Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сан дип түгел

Үр яулагач, тавы ымсындыра, Уйлар биеккәрәк талпына.

Ярсу аргамагым, ялын тарап,
Каршы чаба саба җиленә...
Җирән чәчем, җилләр уңаена
Сибелә дә төшә иңемә.
Берләштекме, куш игезләр сыман,
Уртак ниятебез хакына?
Үр яулагач, тавы ымсындыра,
Уйлар биеккәрәк талпына.
Пар канатлы шигъри Тулпарым син!
Көн дә, төн дә дими очабыз.
Җирнең тарту көчен җиңә-җиңә,
Чиксез киңлекләрне кочабыз.
Мин хыялый бер җайдагың гына,
Ярдәм көтеп сиңа елышам.
Йөрәгебез тибә бер ешлыкта,
Сулышыңа тәңгәл сулышым.
Бәллүр тоякларың җирне капшый,
Килә туктап бер тын аласың.
Яскангандай ташлап калдырырга,
Күңелемә курку саласың.
Иңдәшлектә тиңдәшлекне саклап,
Без максатка тиеш җитәргә!
Сан дип түгел, инсаният1 белән
«Гомер марафон»ын үтәргә!


1 Инсаният – монда: кешелеклелек.

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев