Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Әнгам Атнабаевның Рәдиф Гаташка хаты

Бу фани дөньяда яшәве (яшәүне мин көрәш мәгънәсендә аңлыйм) шундый авыр, Рәдиф. Кайчагында шундый авыр, хәтта... тик үзеңнең якта хаклыкның сакта торуы гына коткара. Тагын да үчләшебрәк, чәмләнебрәк яшәргә тотынасың: йә алар – мине, йә мин – аларны! Урта юк.

1964 ел
Уфа шәһәре
Рәдиф!
Хатыңны алдым. Рәхмәт. Хатың өчен дә рәхмәт, мине ялган бәлаләрдән коткаруда
катнашуың өчен дә рәхмәт!
Бу фани дөньяда яшәве (яшәүне мин көрәш мәгънәсендә аңлыйм) шундый авыр,
Рәдиф. Кайчагында шундый авыр, хәтта... тик үзеңнең якта хаклыкның сакта торуы
гына коткара. Тагын да үчләшебрәк, чәмләнебрәк яшәргә тотынасың: йә алар – мине,
йә мин – аларны! Урта юк.
Шагыйрьнең дошманнары булырга тиеш. Ул көн саен, сәгать саен, тын алган саен
сугышырга тиеш. Сугышсыз үлә ул. Шуның өчен синең авылга китәргә карар итүең
миңа ошый. Син шуннан сугыша-сугыша, Казанга кил, Казанны яулап ал! Бу – синең
көчеңә сынау. Әгәр килә алмасаң, яулый алмасаң – кирәгең юк, димәк, син шагыйрь
түгел. Ә болай – урта мәктәптән университетка, берсеннән икенчесенә – ул әле сынау
түгел, үз-үзеңне алдау гына. Соңгы шигырьләрең, бигрәк тә «Дөресен сөйлим»,
«Синеке – минеке», «Укытучыма» һәм башкалар дөньяда Рәдиф Гатауллин дигән
шагыйрьнең барлыгын сөйли – шагыйрьнең генә түгел, яхшы шагыйрьнең барлыгын.
Тик шул яхшының көчле дә булуын күрәсе килә. Әйе, көчле дә – Есенин кебек яхшы,
Маяковский кебек көчле.
Ярый, Рәдиф, акыл сатарга тотындым. Син, унбиш ел укып, ул акыл сатулардан
болай да туеп беткәнсеңдер инде. Иң мөһиме – үзеңчә бул!
Эшләр ничава. Поэма язып ятам. Яртылаштырып киләм. Баш китәрлек зур темага
тотындым: Ленин белән сөйләшү – формаль түгел. Кеше белән кешеләр турында
кешеләрчә сөйләшү.
Кызларның, егетләрнең барысына да сәлам әйт. Флорага аерып сәлам әйт.
Күңелеңә язгы ташкын теләп, Әнгам.

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев