
кайта, чылбырын өзәрдәй булып тартыла, аякка тиклем килеп җитә яза,
кызыл канга баткан күзләрен уйната – бар кануннар буенча да ул кешеләрне
куркытырга тиеш кебек иде. Тик курыкмады Митька: эткә иелеп, аның
күзенә карамыйча гына нидер әйтте, тегесе шунда ук басыла да башлады.
– Ну, булды, булды сиңа! Үзебезнекеләрне танымыйсың! Бар, бар,
булдырдың, ял ит!
Эт, елап, зарланып, оясына кереп китте. Яшелчә бакчасыннан чыккан
хуҗа, сәнәккә таянып, кунакларга карап тора иде.
– Нихәл, хуҗа абзый?
Әллә ни ышаныч белдермичә, хуҗа игътибар белән боларга каравын
белде.
– Исән-сау әлегә, Аллага шөкер! Үзегез ничек? Кая барасыз төнгә каршы?
– Шуңа да кердек инде? Йоклап чыгарга рөхсәт итмәссезме?
Тагын бер мәртәбә күз йөртеп чыккач, хуҗа җавап бирде:
– Әйдә, үтегез! – Ишегалдында мышнап-мышнап, аяк киемен салдылар,
өйгә үттеләр. Түшәмгә асылган бишек янында биш-алты яшьлек кызыкай
йөри, ул ят кешеләрне күргәч чыгып китте.
Кунакларны утырткач, хуҗа сорау бирә башлады:
– Мин Иван булам. Сез кайсы яклардан?
– Без Казанлыдан.
– Ә-ә, ерактан икән.
Барып чыкмый сөйләшү, ике як та бик сак. Шакир һәрвакытта да булган
сорауларга турыдан-туры җавап эзләргә өйрәнгән кеше буларак, хуҗаның
күзләренә туры карап ярды да салды:
– Менә нәрсә, хуҗа! Без сиңа шаярырга дип килмәдек, син үзең дә моны
сиздең бугай инде. Казанлыда аклар, алар бик күп. Партизаннар отрядын
оештырдык, әлегә урманда ятабыз. Командир безне башка партизаннар
белән бәйләнеш урнаштырырга җибәрде. Сездә күптән түгел генә булып
киткән отряд белән. Бөтен ышаныч синдә, туган! Әгәр сезнең яктан ярдәм
тапмасак, аклар безне кырачак.
Митя да сүз кушты:
– Безгә ашыгыч рәвештә ярдәм кирәк. Ул булмаса, эшләр хәтәр! Акларда
солдатлар күп, корал җитәрлек. Без урманда, халык авырый башлады.
Яшь кенә хуҗабикә самовар алып керде, кунакларга карап алды да
чыгып китте.
– Син, әлбәттә, безгә ышанмассың да. Башка ышандырырлык бер дәлил
дә юк. Берәү бар, тик ул синең безне кабул итү-итмәвеңнән тора.
– Шикләнмә, туган!
Тын гына утырган хуҗа башын күтәрде:
– Туктагыз әле! Мин нәрсә, мужик түгелмени, үзебезнекеләрне
танымаска? Ял итегез. Ашап алыйк. Әнә мунча әзер, анысы да кирәктер.
Әйдә, өстәл артына!
Шакир бер карарга килде: әгәр болар аклар ягыннан булсалар, инде
күптән бикләп куярлар иде. Шуңа ул хуҗага Ильяс язган хатны күрсәтте,
шуннан соң тегенең күңеле бөтенләй күтәрелеп китте.
Юынып та чыктылар. Өстәлдә көзнең бар булган күчтәнәчләре елмаеп
чакыралар иде: берсе – салкынлыгы белән, икенчесе – күтәрелгән пары
белән, өченчесе – тамакны кытыклаган тоз-борыч тәме белән...
– Булдылар өч атна элек бездә партизаннар. Павел Иванович Деткин үзе
түгел, икенче полк... Биш көн тордылар да Трун ягына киттеләр. Бар якын-
тирәдән мәгълүмат җыялар. Сезнең турында беләбез. Җиһаншин да билгеле
кеше, Яңаулдан Красноуфимскига тиклем тимер юлын саклый. Сезне эзләтеп,
кешеләр җибәргән идек, Салихныкылар тотып алганнар да юк иткәннәр.
Аның көчен беләбез, шуңа каршы чыгарга җөрьәт итмәдек аз көч белән.
Кунаклар, күптән җылы аш күрмәгән кешеләр, кыстаганны көтмичә,
майлы кисәкләрне җылы шулпа белән кушып ашауны белделәр.
– Кызганыч, без боларның барысын да белмәдек шул. Партизаннар
барлыгы билгеле, ә бәйләнеш юк. – Шакир кулындагы йомшак икмәкне
өстәлгә куйды. – Ике отряд барлыгы да билгеле безгә.
– Алар отряд түгел, ике полк. Берсе Лысая горада тора, командиры Титов.
Кызык килеп чыкты. Отрядлар берсе артыннан берсе йөргәндәй, ә
очрашып булмады. Титов кешеләре Казанлыга килә, тик аларны сизми
калганнар.
Урамда караңгы төшә, зәңгәр күк төннең салкын булачагы турында
сөйли. Өйләрдә кызыл утлар күренде, бала-чага тавышы акрынлап тына
башлады. Шакир хуҗага эндәште.
– Бер полк Трунда тора, дисең. Трунга тиклем утыз-утыз биш чакрым.
Икенчесе Лысая горада. Унбиш-егерме чакрым. Мин менә нәрсә тәкъдим
итәм. Митя монда кала, каршы булмасагыз. Мин беренче полкны эзләп
чыгам төнлә. Күп булса, бер көндә әйләнермен дип уйлыйм, әгәр барысы
да без уйлаганча барып чыкса.
Хуҗа бик кирәкле фикере белән бүлеште:
– Мин бит монда бәйләнешкә калдырылган кеше. Ат бирәм, кирәксә.
Шуннан иртәгегә пароль бар, аны да әйтәм.
Шакир тора да башлады.
– Син нәрсә, хәзер үкмени?
– Көн елны туйдыра, сәгате көнне саклый. Мин кузгалыр идем, Иван?
– Ялсызмыни? Азрак йоклап ал, иртән чыгарсың? Ә юлны табарсыңмы?
– Юк, рәхмәт! Табам, мин монда күп йөрдем яшь чакта. Юлларны яттан
беләм. Вакыт! Беләсеңме, ничек көтәләр безне анда? Һәр сәгате исәптә,
соңгысы да булуы мөмкин. Шуңа мин – юлга. – Шакир маңгай тирен сөртте.
Кинәт аның бу кешеләргә азрак кызып алганнан түгел, ә урманда калган
иптәшләргә ярдәм итү теләгеннән ашыгып юлга чыгуын аңлатасы килде.
Тик вакыты түгел шул! – Әйдә, Иван, атны әзерлә!
– Ярар, алай булгач! Тоткарламыйм. Әйдә!
Тирә-якка җәелеп үскән биек чыршының очында ай урагы кагып куелган
кебек, аның янында йолдызлар бер-берсенә сыенышкан. Салкын төннең
эре йолдызлары елмаешып җемелдиләр. Менә кемнең бер мәшәкате юк
галәмдә!
– Иртәгә төштән дә калмый монда булам, Алла бирсә! Шуннан турыга
Казанлыга. Һәр мизгел кадерле!
Капкадан озатып калдылар да Шакирны, хуҗа белән Митя өйгә үттеләр.
Бер кеше күзен дә йоммыйча Митяны көтә – бу Пашка иде. Йокларга
урын әзерләгәнче ике дус тагын туйганчы гәпләшеп алдылар. Хуҗа белән
хуҗабикә елмаеп, бик озак карап тордылар аларга, чын күңелдән көлделәр
аларның бик мөһим итеп сөйләшкән сүзләрен тыңлап.
(Дәвамы бар)
«КУ» 09, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев