КАТОРЖАН (романның дәвамы)
Бала кайгысы өстенә дөнья тагын бер четерекле ягы белән ачылды: яшь калада мөселман зираты юк икән. Вакыт бара. Мәетне җир куенына иңдерү кирәк. Нурислам Башкарма комитетның ишеген шакыды.
***
Гасырлар дәвамында тынлык саклый тайга... Бары күк күкрәп явып үткән
яңгыр шавы, су чылтыравы, йөзьяшәр агачларның җилдә чайкалуы, кошлар
тавышы, нәсел калдырырга хак даулаган киек-җанварларның сугышчан
чакыру авазы гына боза ул тынлыкны...
Тайгага кешеләр килде. Алар күп иде. Пычкылар чыжлады, балталар
тукылдады. Тынлыкны сискәндереп, агачлар ауды. Ят тавышлар, төтен
исе киек-җанварларны хәвефкә салды. Төймә күзләрен елтыратып, агачлар
арасыннан аю карады. Башын чайкап, ризасызлыгын белдергәч, тайга хуҗасы
бу тирәдән ераккарак китүне мәгъкуль күрде. Кабан дуңгызлары килеп чыкты.
Болар озак мыркылдаштылар, мөгаен, йөриләр шунда, тынычлыгыбызны
алып диюләре булгандыр; аннан, дәррәү кузгалып, агачлар ешлыгында күздән
югалдылар. Пошилар бу вакыйганы тынычрак кабул иттеләр бугай. Бүреләр
күренде. Өер башы, арт тәпиләренә чүгә төшеп, һаваны иснәде. Бугазыннан
усал ырылдау авазы бәреп чыкты. Тәне буйлап, сырт йоннарын кабартып,
калтыравык дулкын йөгереп узды. Ачның ачуы яман шул. Һай, яман!.. Сасы
селәүчәннәр җитмәгән, биләмәне бу адәми затлар белән дә бүлешергәме?!
Юк! Ау! Тик нинди көч аны бу адымнан тыеп тора соң? Өер башы Күккә
карап улап җибәрде. Һәм Күкләрдән җавап килде: табу. Аның ыруы соңгы
чикне үтмичә дә яшәргә һәм нәсел калдырырга сәләтле. Табу...
Баш бүре, урман кисүчеләрне уратып узып, бөтенләй икенче тарафка
китеп барды. Өер аның артыннан иярде.
***
Апасы чирли... Галимә апасы ут яна. Әти-әнисе – эштә, авыру апасы
Нургали тәрбиясендә.
Доктор килде. «Салкын тидергән. Үпкәсе шешкән», – дип, ниндидер
порошок, төймәләр бирде. Даруларны кайчан, ничек эчәргә кирәген әйтте.
Авыруны хастаханәгә салу турында сүз кузгатмады. Нургали нәкъ доктор
кушканча эшләде. Апасының хәле җиңеләймәде. Бер әби кипкән дару үләннәре
китерде. Үләннәрнең сихәте тигән кебек булды. Чир чигенде. Әйләнеп кайтып,
апасының бугазыннан алды; суларга ирек бирмәде. Хәле авырайгач, апасы гел саташты: «Энем, быел җәй авылга кайткач, Какылы тауга җиләккә барырбыз,
яме!.. Анда җил-ә-ә-к!.. Җыеп бетермәле түгел, белсәң! Чур!.. Минем алдан
җыйма!.. Монда җиләк күп икән, аю-бүре юк икән...»
Кышның зәмһәрир салкын көнендә Какылы тауда җиләк җыйганда үлеп
китте Галимә апасы...
***
Ходай бала кайгысын бирмәсен икән. Әтисенең киң җилкәләре
салынып төште, төз гәүдәсе алга сөрлекте. Авыр эшне сытып эшләгәндә
дә зарланмаган әнисе гөл чәчәгедәй сулды. Хәтере начарайды. Мәрхүмә
баласының киемнәрен барлап утыру көндәлек шөгыленә әйләнде. Ике ир-
атына күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып еш елады.
Бала кайгысы өстенә дөнья тагын бер четерекле ягы белән ачылды: яшь калада
мөселман зираты юк икән. Вакыт бара. Мәетне җир куенына иңдерү кирәк.
Нурислам Башкарма комитетның ишеген шакыды.
***
Түрә бүген ачулы иде. Бер сәгать элек Мәскәүдән чылтыраттылар. Наркомның
тавышы җанын өшетте: «Ты что там, вредительством занимаешься?! Ты мне
план давай! План! Учти: ходом строительства интересовался сам Хозяин!»
Монда ниндидер мужик. Үтенече зиһененә барып җиткәч, ачуы ташып
түгелде: «Какого чёрта! На общее кладбище!»
Чыгып китүдән башка чара калмады. Нурислам Башкарма комитет
урнашкан бина каршындагы мәйданда туктады.
Кая барырга? Кемнән ярдәм сорарга? Мәйданга кешеләр җыела башлады.
Берсе килде... икенчесе... өченчесе... Бер сәгатьтән төркем хасил булды. Бар
сөйләшүләре хәл-әхвәл сорашудан узмады. Кешеләр, Башкарма комитет
урнашкан бинаның зур тәрәзәсенә карап, тыныч кына басып тордылар.
Халыкның болай җыелуы түрәнең тынычлыгын алды. Боларның уенда ни
икәнен кем белә?! Чылтыратты. Милициядән тиз килеп җиттеләр. Кешеләрне
куып таратмакчы булдылар. Беркем китмәде. Кешеләр элеккечә тынлык
сакладылар. Ник бер сүгенү, янау сүзе ишетелсен. Әллә нинди шомлы
тынлык иде бу! Курку, тирәннән күтәрелеп, маңгаена салкын тир булып бәреп
чыкты. Секретарена боерды: «Пиши приказ. Выделить участок земли для
мусульманского кладбища. – Өстәл сугып җикерде: – Территорию огородить!»
***
Мөселман зиратында беренче кабер калкып чыкты. Җеназа намазы
укылды. Апасын соңгы юлга озатырга кеше байтак килгән иде. Малай
бөтенләй белмәгән чит-ят кешеләр... Юк, нишләп чит-ят булсын?! Туганнары!
Халык таралгач, йөрәге телгәләнде: апасы менә шушы кар баскан басуда
япа-ялгыз каламы?!
Өйгә кайткач та, йөрәк әрнүе басылмады, киресенчә, көчәя генә төште.
Апасы анда ялгыз... Ялгыз! Әти-әнисе йоклап киткәч, мыштым гына торып
киенде. Шыпырт кына барактан чыкты.
Күк йөзе аязган: ай урагы күренә, йолдызлар чекрәеп яна... Ае да булгач,
бер дә куркыныч түгел иде.
Апасының кабере өстенә кар яуган. «Менә килдем әле, апа. Таңга кадәр
утырыйм яныңда», – диде. Карга утырсаң, салкын тидерүең бар, килгәндә,
нарат-чыршы ботаклары сындыргалаган иде – җайлап кына шулар өстенә
чүмәште. Яңалыклар шөйлә күп җыелган икән: түкми-чәчми апасына
сөйләде. Авызы бер дә тик тормады инде. Юк, бер тамчы курыкмады.
Кемнеңдер тере, кызыксынучан күз карашы аңа төбәлгән... Кемдер аны
күзәтә... Ул моны бөтен тәне белән тойды бугай... Беркавым башын күтәреп
карарга йөрәге җитми утырды. Ул арада Айны болыт каплады. Басу караңгылыкка
чумды. Астыртын гына, күз кырые белән генә карап алырга дип, башын күтәрде.
Кырда 30-35 адым читтәрәк яшькелт утлар яна иде. Менә ул утлар хәрәкәткә
килде. Якынайдылар. Бүреләр! Бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. Аяк-
кулларын тыелгысыз калтырау алды. Зиһенендә өмет чаткысы кабынып алды
да сүнде: болардан берничек тә качып-котылып булмаячак!..
Малайның каршысына тугыз бүре килә иде. Өер ике тәүлек бер пошины
эзәрлекләде. Поши карт, авыру иде. Тояк эзләрендә сакланган ис, усак
кәүсәсенә сыланып калган селәгәе дә шуны раслый иде. Алай да корбаннарын
озак кудылар. Ниһаять, өер пошины уйсу җиргә кысрыклап кертә алды.
Монда кар тирән иде. Поши корсагына кадәр кар көртенә батты. Аңа хәзер
бүреләрне чөеп кенә ташлый алган авыр тояклары ярдәм итә алмаячак иде.
Өер башы, җаен туры китереп, пошиның бугазына сикерде. Бүреләр
җылы ит, кан исенә исереп, көне буе сыйландылар. Боларның тәмам авыраеп
«мәҗлес»тән кайтып килүләре иде. Кем әйтмешли: тамак тук, өс бөтен.
Бүреләр, тагын да якынрак килеп, кар өстенә яттылар. Колакларын
торгызып, малайга текәлделәр. Күрәсең, кызыксыну ерткыч хайваннар өчен
дә ят сыйфат түгел. Ара-тирә ырлап яисә чәңгелдәп өреп куйгаладылар.
Малайның тавышына үтәли сеңгән әрнү бүреләрнең дә тынычлыгын ала
иде булса кирәк.
Сәер Җан Иясе калтыравык тавыш белән сөйли иде: «Килдегез дә яттыгыз...
«Нишләп йөри икән бу малай?» дип уйлыйсыздыр инде... Апамны җирләдек
бүген... Төнгелеккә ялгызын калдырмыйм, дидем... Әнием бик кайгыра... Кайгы
казык башыннан йөрми, адәм башыннан йөри шул. Без бу якларга ераклардан
килеп чыктык. Юк, авылдан үз теләгебез белән китмәдек. Безне усал абыйлар
өебездән куып чыгардылар... Бер дә китәсебез килмәгән иде...» – Сүз буасы бер
ерылгач, күңел төене чишелде дә китте... Күз яшен сыпырып ташлап, башын
күтәрде. Бүреләр, тезелешеп, урманга кереп баралар иде. Бүреләр, бик азын
булса да, малайның кайгысын үзләре белән алып киттеләр...
Шәрифулла агай, баракта тәмәке тартырга уңайсызланып, тышка чыкты. Яңа
яуган карда бала-чага итеге калдырган эзләрне күрде. Эзләр зиратка алып килде.
Нургали йокыга китеп бара, тирә-юнь бүре эзләре белән чуарланып
беткән иде.
Әтисе ачуланды. Әнисе улын кочып елады. Үзе чирләп тә ятмады.
***
Урман кисү әкрен-әкрен җелегеңне суыра. Көне буена авыр эштә
ватылган тән бер төндә кабат көч җыярга өлгерми. Ару астыртын гына үз
эшен эшли: кеше битараф, карусыз бер мәхлукка әйләнә...
Ашханәдә тукланалар. Бер миски кәбестә ашы. Ярты миски ботка. Ике телем ипи. Бер стакан чәй яисә компот. Үтер, суй – дуңгыз итеннән
әзерләнгән ризык йөрәккә ятмый.
Кешеләр күләгәгә охшап калдылар. Күпләрнең тешләре төшә, уртлары
каный... Дәвасы бар икән: ылыс кайнатып эчәләр. Файдасы тия.
Норманы эшли алмыйлар. Җан тиреңне түгеп тырышсаң да, үтәп булмый
көндәлек норманы. Үтәрлек тә түгел: җан башына – 2 кубометр. Бер
кубометры – кәүсәсенә карап, 5-7 киселгән агач. Кисү белән генә эш бетми:
ботагын чабасы, бүрәнәне тиешле озынлыкта турап, әрдәнәләп өясе дә бар.
Егор Потапыч кызык адәм: идарәдә сүгеп җибәрсәләр, әтисе янына керә
дә җитә. Әнә бүген дә өстәл артында утыра. Чыраена буран йөгерткән,
авызындагысын эт җыймас:
– Сез нәрсә, контралар, ял йортына килдегезме? Саботажниклар! Урман
кисәргә теләмәсәгез, Магаданга алтын юарга китәрсез! Мин сезнең ише
дошман элементлар белән нишләргә белермен! Тотып атарга кирәк сезне!
Бүтәннәргә гыйбрәт булсынга! – дип, дөньяга сыймый.
– Кызма әле син, Егор Потапыч! Сүгенүдән бер мәгънә дә юк бит. Безне
тотып атудан урман үзеннән-үзе киселмәс. Синең дә башыңнан сыйпамаслар.
Бергә-бергә бу катлаулы хәлдән чыгу юлын эзләргә кирәк, – диде әтисе.
– Син тәкъдимеңне әйт, контра! Мине телең белән юмалама! – диде
Потапыч, сүрелә төшеп.
– Ни өчен норманы үти алмыйбыз? Сәбәбе нәрсәдә? Синең шул турыда
уйлаганың булдымы, Егор Потапыч?
– Саботажниклар, кабер тактагызны! Сезнең белән икенче төрле
сөйләшергә кирәк!
– Урман кисү – авыр эш, Егор Потапыч. Бу эштә җегәр кирәк. – Әтисе
сабырлыгын саклады. – Димәк, ашау да әйбәт булырга тиеш. Тамак туярлык.
Күреп торасың, кешеләр тәмам хәлсезләнделәр бит...
– Дәүләт тарафыннан билгеләнгән паёкны аласыз!
– Безнең авызга кергәнче күпмесе урланадыр әле ул ризыкның, – диде
әтисе, авыр сулап. – Йә, ярый, сүзем ул хакта түгел. Пошилар күренгәли
монда. Син безгә ауга йөрергә рөхсәт ит, Егор Потапыч.
– Ничек ауга йөрмәкче буласың син? Сез контраларга мылтык бирергә
рөхсәт юк!
– Безгә мылтык кирәкми, Егор Потапыч. Пошиларга тозак куймакчы
булам мин. Кабан дуңгызы эләксә – сиңа! Без, мөселманнар, дуңгыз ите
ашамыйбыз бит.
– Ай, хәйләкәр басурман! Миңа һавадагы торнаны вәгъдә итә!
– Кулда песнәге дә бар, Егор Потапыч! – диде әтисе, киез итеге эченнән
бер шешә самогон, тәрәзә төбеннән гәҗиткә төрелгән бер калҗа сало алып.
Бу «байлык»ны ул базарда җылы оекбашына алыштырып кайткан иде.
– Син нәрсә?! Мине, партиянең тугры солдатын, үзең ише
контрреволюцион элемент белән бер өстәл артында эчеп утырыр дип
уйлыйсыңмы? – Әйтерсең, давыл алдыннан күк күкрәде, яшен атты.
– Ихтирам йөзеннән, Егор Потапыч... Халык сине бик хөрмәт итә
бит, – диде әтисе, партия солдатын саламга сөяп.
– Ә-ә... Шулай дисеңме? – Әллә ышанды тагын?..
Ул арада, «син – кем дә мин – кем» дигәндәй кукыраеп, өстәл уртасына «шайтан малае» менеп кунаклады; янәшәсендә кайнар бәрәңге, тигез
телемнәргә киселгән сало, кара ипи, бер баш сарымсак урын алды.
– Тотып ату да аз сине, контра! – диде чакырылмаган кунак, кырыслыгын
әз генә дә җуярга теләмичә.
– Син туныңны салып утыр, Егор Потапыч, – диде әтисе.
Икенче чәркәдән соң Егор Потапыч бөтенләй дә киң күңелле адәмгә әйләнде.
– Ярый, куй тозагыңны! Миннән рөхсәт. Ну, быел кыш кабан дуңгызыннан
авыз иттерәсең. Йөр ауга, басурман, күз йомармын. Кирәк чакта ачармын да!
Бер шарт үтәлергә тиеш: ауга киткәндә, миңа әйтеп китәсез. Көнендә кайтып
җитәргә! Югыйсә мин кая хәбәр итәргә кирәген белермен! Аңладыңмы?
– Аңладым, – диде әтисе.
***
Ауга өчәү чыктылар: әтисе, Шәрифулла агай, ул. «Арырсың бит, улым», –
дип, әтисенең аласы килмәгән иде. Малае бик ялваргач, ризалашты тагын.
Озак бардылар. Бер тамчы арымады. Түгәрәк бер алан читендә
туктадылар. Тирә-юньдә поши эзләре күренә. Җәен, мөгаен, бу аланда
пошилар утлап йөргәннәрдер. Кышын усак кайрысы кимерергә киләләр.
Ир-атлар яшь усакларны кистеләр. Ул ботак чапты. Бер ара җирне
киртәләп алдылар. Алан яклап капка калдырдылар. Шәрифулла агай, каян
юнәткәндер, күгәннәр урынына иске покрышка кисәкләре кадаклады.
Капканы киереп ачты, кулыңны җибәрсәң шапылдап ябыла, рәхмәт
төшкере! Ябылмас өчен чөй әмәлләделәр. Аран түренә, бауга чорнап,
үзләре белән алып килгән хуш исле печәнне ташладылар. Бауның бер очын
капканы ачык тоткан чөйгә бәйләделәр. Аучылар уйлавынча, эш тәртибе
болай: аранга поши керә, тарткалап-йолыккалап печән утларга керешә.
Капка баганасына беркетелгән чөй ычкынып китә, һәм поши тозакта!
***
Убыр авыз икән кяфер: тозакка кабан дуңгызы керде. Печән дә ашамый
югыйсә... Кызыксынучан хайван шул. «Егор Потапыч, без дуңгызны суя
да, эш итә дә белмибез. Син үзеңә кара инде», – диде әтисе.
«Ярый, ярый, мужиклар белән хәл итәм мин аны! Син, давай, бу эшне
дәвам ит. Мин күз йомармын. Кирәк чакта ача да белермен!» – диде тегесе,
хәер-фатихасын яңартып.
Бер атнадан тозакка поши керде.
Ул көнне ашханәдә поши итеннән аш пеште. Хатын-кызлар өй токмачы
кистеләр. Итле-токмачлы аш ашадылар. Ул йөрәкләренә ятты. Күңелләр
хушланды. Туган илләр искә төште.
Әтисе җырлады. Әтисенә Шәрифулла агай кушылды. Сабит агай...
Нуретдин абый... Җыр баракка сыймады. Җыр, күкләргә күтәрелеп, тайга
өстеннән еракларга очты...
Кара да гына урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк лә үтәргә... –
дип җырлый татар агае.
Заманалар авыр, еллар ябык,
Дус-иш кирәк гомер итәргә, –
дип нәтиҗә ясый. Юк, зарланмый татар.
«Яхшы атың, дусларың булсын. Яшәрбез!» –
ди.
Ә менә мәхәббәтсез гомер итүләре бигрәк читен икән!.. Апалар җырлый:
Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы...
Малай боларны үсә төшкәч аңлар. Авылдан сөргәндә, бик күп әйберне
алырга рөхсәт итмәделәр. Җырны тартып алып булмый икән...
Бу поши соңгысы булмады. Итле-токмачлы аш кешеләргә хәл кертте.
Пычкылар җитезрәк тартылды, балталар дәртлерәк тукылдады.
***
Кояш язга борылды. Көннәр җылынды. Тамчылар тамды. Кошлар килде.
Беренче Май бәйрәме алдыннан соң гына, инде йокларга җыенып
йөргәндә, баракка Егор Потапыч килеп керде. Иртәнге якта: «Идарәгә
тантаналы җыелышка барам», – дип киткән иде. Кайтып җиткән. Кәефе
күтәренке. Авызы ерык. Әлбәттә, салмыш.
– Анагызны сатыйм, басурманнар, социалистик ярышта сез җиңеп
чыктыгыз бит! – диде. Күчмә кызыл вымпелны барак түренә элде, кожан
кесәсеннән самогонын чыгарды. – Ә хәзер гулять будем!
– Иртәгә ял итәбезме? – дип сорады кемдер кыюсыз гына.
– Беренче Май бәйрәмен без хезмәт фронтында яңадан-яңа җиңүләр
белән билгеләп үтәчәкбез! – диде Егор Потапыч, бу кадәр килештереп
әйтә белүенә канәгать калып. Бер чәркә самогонын «җилпеп» куйгач, сүзен
йомгаклады: – Мин сез контралардан совет кешесе тәрбияләргә тиеш.
Партия минем алга әнә шундый конкрет бурыч куйды. – Өстәл сугып,
тавышын күтәрде: – Һәм тәрбияләрмен дә!
Беркем бәхәсләшмәде.
Аның белән кәеф-сафа корып утырырга теләүчеләр табылды. Төн уртасы
җиткәнче утырдылар. Тавышландылар. Бәхәсләштеләр. Җырладылар.
Авызларында җүнле сүз булмады.
***
Кызыл вымпел артельдән китәргә теләмәде. Беразга югалып тора да янә
әйләнеп кайта. Һәм бу чак кына күңелсезлек белән тәмамланмады.
Урман кисүчеләр эштән кайткан: күбесе, арыган тәннәренә ял биреп,
йокыга изрәгән, кайсылары, бик аз эләккән ял сәгатьләренең кадерен белеп,
тыныч кына сөйләшеп утыралар иде.
Кинәт баракка таныш түгел кешеләр бәреп керде. Алар күп иде.
Һәммәсенең кулында балта. Битен сакал-мыек баскан, күзләре усал
елтыраган пәһлеван гәүдәле ир-ат гырылдап кычкырды:
– Кто старшой?
Баракта зыңлап торган тынлык урнашты.
– Йә, – диде әтисе.
– Вам что, больше всех надо, татарва?!
– Не понял. – Көтелмәгән сораудан әтисе югалып калды.
– Мы столько добивались! А вы рекорд за рекордом ставите! Чего вам
не хватает?!
– Да что с ними разговаривать?!
– Зарубим! – Кайсыдыр әшәке итеп сүгенде.
– Объясните толком, мужики! – диде әтисе, тавышын күтәрә төшеп.
– Чего тут объяснять?! Норму не выполним! И баста! – диде пәһлеван
гәүдәле.
– И начальство будет вынуждено снизить норму! – дип, иптәшенең сүзен
куәтләде яңагы-яңакка ябышкан чандыр ир-ат.
– Все жилы тянут, суки! – диде телен бал-май белән авызландырмаган
караңгы чырайлысы.
– Заблуждение. Ошибаетесь, мужики! Не мы устанавливаем норму
вырубки леса. Норма вырубки леса утверждается на самом верху. Наши
начальники – лишь исполнители...
Әтисен тын да алмый тыңладылар. Әтисенең сүзләре кешеләрне
ышандырды. Ахырда пәһлеван гәүдәле ир-ат: «А ведь ты прав, Нурислам!» –
дип, әтисенең кулын кысты.
Кунак ашы – кара-каршы. Егор Потапычка бу юлы тозакка кабан дуңгызы
кергәнен әйтмәделәр. Күрәсең, «убыр авыз»га насыйп ризык булмагандыр.
Чучка үзләренә тәтегәч, буза куптарырга килгәннәрнең күңеле булды:
«Давайте жить дружно, мужики!» – дип киттеләр.
Нургали үзе ир-егет булгач, бер нәрсәне аңлады: әтисе гаҗәеп сыйфатка
ия булган икән. Тавышын беркайчан да күтәрмәс, кешене түбәнсетмәс,
тыныч кына, сабыр гына үзенең хаклы икәнен дәлилли белер. Баш бирми
азып-тузып йөргән адәмнәрне дә иманга кайтара ала иде әтисе…
(Дәвамы бар)
«КУ» 09, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев