Логотип Казан Утлары
Роман

КАТОРЖАН (романның дәвамы)

Егетебез, гәрчә шәһәр җирлегендә туып-үскән булса да, сәләтле укучы булып чыкты. Бер атнадан ул айгырга сикереп атлана; иярдә дә, иярсез дә, юырттырып һәм кушаяклатып чаптырып та, ат өстендә шөйлә ышанычлы йөри иде. Афәрин дими, ни дисең! Бүген исә бисмилласын әйтеп, мәчеткә юл тотты.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Әнә шул ир-егетебез һич көтмәгәндә дау кырында пәйда булды.
– Носом в землю, несчастные! – дип акырды ул, баш очында гранатасын
болгап. Ир-атның ачудан кыйшайган йөзе, күзләрендә янган хәтәр ут аның
теләсә нинди адымга барачагына бернинди шик калдырмый иде.
– Латны... – Беренче булып ишегалды чирәменә Сакалбай ятты.
Калганнары аның үрнәгенә иярделәр.
– Дошманнарыңны сузып салдым, күрше. Яр, от души!
– Егылганны тәпәләмиләр, күрше.
– Шулай, дисеңме? Сүзләреңдә хаклык та бар шикелле... Хәзерге кырыс
заманда олы җанлы булу кирәк микән ул?
– Монда заманның катнашы юк.
– Нигә бәйләнделәр алар сиңа?
– Конкурентлар. Уртак тел тапмадык.
– Китсеннәр, дисеңме?
– Дүрт яклары кыйбла.
– Исчезли, бараны!
Тегеләр, гранатага шикләнеп карап алгалап, тизрәк китү ягын карадылар.
– Канга баткансың. Күлмәгеңне ташла. Юсаң-юмасаң да, кан барыбер
бетми. Фельдшер Зәйнәпкә барып кайт. Ямыйсы җиреңне ямап, сыйпыйсы
җиреңне сыйпаштырып җибәрсен. Чыраеңны да шактый ук бозганнар, –
диде Илдус, киңәш биреп.
– Хатын-кыз күзенә күренсәң, йөз тапкыр арттырып сөйләячәкләр.
Зелёнка сөртәм дә куям. Минем тәндә җәрәхәт тиз төзәлә, – диде Гаяз, кул
селтәп.
– Үзеңә кара, алайса, – диде күршесе, гранатасын бил каешына эләктереп.
– Каян ул синдә?
– Семейный реликвий. Галәветдин бабам истәлеге. Сугыштан алып
кайткан. Үзенең сөйләвенә караганда, Берлинны азат иткәндә, бабамның аяк
астына килеп төшкән бу «күчтәнәч». Шартламаган! Моны могҗиза дими,
ни дисең? Чөнки дөньяга әле әтинең туасы булган. Әтидән соң минем...
Әнә бит ул ничек! Безнең дөньяда яшәвебез үзе үк могҗиза түгелме?!
– Бик саксыз кыланасың. Руслар әнә: «Один раз в год и кочерга
стреляет», – диләр.
– Моңарчы шартламаган шартламый инде ул. Менә кирәге чыкты бит!
– Ярдәмгә килгәнең өчен рәхмәт, күрше.
– Ничек килмисең? Күрше хакы – Тәңре хакы!

– Иртәгә-берсекөнгә дип, һаман суза киләм... Синең белән сөйләшәсе
сүз бар иде, күрше, – диде Гаяз, ниһаять тәвәккәлләп.
– Сөйләшик, күрше.
– Бик җитди темага...
– Мин пүчтәк сүз сөйләп йөри торган малай түгел!
– Өйләнергә уйладым мин, күрше. Озын сүзнең кыскасы шул.
– Хуш! – Илдус, беренче күргәндәй, күршесенә карап алды. Менә бит! Эт
итеп кыйнап ташлаганнар үзен, ә ул өйләнү турында сүз кузгата! Мондый
егетне ничек хөрмәт итмисең?!
Күршеләр арасында беренче көннәрдә үк ихтирамлы-кунакчыл
мөнәсәбәтләр урнашты. Мунча яксалар: «Әйдә, әйдә, күрше, үзең өчен генә
мунча ягып мәшәкатьләнмәссең. Безнекенең әле эссесе дә сүрелмәгән», – дип,
Илдус кереп җитә. Таба ашының исе чыкса: «Бәй, бәлеш ашарга кермичә,
кайда йөрисең бу гомер?» – дип, Гөлгенәсе шәрран яра.
Уңайсызлана. Кайчак: «Тамагым бик тук», – дип керми калу ягын карый.
Тегеләр барыбер тынычланмый: үз туксаннары туксан.
– Кемгә? – дип сорады күршесе.
– Сәгыйдулла абзый кызы Фәйрүзәгә.
– Ну, эләккәнсең, егет! Бүтән сүзем юк!
– Нигә алай дисең?
– Усал кыз бит ул!
– Булсын!
– Гомере буе үз кубызына биетәчәк!
– Биетсен.
– Минем ярдәмем нидән гыйбарәт? Киләчәктә хатынымнан зарланганда,
күз яшемне сөртер дип уйлыйсыңмы? Юкка өметләнәсең!
– Кызның ризалыгы юк бит әле, күрше...
– Ничек?
– Шулай. Китапча әйтсәм...
– Китапча кирәкми. Үзебезчә сукала. Тирәннән алдырып!..
– Мин кызны урларга уйладым, күрше. Түзәр әмәлем калмады. Сабыр
казаным тулып шартлады! Урлап кайтам да өемнән чыгармыйм. Хәзрәт
никахыбызны укыр әле. Үтенечемне аяк астына салып таптамас дип уйлыйм.
Өметләнәм!.. Мине җүләргә саныйсыңмы? Ни әйтәсеңне беләм: егерме беренче
гасыр!.. Интернет заманы!.. Бу нинди кыргыйлык диярсең!.. Нишлим?!
Башыма уй төште: элекке заманнарда татар егете кыз-кыркынга озак ялынып
йөрмәгән бит. Урлаган да кайткан! Всё! Җырың җырланды кызый! Бәләкәй
чагымда Нургали бабам миңа күп нәрсәләр сөйләде. Минем белмәгәнем юк!
Йә, әйт сүзеңне! Авызыңа су капкандай утырасың! Көләсеңме?!
– Көлмим. Сүземне әйтәм: беренче чиратта, мәсьәләне мәҗлескә салып
фикер алышу кирәк. Кыз урлау күрше бакчасыннан шалкан чәлдереп чыгу
түгел. Бик җаваплы мероприятие!
– Аңлыйм, күрше.
– Аңласаң, хәзер юын. Кыяфәтең йөрәгемә ярамый. Менә шушы
алмагач төбендә чәй табыны әзерлә. Кирәк кадәр генә ачы балымны алып,
түбәтәемне киеп, мин хәзер кереп җитәрмен. Хатын коймак та пешереп
калган иде бугай…

– Нигә түбәтәй, күрше?
– Түбәтәемне кисәм, баш яхшырак эшләп китә минем, күрше («күрше»
сүзенең тирән ихтирам белән бик еш әйтелүенә игътибар иткәнсездер).
– Алайса, ки! – диде Гаяз күршесе.
***
Фәйрүзә чая кыз булып үсте. Өч яшеннән сәхнәгә чыгып җырлады. Биш
яшендә, конкурста катнашып, лауреат булды. Биегәндә сокланмаган кеше
калмады. Аның турында сүз чыкса, авыл карчыклары: «Теле белән судагы
шайтанны чыгарып утка кертер бу бала!» – диярләр иде. Укытучылар
сәнгать юлыннан китәргә киңәш иттеләр.
Юк. Мәктәпне тәмамлагач, тотты да кулинария көллиятенә укырга
керде.
Кулына диплом алгач, икмәк пешерү комбинатының кондитер цехына
эшкә урнашты. Кулыннан гөлләр генә таммаган, телгә оста, оештыру
сәләтенә дә ия кызны күреп алдылар. Хуҗа яшь дип тормады, лаеклы ялга
киткән бригадир урынына Фәйрүзәне тәгаенләде. «Өметле яшь кадрыбыз!»
– дип, хәер-фатихасын бирде.
Тик кызның моңа бик исе китмәде бугай. Тел тибрәтеп, беркемгә
әйтмәгән, күңел түрендә сер итеп саклаган хыялы бар иде аның...
Бригада кызлары үзара дус-тату яшиләр. Ярый, ярый, килешәм: әз-
мәз гайбәт, чүт кенә көнчелек, гаҗәеп оста үрелгән интрига – болары
да юк түгел. Тик ул тискәре күренешләр кызларыбызга, тормыш
мәшәкатьләреннән арынып, бергә-бергә күңел ачарга, туган көннәрен
билгеләп үтәргә һич тә комачауламый бит. Кайда яшьлек, шунда җыр-бию,
уен-көлке! Бригадирның үзе пешереп алып килгән «тәмлүшкәләре» генә ни
тора! М-м-м!.. Һәркем авыз итә. Бәясен бирә. Күп очракта: «Болай тәмле
итеп ничек пешердең?» – дип шаккаталар. Тик эш шул гаҗәпләнүдән ары
узмый. Фәйрүзә исә макталган ризыкның рецептын теркәп куя.
Кулинариядә бәхәссез бер хакыйкать бар: бер үк ингредиентлардан
ризыкны төрлечә әзерләп була. Кайсын ашыйсың – ләззәт кичерәсең,
кайсын... Чү, ризыкны яманламыйк. Әлбәттә, җан җылысын кушып
пешеренү дә бик мөһим (көлке түгел!). Кызларга рәхмәт: боларның
авызлары тәм-том ашап өйрәнгән, әйткән сүзләре гел синең файдага.
Киләчәктә җыелган рецептларны «үзем уйлап таптым» дип, патент
алачак ул. Бүтәннәр борын тыкмасын өчен авторлык хокукына да ия булу
кирәк. Ул көннәргә ерак калмады инде. Ирененнән әнкәсе сөте кибеп,
азмы-күпме акыл җыйгач, кызыйга гамь керде: булдыклы кеше үз эшен
башлап җибәрә бу дөньяда!
Монысы – тормышының эшлекле ягы.
Күңел дөньясы да бар бит әле. Әнә шул дөньяда иң яшерен, иң изге, саф
хисләр саклана торган бакча – күңел хөҗрәсе бар.
Чү!.. Сак кагылыйк...
Кыз иртә өлгерде. Егетләр тынгы бирмәде. Аталары алып биргән
затлы машиналарда үз-үзләренә нык ышанган мажорлар килде. Кыз
йөрәгенә юл тапмагач янадылар: «Син үзеңне кем дип белдең?! Мин
синең белән икенче төрле дә сөйләшә белермен!» Курыкмады. Үткен теле белән кикрикләрен тиз шиңдерде. Кайчак моңсуланды: йөрәген мүк
басмагандыр бит?! Юк, юк!
Йөрәк көтә иде...
Ял көннәре җитте исә, сагынып-ашкынып, авылына кайтты. Автовокзалга
барып йөрисе килми – ераграк, юллар чатына чыга да авыл ягына кайтучы
машиналарга кул күтәрә.
Ул көнне янына иске генә «Иж-каблук» туктады.
– Таллыярга кайтасызмы?
– Әйе! Утырыгыз.
Утырды. «Каблук» хуҗасы сүзгә саран булып чыкты. Саран гына түгел,
бөтенләй эндәшми. Авыз эченнән ниндидер җыр мырлап утыра шунда.
Егетнең сөйләшмәве чак кына ачуын кузгаттымы соң, минминлегенә
кагылып уздымы? Берәү булса, танышырга җай эзләр иде. Телефонын сорап
тинтерәтер иде. Егетләрнең бөтенесе бер чыбыктан сөрелгән! Бу эндәшми.
Әйтерсең җитмеш яшьлек әбине утырткан. Харап икән! Бик кирәгең бар!
Утыр, авызыңа су кабып!
Үзе астыртын гына егетне күзләде. Руль тоткан куллары бигрәк зур.
Чәче җиткән, алдырырга вакыт. Кырынып та йөри белми. Фу-у!.. Мыек
җибәргән булып аны! Кара мыек. Чокыр ияк. Кара каш. Пумала баш...
Шул пумала башка бармак очларын гына тидереп карыйсы килде. Ю-у-к!..
Аллам сакласын!.. Күзләре... Күзләренә карарга батырчылык итмәде. Егет
үзенә борылып карагач та, тиз-тиз карашын түбән төшерде.
Кайтып җиткәч, рәхмәт әйтеп төшеп калды.
– Рәхмәтеңә рәхмәт! – диде егет, йөзен нурландырып. Матур елмая икән.
Әллә шул елмаюы күңел кылларын тибрәтте?..
Шул егет онытылмый бит!.. Югыйсә нәрсәсе бар инде: ярый, бергә
авылга кайттылар... Машинасы машина төсле булса ярар иде. Иске бер
«каблук»! Адәм көлкесе!
Җомга кичен чак көтеп җиткерде. Ашкынып, таныш юл чатына чыкты.
Янә дә шул иске «каблук» килеп туктады.
– Мине көтәсеңме, Фәйрүзә? Әйдә, утыр!
Күр син аны! Сине көтәләр, ди! Беткән, ди, минем көтәр кешем! «Әйдә,
утыр», имеш! Әйтерсең кәттә иномаркасында диңгез буена сәфәргә чакыра!
Моңарчы иске машинаңа утырып йөргәнемә рәхмәт әйт!
Кырт борылып басты. Ике секундтан йөгереп килеп утырды.
Сөйләшмәделәр. Болай да рәхәт иде. «Каблук» алга чапты. Егет авыз
эченнән «мырлап» кайтты. Кыз иләсләнгән күңелендә тәртип урнаштырырга
тырышты. Кинәт елыйсы килде. Бу егет аңа битараф түгелме соң?! Би-та-
раф! Нинди шыксыз, салкын сүз!
Кыз ялгыша иде. Бик нык хаталана иде! Беренче очрашуда ук күзләрен
көйрәтеп, егеткә карап алды – очкыны булачак Мәҗнүннең йөрәгенә төшеп
калды. Ә очкыннан янгын чыгуы күпләребезгә мәгълүм бит!
Егетебез исә җомга кичен җиткерә алмый иза чигә иде. Көне җиткәч,
машинасын ераккарак куеп, кызның юл чатына чыгып басуын көтте. Кыз
күренүгә, янына ашыкты. «Гаҗәпләнде»: менә бит, тагын очраштылар –
мач килеп торуын әйт син!
Әмма гомер бакый болай дәвам итү мөмкин түгел. Егет тәвәккәлләде.

Күптән кырынмый йөрүенә игътибар итте. Кырынды. Мыегын төзәтте.
Үтүкләп, чиста күлмәген киде. Чәч алдырганда, таләпчәнлек күрсәтте:
Казан чәчтарашханәләренең берсендә өч оста егет тирәли йөгерешеп
йөрделәр. Чәчәк бәйләме сайлаганда, таләпчәнлек тагын да артты. Кызыл
һәм ак розаларны гына азсынды. Бу гөлләр мәхәббәтнең төп символы
саналсалар да, аның хисләрен бөтен тирәнлегендә ачып бирә алмаслар кебек
тоелды. Бик каты уйлагач: «Букетка лалә, хризантема, сирень чәчәкләрен
дә өстәгез!» – диде. Чәчәк сатучы кызлар мәш килделәр...
Бисмилласын әйтеп, таныш юл чатына чыкты. Кыз күренде.
– Рәхим ит, Фәйрүзә!
Машина ишеген ачканда, ни сәбәптер, каударланды. Каушады... Кыз аңа
сәерсенеп карап алды, алай да эндәшмәде. Егет кулына чәчәк бәйләмен
алды.
– Фәйрүзә!.. – Авызы чатнап кипте, сулышы ялкынга әверелде. – Мин...
Кыяфәте бик мәзәк булгандыр, күрәсең, кыз чыркылдап көлде.
Машинадан атылып чыкты да көлә-көлә йөгерде. Соңрак елый-елый...
Тукта, и акылсыз кыз бала! Бәхетеңнән качып барасың түгелме?!
Туктамады. Елый-елый, көлә-көлә йөгерде!.. Нигә? Куркып калдыңмы?
Егет сине ярата! Ярата! Бу сүзне ишетергә әзер түгел идеңме?!
Ап-ак мендәреңне чылатып, төне буе елап чыктың, и мәхәббәтле кыз
бала!..
Егет чакырганда, өеннән чыкмады. Телефонына җавап бирмәде...
***
– Миңа мөрәҗәгать итеп, дөрес эшләгәнсең, – диде Илдус күршесе, бер
коштабак коймакны табын уртасына куеп.
Ул арада, гөжләп, самавыр кайнап чыкты. Җиде төрле үлән-яфрак кушып
чәй пешерелде. Табын янына утырыштылар. Йомрыларга хуш исле чәй
ясалды.
– Минем ярдәмем нидән гыйбарәт? – дип сорады Илдус күршесе һәм
түбәтәен киде.
– Кичен ялгыз йөрми. Клубка чыкса, иптәш кызы Гөлназ белән кайта.
Гөлназны аерып алып, берничә минут сөйләштереп торасы иде. Күреп
калса, тавыш куптарачак бит! – дип, үтенечен әйтте Гаяз күрше.
– Ничек кенә куптарачак әле! Участковый Җәмил өеңә минутында килеп
җитәчәк! Җәһәннәм астына качып та котыла алмыйсың. Бөтен Татарстан
күтәреләчәк! Закон телендә кыз урлау, беләсеңме, ничек атала? «Көч
кулланып, шәхесне ирегеннән мәхрүм итү». Менә ничек! Ничәнче статья
икәнен белмим, кыз урлап йөргән юк; ну, срокны жәлләми бирәчәкләр!
Алай да бик борчылма, сакалың билеңә җиткәндә, төрмәдән чыгарсың.
Җәмил сине утыртырга нык тырышачак! Заманында Фәйрүзәгә күз атып
йөрде ул. Кыз гына карамады. Әле дә өметен өзмәгәнгә охшый егет. Хәлләр
шулайрак, күрше. Йә, кире уйламадыңмы?
– Юк.
– Миңа мөрәҗәгать итеп, дөрес эшләгәнсең, – дип кабатлады Илдус. – Ә
Гөлназны таңга кадәр сөйләштереп тора алам мин. Хатынга да көнләшергә
бер сәбәп булыр. Алайса, гел көнләшми. «Әллә мәхәббәте сүрелде микән?» дигән шик туа кайчак күңелдә. Темадан читкә киттем бугай. Ярый. Мин
Гөлназ белән серләшеп калам. Син нишлисең?
– Нишлисең дип инде... Клубтан кайтканын сагалап торам да, машинама
утыртып, өемә алып кайтам. Карышса, бераз көч кулланырга туры килер.
Камил хәзрәт никахыбызны укыр дип өметләнәм.
– Дивана! – диде Илдус күршесе, хәйран калып. – Акыл өләшкәндә,
абзар артында йоклап калгансыңдыр син! Соң кем иске «каблук»та кыз
урларга бара?!
– Җәяү барыйммы? Яңа машина алу әлегә көн кадагына сукмый. Искесе
йөреп тора.
– Минем айгырга атланып барасың! Син – принц на белом коне! Үзебезчә
әйтсәк, акбүз атка атланган ханзадә! Аңла, дустым: һәр кыз ак атта үз
принцын көтә! Аның бу хыялы, кияүгә чыгып, бала чүпрәгенә уралгач та
сүрелми. Дөрес, минем айгыр алмачуар. Булса соң! Ак төстән бер дә ким
җире юк. Матуррак та әле!
– Уйлыйк әле, күрше...
– Бер савыт ачы бал кертеп, әнә ул карлыган куагы төбенә күләгәгә
куйган идем, – диде Илдус күрше. – Игътибар да итмәдең бугай.
– Игътибар иттем.
– Соң берәр йомры күтәреп куйыйк.
Ачы балдан авыз иттеләр.
– Әйбәт! – диде Гаяз күрше, эчемлекнең сыйфатына бәя биреп.
– Шөкер, бал коя беләбез! – дип мактауны кабул итте Илдус күрше.
– Бал коярга мине дә өйрәтерсең, – дип үтенде күршесе.
– Өйрәтермен. Хәзер көнүзәк мәсьәләгә әйләнеп кайтыйк.
– Җиде иләктән үткәрик!
– Акыллы фикер. Әйдә, тәртибе белән, син әйткәнчә, җиде иләктән
илибез... Мин Гөлназ белән сөйләшеп калам. Фәйрүзә ялгызы кайтып китә...
Урам караңгы... Урам тын... Кеше-кара күренми... Җырдагыча булсын: су
буенда учак яна...
– Күктә йолдызлар да яна. Тулган ай балкый, – дип өстәде Гаяз, кыз
өчен борчылып.
– Тик кенә утыр! – дип кисәтү ясады күршесе.
– Дөм-караңгы урамда куркыр бит ул...
– Курыкмас! Менә кыз тыкрыкка борыла... Монда – син! Солыдан
бушаган зур капчык бирермен. Секундында капчыкны башыннан аяк йөзенә
кадәр кидертеп куясың! Чәбәләнмәскә ару булыр. Кызны ияргә ташлыйсың.
Айгырга камчы тидерә күрмә, алып биреп китәр, кайда төшеп калганыңны
да сизми калырсың. «Һай Алмачуар!» диюең җитә. Капка төбенә кайтып
җиткәч, айгырны җибәр. Улагына керә белер. Онытып торам: кызның
телефонын ал, элемтәдән мәхрүм ит.
Бик каты торса, авыл көтү куарга торганчы өеңнән чыгарма. Аннан үзе
дә китми ул. Ничек китсен, күрше-күлән күрәчәк бит! Ситуацияне әйбәтләп
аңлат. Бөртекләп төшендереп бир. Кызның ризалыгын алырга тырыш!
Эшебез пешми икән, сохари киптерә башла. Мине дә как соучастника
гаепләрләр. Икәүләп зона таптыйсылар алда әле. И Җәмил сөенәчәк! Йә,
әйт соңгы сүзеңне, егет!

– Чигенү юллары ябык, күрше!
– Молодец! Үземә охшагансың! Хуш, сине тыңлап карыйк.
– Капчык эчендә һава җитәр микән үзенә? – диде гашыйк җан, кыз өчен
борчылып.
– Хатын-кызга чурт булсынмыни?! – дип кырт кискән иде дә, Мәҗнүн
сыңарының чын-чынлап хәсрәтләнүен күргәч, күршесе: «Ерак юл түгел,
кайтып җиткәнче генә тончыкмас!» – дип, юату сүзләре әйтте.
– Мин атта да йөри белмим, – диде мәхәббәт корбаны, бөтенләй
төшенкелеккә бирелеп.
– Ничек белмисең? Бу ни дигән сүз?
– Шәһәр малае бит мин...
– Тәк. Проблема. Чишәргә кирәк. Бер атна срок сиңа. Вакыт кысан.
Җәмил йокламый. Калган эшкә кар ява. Бүгеннән тотынабыз. Мин сине
ат өстендә йөрергә өйрәтәм! Кеше күзенә чалынмас өчен, көтү кайткач,
әрәмәгә төшәбез. Айгыр да сиңа ияләнсен. Кишер ярата. Үз кулың белән
сыйларсың.
Берәр йомры күтәреп куйдылар. Хыял күге биегәеп, офыклары тагын
да киңәеп китте.
– Чараның икенче өлешенә күчәбез, – диде Илдус күрше. – Монысы
күпкә катлаулы һәм бик каты уйлауны таләп итә. «Кыз урлаган идем, хәзрәт,
никах укымассыз микән?» дип барсаң, куа да чыгара! Ике дә сөйләшеп
тормый. Кремень! Үгетләү-ялынуларның нәтиҗәсе – ноль! Полициягә хәбәр
итмәсә әле. Юк, итмәс. Әмма, вәгазь укып, җелегеңә төшәчәк! Нишләргә
соң дигән сорау туа...
– Чәйне кайнарлыйм...
– Кайнарла.
Самавыр торбасыннан зәңгәр төтен күтәрелде. Баш очында кош
чыркылдады. Карлыган кайнатмасына выжан төшеп батты. Чыга алырмы-
юкмы дип икәүләп карап тордылар. Чыкты, рәхмәт төшкере! Бераз авыраеп
йөрде дә канат җилпеп очып китте.
Уйлыйм утыз, чыга тугыз, диярсең...
– Татар малайлары яулап алалмаган крепостьлар юк! – диде берсе.
– Булырга тиеш тә түгел! – диде икенчесе.
– Берәр дога беләсеңме? – дип сорады Илдус күрше.
– Бисмилла әйтә беләм.
– Җитми. Бик әйбәтләп бер дога өйрән. Озакка сузма. Шуннан соң
хәзрәт янына барырсың. «Хәзрәт, менә дога өйрәнгән идем, дөрес укыйм
микән, рәхим итеп тыңлагыз әле», – диярсең. Кояшка куйган балавыздай
эри дә төшә! Ә син, моментны тотып алып, төп мәсьәләгә күч! Алай да
эш пешми икән, күрше авыл мулласына барам, диген. И, яратмый күрше
авыл мулласына йомыш белән йөргәнне. И, яратмый! Кыскасы, бөтенесе
үзеңнән тора, егет!..
– Сынатмабыз! – дип, күкрәк киерде Гаяз күрше.
– Афәрин! Йомрыларны мөлдерәмә тутырып сал. Йомгаклап куйыйк.
Йомгаклап куйдылар. Ачы балның килүе бик җиткән иде.
– Бу мәсьәләдә миңа мөрәҗәгать итеп, дөрес эшләгәнсең! – дип, янә бер
кабатлады Илдус, Гаяз күршесенә хөрмәт белән карап.

***
Егетнең ничә тапкыр ат сыртыннан мәтәлеп төшкәнен санап ваксынмыйк.
Шөкер, аяк-кул сынмады. Егетебез, гәрчә шәһәр җирлегендә туып-үскән
булса да, сәләтле укучы булып чыкты. Бер атнадан ул айгырга сикереп
атлана; иярдә дә, иярсез дә, юырттырып һәм кушаяклатып чаптырып та,
ат өстендә шөйлә ышанычлы йөри иде. Афәрин дими, ни дисең!
Бүген исә бисмилласын әйтеп, мәчеткә юл тотты.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев