Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Тиздән борчулы таң да атты. Йокысыз төндә бер нәрсәне аңлады Мирон: бу юлы котылу юк, бу юлы ул башы-аягы белән килеп капты тозакка. Менә бит, ни яшәвенең рәте булмады, үлеме дә кешечә булмаячактыр...

(Әсәрне башыннан укыгыз)

53
– Марфа, ач, мин!
Пышылдап әйткән сүзгә Марфа уянды һәм тиз генә, тавышсыз гына
ишекнең биген күтәрде.
– Ни хәлләр, ничек яшисез? Үзең, балалар? Тиз генә җылы кием җый,
мин хәзер үк китәм. Нидер сизенәм! – Мирон эчкә үк үтеп тә тормады,
ишек төбендә тукталды.
– Бәлки, сизмәсләр? – Марфа шулай уйласа да, әзерләп куйган төенчекне
Миронга тоттырды. – Ашап аласыңмы?
Мирон, алга үтеп, мичтән генә алган кара икмәкне тешләп тә өлгермәде,
ишекне типкәли дә башладылар.
– Ач! Тиз бул! Йортны урап, урап алыгыз, юньсезләр!
– Йөгер, йөгер. Бакча аша, өлгерәсең!
– Ачасыңмы-юкмы, җен карчыгы? – Савканың тавышы әллә кая өскә
менеп китте.
– Хуш, Марфа, балаларны кара һәм сакла! – Мирон тәрәзәдән уйламый-
сизми көтеп торучыларның кочагына сикерде. Биш-алты кеше эләктереп тә
алдылар, кулларын бәйләп, Степанга табан алып та киттеләр. Бара торгач,
кире уйлап, авыл уртасында мәктәп базына бикләп куйдылар. Мирон идәне-
түшәме нык булган бинаның базын карап чыкты, тик чыгып качарлык юл
юк иде: тәрәзә алдындагы учак каршында Степан кешеләре ята. Аларга
мөрәҗәгать итеп тә карады Мирон: авылдашлар бит, бергә үскәннәр, бергә
армиядә хезмәт иткәннәр.
Тиздән борчулы таң да атты. Йокысыз төндә бер нәрсәне аңлады Мирон:
бу юлы котылу юк, бу юлы ул башы-аягы белән килеп капты тозакка. Менә
бит, ни яшәвенең рәте булмады, үлеме дә кешечә булмаячактыр...
Иртә таңнан мәктәп йорты җанланып китте. Кешеләр йөри башлады,
кычкырып сөйләшүләр... Ишеккә дөбердәтеп типтеләр дә таныш булмаган
ике кеше килеп керде. Караңгы базга бик озак карап торгач, берсе калын
тавыш белән эндәште:
– Синме бу? Әйдә! Чакыралар!
Партасыз калган бер класс бүлмәсендә тирән махмырда бөтен дөньяга
усал Дедухин утыра иде. Күзләрен бер ноктага җыя алмый бик озак карап
торгач, ниһаять, теш арасыннан берничә сүз кысып чыгарды:
– Нәрсә, Мирон Архипыч, мөселман отрядына барып баш идеңме?
Дөресме бу сүз?
Юньләп тыңламаган аякларына чак-чак басып торды да, башка бер сүз
әйтмичә, йодрыгы белән Миронның йөзенә менеп төште.
– Шулаймы, сатлыкҗан? Безнең дин сиңа инде ярамыймы, басурманнарга
тайпылдыңмы? Син кемгә каршы чыктың, адәм актыгы? Нәрсә җитми сиңа?
Бар булган ачуын алды Дедухин Мироннан. Кичәге кичтән җыелган
көмешкә парлары чыгып киткәнче, Миронны егылганчы тукмады.

Ишектән кергән Степан идәндә яткан Миронны күреп туктап калды.
– Аркадий Михайлович, нигә аны болай?
– Ничек нигә? Син нәрсә, бүген дөньяга килдеңме? Җебегән! Отряд
җыйган була тагын! Ә борын астында эзтабарлар йөри! Акылдан яздыңмы?
Бу сиңа сугыш! Ә сугыш уен түгел!
Чыгып бетмәгән усаллыгы Степанга да калган булып чыкты. Степан
читкәрәк китеп, нигәдер кулы белән йөзен каплап, гаепле елмаеп тыңлады аны.
– Аңлыйм. Минем уйда икенче нәрсә: нәрсә белә инде бу кара мужик?
– Белә! Ничек кенә белә әле! Безгә аның нинди юл белән Тимофей
яланыннан чыкканын белергә кирәк! – Дедухин Миронга борылды. – Тор!
Йә, сөйләп җибәр, тагын кайда яшерен юл бар яланнан?
Мирон авырлык белән торып утырды. Сулкылдап башы авырта, аңа
кушылып йөрәк чаң суга, иңбашы үз урынына күтәрелми иде.
– Ильяс кайда? Отрядта ничә кеше? Коралыгыз бармы?
Степан, түргә үтеп, укытучы өстәле артына утырды, ә йөзендә шул ук
гаепле елмаю чаткылары күренә иде.
– Син җавап бирәсеңме, юкмы?
Мирон эндәшмәде, иреннәрне җыеп сүз әйтү җиңел түгел, моны Дедухин
үзе дә күреп тора. Ә нәрсә әйтсен, ди, әле ул? Һәрбер әйтелгән хәбәр
урмандагы иптәшләренең аркасына кадалган хәнҗәр бит!
Ишек ачылды, анда бер баш Дедухинга эндәште:
– Аркадий Михайлович, чык әле! Яңалар килде!
Дедухин үтеп барышлый Миронга тибеп чыгып китте. Степан күзләрен
аңардан алып, авыр сулап, читкә карады:
– Менә шундый хәлләр, Мирон Акимыч... Менә шулай... Алла барысына
да хөкемдар... Син... син мине хөкем итмә. Дөньясы шулай булгач...
Сөйләп бетерә алмады, Аркадий керде.
– Ну, нәрсә? Ачыламы телең?
Дедухинга аның әллә нәрсә сөйләве дә кирәкми. Мирон белгәнне ул
да белә, Томафига керә торган юлларны бу як кешеләре күзне йомып
үтәргә булдыралар. Аңа икенче нәрсә кирәк иде – үзен зур кеше итеп тою,
башкаларны тыңлату, буйсындыру. Аның уенда инде бу кулга төшерелгән
гаеплеме, түгелме, кешене мәйданга чыгарып асып кую, башкалар алдында
Дедухинның бик кырыс командир икәнен күрсәтү. Ә Ильяс отрядының
көчен белү кирәк. Монысы – бөтенләй икенче эш.
Мирон авызын ачты:
– Син, Аркадий, мине куркытырга маташма. Мин күпне күргән, ике
сугыш сиңа ул, үзең әйткәнчә, уен түгел. Ни сөйләргә кирәклеген мин
яхшы беләм. Отрядның кайда икәнен белмәгән кеше юк, әнә, чык та,
Тимофей яланына кара, төтеннәрне күрерсең. Ә саны... Безнекеләрнең саны
синекеннән күп. Так что, юкка көчәнмә! Шул минем сүзем.
Аркадий шартлый язды. Карчыга кебек Миронга килеп кунды, куллары,
аяклары белән суккалап, типкәләп, кычкырырга тотынды:
– Ә мин сине... Ә мин сине... – Аның ачудан тыны кысылды. – Мин башта
синең күз алдында балаларыңны, гаиләңне тураклап ташлыйм, хатыныңны,
карт әниеңне... Шуннан белерсең сугышның ни икәнен!
Арыды бугай, ишеккә тибеп кычкырды:
– Бикләп куегыз моны!

Степан аңлый башлады кая килеп эләккәнен. Аның башында кайчандыр
Уфаның бер мәйданында караган клоуннар театры артистлары уйный, шул
уеннан бер өзек искә төшә, сүзләре колагында яңгырый: «Син җенне үзең
шешәдән чыгардың!» Әйе, чыгарды бугай шешәдән ул җенне, тик берне
генә дә түгел, йөзне... Бу кешеләр бүген – Миронны, иртәгә башканы –
берсекөнгә Степанның үзен дә сатарга булдырырлар.
– Степан Акинфиевич, син нәрсә, буй җиткән кыз кебек? Күтәр
башыңны! Дөнья бу!
Дедухин, ике тулы стакан тотып, Степан янына килде.
– Башта шулай инде ул. Жәллисең, соңыннан күңел ката.
– Авыр миңа мондый эшләр. Кичә генә ул миндә эшләде, бүген аны
кыйныйбыз, асабыз, атабыз дип куркытабыз.
– Ташла бу уйларыңны, Степан Акинфиевич! Бу халыкны бары бер
нәрсә – куркыту тота. Шуңа күрә аларны кыйнарга, тукмарга, башкаларга
курку булсын өчен асарга да кирәк. Шунсыз тынычлыкны кабат кайтара
алмыйбыз. Әнә, атаман Дутов Ырымбур якларында аларны башта шомпол
белән мәйданда яра, шуннан асып куя. Элекке Ходай биргән тәртипне бары
тик шушы юл белән генә кайтарып алырбыз.
– Кеше бит әле ул да...
– Кеше! Аларның яртысы калса, Рәсәйгә җитәр. Сугыш беткәч туалар
алар. Әнә, бичәләр әзер! Аның каравы, тәртип кайта!
Степанның бер сорау бирәсе килә: ә бу дөньяда кешеләр калмагач, ул
тәртип кемгә кирәк соң? Тик Степан хыялый түгел, сорау бирүнең чикләре
барлыгын аңлый. Дедухин да, аның уйларын сизгәндәй, бөтенләй басынкы
тавыш белән стаканын сузды:
– Әйдә, тот...
54
Үзенең төлкедән дә хәйләкәррәк икәнен тагын бер кат исбат итте
Сафа. Ильясның кешеләре Кәлтә авылында икенче көн корал алырга
киткәннәрне көтеп яталар, ә тегеләрнең эзе дә күренми. Бары өченче көнне
иртәнгә табан гына килеп чыкты бер ат арбасы. Йөк авыр булгангамы,
озата баручыларның икесе генә арбага утырган, ә калган икәве, мышный-
мышный, арба артыннан атлауларын беләләр.
Арбадагыларны беренче булып таныдылар – бу Сафаның иң якын
ярдәмчеләре. Алар, йомшак печәнгә ятып, дөньядан бик канәгать булып,
үзләре генә белгән ниндидер сөйләшү алып баралар, читкә дә, артка да карау
юк. Урмандагы иртәнге тынычлык аларның ни сөйләгәнен партизаннарга
тулысынча ишеттерә, ямьсез итеп көлүләреннән колакны каплыйсы килә:
– Ул... Юк! Мин ни... Бала-чагамыни мин? Шуннан...
Алдан уйлап куелган иде бу башкисәрләрне эләктерү планы. Кәкре
каен гөрселдәп юлга аугач та ташландылар аларга. Арбадагыларның юаны
утырган урынында сикереп торды, тик башына төшкән күсәк аны җиргә алып
ташлады. Икенчесе камчы белән атка кизәнде, камчыны кулына эләктергән
партизан аны да арбадан тартып төшерде. Бу хәлне көтмәгән Сафа кешеләре
каршылык күрсәтергә дә өлгермәделәр, кулларын бәйләп, ауган каен янына
утыртып та куйдылар. Арттагыларның берсе урманга ташланды, аны куып
тотып булмаячагын аңлаган партизаннар бу уйдан кире кайттылар.

Курыккан ат, юлның сикәлтәле булуына карамастан, юыртып китте.
Шулвакыт кемдер кычкырды:
– Атны, атны карагыз!
Аны Нигъмәт, тезгененнән эләктереп, бик тиз туктатты.
– Ничә винтовка?
Тиз генә санадылар кулга төшкән байлыкны: егерме биш винтовка, ике
әрҗә патрон, егерме граната. Чыннан да, зур байлык иде бу.
Нигъмәт Сафаныкыларны якаларыннан тотып, арба кырына бастырды.
Тегеләр куркудан бер-берсенә сыендылар, шуннан башкалардан олырак
булган юан калтыраган тавыш белән сорау бирде:
– Нишләтәсез инде безне? Атып китәсезме?
– Без – кызыл партизаннар! Сезнең кебек гаепсез кешеләрне талап,
үтереп йөрмибез! Карап карарбыз, анысы Ильясның кулында. – Нигъмәт
тавышына рәсмилек бирергә тырышты. – Кайда очрашырга тиешсез Сафа
белән?
Бәйләнгәннәр бер-берсенә карашып алдылар да, юан кеше, якасы белән
башыннан агып төшкән канны сөртеп, тагын сүз алды:
– Сабан ялан чишмәсе кырында көтә ул.
– Нигә болай озак йөрдегез?
– Озак түгел. Ул бит безне Олы елга аша уратып җибәрде. Кайтырга да
шуннан кушкан иде, тыңламадык менә.
Икенчесе кушылды:
– Тыңламадык, сезгә килеп эләктек...
Нигъмәт көлми булдыра алмады, аңа башкалар да кушылды.
– Ну хәйләкәр бу Сафа, ә! Ярар, сезгә рәхмәт аны тыңламаганга. Ә
беләсезме нишләтә ул сезне моның өчен?
Тегеләр бөрешеп киткән төсле булды.
– Тирегезне салдырып, каеш ясый ул сездән! Шулай булгач, безнең белән
тик кенә атлагыз, алай-болай уйласагыз, бездән сезгә вәгъдә – исән калу юк!
Тегеләр «Аңладык!» дип баш иделәр.
– Әлегә тиз генә Урман асты күленә табан төшеп китәбез!
Тик бер кеше дә кузгалмады. Андагы Тукмай сазлыгының начар данын
барысы да беләләр иде шул.
– Сез нәрсә? Бер-ике сәгатьтән теге качкан бәндә ярдәмгә башкисәрләре
белән Сафаны алып киләчәк!
– Син чынлап ат белән сазга кермәкчесеңме? Аннан үтеп булмый!
Нигъмәт Сафа кешеләрен алгарак алып китәргә кушты, ул сөйләгәннәргә
артык колак бер дә кирәкми, бусын барысы да яхшы аңлый.
– Егерме ел элек мин бу сазлыкның аркылысын-буен ничә мәртәбә
үткәнмендер. Василий байның маллары югалды. Әле дә хәтердә, өч сыер,
кышлаган ике үгезе. Йөри торгач адаштым, өс-баш – су, тамак – ач. Кинәт
төтен исен сиздем дә, шуңа таба барып, учакка юлыктым. Шул учак
кырында бер кеше йоклап ята, шуннан тагын икәү килеп чыктылар.
Шул чакны искә төшерепме, Нигъмәт бераз туктап торды.
– Каторжаннар булып чыкты алар. Дүртәү булганнар, берсе юк иде
инде. Алар да ач-ялангач, көтүдән мал урларга булганнар. Шулай да, авыл
кешеләренең соңгы малын аласылары килмәгән. Ә бер көнне Василий
килеп, бер дә юкка мине тукмап киткәнен күргәч, аның малларын урманга алып кереп китәләр. Бер үгезне чалалар, калган маллар шунда ашап
йөриләр. – Ул бер мизгелгә тынып калды – Василий кулына нәрсә эләгә,
шуның белән кыйный торган иде, ә кулының катылыгы!
Нигъмәтнең тавышына уйчанлык керде.
– Ашаттылар, учак янында киемне киптердем, алар белән дуслашып
та киттем. Шунда алар миңа сазлык аша чыга торган юлны күрсәттеләр.
Шуңа күрә, егетләр, мин монда гына йөри беләм, курыкмагыз!
– Ни булды инде аларга?
– Бераз хәл алгач, ары киттеләр. Киткәнче, Василийны тотып, кирәген
бирделәр. Әллә өч ай тора алмый ятты урын-җирендә...
Урман авызына чыккач, куактан куакка йөгереп, каршы килгән кешеләрне
күреп калдылар. Болар качкан кеше кисәткән Сафаныкылар икәне билгеле
иде. Партизаннарга булган винтовкаларның маен сөртештереп, бер-ике ату
җитте – тегеләр артларына да карамый кирегә чаптылар. Бәйләнгән юан да
аларга кушылып йөгереп карады, тик дуслары кырына инде барып җиттем
дигәндә генә, усал пуля аны куып җитеп туктатты.
Нигъмәт алып кергән агач түшәлгән юлны инде вак үсентеләр каплап
бетерә язган. Партизаннарның арбасыз атлары ул юлдан җиңел генә бардылар,
ә арбаны саз суыннан берничә мәртәбә күтәреп диярлек чыгардылар. Мондый
авыр эшне башкарып чыгу өчен Сафа кешеләрен дә ычкындырырга туры
килде. Болар, көчләрен жәлләми, эшләргә тырыштылар.
Партизаннарның учак утлары күренгәч, бу икәү Нигъмәт янына килделәр.
– Безнең белән ни була инде?
– Монда каласыз, – диде Ильяс. – Әгәр үзегезне әйбәт тотсагыз, барысы
да әйбәт булыр. Алай булмаса, үзегезгә үпкәләгез!
Боларның йөзе яктырып китте.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев