Логотип Казан Утлары
Шигърият

Минем көзем

Сезнең көзләр дә матурмы? Минем көзем – алтын сары.

Сезнең көзләр дә матурмы? Минем көзем – алтын сары.
Эзләремә яфрак ява, аз гына сагышлы бары.
Ул шундый да назлы сагыш, җырларыма күчә бара.
Җәйләремнән көзләремә әлләни дә түгел ара.
Түгел, түгел... тик нигәдер күңел бик тиз сизә моны.
Кошлар тавышына күчә шул арада көзләр моңы.
Сезнең көзләр дә матурмы? Минем көзем – алтын сары.
Яшәүнең кадере арта, юыла да сагышлары.

 

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев