Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Салих кешеләрне чиктән уздырып куркыту өчен ике мәрхүмне дә җирләргә рөхсәт бирмәде. Сакчы солдатлар алар янына ике көн беркемне якын җибәрмәделәр, тик саклап кала алмадылар. Юкка чыкты атылганнарның җәсәдләре.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

64
Кыш үзенең төп вазифаларын үти башлады. Бер көнне салкыннары
белән өтә, икенче көнне, азрак сындырып, өченче көнне буранлап карлары
ява. Бүген дә иртәдән бирле ябалак кар ява, бу якларда аны «чабата кар»
диләр. Ябалагы аның йомшак булуыннан килсә, чабатасы кар бөртекләре
үргән чабатаны хәтерләтүеннән.
Сәлимә бәби көтә. Әбиләр әйтүенчә, бәби бүген-иртәгә дөньяга оран
салырга тиеш. Кендек әбисе авылның икенче ерак башында торганга,
кайтып тормый өенә, кунарга кала. Бүген иртән хәлне бәяләп, кайтып урарга
булды, өс киемнәрен алыштырырга, башка өй вак-төякләрен караштырырга. Кичкә таба көтәргә, кирәк-яракларны әзерләп, бер урынга җыеп торырга
кушты. Алар арасында иң мөһиме – әтисенең күлмәге, баланы, тугач та,
әтисенең күлмәгенә төрергә кирәк, бу инде аны бөтен ыруы-кавеме белән
бәйли торган йола. Инде күптән барысы да әзер, теләгән теләк бары берәү:
дүрт саны төгәл, исән-сау булып, бәхете белән тусын!
Авыл дөньясы ниндидер тыныч булмаган чакны кичерә. Төне буе
сирәк-саяк, иртән бер туктаусыз атыш, анда-монда йөгереш. Халык
андый хәлләргә күнегеп бетсә дә, тынычлыкны боза торган һәрбер нәрсә
борчылуга сәбәп була. Тәрәзә пыялаларының туңмый калган читеннән
карап озатып калалар йөгерүчеләрне, «Алла сакласын! Илаһым, үзең
сакла!» телдән төшми торган сүзләргә әйләнде.
Иртән хәл белергә Әминә керде. Аның сөйләвенә караганда, югары
очта, урман буенда атыш вакытында ике як та кешеләрен югалткан.
«Аклар ягыннан да, партизаннар ягыннан яраланган һәм мәрхүм булган
кешеләр күп икән», – диде Әминә. Балалар ятим кала инде менә диештеләр
сөйләшүчеләр.
Кинәт капка ачылды, анда таныш булмаган өч кеше күренде, шул арада
алар өйгә үк үттеләр. Солдатлар түгел, тик кораллылар. Авыл кешеләре,
тик кайсы авылныкылар? Сөйләшүләре бу якныкы кебек тә... Исәнләшеп тә
тормыйча, барысына да тиз генә җыенырга куштылар. Нәгыймә бу сүзләрне
үзенә генә юнәлгән дип уйлаган иде. Тегеләр боерыкны тагын кабатладылар:
– Өчегез дә җыенасыз. Шуннан безнең белән!
– Кая? Ни өчен? Бүген-иртәгә туарга торган баланың әнисен кая алып
китмәкчесез?
– Безгә сезне волостька, арестантлар бүлмәсенә илтеп ябарга кушылды.
– Корсагы борынына җиткән хатыннымы? Сез нәрсә, акылдан
яздыгызмы? – Әминә килүчеләргә күзләре белән тишәрдәй итеп
карады. – Әллә кендек әбинең вазифаларын башкара беләсезме?
Килгәннәрнең берсенең башкаларга сүзе үтә, шунда ук аларны туктатты.
– Буш сүзләр кирәкми. Безнең ике юл: йә үз аягыгыз белән аны-моны
аласыз да кушкан җиргә барасыз, йә бәйләп алып барабыз. Тагын бер юл бар
– тыңламасагыз, сезне юк итәргә. Тәк ышту, тиз генә җыеныгыз да киттек!
Чынлап та, бәхәсләшеп торуның файдасы юк, болар барысына да
сәләтле. Нәгыймә Сәлимәгә карый: түзәрме ул бу сынауларга? Сәлимә бу
бирелмәгән сорауны аңлады булса кирәк, аңа җавап бирде:
– Курыкма, әни! Мин әзер. Берүзем түгелмен, сезнең белән. Барысы да
әйбәт булыр, Алла бирсә!
Теге кешеләр тик тормадылар, сорауларын бирә тордылар:
– Өйдә тагын берәрсе бармы?
Нәгыймә ашыгып җаваплады:
– Юк-юк! Кем булсын мондый чакта? Бәби көтәбез бит!
Үзе тиз генә йокыдан торып өлгермәгән Сәрия өстенә мендәрләрне,
юрганнарны ташлап, урынны җыештырып та куйды.
Әминә җылырак әйберләр алырга тәкъдим итте, бәби әйберләрен төреп
алды. Шуннан калын шәлгә уранып, урамга чыктылар. Нәгыймә ишектән
чыкканда, арттарак калып, Сәриягә пышылдады:
– Азрактан, тавыш-тын беткәч, Гаязетдин абзыеңа йөгер, анда кун! Өйгә
кайтасы булма!

Волостька тиклем барган озын урамда бер кеше юк. Бары иртән ягылган
мич җылысыннан әле эреп өлгермәгән тәрәзәдәге күзләр аларны озатып
калды. Бераз вакыт үткәч, җылы киенеп, биленә балтасын кыстырып,
бәләкәй чанасын өстерәп, урманга утынга чыгып баручы Гаян картка
беркем дә игътибар итмәде.
* * *
Волостьның арестантлар бүлмәсе салкын, бинасында мичләр ягылмаган
булып чыкты. Әминә бу хәлдән чыгу юлларын җайлауны үз өстенә алды.
Башта, әллә нинди үзе генә белгән усал сүзләрне әйтеп, озатып килүчеләрдән
утын һәм бер чиләк су алып керттерде, мич яңагындагы куыштан шырпы
табып, аны ягып җибәрде, өстәлдә торган казанчыкка су салып кайнарга
куйды, ә чиләкне суы җылынсын дип, мич авызына урнаштырды. Утыра
торгач, салкынлык ныгый төште, мич ягуның бик вакытлы булуын алар
тиз аңлады. Сакчылар, аларның качып китәрлек хәлләре булмавын күреп,
ишекне бикләп тормадылар. Әминә ачык булган бүлмәләрне урап чыгып,
волостьта кизү торучылар бүлмәсеннән иске толып табып алып килде,
шунда ук болын чәе салынган бер ватык савыт табып, аларны да үзләре
торган бүлмәгә күчерде. Бу әйберләрнең иң кирәклесе, әлбәттә, толып иде,
Сәлимәне толыпка төреп утыртып куйдылар.
Шулай итеп кыска көн үтеп тә китте. Ярыйсы гына җылынган бүлмәдә
авыздан чыккан пар инде күренми иде. Бар уңайлыклар булмаса да, Ильяс
килеп азат иткәнче, бер-ике көн түзәрлек шартлар булдырылды. Ә аның
шул бер-ике көн эчендә азат итәчәгенә беркем дә шикләнми иде.
Тик дөньялар тагын үзгәреп китте. Караңгы төшкәндә, волостьның
икенче ягындагы капкадан чаналы ат килеп керде, аннан өч кеше төшеп,
хатын-кызларны төяделәр дә билгесез якка алып чыгып та киттеләр. Әминә,
килүчеләр белән тиргәшә-тиргәшә, толыпны чанага чыгарып салды, теге
савыт белән казанчыкны эләктерде. Чиләге тишек булып чыкты, мич
алдында утырганда, аның суы акрынлап агып беткән иде.
Килгәннәрнең берсе волостьта торып калды.

65
Салих кешеләрне чиктән уздырып куркыту өчен ике мәрхүмне
дә җирләргә рөхсәт бирмәде. Сакчы солдатлар алар янына ике көн
беркемне якын җибәрмәделәр, тик саклап кала алмадылар. Юкка чыкты
атылганнарның җәсәдләре. Шул ук төнне Степанның бер исән тәрәзәсе
калмады, Хәмитнең бакча очында елга буендагы мунчасына, Семённың
тегермәненә ут төрттеләр. Степан белән Савка, төн карасыннан кара булып,
гаеплеләрне эзлиләр, тик таба алмыйлар. Бар дөньяга ачуланып, өстәл
артына утыралар һәм эчәләр. Степан һәрвакыттагыча зарын сөйли башлый:
– Әйт әле, Савелий, нәрсәгә кирәк иде бу отрядны җыю безгә, ә? Менә
дигән итеп, тыныч кына яшәп ята идек. Юк, маҗаралар кирәк булды! Бу
кешеләрнең берсендә дә өмет юк, арттан пуля көт тә тор... Әнә, акыллы
кешеләр сату итеп баеп ята, бернинди отряд кирәкми аларга!
Савканың да баштагы батырлыгы акрын гына югала башлады. Болай
булыр дип уйламаган иде ул. Ярар иде сугышы булса: атлар чаба, кылычлар
ялтырый, бер, ике һәм менә сиңа җиңү. Матур атта кылыч тагып кайтып керә ул авылга, Нина ничек итеп аның белән сөйләшергә җай эзли... Ә
нәрсә килеп чыкты?
– Кара әле, Степан Акимович, ничек ул безнең өстән җитәкчелек итә? Ә
без кем? Без бит бар яктан да мөстәкыйль отряд! Без халыкны җыйганда,
ул кайда булган? – Савка ямьсез итеп сүгенеп алды. – Тыңламыйм мин
аны, менә нәрсә! Миңа ул кирәкми!
Степан көлемсерәп утырды.
– Ну әйттең син, Савелий! Бер башлагач, артка юл юк! Алай-болай булса,
безне бер язмыш көтә, алар белән генә безгә яшәү бирелгән. Кызыллар
җиңсә, Степан «Прости, Господи!» дип чукынды, – безгә берәр ярлыкау
булыр дип өмет итәсеңме? Кем атты Никоновны? Кем тотты, тукмады һәм
атып үтерде Миронны? Бу сиңа, браток, бет үтерү түгел!
Чуров кычкырып җибәрде:
– Ә кем мине бу булмаган эшкә китереп тыкты? Син түгелме ул кеше,
Степан Акимович? Миңа кирәк идеме бу? Синең дә башыңнан сыйпамаслар.
Барлык гөнаһыңны миңа ташларга уйлама тагы! Мин... мин сине хәзер...
белермен нишләтергә!
Степан торып басты.
– Син... Кемгә яныйсың, көчек?
Усал тынлык урнашты. Күрше бүлмәдә аяк тавышы, ютәлләгән тавыш
ишетелде. Бераз басып торгач, командирлар утырдылар.
– Ярар, Савка! Булды! Кызып киттек. – Степан теләмичә генә сүзләрен
чәйнәде. – Мин нәрсә турында сөйлим соң, атаң башы! Безгә башка юл
юк, тик алар белән! – Степан бөтенләй пышылдауга күчте. – Син миңа
җиңел дип уйлыйсыңмы әллә? Йөрәктә, белсәң, таш! Кемне сыйлыйм, кем
белән дус булып йөрим? Салих, аның әтисе Хәмит – минем дошманнар
бит! Хәтерлисеңме, былтыр болын өчен урамга урам сугыштык? Ә-ә,
белмисең! Ул бит минем иң шәп печәнлекне тартып, талап алды. Ә мин
нишләргә тиеш, ә?
Савка уйга калды, калтыраган куллары белән лампадан тәмәке кабызды.
– Гафу ит, тиле баланы, Степан Акимович! Яшибез әле без синең белән,
о-о, яшибез! Туганлашып та китәрбез!
– Өлгерербез, өлгерербез, Сава. – Степан беренче мәртәбә аны әтиләрчә
йомшак итеп исеме белән атады. – Хәзер башланган эшне без азагына илтеп
җиткерергә тиешбез. Ни генә әйтсәң дә, кендек аша әнисенә бәйләнгән
бала кебек нык итеп, үзебезне бәйләп куйдык бу эшкә. Өзеп булмый инде.
Ә өзә калсак, бары канга батып, канга тузып.
– Дөрес әйтәсең, Степан Акимович! Башка юл безгә юк... Дозорларны
тикшерергә кирәк. Зират ягына барып кил әле, авыр булмаса. Синнән
барысы да курка. Тагын теге көмешкәчегә кереп киткәннәрдер.
Икесе дә басты.
– Ә син ни эшләмәкче буласың?
– Минме? – Савка аксыл кашларын җыерды. – Исемлекне барлап чыгам,
тагын икәү качканнар. Казанлыдан ике чана килергә тиеш, корал белән.
Салих ышандырды.
Степан кадактан тунын алды. «Алдаша, күзгә карап алдаша бит. Вәт, эт
баласы! Ярар, тикшерербез сине» – аның башын бора башлаган шушы уй
башкалар арасында беренче урынга чыгып туктады.

– Ярар, көт аларны. Сатулашма! Ал барысын да, соңыннан ни эшләргә
белербез. Кулда корал булса, сөйләшергә җиңелрәк булыр.
Чуров маңгаена төшкән чәчләрен, башын кагып, артка очырды да
күренер-күренмәс соклану белән Степанга әйтте:
– Ну баш үзеңдә, Степан Акимович, хак сүз! Ә мин уйламаган да идем!
Степан, төлке тиресеннән тегелгән зур бүреген киеп, бер тавышсыз
чыгып китте. Ә Савка аны күзләре белән капкага тиклем озатты да икенче
бүлмәгә төртелде.
– Нина!
Бервакытта да аның эндәшүенә җавап бирми торган иде Нина. Чыкты
бу юлы нигәдер. Әллә кистереп әйтәсе килдеме, йөрмә минем арттан дип,
әллә оялтырмын дип уйладымы, үзе дә аңламады.
– Нина, нигә син мине куасың? Якын да китермисең! Яратмыйсыңмы? –
Арыган кеше кыяфәтен чыгарып, талгын назлы күзләре белән Нинага
баштанаяк карап, сүз башлады Савка. Белә, белә ничек күзләрен берьюлы
ягымлы да, моңсу да итәргә ул кирәк чакта!
Нина эндәшми генә тыңлады.
– Ничәнче ел синең арттан йөрим. Ә син? Бөтенләй ошамыйммыни сиңа?
Әйт, Гәрәйдән кайсы җирем ким? Нәрсә эшләргә миңа, ничек төзәтергә
ошамаган якларымны? – Савканың сүзләре шундый җылы булып агалар,
аларда шул тиклем наз, хәтта Нинаның йөрәге ешрак тибә башлады. – Мин
сиңа әйбәт тормыш иптәше булырмын. Телисеңме, ташлыйм мин бу сугыш
эшен? Тик син Гәрәйне ташла! Беләсең бит, беркем дә сине аңа бирмәячәк!
Дин, иман икенче! Әгәр өйләнешсәгез, авылда яшәргә бирмиләр сезгә! –
Савка туктап, сүзләренең кызга нинди тәэсир ясаганын күзәтә. Әлегә ул
бик канәгать иде. – Нәрсә, ну нәрсә таптың син шул такыр башлы малайда?
Нина тыңлый. Савканың соңгы сүзләрен ишеткәч, айнып киткәндәй
булды. Һәрвакыт, һәрчак, хәтта әтисенә дә каршы чыга ул, әгәр берәрсе
аның алдында Гәрәй турында начар сүз әйтсә. Дулкынланудан чигәләре
кызып китте:
– Син! Син! Алай сөйләмә аның турында! Ул андый түгел!
– Ха! Юк инде ул! Царицында бугай, эчәкләрен таратканнар инде аның.
Ышанмыйсыңмы?
– Юк! Юк! Юк!
Савканың күзләре, лампа утында янып, яшькелт төскә керделәр.
– Мин барыбер үземнекенә ирешәчәкмен! Минем сүз өстә булачак!
Степан Акимовичны күндерәм, ул хәзер минсез беркем дә түгел! Аның
тормышы тулысынча минем белән бәйле, ул минем алда бурычлы! –
Монысын Савка арттырып җибәре. – Ул әйтер сиңа нәрсә эшләргә! Йә көч
белән алам! Аңладыңмы, юләр?
Нина артка атлады.
– Бервакытта да сиңа карамаячакмын, ишетәсеңме? Гәрәй исән, исән!
– Ах, менә син ничек!
Тычкан аулаган мәче кебек күз иярмәслек тизлектә Савка Нинага таба
сикерде һәм аны почмакка өстери башлады.
– Син шулаймы әле? Син миңа каршы әйтергә батырчылык иттеңме?
– Әти-и!
Шул вакытта ишек ачылды һәм Степан килеп керде…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев