Логотип Казан Утлары
Роман

КАТОРЖАН (романның дәвамы)

Менә кайдан башлана ул Ватан! Кыскасы! Кече сержант Әүхәдиев дежур торганда, тыныч йоклый аласыз, кызлар! Чиккә кадәр ике йөз чакрым. Аннан Кытай иле башлана. Болай ике ил арасында мөнәсәбәтләр ару гына... Ару гына түгел, гел яхшыруга бара.Әмма чик сакчысы тәүлекнең һәр минутында уяу булырга тиеш! Кече сержант Әүхәдиев уяу булды.

(Башыннан укыгыз)

***
Яңа җирдә әйбәт йокланылган. Берара бакчада кош сайраганын тыңлап
ятты. Кояш нурлары тәрәзәдән күзенә төшкәч сикереп торды. Юынды.
Кофе эчте. Уйга калды.
Шөкер, баш өстендә түбә бар. Бүгенге көндә яшәп торырга бик әйбәт.
Гомер буе кеше искесендә яшәмәс, киләчәктә үзе йорт салып керер. Эшне
нәрсәдән башларга? Беренче чиратта «тәгәрмәч» кирәк. Машинасыз син
адәм түгел. Иң кулае – «Иж-каблук». Бер дигән эш аты. Табадан төшкәненең
бәясе «тешләшә». Йөреп торырга булса, бик яхшы. Кулдан алыр. Мотоблок.
Эш кораллары: балта, пычкы, кадак-чүкеч... Табак-савыт: кәстрүл, чәйнек,
тәлинкә... Урын-җир... Әбиеңнең кыз чаклары диярсең!.. Стоп!
Болар – тормышның вак-төяге. Базарны өйрәнергә кирәк. Менә көн
кадагына суга торган мәсьәлә. Интернетта кызыксыну бер хәл. Үзең сәүдә
үзәкләрен йөреп чык, кешеләр белән аралаш!
Җыенды да калага китте.

***
Бер атнадан Гаяз янә өстәл янына утырды. Башкарган эшләргә йомгак
ясарга, киләчәккә план корырга – гомумән, умарта күчедәй тузгыган
уйларын тәртипкә салырга кирәк иде.
Бер атналык эшкә йомгак: ишегалдында «Иж-каблук» – утыр да чап!
Мотоблок. Бакчаны сөреп-тырмалап чыкты. Сатасы булгангадыр, берни
утыртмаганнар.
Базарга килгәндә... Әйе... Уйларга кирәк. Мул тормышта яши Татарстан!
Бар өстенә бар. Җитештергән продукцияңне сату кыенгарак туры килмәгәе.
Кесәдәге акча балалап тормый. Кредитка батасы килми: алуы – җиңел,
чыгуы бик озак. Күп чыгымнар түкми генә нәрсәдән башлап китәргә
соң? Ел әйләнәсендә табыш та китерсен ул эш! Кереп тормаса, акчаның
тиз бетә торган начар гадәте бар. Уйла. Суган үстерүдән башласа?..
Бер генә супермаркет, ашханә, кафе-ресторан яхшы сыйфатлы яшел
суган кыягыннан баш тартмый бит. Утыз сутыйдан старт ал! Беренче
чиратта – теплица. Төзелеш материалына киртә-колга, таяк-торба – һәммәсе
бара. Теплицаны җылыту кирәк. Электр белән җылытса, кыйммәткә
төшәчәк. Газ белән дә шул ук хәл. Яхшы сыйфатлы яшел суган үстерәм
дисәң, кара көздә, кышның зәмһәрир салкыннарында да теплицада 16-18
градус җылы тот син.
Буржуйка! Шәһәрдә йөргәндә күзенә чалынды. Бәясе дә ул кадәр
кыйммәт түгел: биш меңлеге бар, җиде меңлеге... Үзе мич чыгарса? Мич
чыгарганы юк. Интернеттан карап өйрәнер. Уйларга кирәк.
Утын?.. Ауган агач, корыган ботак-чатак – бар да ярый. Лесник
Габделхәй белән уртак тел табарлар.
Яктылык. Гел чыгымнарсыз да булмас: электр үткәрер. Люминесцент
лампалар энергияне аз сарыф итә. Кибетләрдә бар.
Күңеле кинәнеп, үзен маяклы юлга чыккан мосафирдай хис итте ул.
***
Теплица төзелешенә ун көн китте. Йокысын алты сәгатькә калдырды.
Ходаның хикмәте: йокысы туеп, тәне көч җыеп торды. Вакыты барда
ярдәмгә күршесе Илдус кергәләде.
Суган утыртканда, биш хатын-кызны эндәште. Тегеләр бик теләп
килделәр. Әмма телләре! «Кайчан өйләнәсең? Туеңа безне чакырырга
онытма!» – дип, тәмам теңкәсенә тиделәр. Эшләгәннәре өчен акча бирмәкче
иде – алмадылар. «Өмәгә килдек бит!» – диештеләр.
Беренче уңышны җыйганда дулкынланды. Суган түтәлләрен фотога
төшереп, интернетта белдерү биргән иде. Сатып алучы икенче көнне үк
табылды. Телгә үткен, сүзгә юмарт марҗа түтәй (пекарня хуҗабикәсе):
«Мин моннан фәлән кадәр пирог пешерәм бит», – дип, беренче партия
суганны сатты да алды. Марҗа түтинең кул арты җиңел булып чыкты. Бер
генә кафе-ресторан, ашханә, сәүдә үзәге ул үстергән яшел суганнан баш
тартмады. Киресенчә, бик теләп алдылар. Кулга тере акча керде. Күңеле
сөенеч белән тулды: бу әле эшнең башы гына...
Киләчәктә – күкрәп утырган яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы!

***
– Хозяин дома?
Эш белән мавыгып күрми калган: капка төбендә «джип» туктаган, дүрт
ир-ат ишегалдына кереп киләләр иде. Соңгы кергәне артыннан капканы
япты. Көньяк кешеләренә охшаганнар. Охшаганнар гына түгел, тәгаен
шулар. Алдан килүче сакал-мыек басканы кычкырып исәнләште:
– Здраствуй, дарагой!
– Здравствуйте.
– Какая у тибя злая собака! – диде сакалбай, аяк астында чәңгелдәп
йөргән көчеккә елмаеп карап.
– У вас ко мне дело какое?
– Дило, дило, дарагой!
– Я вас слушаю.
– Ты зачэм лук растишь, дарагой?
– Не понял.
Көлештеләр.
– Лук мы растим, дарагой!
– Так выращивайте.
– Ты нам мешаешь, дарагой! Э-э... палку в колёса ставишь!
– Я вам не мешаю. Вы выращивайте на своей земле, я – на своей.
– Не понял! – Сакалбай гаҗәпләнгән булды: – Он нас не понял! Ай-вай-
вай!.. Нехороший человек!
Яше, кесәсеннән пәке алып, теплица пленкасына сызып җибәрде.
Көлештеләр. Яше тагын сызды...
Аңлашылды. Башта Сакалбайны сугып егарга кирәк. Ул – баш.
Калганнары югалып калачаклар. Аннан күз күрер...
Сакалбай, тез буыннары тотрыксызланып, бер-ике адым артка чикте дә чалкан
барып төште. Аның артыннан икенчесе... Яше пәке белән ташланды. Пәкеле кулы
һавада буталып алды, маңгаена төшкән авыр йодрык чакырылмаган кунакны
җиргә сеңдерде. Дүртенчесе, һөҗүм итәргә кыймыйча, читтә басып торды.
Алай да таза, нык егетләр. Берсе дә ятып калмады. Торып, үз телләрендә
нидер кычкырып, сугышка ыргылдылар. Ул үзенең ялгышын аңлады: сугып
еккач, дошманыңа алагаемга тибәргә дә кирәк! Шул чагында ул тиз генә
аяклана алмаячак.
Егылганны тәпәләмиләр!.. Тәпәләмиләр!
Каян башына сеңеп калган канун бу?!
Дүрт ир-ат ялгызыңа күбрәк шул. Кайсыдыр тез астына күсәк белән
орды. Каты авыртудан сыгылып төшүгә башына суктылар. Ишегалды,
йорт, теплица – һәммәсе каядыр йөзеп китте дә әйләнеп капланды... Ярсып,
сүгенеп типкәләргә тотындылар. Егылганны тәпәлиләр шул! Тәпәлиләр!..
Гаяз, бар көчен җыеп, торып басарга тырышты. Аягына басса, боларга
каршы тора алыр кебек иде. Күтәрелергә ирек бирмиләр каһәрләр! Хуҗасын
яклап, тигезсез көрәшкә ташланган көчекне тибеп очырдылар.
– Алас!..
Тамак ярып, кемдер кычкырды. Шул мизгелдә коймадан Илдус сикереп төште.
– Алас! – дип, тагын бер үкерде күршесе, уң кулын югары күтәреп.
Ә кулында граната иде.

***
Укытучылар кызык халык: Әүхәдиев Илдус турында сүз чыкса, тиз
генә туктатырмын димә үзләрен. Әйтерсең лә Таллыяр урта мәктәбендә
бер Әүхәдиев укыган, бүтән балалар килеп-китеп кенә йөргәннәр! И, ул
малайга бәйле берсеннән-берсе кызыграк хатирәләр... И, ул малайның
чиктән ашкан шуклыгы! Кайчак: «Нигә мин дә аның кебек тәртипсез-шук
бала булмадым икән? Мине дә сөйләрләр иде», – дип көнләшеп тә куясың.
Юк, сөйләмәсләр иде. Аның өчен Илдус булу кирәк. Ник бер укытучы
ризасызлыгын белдереп: «И, ул малай агарткан чәчләр инде!» – дисен. Ә
бит аз агартмады...
Бәләкәйдән үк үзгәрәк малай булып үсте шул. Әйтик, җен-пәри, Убыр,
Шүрәле, Су анасының юклыгын бөтен бала белә. Ышанмый ул аңа! Ә менә
Илдус мунчада – пәри, урманда – Шүрәле, инеш буенда Су анасын күрә!
Күргәнен сөйли. Авыл баласының күңеленә шик төшә... Бәлкем, чынлап
та, бардыр алар?! Бигрәкләр дә ышандырып сөйли бит!
Болары – еракта калган сабый чак хатирәләре. Үсә төшкәч... Ун яшьләр
булгандыр малайга.
Авылдан ерак та түгел Чаукалык тавы итәгендә тау куышы, зурдан кубып
әйтсәк, мәгарә бар. Авызыннан үрмәләп кермәле, эчтә аягөсте йөри аласың.
Күп еллар элек монда бакыр рудасы чыгарганнар икән. Бик әйбәт. Туган
төбәгебез нефтькә генә түгел, бакырга да бай булган дип горурланырга
җирлек бармы? Бар. Укучыларын экскурсиягә алып килгәндә, укытучы
Гөлзифа апалары да шулай уйлагандыр.
Емельян Пугачёвның патша тәхетен дер селкетеп алган фетнәсе
бастырылгач, бер төркем баш күтәрүчеләрнең мәгарәдә качып ятуы турында
сөйләгәндә, бер укучысының күзләре очкынланып китүен күрде микән
укытучы апалары?
Класс сәяхәттән кайткач, авылда сүз таралды: мәгарәдә Пугач патша
хәзинәсе яшерелгән икән. Андагы алтын-көмеш, мин сиңа әйтим!
Сандыклап, ди, сандыклап!.. Ходаның хикмәте: малайга бер тамчы
ышанмыйча, аны елмаеп-көлеп тыңласалар да, бу хәбәр сүнмәде-сүрелмәде,
киресенчә, коры үләнгә капкан ут шикелле бөтен авылны ялмап алды.
Ахырда сүзнең ун яшьлек малай авызыннан чыкканын оныттылар. Бу
мәгълүматны авылның өч сәрхуш ир-аты йөрәкләренә аеруча якын кабул
итте. Баш авырта – төзәтергә сәмән юк – искә килә дә төшә Пугач патша
хәзинәсе!
Аеруча авыр иртәләрнең берсендә болар тәвәккәлләделәр. Керделәр
мәгарәгә үрмәләп, зур өметләр баглап, фонарьларын кабыздылар, тирә-
якка карандылар – вакыты җитепме, саксыз кагылдылармы – куыш авызы
ишелде дә төште.
Кеше печән кибәнендәге инә түгел, икенче көнне авыл боларның
югалуына игътибар итте. Әүвәл: «Эчеп утырган җирләрендә йоклап
яталардыр, хәчтерүшләр», – дип уйладылар. Кичкә таба авыл борчыла
башлады. Өч тәүлек узгач, полициягә хәбәр иттеләр. Полициядән тиз
килеп җиттеләр. Үзләре белән кинологны да алганнар, рәхмәт төшкерләре.
Фаразлау буенча тегеләрнең эчеп утырган урыннарын, берсенең күлмәген,
икенчесенең чалбарын, өченчесенең кирза итеген иснәткәч, немец овчаркасы җирәнеп (бүтән сәбәпләре дә булды микән?) этләрчә төчкерде
һәм Чаукалык тавына ыргылды. Тау куышына җиткәч, чәбәләнеп өрергә
тотынды.
Әсирлектән азат иткәндә, тегеләр зәңгәрләнә башлаганнар иде
инде. «Нигә үзегез казып чыгарга тырышмадыгыз?» – дип сорагач,
бичараларның күзләре яшьләнде. Казуын бик казыганнар, тик юнәлешне
дөрес чамаламаганнар. Күрәсең, каушап калганнардыр. Анысы бер хәл...
Егылып китәрлек яңалык: болар «исән чыксак, мәңге эчмәс идек» дип,
нәзер әйткәннәр. Ә нәзерең тотса... ай-һай, егет! Ходай язмасын!
Эчмәделәр. Исерек айнымасын, хәерче баемасын икән: сәрхушләр
аек баштан Пугач патша хәзинәсе турында сүз беренче кем авызыннан
чыкканын исләренә төшерделәр. Әтисенә зарланганнар: тәк и тәк... Синең
малай аркасында шушы хәлгә төштек... Әтисе кырыс кеше: каешы шәп,
кулы каты – якын киләчәктә атна-ун көн утырып булмаячагы көн кебек
ачык иде.
Әмма малай актыгы вакыйганың бу рәвешле борылыш алачагын алдан
сизенгән булып чыкты. Печәнлектә үзенә урын әзерләде, су алды, ашау
ягын хәстәрләде һәм «партизанлыкка» китте. Төнлә дә куркыныч түгел:
тыныч кына сыер күши, сарыкларның мышнаганы ишетелә.
Печәнлектән төшмәс тә иде, әнисе бик борчылды. Әтисе дә элекке уеннан
кире кайткан, күтәрелеп бәрелмәде. Башына юк-бар уй кермәсен өчен улын
муеннан эшкә күмде. Эштән курыккан юк анысы...
Җиз кыңгырау чыңына күмелеп, балачак артта калды. Мәктәпне
тәмамлагач, бөтен күңелен укуга бирде.
Шофёр. Бөтен категорияләр. Тракторчы. Комбайнчы. Техниканы биш
бармагыңдай белмәсәң, син адәм түгел. Максат ачык. Ният нык.
Бер дә көтмәгәндә, кулына повестка тоттырдылар. Хәрби комиссар белән
сөйләшкәндә, сүздән аркан ишеп тормады: «Иптәш майор, мин дә әти
кебек чик буе гаскәрләрендә хезмәт итәргә телим!» – диде. Офицер булачак
солдатның үтенечен аяк астына салып таптамады. Әмма, ни кызганыч,
исемлек тулы: Чик буе гаскәрләренә бу чакырылышта солдат кирәкми булып
чыкты. «Слушай, Әүхәдиев, – диде хәрби комиссар, егеткә сынап карап. –
Ватан чикләрен коры җирдә генә сакламыйлар бит. Һавада, диңгездә, хәтта
океанда да саклыйлар. ПВО да хезмәт итәргә ризамы? Уйла әле син...»
Океан киңлекләренә чыгып китәсе килми иде, һава чикләрен коры җирдә
сакларга ризалыгын бирде.
***
Радиолокация станцияләрен күргәч, егет бөтенләй югалып калды. Бу
кадәр катлаулы техниканы кыска гына вакыт эчендә ничек үзләштермәк
кирәк?!
Үҗәтлеге белән алдырды. Нәкъ алты айдан 2 нче класслы белгеч (укуны
тәмамлаганда, гадәттә, 3 нче класс кына бирәләр) кече сержант Әүхәдиев
беренче тапкыр хәрби бурычын үтәргә басты.
Сүз дә юк, дулкынланды. Ничек тыныч каласың?! Күз алдыңа китер:
солдатлар команда пункты каршына тезелеп басалар. Тавыш-тынсыз тимер
ишек ачыла. Эчтән кизү торучы офицер чыга. Боерык яңгырый:

– Смирно!
Офицер кызыл папкасын ача. Укый:
«...по охране воздушных рубежей Российской Федерации
Приказываю:
оператору радиолокационной станции младшему сержанту Аухадиеву... –
бүтән фамилияләр саналып китә – заступить на боевое дежурство!»
Күкрәк горурлык хисе белән тула. Каршыңда – яшел экран, синең изге
бурыч: «цель»не мөмкин кадәр ерактан күреп алып, координаталарын
команда пунктына тапшыру. Спутникмы ул, вертолёт, самолёт, ракета, һава
шарымы – кыскасы, һәр оча торган предмет хәрбиләр телендә – «цель».
Менә кайдан башлана ул Ватан! Кыскасы! Кече сержант Әүхәдиев дежур
торганда, тыныч йоклый аласыз, кызлар!
Чиккә кадәр ике йөз чакрым. Аннан Кытай иле башлана. Болай ике ил
арасында мөнәсәбәтләр ару гына... Ару гына түгел, гел яхшыруга бара.
Әмма чик сакчысы тәүлекнең һәр минутында уяу булырга тиеш! Кече
сержант Әүхәдиев уяу булды.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев