Логотип Казан Утлары
Роман

КАТОРЖАН (романның ахыры)

Малай торды. Башын күтәреп, зәңгәр күккә карады. Сөенеп елмайды. Күзләр генә тимәсен, янә китте! Атла, олан! Хуҗа булып атла. Бу – синең туган җирең!

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Туфлиләрен салып, яланаяк, бар көченә йөгерде кыз. Артыннан чәң-чәң
өреп, Гаязның көчеге иярде. Ара ерагая барган саен күңеленең бер кылы
җәя керешедәй тартылды, өзелеп чыгар дәрәҗәгә җитте; әйтерсең лә ул
кылның бер очын егет өенә төенләп бәйләп куйганнар иде.
Туктады. Күз яшьләренә ирек бирде. Елап алгач, тынычлана төште. Кая
йөгерә ул?! Син ул егетне яратасың бит! Яратасың! Нигә танырга теләмисең?!
Көчек (үзенең эт акылы белән өреп кенә эш чыкмас дип уйлады микән?)
качкынның итәгеннән каптырып алды, усал ырлап, күзләренә карады.
«Җибәр итәкне! Пшол! Кайтам бит!» – дип кычкырды кыз... Ялгыш
ишетмәдең. «Кайтам!» – диде.
***
Башын өстәлгә салып утырган. Күтәрелеп тә карамады. Үпкәчел
микәнни? Күрәселәр алда икән... «Мин алдаштым... Гафу ит» диясе килде.
Тик ул сүзләр урынына усалраклары чәчрәп чыкты: «Ияренә мендәр дә
сала белмәгән бит ул!»
Аяк очына мендәр очып төште.
– Мендәргә бас! – Тавышы дорфа.
– Нигә? Менә бастым.
Каерып алып, бер кашык бал каптырды.
– Телең балдай татлы булсын!
Каерып алып, бер кашык май каптырды.
– Телең май кебек йомшак булсын!
– Күп каптырдың! – диде кыз.
– Таман!
Егет балын-маен алып куеп:
– Ела! – дип боерды.
– Менә тагын!.. – диде кыз, гаҗәпләнүнең аръягына чыгып. – Нигә мин
еларга тиеш? Бер дә елыйсым килеп тормый әле!
– Тәртибе шулай!
– Еламыйм!
Гаязның, мәсьәләнең асылына төшенергә тырышып, бу хакта уйланганы бар иде. Ата-ана йортыннан аерылып китәсе кызны ахирәтләре елата бугай...
Аннан кияүгә чыгасы кыз җырлый. Әбисе сөйләгәннәрдән хәтерендә
тоткарланып калганнары шулар. Кемнәр белеп бетергән? Нәрсәдер ябешеп
бетми монда... Кыз елыймы, җырлыймы? Бәлки, ул кияүгә чыгарга атлыгып
торадыр? Бу очракта күз яшьләре ышандырмый. Ярый, май ботканы бозмас:
әүвәл елатыр, аннан җырлатыр. Монысы хәл ителде. Ахирәтләре юк. Димәк,
аларның вазифасын үз өстенә алырга туры киләчәк.
Илдус күршесе хаклы: кыз урлау – күрше бакчасыннан шалкан чәлдереп
чыгу түгел. Ата-бабадан калган йола бар. Гореф-гадәте...
Күкрәк тутырып сулыш алды. Трагик ноталарны жәлләмәде:
– Әбиең – бабаңа, әнкәң – әткәңә, апаң җизнәңә кияүгә чыккан. Сине
караңгы төндә җиде ят урлап китте, и бәхетсез кыз бала!
– Дивана! – диде кыз.
– Газиз әнкәң иртә таңнан торып коймак пешерер. Ул коймаклардан авыз
итәргә син булмассың. Тәрәз каршыңда сине сагынып, кошлар сайрар. Ул
кошлар да сине юксыныр... Ела, и хәсрәтле кыз бала!
– Ы-ы, менә!.. Хәзер!
– Синең дус кызларың нинди бәхетле! Алар ата-ана йортында гомер итәләр.
– Ат сыртына салып урлап китте дә!..
– Ата-анаңның газиз баласы идең...
– Әйе шул!
Керфек очына яшь тамчысы эленде.
– Бер кайгысыз кыз чакларын үтте дә китте...
– Ачуымны китереп торсаң, елармын да!..
Шөкер, буасы ерылды. Еласын. Тәртибе шулай булгач, нишлисең?
Гөлҗиһан әбисе белми сөйләмәгәндер.
– Нигә елатасың мине? Ник юатмыйсың?
Менә сиңа кирәк булса! Монысы көн тәртибендә каралмаган бит.
Юатмый да булмас:
– Ирең сине яратыр, кыз бала. Өрмәгән җиргә дә утыртмас.
– Ы-ы, көт үгездән сөт!
– Алмалар кебек тәгәрәшеп, балаларыбыз үсәр! Алар «әнием!» дип
яныңда бөтерелеп йөрерләр!
– Алла бирсә диген!
– Алла бирсә дим. Картаймыш көнебездә без балаларыбыз, оныкларыбыз
бәхетенә куанып яшәрбез, и сөйкемле әби!
– Нигә картайтасың мине?! Үзең бабай!
– Йә, тынычлан, кыз бала.
– Тынычланмыйм! Сугышмыйча гына яшәп булмый микәнни бу
дөньяларда?!
– Җитте!
– Үзе елатты да...
– Хәзер җырла!
– Менә тагын... Нигә?
– Әйттем бит инде, йоласы шундый. Исемә төште: кыз баланың авыр
язмышы турында җырла!
– Язмышым авыр түгел минем!

– Нинди киребеткән кыз син?!
– Ярый! Әбием репертуарыннан... – диде кыз, көтмәгәндә ризалашып.
Күзләрен тутырып, егеткә карады. Йомшак кына тамак кырып алды. Битенә
алсулык йөгерде. Җырлады:
Тал чыбыктай нечкә була
Кыз баланың билләре;
Кыз бала ничек кайгырмас,
Кала туган илләре.
Күкрәген тибрәтеп, авыр сулады: «И минем бәхетсез башкаем!» җырын
дәвам итте:
Ир бала сикереп менә
Атның иярләренә;
Кыз бала тугач ук ята
Хәсрәт мендәрләренә.
Карашын түшәмгә терәп иңрәде: «И, кайгы-хәсрәт күрергә генә туган
бала икәнмен!» – Әллә чын күңелдән әйтә бу сүзләрне, әллә кылана?
Кыланса, коеп куйган артист! Юк, артист та бу кадәр булдыра алмас.
Сандугачның, мескенкәйнең,
Булмый аның тәхете;
Кыз баланың, бичараның,
Булмый аның бәхете.
Киртәсенә керде, болай булгач! Ярый. Егет сүзен кыска тотты: «Табын
әзерлә. Мин Камил хәзрәткә шалтыратып алыйм. Күршеләргә дә хәбәр
итми булмас». Шалтыратты. Ике сүз әйтте: «Хәзрәт, көтәбез». Күршеләргә
бер сүз: «Керегез!»
Шул хәбәрне генә көтеп торганнар диярсең, күршеләр кереп тә җиттеләр.
И гаҗәпләнделәр бу эшкә, и хәйран калдылар! Аеруча Гөлгенәнең уш-
акыллары китте: «Ходаем! Ничек алай булды соң?! И, башсызлыгы бу
Гаязның! Бер дә андый акылсызлык эшләр дип уйламаган идек!» – дип,
шаклар катты. Үзенең кулында мичтән яңа чыккан бәлеш. Яулыгына кадәр
онытмаган. «Хәзрәт алдында яланбаш йөрмәссең!» – дип бәйләтеп үк
куйды. Гаҗәпләнсәң, гел гаҗәпләнеп яшәрлек бу дөнья!
Үз вакытын белеп кенә, Камил хәзрәт килеп җитте.
Бармак бәйләнгән, башта – чалма, өстә – яхшы чапан, күзләр нур чәчә,
тавышы кырыс... Һай, кырыс!.. Сорауны кабыргасы белән куя: «Бу ни хәл?!
Бу нинди тәртипсезлек?!» – ди. Һәммәсен сискәндереп, кулындагы таягы
тукылдап ала.
Гаяз эндәшми. Баш түбән иелгән. Ничек иелмәсен – гаепле! Кыз, битен
яулык чите белән каплап, гөлбәчкә үк кереп поскан. Ничек посмасын – оят!
Яшьләр өчен Илдус җавап тота. Тавышы ифрат итагатьле; чыраена
баксаң, Ходайның бер тәкъва бәндәсе инде менәтрәк, тәкъва бәндәсе...
– Яшьләр бит, хәзрәт. Ялгышканнардыр... Инде нишләмәк кирәк? Никах
укымассыз микән дигән өметтә калабыз, – ди. 

– Илдә булмаган хәл! – Һәммәсен сискәндереп, янә таяк тукылдый.
– Нишләп булмасын, хәзрәт, – дип, йомшак кына каршы төшә Гаязның
күршесе. – 1913 елны Сәйфетдин атлы егет Зәкәрия бай кызы Бибигөлне
урлый. Нуретдин хәзрәт яшьләргә никах укый.
– Каян беләсең син ул вакыйганы? – дип гаҗәпләнә хәзрәт.
– Тарих укытучысы Кәбир абый сөйләгәние. Шул истә калган.
– Кәбир абыеңа мин сөйләдем. Миңа кадәр имамлык иткән муллалар
авылда булган кызыклы вә гыйбрәтле хәлләрне мәчет кенәгәсенә теркәп
барганнар, рәхмәт төшкерләре!
– Менә күрдегезме, хәзрәт! – дип, тыйнак кына тантана итә Илдус күрше.
– Бу гамәле өчен Гарифҗан ахун Нуретдин хәзрәткә каты шелтә
белдергән. Чак указсыз калмаган Нуретдин хәзрәт!
– Ошбу вакыйгадан соң инде бер гасыр вакыт узган. Йөз елга бер
кыз урлап тормасак, йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне онытып
бетермәбезме, хәзрәт? – ди Илдус күрше, мәсьәләнең кендегенә төшеп.
– Онытабыз! – диде кыз карагы, сүз әйтергә җай чыгуына сөенеп.
– Син тик кенә утыр! – дип, кисәтү ясады күршесе.
– Ат дагалаганда, бака ботын кыстыра! – диде хәзрәт тә, «гаепле»нең
җитди әңгәмәгә кысылып утыруын өнәмичә.
– Киләчәктә йолаларсыз, гореф-гадәтләрсез калмабызмы, хәзрәт? – ди
Илдус күршесе, «һөҗүм»не алтабан җәелдерү максатыннан оператив
киңлеккә чыгып.
– Минемчә, бу – тәртипсезлек. Шәригать тә кыз урлауны хупламый. –
Камил хәзрәтнең үз фикере.
– Ай-һай, хәзрәт! Тәртипсезлек кысаларына гына сыеп бетәр микән бу
гамәл? – дип, шиген белдерә Илдус күрше.
Сүзсез калалар. Ир-атлар – тирән уйда, хатын-кызлар табын әзерли.
Ниһаять, Камил хәзрәт телгә килә:
– Яшьләрне әйтәм... Гаепләрен таныйлармы соң?
– Таныйлар, хәзрәт. Бик таныйлар! Бүтән гомергә дә алай эшләмәбез,
диләр! – дип, чак кына ашыгыбрак җавап бирде Илдус күршесе.
– Йә, утырышыгыз! – диде хәзрәт, анык бер карарга килеп.
Никах Күкләрдә языла, диләр. Күкләрдә языла да, Аллаһы Тәгалә үзе
шартлатып мөһерен суга, имеш. Бик мөмкин.
Камил хәзрәт никах укыды. Күңелнең иң нечкә кыллары тибрәнде.
Язмышлар бәйләнде. Ике йөрәк бер ритмда типте...
Мин фәкыйрегезгә дә, яшьләргә бәхет теләп, каләмемне алып куяр чак
җитте.

Эпилог

Без Җир шары дип аталган гаҗәеп корабта Галәм буйлап сәяхәт итәбез...
«Төн вә көндез Ул йөрәдер: юл бара ят ил карап» дип язган Шагыйрь.
«Кайсы юллар, Нинди упкын Тарта безне җан сорап?!» дип кисәткән... Әнә
шул сәяхәттә упкыннарны урап узып, җаннарыбызны имгәтмичә саклап
кала алсак иде!
Ул корабта татар авылы Таллыяр да бар. Үзгәрәк халык яши монда. Юк кына вакыйганы да күпертебрәк, чәчәкләп-чуклап (кайчак чама
хисен онытып җибәрүләре дә мөмкин), уен-көлкене дә читкә тибәрмичә,
ашыкмый гына, үтә дә тәмләп сөйләргә яраталар. Күзгә карап, кырыс
хакыйкатьне дә әйтә беләләр.
Без дә әнә шул матур традициядән читтә калмаска тырыштык. Ни
галәмәт килеп чыккандыр, анысы укучы хөкемендә.
Сезне, мөгаен, табадан әле генә төшкән яңалыклар кызыксындырадыр?..
Кыскача мәгълүмат биреп үтим.
Каторжан Гаязның кыз урлавы вәйран башларны хәйранга калдырды
дисәм, чынбарлыктан шактый ук еракта торуыбыз ачыкланыр. Каторжан
Гаязның кыз урлавы авыл кешеләренә аяз көндә яшен суккандай тәэсир
итте дип язып куйсам, чамадан чыгу булмасмы? Билгеле булганча,
хакыйкать – урталыкта.
Беренче көнне авыл эндәшмәде. Ми күзәнәкләре әле бу мәгълүматны
үзләштерә иде. Икенче көнне... И, сөйләделәр! И, әби-чәби рәхәтләнде!
Әле һаман тынычланып бетә алганнары юк. Ходай сәламәтлектән аермасын
үзләрен.
Участковый Җәмил бик каты кайгыра дип сөйләделәр. Гармунында
уйный да җырлый, ди... Тыңлаган кеше күз яшенә манчылып елый, ди... Бер
савыт ачы балын күтәреп, Илдус «кайгы уртаклашырга» барган. Шуннан
соң гына Җәмил азмы-күпме тынычлана төшкән, имеш.
Гөлгенә көнләшә башлаган: Илдусның маңгаенда Кукмара табасы
эзе. Усал телләр ирнең клуб алдында Гөлназ белән сөйләшеп торуын
җиткергәннәр. Менә бит ул ничек... Илдусның авызы барыбер ерык. Ничек
сөенмәсен – биясе колынлаган!
Фәгыйлә Моратовна төнне йокысыз уздырган. Сәбәбе җитди: теге
йомылган «эш»не яңабаштан кузгатмакчылар...
Назиф Сибгатович яшь гаиләгә «Зингер» тегү машинасы бүләк иткән.
Кызыксынучыларга: «Тиздән белерсез!» – дип җавап биргән. Соңгы
вакытта үзен гел язу өстәле артында күрәләр. Хәерлегә булсын!
Сабырлыгыгызны сынап, иң мөһим яңалыгымны азакка калдырдым.
Сүзебез яшь гаиләгә кагыла... Бүгенгесе көндә Фәйрүзә – үзмәшгуль. Ул
пешергән бавырсак, чәк-чәк, пирог, тортларны бик теләп алалар. Киләчәккә
планнары зурдан. Уңышлар телик!
Хәзрәтнең юраганы юш килде: ел тулар-тулмас бәхетле хатын ир бала
тапты. Сабыйга Нургали дип исем куштылар.
Җир шары Кояш тирәли янә бер әйләнде – Нургали атлы малай
ишегалды чирәмендә тәүге адымнарын атлады. Егылды. Кычкырып елады.
«Балакаем!» – диде әнисе, өзелеп. «Тор, улым! Елап яту егет кеше эше
түгел!» – диде әтисе.
Малай торды. Башын күтәреп, зәңгәр күккә карады. Сөенеп елмайды.
Күзләр генә тимәсен, янә китте!
Атла, олан!
Хуҗа булып атла.
Бу – синең туган җирең!

 

 «КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев