«Алмашыну»
Яңа өйләнешкән кебек Билдән кочып кына йөртә. Җәннәт дисәң, җәннәт менә... Рәхмәт инде, йөрәк маем!
Уены-чыны бергә
«Барып кайтыйк... бергә», – диде,
«Кая?» – дип тә сорамадым.
Үз картым бит, ышанычлы,
Кешенекен урламадым.
Атна-ун көн җитәр диеп,
Карарын ук әйтеп салды.
Гомер иткән, ияләшкән...
Миңа «әйе» сүзе калды.
«Артык кием алма», – диде,
Кат-кат итеп өскә кидем:
Йөкне бит ул күтәрәсе,
Җиңелрәк булсын дидем.
Барганчы – гел ул дигәнчә,
Йөрдем һаман биеп кенә.
«Ярар, иркәм, ярар, җаным!
Шулай-шулай!» – диеп кенә.
Барып җиткәч, «алмашынды» –
Үзгәрде дә куйды картым:
Көйләп кенә йөртә мине,
Китереп бар җаен-шартын.
«Ял ит, карчык», – диеп тора,
Ишек ачып, алдан кертә.
Яңа өйләнешкән кебек
Билдән кочып кына йөртә.
Җәннәт дисәң, җәннәт менә...
Рәхмәт инде, йөрәк маем!
Ялы – ун көн, балы – еллык,
Татып калыйк «ширбәт ае»н!
«КУ» 09, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
2
0
И матур да инде! Арчаларның теле аерылып тора шул!
0
0