Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Күптөрлесең

Шигырь аша сагынырмын, танышырмын өр-яңадан.

Күптөрлесең.
Сөрттермисең яшьләремне
(елак булып яшим һаман).
Минем дәвам –
дәвамыдыр шигыремнең,
әмма шигырь инде тәмам
дип уйлама!..
Башы гына иҗатымның
һәм азагын күрмим әле.
Яле, еламыйча гына укы!
Шигыремдә – дөнья яме,
Тәме иренеңнең,
яктылыгы кара төннең,
исең синең...
Барлыгымны хәтерләтеп торыр
чишелгән сул җиңең.
Һәр җиңүдән
минем белән җиңелүне
төшерерсең исләреңә.
Хисләремә төкерерсең,
ә аннары...
хисләнерсең үзең генә.
Шигырь аша сагынырмын,
танышырмын өр-яңадан.
Һәм ахырдан...
Онытырмын мәңгелеккә,
чөнки шигырь инде тәмам.

Г Ө Л Н А З  Ә Х М Ә Д И Е В А

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев