Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ак болытлар

Ияртегез, зинһар, ак болытлар! Туган якның сулыйм һавасын. Бер кайтмасам бер кайтырмын диеп, Кичегә шул адәм баласы…

Ак болытлар ага Туган якка,
Карашларым белән иярәм.
Әйтерсең лә алар риза түгел:
«Еш(ы)рак кайт үзең!..» – дияләр.
Кайталмадым, ешрак кайталмадым,
Әнкәй көткән чакта сагынып.
Җиңеләйде кебек хәзер җаным,
Мәшәкатьтән бераз арынып.
Җиңеллекме... Әллә бушлыкмы ул?
Туган якның җыры тулмагач.
Исән чакта еш(ы)рак кайт икән син,
Бер кайтырмын диеп уйлагач...
Ияртегез, зинһар, ак болытлар!
Туган якның сулыйм һавасын.
Бер кайтмасам бер кайтырмын диеп,
Кичегә шул адәм баласы…

Гөлсәрия Басыйрова

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев