КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Ходай! Сугыш беткәч, тын бакчада, әниең ясаган тәмле чәйне эчкәндә. Ерак түгел инде ул көннәр, түз! Дулкынлана башлыйм мин алдагы көннәрне уйласам. Ул көннәр якты һәм иң матуры булачак! Якын инде алар. Күрербез, күрер...» Бу сүзләрдән соң кәгазь битендә инде кибә башлаган куе кызыл кан табы ята иде.
59
Иртәгә булачак җәзаны үткәрү тынгылык бирми Салихка. Озак уйлады
ул бу турыда. Ул аны махсус рәвештә мобилизациягә эләккәннәрне
җибәргәннең икенче көненә калдырды. Куркытырга кирәк халыкны.
Тыңламасагыз, бер генә юл бар. Ә ул юл кая алып барганын бар да күрергә
тиеш. Бу – бер. Тагын бер ягы бар бу эшнең. Кулга алынганнарның икесе
дә рус кешесе. Шулай килеп чыкты инде менә. Әгәр ул берүзе генә бу эшне
башкарып йөрсә, ике милләтне каршы кую була. Шунда ук әйтәчәкләр,
Салих килеп, русларны кырып китте дип. Кеше бит белми иртәгә Ильяс
отряды белән ни булачагын. Шуңа да ул Степан белән Савкага иртән үк
килеп җитәргә әмер бирде.
Әсирләр белән эшне тизрәк тәмамларга кирәк.
* * *
Салкын, аксу томанлы таң атты. Бер-берсенә ябышып диярлек торган
соры болытлар, томан белән кушылып, җиргә тиклем төшәләр, ә усал җил
караңгы чырайлы кешеләрне камчылый, агачларның ботакларын җиргә
тиклем иеп, нидер сөйли дә сөйли иде.
Базар мәйданына елаган әби-чәбине, хатын-кызларны, аларга тотынып
атлаган бала-чаганы, йөзләре болытлардан да кара булган ирләрне куып
китерделәр.
Салих, Степан, Савка атта, мәйданның бер ягыннан икенче ягына йөреп
торалар, халыкны ашыктырып бер җиргә туплыйлар. Салих атында берни
булмагандай матур итеп утыра, аның төз аркасы теләр-теләмәстән ихтирам
уята. Степан җилдә яшьләнгән күзләрен кул аркасы белән сөртә, аларның
яшьле булуы башкаларның күзенә караудан азат итүе өчен ул шат та иде
бугай. Савка өчен бу хәлләр бер уен, аларның җитдилеген ул аңлап та
бетерми иде әлегә.
Әсирләрне алып килделәр, иске зират ягыннан мәйдандагы халык алдына
бастырып куйдылар. Никоновның ике аягы да аксый, авыз чите белән генә
елмаеп, башын горур күтәреп, халыкка карый. Аннан хәтта сорау алып та
тормадылар. Салих кулын гына селтәде: «Нәрсәгә? Революционер булуы
да җиткән! Әйбәт кешене Мәскәүдән бу караңгы почмакка сөрмиләр!» Бер
нәрсәне аңламый Салих. Шушы революционер мондагы бик күпләрнең
күзен ачты Рәсәйдә барган хәлләргә, аңа килеп киңәш алалар, аның сүзе,
аңлатмалары бу болганчык заманда кояш нуры кебек юлны яктырта.
Асылынып төшкән сынган кулбашын икенче кулы белән тотып, кичәге
кыйнаудан һушына да кайтып өлгермәгән Мирон бар дөньяга битараф
булып атлый, бөтен халык өстенә караш ташлап, якыннарын эзли. Башка
килер кеше калмаганын аңлап, Салих сүз алды:
– Җәмәгать! Сез беләсез, безнең яклар элек-электән югары властька терәк
һәм таяныч булган. Ничә кешебез сугышларда Рәсәй өчен башын салды,
илгә, патшага тугры булдылар. Көчле ике дин безне тотып килә, бу яктан да
бер нинди каршылык юк. Ничек итеп без шушы көнгә калдык? Ничек итеп
безнең изге җирләрдә халыкны икегә бүләрлек көчләр барлыкка килде?
Сөйли белә Салих. Җиңел генә бер телдән икенчесенә күчә, кешеләрнең
күзләренә карый, алардагы сүнеп барган өмет чаткыларын җанландырырга
тырыша.
– Бүген сезнең каршыгызда ике Алласыз басып тора. Берсен ничәнче
мәртәбә Мәскәүдән сөргенгә җибәрәләр, инде монда килеп, халыкны аздырып
ята. Икенчесе, безнең авыл егете Ильяс котыртып төзегән отрядка кереп, безгә
каршы сугыш әзерләп ята. Шушы бәндәләр аркасында кан коябыз, туган
туганны үтерә. Күптән, күптән асып куярга кирәк иде аларны, бу эшләрнең
башында торганнарны. И повесим! Шул чакта мондый сугышлар да булмас!
Озак сөйләде Салих. Тик бераздан шинель якасы ышыгыннан чыккан
бер колагының өшүен сизде, ә күпмедер вакыт узгач, бу сизү юкка чыкты.
Тотып, бармак белән ышкып җибәрәсе дә соң, кая ул! Горурлык бирми!
Бер генә юл – тизрәк эшне тәмамларга.
– Адмирал Колчак тарафыннан бирелгән власть нигезендә, сугыш
вакытында дошманнарны хөкем итү буенча миңа бирелгән вәкаләтләрдән
файдаланып, бу кешеләр атарга хөкем ителде. Так будет со всеми врагами!
Мин сезгә мөрәҗәгать итәм, җыелганнар: әйтегез, кайтсыннар Ильяска
алданып киткәннәр. Бүген гафу итәрбез. Тик иртәгә соң булачак!
Халык арасыннан хатын-кыз кычкыруы ишетелде:
– Нигә җәфалыйсыз аларны? Ерткычлар! Җибәрегез!
Кешегә күрсәтми генә колагын ышкыган Салих башын күтәрде:
– Нәрсә булды? Кем бу?
Кем бу дигәне алга табарак чыгарга тырышкан Антонина иде. Тик аны
җибәрмәделәр. Шунда ук әлегә бер ни аңламаган балалары белән Марфа
басып тора иде. Балалар, әниләренә сыенып, әтисенә карыйлар, ә Марфа
якын-тирәдәгеләр ишетерлек итеп кенә пышылдый:
– Мирон! Нәрсә эшләттеләр сине, ә?! Ни өчен? Кем? Алла каргаган
тормыш! Ни өчен безгә бу җәза, ә? – Кинәт аның тавышы күтәрелеп китте,
ул алга омтылды.
Шул вакытта көтелмәгән хәл: бөтен мәйдан кычкырып елый башлады.
Башта олыраклар, аннан балалар. Салих, аптырап, юлдашларына карады.
Степан, башын иеп, ияргә чумып утыруын белде, Савканың иреннәрендә
мыскыллы көлүне күреп, Салих тиз генә солдатларына боерык бирде.
Болытлар бер мизгелгә кояшны ачып җибәрделәр. Яков Константинович,
хәтерләп каласы килгәндәй, күзен йоммый да аңа карады. «Өч мәртәбә дар
агачы тия язып яннан үтеп китте, ике дистәгә якын ел төрмәләр, сөрген.
Димәк, үлем шуннандыр, бу юлы башкасы юк!» Винтовкалар йөрәгенә
төзәлгәнче, ул халыкка бер-ике сүз әйтеп өлгерде:
– Кешеләр! Курыкмагыз, көрәшегез! Без җиңәрбез! Көрәшегез! Яшәсен
революция! – Мылтыктан очып чыккан утлы пуляның йөрәген тишеп
үткәнен ул сизде. Тик йөзендә калган елмаю, ул егылганда, тагын болытлар
арасыннан килеп чыккан кояшта тып-тыныч булып күренде...
Кичкелеккә авылда беркем дә ут кабызмады. Бары тик шәмнәрнең саран
яктылыгы гына аларның кырыс йөзләрен яктырта иде, диварларга төшкән
шәүләләрдә төенле-тамырлы зур куллар тамарга әзер булган яшьләрне
йодрыклары белән сөртәләр иде.
60
Бик озак мәйданны урап йөрделәр Марфа белән Антонина. Атылганнарга
якын җибәрмәде солдатлар. Төштән соң килеп алырсыз диделәр. Көн
салкынайта, Марфаның балалары туңа башладылар, ашау-эчү онытылды.
Аптырагач, Антонина Марфаны ияртеп, өенә кайтып китте. Алар кайтуга
күршеләр ишекне урынына куеп ныгытканнар, мичне ягып җибәргәннәр.
Күрше хатыннары, аларны күреп, булган ашамлыкларын җәймәгә төреп
алып, йөгереп кереп җиттеләр, балаларны чишендереп ашарга утырттылар.
Бернәрсәгә дә кулы бармый иде Антонинаның. Авыр атлап килеп утырды
Яков Константиновичның өстәл янындагы яраткан урындыгына. Өстәлдә
аның язулары... Шулвакыт аның әйткәне келт итеп искә төште: минем белән
ул-бу булса, Андрейга тапшырырсың аларны. Алда ни буласын белгән бит...
«Сиңа тагын бер хат, Андрей. Илдә нинди хәлләр булып ята, күрәсең дә,
беләсең дә. Мәскәү кайныйдыр инде. Эх, бер күрәсе иде шуны! Ышанычым
арта көннән-көн: мин дә читтә булмадым зур эшләрне китереп чыгарган
әзерләнүләрдән. Егерме елдан артык бит! Юкка чыкмады мин керткән өлеш!
Минем күзлектән чыгып караганда, Казанлыны зур үзгәрешләр көтә.
Былтыр минем янга сугыштан кайткан бер егет килеп керде. Күп нәрсә
турында сөйләштек, Казанны, Мәскәүне искә алдык. Бу егеттә эчке бер
көч, сөйләшү иплелеге бар. Авылда да, волостьта да аны ихтирам итәләр.
Ул гына да түгел, акыллы, белемле, Уфада данлыклы «Галия» мәдрәсәсен
тәмамлаган. Кышларын укыган, җәйләрен Уралда шахтада эшләп, дөнья
күргән. Эшче дип әйтергә була. Безнең Плеханов эшчеләр сыйныфының
алга чыгачагын фараз иткән, ә соңрак Ленин моны тәгълиматтан гамәлияткә
күчерә. Менә бит, эшчеләр дөньяны дер селкетәләр бүген.
Казанлыда Салих. Аса, ата. Михайловкада Степан белән Савка Чуров
котыралар. Минемчә, Чуров монда Степаннан зуррак командир булып
китте. Степан йомшак кеше, аңа Савкада булган ерткычлык җитешми. Ә
тегесендәме? Кайдан аладыр ул аны яшь кенә көенә!
Хәзер Мәскәүне бик еш искә алам. Гаиләдә мин артык кеше булдым.
Университетта сәясиләр белән дуслашуны әти кабул итмәде, мине өйдән
куып чыгарды. Ул мине гафу үтенер дип уйлаган иде бугай. Тик миндә ул
вакытта ук революцион тугрылык бар иде шул...
Көзен атылган йолдыз кебек беренче мәхәббәт үтеп китте. Ул да
революционерка, туйга таба бара иде безнең эшләр. Тик мине кулга
алдылар, өч көннән – аны. Шулай итеп иң бәхетле буласы көнебез иң кара
көнгә әйләнде. Бер елдан аңа рөхсәт бирделәр минем кырга килергә. Озын
Себерне үткәндә, салкыннарда ул бик тиз китеп барды...
Моны ишеткәч, мин карда-бозда аунадым, аның кебек салкын тисен
дип, яшисем килми иде. Иң якын кешемне югалтканымны аңладым, ничек
итеп дөньядан китүне сайлый башладым. Чернышевский белән таныш бер
революционер ярдәм итте, яшәргә өйрәтте. Шуннан гына азрак суынды
янган йөрәк, тормышның алдагы утлары күренә башлады.
Бу сүзне дәвам итеп, шуны да әйтәм. Яшисе килү миңа бары монда
килгәч кенә тулысынча кайтты. Аның сәбәпчесе булып, синең әниең
Антонина торды. Ул булмаса, мин белмим, ничек яшәр идем икән монда?
Кечкенә адымнар белән мин бу дөньяга кайта алдым, минем өчен дә
дөньяның төсләре яңарды, миндә дә өмет уянды. Рәхмәт Антонинага,
яраткан кешемә!
Монысы тарих, үткән заман!
Көрәш, нинди генә булмасын ул, җиңел түгел, бик күп көч, үзеңне
аямауны таләп итә. Без моңардан курыкмадык, курыкмыйбыз да.
Шуннан, мин артык кайгырып та бармыйм эшләргә өлгермәгәннәргә.
Мин әле дә изгелек-игелек сибәм киң кырларга. Минем горурлыгым –
минем эшләрем. Мин әллә кайчан уемнан чыгарып ташладым «кирәк
булганнармы алар» дигәнне. Кирәк, кирәк булган алар, Андрейка!
Тамчыдан су җыела, тамчы таш тишә! Тагын фикерне өзгәләп, бернинди
бәйләнешсез яза башладым бугай. Аңларсың дип уйлыйм, мин бит
тик синең белән генә сөйләшәм. Картлар шундый инде, сәер кешеләр,
сөйләргә яраталар. Кемгәдер бу ошамыйдыр, тик син мине аңларсың,
улым (кара, мин сине инде улым дип рәттән икенче хатта атадым!). Без
әле синең белән бу эшләр турында бик җентекләп сөйләшербез, бирсен
Ходай! Сугыш беткәч, тын бакчада, әниең ясаган тәмле чәйне эчкәндә.
Ерак түгел инде ул көннәр, түз!
Дулкынлана башлыйм мин алдагы көннәрне уйласам. Ул көннәр якты
һәм иң матуры булачак! Якын инде алар.
Күрербез, күрер...»
Бу сүзләрдән соң кәгазь битендә инде кибә башлаган куе кызыл кан
табы ята иде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 09, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев