Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Мин төш күрдем

Мин төш күрдем, мин бер агач, имеш, Чүл комында тамыр җибәргән.

Мин төш күрдем, мин бер агач, имеш,
Чүл комында тамыр җибәргән.
Ак болытлар керде минем төшкә,
Күрдем якты балачагым язын...
Уянсам – кар ява чигәмдә.
Мин төш күрдем – имеш, мин бер инеш.
Хыялымда – чуму тирәнгә.
Йолдызларга очкын чәч(е)рәтеп,
Акканымны күрдем ташкын булып...
Уянсам – кар ята чигәмдә.
Мин төш күрдем – мин бер диңгез, имеш,
Дулкын ярып йөзә җилкәннәр.
Балачагым кораблары йөзә,
Акчарлаклар суда тирбәлә.
Уянсам – кар ява җилкәмә.
Мин төш күрдем – мин бәхетле идем.
Каян килгән бу чал чигәмдә?
Агач, елга, диңгез, тормыш – бар да –
Ак җилкән дә, томан, болытлар да...
Ак кар ята бөтен тирәмдә.

Б А Һ А В Е Т Д И Н  А Д Ж И Е В

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев