Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Казанлының, башка авылларда яшәүчеләрнең котын алу өчен Салих, авылга кергәндә, берничә залп бирергә боерды. Алда матур озын ял булачагын сизгән солдатлар моны бик тырышып үтәделәр. Салих бу тамашадан бик канәгать булды.

(Башыннан укыгыз)

46
Казанлыда Салихны көтәләр. Бар да Хәмиткә киләләр, шунда
киңәшләшеп, каршылау хәстәрен бүлешәләр. Киеменең озын итәкләренә
бутала-бутала йөрүче Хәниф мулла, вакытлыча барысы белән дә дуслашкан
Сәләхетдин, беркайчан да елмаймый торган Хәсән һәм тагын башкалар көне
буе Хәмиттән чыкмыйлар. Йорт тулы кеше, йорт алдындагылар анда-монда
йөгерә. Хәмит өченче кат бер үк хәбәрне җиткерә:
– Эше күптер инде Салихның, тиз генә кайтып җитә алмый бит! Кичә
Ямашка килгәннәр дип әйтәләр иде, Алла бирсә, бүгеннән калмас дип
уйлыйм, кайтыр!
Ул өстән генә җыелганнарга карый: куркып та, тетрәп-дерелдәп тә,
калтырап та көткән кешенең улы булуы аны горурландыра, борынын
чөймәсә дә, ару ук югарыга менәргә мөкинлек бирә.
Эчкә кереп баткан күзләрен йөгертеп, әллә нинди югары тавыш белән
башкаларны үгетләгәндәй, Хәниф мулла сөйли:
– Кайтыр, бирсен Ходай, кайтыр! Көткәнгә озак күренә инде ул. Аллага
шөкер, үзебезнең мөселман кешесе килә безгә.
Боларны сөйләсә дә, мулланың башында бөтенләй икенче уйлар, ул
тагын үткән заманнар кире кайтуына шатлана, ә үткән елларда ул Казанлыда
гына түгел, бөтен төбәктә билгеле, ихтирамлы муллаларның берсе иде бит.
– Ничек, ничек итеп каршы алабыз соң? – Әллә икенче, әллә өченче
тапкыр сорый Хәсән.
– Җыен җыярга кирәк, без генә түгел, халык каршы алсын. Әйдәгез,
үгезме, әллә башка эре малны суеп, дога укыйбыз. Кешеләрен өй борынча
урнаштырыйк. Волость бинасында штаблары булыр. Шунда ял итсеннәр.
– Дөрес, дөрес! – дип шаулашып алдылар. – Син, Сәләхетдин, бик дөрес
сүзләр әйттең.
Кемдер бу акыллы сүзләрне әйтергә зиһене җитмәгәнгә кайгырды,
кемдер көнләште. Ничек кенә булмасын, карар кабул ителде. Тагын бер
карар читкә китмәде – килгән атлыларны күз дә каш карап тору өчен яшь
егетләрне волость бинасы түбәсенә менгереп җибәрделәр.
Халык шунда гына таралды.

* * *
Соры көнне караңгы кич белән тоташтырып, җиргә томан сыланды. Җәй
төсен югалткан кояш акрын гына күк читендәге болытларга кереп адашты,
ысылдап, шул яклардан салкын җил исте. Бары тик авыл башында үскән өянке
һәм, бер тамырдан чыгып, болытларга барып тоташкан тупыл агачы гына,
усал җилгә җавап итеп, яфраксыз ботакларын ялкау гына кыймылдаттылар.
Әйтерсең лә югарыда – өстә бары тик аларга гына билгеле булган, аларга гына
аңлаешлы тормыш бар, һәм ул тормыш алар өчен генә, башкалардан биеклеге
белән өстенлек алган өянке һәм өч кәүсәле тупыл өчен генә корылган.
Тик алар да кайчак зәһәр җилләрдә шыгырдап, сыкрап елыйлар. Әллә
шул чакта алар кешеләрнең ыгы-зыгыда узган тормышына көнләшәләрме,
әллә үзләренең әче ялгызлыгына зарланалармы, әллә якынлашып килгән
картлыкка кайгыралармы, әллә йөз еллар эчендә калган яшьлекләрен
сагыналармы? Кем белә! Кешеләр дә аңлый: биеклек аларга озын гомер
бирми, бары тик утлы яшен белән очрашуны гына якынайта. Шундый
көенечле чакларында аларга карау сагышлы да, хәсрәтле дә, моңсу
да, шул чакта аларның хәсрәте кешеләргә күчкәндәй, кешеләрнең дә
аларныкы кебек киң иңбашлары бөгелеп, сыгылып төшә, күзләрендә иге-
чиге булмаган хәсрәт чагыла, тавышларында алда көткән картлыктанмы,
тормыш авырлыгыннанмы шыгырдау уяна кебек...
Көзге озын, караңгы кич килеп җитте.
Кинәт Чия тау башындагы Каенлык ягыннан ату тавышлары яңгырады.
Биектән, йокыга талып барган авыл өстеннән, сызгырып, пулялар очып
үтте. Килүчеләрне волость бинасы түбәсеннән карап торырга менгән
яшьләр тәгәрәп диярлек җиргә төштеләр.
Ату тавышлары көчәйде.
Нигә кирәк бу ату, кемгә аталар, кемне куркытырга телиләр? Базга төшеп
качкан кешеләр аптырады.
Атлыларның кычкырганы, ай-һайлавы ишетелде.
Һәр өйдә, сакланып, тирә-якка карый-карый, бар белгәннәрен исләренә
төшереп, дога укыдылар. Тәрәзәләргә үрелгән саксыз балаларның йомшак
җиренә күпме җәза төшкәндер бу кичтә...
Атлылар авылга якынлашты.
Авылдагылар, куркып, котлары очып, күкләрне онытып, аларның чабып
килүләрен күзәттеләр. Күкләр кайгысы юк иде аларда бу мизгелдә.
Авылга килеп керергә чак кына калды.
Казанлының, башка авылларда яшәүчеләрнең котын алу өчен Салих,
авылга кергәндә, берничә залп бирергә боерды. Алда матур озын ял
булачагын сизгән солдатлар моны бик тырышып үтәделәр.
Салих бу тамашадан бик канәгать булды. Алда ата йорты, күпмедер
ял, үзен зур түрә итеп тою хисе, шулай ук аның кулында гына булган зур
власть тойгысы дулкынландыра, исертә, шаштыра иде.
Атлылар авылга очып килеп керделәр.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев