Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яфрак өзелә

Яфрак кыштырдавын ишетә Кое төбендәге тын сулар.

Көзләр быел иртә килде бик,
Берөзлексез яфрак коела.
Гомер көннәрем дә ашыгып
Коеладыр кебек тоела.
Тын һаваны сулап ятадыр
Кое төбендәге тын сулар.
Гөмбәзеннән йолдыз өзелсә,
Авыр итеп янә төн сулар.
Бөтерелеп төшкән яфраккай
Кое бурасына куна да:
«Таңга кадәр ял итимче бер,
Җилләр йоклый!» – диеп куана.
Белми лә ул карт агачына
Очып менеп кабат кунмасын,
Үлән арасында саргаеп,
Әкрен-әкрен туфрак буласын.
Өзелешеп төшәр яфраклар,
Авыр итеп янә төн сулар.
Яфрак кыштырдавын ишетә
Кое төбендәге тын сулар.

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев