Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ак әләмем итеп...

Үчләшүен синең горурлыкның Мин китердем үзем чакырып...

Үчләшүен синең горурлыкның
Мин китердем үзем чакырып...
Көнемне көл итеп, җилгә чәчтем,
Хәсрәт килгән кебек «аһ» орып.
Авыр юшкын йокты күңелләргә,
Сүзнең тәмен җуйдык, кадерен.
Гафу ителмәдем... Тибәрелгән
Белдеклелек алды җәберен.
Акыл саттым бугай... Ялгыштыммы,
Мин үземне хаклы дип белеп...
Ак әләмем итеп шигырь типчим,
Солых чырагыма ут элеп.

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев