Логотип Казан Утлары
Шигърият

Заман

Кемдер әләк сөйләп, кемнәрдер жалу язган замандыр бу, Адәмнәрнең бер кадәре акылыннан язган замандыр бу.

1
Кемдер әләк сөйләп, кемнәрдер жалу язган замандыр бу,
Адәмнәрнең бер кадәре акылыннан язган замандыр бу.
Бер җылытып, бер суытып бик тә туңдырган замандыр бу,
Куштан түрә халык малын читкә шудырган замандыр бу.
Һәрбер хәсис, түргә менеп, нидер боерган замандыр бу,
Бәндәләрне бер-бер артлы упкынга орган замандыр бу.
Буш вәгъдәләр, алдашулар тәмам туйдырган замандыр бу,
Ил өстендә кара болыт яман куерган замандыр бу.
2
Кабих заман адәмнәргә йодрыклап суга тора:
Тел агачы корый тора, туйралар сула тора.
Иблис күсәге – кара кан, тарала, бетә илләр.
Илләрне дә, телләрне дә күмә дә китә силләр.
Мин йокысыз, чал башымда күпме уем, ваем бар.
...Чит туфракта ут тергезә илсез калган кавемнәр.

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев