Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Озакка китте партизаннарның урманда ятуы. Баштагы планнар буенча ике атнага гына дип башланган иде бит, инде ай, Яңа ел да үтте. Салкыны да, ашарга аз булуы да акрын гына сиздерә башлады.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

51
– Нәрсә, языламы халык безнең полкка?
Канәгатьлектән кулларын уа-уа, көн саен бер үк сорауны бирә Степан
Савелийга. Тегесе дә хәйләкәр, булган халык санын арттырып, көн саен
бер-ике кешене өсти. Булганы утыздан чак кына өстә, тик икесе дә илледән
артык дип сөйлиләр.
– Язылалар, Степан Акинфиевич, ничек кенә әле! Озакламый безгә
каршы чыкканнарның бугазларын ертабыз! – Савка, ояты качкан күзләре
белән ашардай булып, Степанга карый.
Кай арада эчеп тә алган? Күз алдында бозылып бара бит малай.
Тугач та, әнисез калып, яшьли әтисезлекнең ни икәнен татыган малай
агасы Семёнда үсте. Дөньяның иң күңелсез мәлләрен кичерде Савка:
Семённың батраклары урынына авыр капчыклар ташыды, йомышка йөгерүче
малай хезмәтен дә үтәде, өй җыештыру, мал карау да аның өстендә булды.
Әгәр Савкадан балачактан нәрсә хәтерлисең дип сорасалар, җавабы бер
булыр иде: ул да булса, тукмалу, кыйнау, җәберләүләр. Кыйналу барысыннан
да эләкте: тегермәнченең үзеннән бер дә юкка, аның хатыныннан Семённың
кайда икәнлеген әйтмәгән өчен, аның сөяркәләреннән Семён аларның
кайсысына ешрак барып йөргәнен сөйләмәгән өчен, аның эшләргә теләмәүче
эшчеләреннән алар эшен башкармаган өчен, авыл мужикларыннан бакча
талаган өчен... Шул заманнарда аңлады ул бер хакыйкатьне – бары көч
көчне ега, бары көчле кеше дөнья тота. Көчле булсаң, җиңү синең якта,
көчсез булсаң, барысына да башыңны иясең. Яшьләрен йота-йота түзде,
аны җәберләгәннәрнең барысын да каргый-каргый, нинди генә эш эшләмәде
Савка. Тик күңеленең, йөрәгенең түрендә, эч-бавырының иң төбендә
кешеләргә булган ачу катыш нәфрәт, авыр, ямьсез балачак еллары өчен үч
тойгысы җыелып килде, артты, үсте.
Бу хәлләр Савелий унҗиде яшькә җитәрәк кенә үзгәрә башлады. Үзенең
балалары булмаячагын аңлаган картаеп баручы Семён байлыкны кемгә
калдырырга дигән сораудан курка башлады. Балалары юк, хатынына
ышаныч юк, туганнарына эшне дәвам итәрләр дигән өмет юк. Семён үзе
дә бит бик түбәннән күтәрелә алган кеше, аның артында ярдәм итүчеләр
тормады, ә ярдан этүчеләр генә булды. Аның исеме тарихка кереп калды:
Казанлылар аның тегермәнен «Чимон тегермәне», ә тегермән янындагы
тау башын «Чимон тау башы» дип атыйлар. Савкада аның нәселенең каны
йөри. Нык кына эчкән чагында, берчак ул күз яшьләрен зур йодрыклары
белән сөртә-сөртә, Савкага бу карарын җиткерде. Савка ни эшләргә кирәген
яхшы аңлады, ул, Семённың аягына егылып, «әти» дип елап җибәрде.

Бу көннән соң Савка шунда ук күпләр өчен Савелий Семёновичка
әйләнде. Әле кичә генә аңа кул күтәргән авыл мужиклары аның алдында
бүрек сала, аның белән ялагайланып-юмакайланып сөйләшә башладылар.
Балачактан эшләргә өйрәнгән кеше буларак, ул бер эштән дә курыкмый,
башкалар белән беррәттән эшли, эшнең рәтен-чиратын белгәч, аны алдап
булмый. Табигатьтән бирелгән акылын Савелий Семёнга ярдәм итүгә
юнәлтте: тегермән эшенә яңа ысуллар кертеп җибәрде, бина эчендә бәләкәй
генә ремонт ясап, андагы эшне җайга салды. Авылныкылар тегермәнгә яңа
хуҗа гына түгел, акыллы хуҗа килгәнен күрделәр. Семён, Савкада үзендә
булмаган тагын бер сыйфатны күреп, куркуга калды – бу аның чиктән ашкан
кансызлыгы булды. Беркемне дә жәлләмәү, әгәр кирәге чыкса, Семённың
үзенә табан борылачагын көт тә тор.
Үз сәгате-минуты килеп җитте Савкага: матур итеп киенә башлады,
йөрешенә ниндидер бер дәрәҗәлелек керде. Ул авылның бар кешесенә дә
якын, ул теләгәнен эшли, ашый, эчә, аның ялгышлары гафу ителә, аңа бөтен
нәрсә дә рөхсәт. Егетләр аның артыннан көтү кебек ияреп йөриләр, кызлар
аңардан курка, тик шул ук вакытта аның күзләреннән, алтын чәченнән,
юка кызыл иреннәреннән күз дә ала алмыйлар. Бары бер кыз – Нина аның
белән сөйләшми, аны якын китерми, санга сукмый. Әллә ачудан, әллә
башка ниндидер тойгыдан, Савка кызны кулга эләктерүне үзенә максат
итеп куйды. Калганын Ходай үзе генә белә, күз күрер.
Шуңа да Степанның тәкъдименә ике куллап риза булды, тәкъдим аңа бу
өйнең ишекләрен киң итеп ача иде. Чынлап әйткәндә, аңа сугыш кирәкми
дә, мылтык күтәреп, сугышта йөрергә уе юк. Авылда аңа бар да ошый,
бар да аның кул астында. Бертуктамый эчүенә караганда, озак калмаган
Семёнга. Менә шул чакта ул барысын да үз кулына ала, менә шунда ул
авылның гына түгел, төбәкнең иң хәлле кешеләренең берсенә әйләнә, менә
шул чакта бик күп кешеләрнең тешен сындырачак әле ул.
Тик Нина хакына ул барысына да түзәргә әзер. Бары аның өчен Степан
белән бик ихтирамлы булып сөйләшә, адым саен киңәш сорый, үзенең
фикерен әйтә. Белә ул, телиме, теләмиме, Степанның Салих белән очрашасы
бар, бу очрашу аны бик кыен хәлгә куя, аның белән сөйләшкәндә, Степан
барыбер Савканы да чакырачак. Ә Салих турында биргән сораулары
Степанны ниндидер бер эчке киеренкелектә тота, аның шундый халәттә
булуы Савканың күңелен күтәрә. Һәм бу сорауны ул көн саен бирми калмый:
– Степан Акинфиевич, Салихны ничек каршылыйбыз соң?
Степанның йөзе караңгыланып китә, кашлары җыерыла. Килми,
очрашасы килми кичәге дошманы белән.
– Ничек, ничек... Каршыларбыз әле берәр ничек!
Савелий сүзне читкә бора:
– Ә нигә син иртән сакчыларны өйләренә кайтарып җибәрдең? Миңа
синең арттан тикшереп йөрергәме инде?
– Нәрсә булсын инде иртән? Хәвефле чак түгел лә? Безнең кешеләр
күбрәк. Шуннан, Ильяс старшина безгә һөҗүм итү турында түгел, үзен
саклап калу турында уйлыйдыр.
Савка аптыраудан алтын йөгертелгән кебек сары кашларын югары
күтәрде. Әйе, Степан нинди генә акыллы булмасын, бу эшләрдә берни
аңламый. Авыр булачак аның белән, авыр! Бөтен ышаныч Дедухинда. – Юк, Степан Акинфиевич, син ни әйтсәң дә, мин сакны йомшарту белән
риза түгел. Без нәрсә, отряд җыябызмы, әллә уен уйныйбызмы? Торсыннар
сакта, өлешләренә төшкән көмешләре бит. Шуннан, килгәннәрне язуны
туктарырга кушкансың. Монысы нигә инде? Исемлек кирәк! Тагын бер
нәрсә: Салихны каршы алырга әзерләнергә кирәк! Ул бит офицер!
Савка бер нәрсәне бик яхшы аңлады – монда да ул беренче, монда да ул
өскә чыга. Ә бу кешеләр акрын гына аның кулына килеп керәләр. Кызык
та, кызыктыра торган да, кызыксындырырлык та бу яңа вазифа!

52
Озакка китте партизаннарның урманда ятуы. Баштагы планнар буенча
ике атнага гына дип башланган иде бит, инде ай, Яңа ел да үтте. Салкыны
да, ашарга аз булуы да акрын гына сиздерә башлады. Ашарга булмавыннан
бик җиңел чыгу юлын таптылар. Урыс граны тирәсендә авылдан чыгып
качкан Сәләхетдин байның алынмый яткан бәрәңгесенең бер өлеше калган
икән – шуны тиз генә казып алдылар. Шулай итеп яшәрлек бәрәңге булды.
Китәргә соңга калган үрдәкләрне атып алу, балык тотарга төрле ау кую,
урман җәнлекләренә ауга чыгу да әллә ни авыр түгел иде гомер буе сунарда
йөргән кешеләргә.
Ниһаять, кар да ява башлады. Башта вак кына кар бөртекләре һавада
әйләнде, соңыннан инде алар, бергә җыелып, ябалак карга әверелделәр.
Бар дөнья ап-ак карга чумды. Кая карама – кар. Кар бөртекләре һавада йөзә,
биегән шикелле урала, әйләнә, керфекләргә куна, йомшак кына, тып-тын
гына җиргә түшәлә, агачларга куна.
Озын-озак яңгырларсыз, җанга тия торган пычраксыз гына кыш килде.
Яуган кар авырлыгын күтәрә алмыйча, агачлардан ашыкмый гына яфраклар
коела, картлар моңа карап баш чайкый. Бар шундый күзәтүләр: әгәр яфрак
коелу өстән башланса – картлар китә, астан булса – яшьләр кырыла, агач
уртасы ялангачланса – урта яшьтәгеләр чираты. Быел исә, агачлар бөтен
кәүсәсе буйлап яфраксыз кала, димәк, кешеләрне йотучы сугышның очы-
кырые юктыр, ахры...
Лагерьда Ильяс кызыл отрядны эзләтеп җибәргән разведчикларның
кайтуын көтәләр. Бишенче көн үтеп бара – бер хәбәр дә юк. Аның каравы,
авылдан килүчеләрдә бары тик начар хәбәрләр. Салих тузына, кешеләрне
адым саен җәберли, сак астына ала, авылларны талап җыйган малны
Чернушка ягына озата.
Яшәү шартларын караштырырга туры килде. Томафи карт өенә өстәмә
сәндерәләр эшләделәр, ишегалдындагы салкын бүлмәне җылытып, анда да
йокларга урыннар булдырдылар. Землянкаларда да урыннар саны артты.
Ауган агачларның кипкән, җиңеләйгән кәүсәләреннән, Томафи өенә терәп,
җылытылган бүлмә өстәделәр. Менә шулай тормыш җайлана килә. Тик
бернигә карамыйча, сугыш һөнәрен өйрәнү дәвам итте.
Җанлылыкны, шаянлыкны югалтмаган халык кичләрен Томафи
өенең алдында җыела, беркемнән курыкмыйча учак ягалар, төрле хәлләр
сөйлиләр, бер-берсеннән усаллашмый гына шаярып көләләр, көлү иң яше
булган Әхтәмгә эләгә мондый чакта. Егет буйга үсеп китте, битен йомшак
кына сакал бөртекләре каплый башлады. Шаяруга һәвәс булган олылар
шунда ук аңа ниләр эшләргә киңәш бирәләр. Әхтәмнең беренче алдануы «тастымал белән кырыну» булды. Кемдер аңа тастымал белән озак итеп
битне ышкысаң, сакал юкка чыга дип өйрәтте. Икенче көнне иртән бар
да Әхтәмнең кып-кызыл битен кычкырып көлү белән каршы алдылар.
Шуннан картлар аны тәмәке тартырга өйрәттеләр. Махорканы баштан ук
тарта алмады Әхтәм. Шуннан аңа мүк төреп тартырга киңәш бирделәр.
Монысы инде бик тиз алга китте, төтенне эчкә суырып тарта, шуннан мүккә
махорканы да куша башлады. Бу эшләрдә катнашмаган Галләм шаяруның
тирәнгә кереп барганын сизде дә кордашларына үпкәсен белдерде. Картлар
да үзләренең ялгышын аңладылар:
– Ялгыштык, кордашлар. Начар гадәткә өйрәтәбез малайны, алай
ярамый.
– Ялгыш кына, ди, гөнаһ бу! Әйдәгез, тәмәкене ташлату турында уйлыйк.
Киңәшләр аз булмады, берсенә тукталдылар: махоркага аз гына дары
кушарга. Кичкә табан, инде җиргә караңгылык төшеп килгәндә, кемдер
Әхтәмгә ыспай итеп төрелгән тәмәке сузды. Әхтәм күмерләнгән чыбыктан
тәмәкене оста итеп кабызды, тәҗрибәле кеше кебек аны бирүчегә кисәтү ясады:
– Юеш бит махоркаң! Болай булмасын өчен аны бүректә тотарга
кирәк! – Һәм тагын тәмәкене авызына якынайтты. Шунда тәмәкедән чыккан
чыжылдау, ялтырау, дары янган ут җылылыгы аны урыныннан сикереп
торырга мәҗбүр итте.
Моны күргәннәр көлүдән егылып киттеләр.
– Сез... сез нәрсә эшләдегез әле?
Көлүчеләрнең ишеткәннәре генә ишетте моны. Әхтәм, көйгән
керфекләрен челт-челт йомып, янган кашларын уйнатып, аларның көлүен
туктатырга маташты.
– Син тартуны ташласын өчен. Элек безне шулай туктаталар иде. Менә
нәрсә эшләдек без!
Ачуыннан нишләргә белмәде Әхтәм. Яшьләрен йота-йота, җыелганнарга
карап кычкырды:
– Ә мин хәзер сезгә үч итеп тартачакмын! Аңладыгызмы?
Туктата алмадылар картлар Әхтәмне. Тәмәке әзерләп кабызыр алдыннан
ул аны учыннан учына сала, бик ныклап, зур игътибар белән карап,
туракланган тәмәке үләнен бармаклары белән барлап чыга, исни, тикшерә
инде үзенчә.
Барып чыкмады картларның тәрбия эше.
Ильясның башыннан борчулы уйлар китми – Әхтәмнең чыгып китүенә
икенче көн узып бара. Көн кичкә авышты, ә егет һаман юк. Читтән
караганда, бернинди дә шик кузгата торган түгел Әхтәм, андыйлар авыллар
арасында күп йөри. Менә инде үзе генә кирәкмәгән эшкә тыгылмаса...
Учак җылысын, җылы сүз эзләп, халык тагын җыелды Томафи өе
кырына. Ялан буйлап төтен тарала, учакта урман чәе кайнап чыгып һавага
пар очыра, йөзләрдә утның биегәне чагыла. Һәр көндәге кебек, бүген дә
Галләм халыкны үзенә караткан.
– Көз матур килде ул елны, быелгы кебек. Әйе, көз. Игенне җыештырып
ята идек. Сәриягә ике яшь иде. Алдылар да киттеләр сугышка. Тик барып
җитмәдек, Хабаровта туктадык. Полк зур, ике меңләп кеше, әллә өч атна
тордык, беркая кузгатмыйлар, безгә бу хәтта ошый, нигә дип әле сугышка
ашыгырга? Тик көн буе штык белән карачкыны тишәбез «Коли!» дигән командага, «айт-двасын» әйтәсе юк, анысы да көн буе. Полкта барыбыз да
олылар, резервистлар дип йөрттеләр, армиянең нәрсә икәнен яхшы беләбез.
Күрше полкны сугышка җибәрделәр: ни беләндер канәгать булмый плацка
чыкмаганнар, патшага каршы язулар тапканнар. Язуларда сугыш турында
дөреслек, командирларны тыңламаска өндәү булган, – революционерлар
эше инде бу. Безне тезеп аңлаттылар. Резервта яту ошамас, иртәгә үк
сугышка. Ысматри-матри! Без, олылар, бер уйда: сугышка барганчы, монда
тыныч кына ятарга кирәк, резервистлар бит! Командир шәп кеше иде
безнең, төрекләр белән сугышкан, орден тагарга күкрәгендә урын җитми!
Зур кеше! Ә тавышы! Хәрби форма ничек килешә иде аңа! «Отцы! Братцы!
Герои!» дип кенә сөйләшә безнең белән. Ысматри-матри син!
Галләм читтә яткан ботакларны учакка тартып куйды.
– Без ни, тагын да әйбәтрәк итеп хезмәт итә башладык. Шәһәрдә торгач,
тәртип саклауны безнең өскә салдылар, заводларга йөрибез. Эш ташлап,
урамга чыкканнарны куып таратабыз.
– Кешеләргә дә аттыгызмы? – Монысы инде әтисе белән партизаннарга
кушылган Фәтхинең улы соравы.
– Аттык, улым, аттык. Мин өскә аттым атуын, тик төрле кеше бар
бит. – Галләм, аягүрә басып, аякларын яздырды да кабаттан утырды. Бу
хәлләрне искә төшерү җиңел түгелдер, ахры, бераз тын торды. – Берзаман
бездә дә бер агитатор килеп чыкты. Акрын гына үзенекен сөйли, патшаны,
хөкүмәтне сүгә, язу тарата. Укып карагач, котлар очты. Ысматри-матри,
анда язылганны әйткән өчен генә дә тотып атарлык! Бездән дә олыраклар
бу кешене командирларга тотып бирергә карар кылдылар. Безгә матур гына
хезмәт итегез, сугыш бетә, өегезгә кайтып китәрсез дип әйттеләр.
Галләм ютәлли башлады, чәй кабып, бераз тын алды да сүзен дәвам итте.
– Шулай! Унбиш ел кыш саен ютәлләтә. Ух, салкын булды кышы шунда.
Бераз йөргәч тә, аяк бармаклары туңа, кул бармакларын бөгеп тә булмый иде.
– Шуннан ни булды, Галләм бабай?
Фәтхи, улына карап, башы белән учакка ымлады.
– Күп сөйлисең. Әнә, утын ташла. – Улының акрын гына күтәрелүен
күреп, ризасызлык белдерде. – Синең яшьтә кушканны йөгереп эшләргә
кирәк!
– Тиргәмә баланы, Фәтхинур. Ысматри-матри, салкын, юньләп
йокламаган. – Галләм тагын үзенең сөйләгән юлына кайтты. – Менә
шулай язга тиклем хезмәт иттек. Сугыш бик авыр бара, безнекеләр бер дә
алга бара алмыйлар. Безне дә сугышка кертергә әзерлиләр, күренеп тора.
Командир бер көн иртән барыбызны да тезде дә бик матур хәбәр әйтте.
Әйбәт хезмәт итәсез, мин сезне, ди, бүләкләргә булдым. Бүләк – бер кешене
кайтарып җибәрәм, ди бу. Ысматри-матри! Үпкәләмәслек булсын өчен
жирәбә салыгыз, ди. Без шатланабыз, өметсез гына шайтан бит! Кем белә,
бәлки, кайтып та китәрбез? Исемлекне бирделәр аңа, карап та тормый,
төртте бу бер исемгә. Карадылар, үзләре көләләр. Ну, бәхетле кеше, чык,
ди, тезелгәннәрнең алдына.
Фәтхинең улы тагын түзмәде, Галләмне бүлдерде:
– Син идеңме инде ул бәхетле кеше, бабай?
– Тик үзе суза! «Әйдә, чык, строй алдына!» – ди бу миңа.
Тып-тын гына тыңлап утыручылар арасыннан гөж итеп тавыш үтеп китте.

– Егылып китә яздык шунда. Барыбызның да күз яшьләре ага, сүз
әйтерлек түгел. Командир әйтә, бар, кайт, ди, Галлямка, син әйбәт солдат
булдың. Яз, чәчү җитте, сине кыр эшләре көтә, ди.
– Кайтып киттеңме шулай, бабай?
– Киттем, ысматри-матри! Өч айдан, сугыш бетте. Тик безнең өчен
хурлык булды инде ул сугыш.
* * *
Танып ягыннан чатырдап агач сынган, нидер чупылдап суга төшкән
тавыш ишетелде. Дозорлар иң беренче барып җиттеләр яр буена.
– Кем бар анда?
– Мин, мин бу, Әхтәм!
Яр астына сикерделәр. Кемдер елга аркылы яткан агач буйлап үрмәләде.
– Акрын, миндә бар...
– Нәрсә бар? Бир кулыңны!
– Юк, минем кулда капчык бар.
– Бир, алайса, капчыгыңны!
Әхтәм чак тартып чыгарды капчыгын судан. Үзен тартып алгач, берәү
шунда ук аны ашыктырды:
– Йөгер, йөгер учак янына!
– Саграк булыгыз, вата күрмәгез!
– Күп сөйләнмә, йөгер!
Юеш киемле Әхтәмнең нидер сөйләргә тырышканын күреп, Ильяс
кулын гына селтәде, учакка күбрәк ягарга, җылы киемнәр алып килергә
кушты. Җылы кием, кайнар чәй үзенекен итте, Әхтәм җылына башлады.
Партизаннар учак яныннан китми, көлешәләр, Әхтәмне жәллиләр.
– Жәл, катырак берни дә юк. Тиз терелтер иде малайны!..
– Әхтәм, ә син нәрсә алып кайттың? – Фәтхи баядан бирле манара кебек
калкып утырган капчыкка карый, аны утка табан тартып чишеп җибәрде.
– Егетләр! Монда... монда бит!
Фәтхинең тавышы югалды бу байлыкны күреп: чирекле савыт, аның
янында бәләкәйрәге. Фәтхи, тагын нидер көтеп, кулын капчыкка тыкты
һәм бер көнбагыш тартып чыгарды. Көлке тантанасы ачылды бугай – бар
да Әхтәмне мактый, бар да берсен-берсе тыңламый, нидер сөйли, көлә.
– Афәрин, Әхтәм! Шәп нәрсә алып кайткансың!
– Сөйлә, кайдан, ничек алдың? Сорап алдыңмы, әллә урлапмы?
Бары бер Ильяс кына җитди калды, Әхтәмнең бар курыкканы аның
сорауларына җавап бирү иде.
– Сөйлә, кайдан бу күчтәнәч?
– Мин күрше авылга...
– Анда керергә сиңа рөхсәт бар идеме?
Әхтәм башын иде.
– Ярар инде, Ильяс! Бу бәйрәм хакына кичер малайның гаебен!
– Ярар, иртәгә карап карарбыз! Гаеп зур. Таныштыр батырлыгың белән.
Әхтәмнең борыны бөтенләй төшеп китте.
– Авылга мин урман ягыннан кердем. Беркем дә күрмәде. Бер өйдә
туй бара. Эчәләр, җырлыйлар. Якынрак килгәч, бер хатынның мунчадан
шешәләр тотып өйгә кергәнен күрдем. Мин…

Шартлау тавышыннан ныграк ишетелде көлүнең яңа өлеше.
– Мунчага кердеңме? Кит! Әгәр тагын берәрсе булса?
– Юк, бер кеше дә юк иде. Анда шешәләр! Бер капчык табып алып, тиз
генә салдым икене. Шул чакта мунчага бер ир белән хатын килеп керделәр.
Бу юлы инде Ильяс та чыдый алмады. Күптән өй җылысы күрмәгән
партизаннар кычкырып көләләр, күз яшьләрен сөртәләр, җирдә тәгәриләр, хәтта
ишетмәгәннәр дә, берни аңламасалар да, көлә башладылар. Ниндидер гомум
халәт барысын да үз эченә алды. Ару-талу, күңелдә тупланган башкаларга,
үзләренә булган, елга буендагы хәлләргә ачу, салкынга, ачлыкка, тагын әллә
нәрсәләргә булган ачу төтен кебек өскә күтәрелә, юкка чыга. Аның урынына
бүген барысына да кирәк булган җиңеллек, эшләгән эшләренә, үзләренә
ышаныч туа, үсә, бу ышаныч алда барысы да әйбәт булачагына өмет бирә.
Әхтәм генә бу олы һәм җитди кешеләрнең көлү сәбәбен аңлый алмый,
булган чын хәлләрне дөрес итеп сөйләп биргән сүзләрдә ул бернинди дә
көләрлек сәбәп күрми иде. Барысын да аңламаса да, үзенең уналтыдан
югары яшьлек тәҗрибәсеннән чыгып, ул нидән көлгәннәрен аңламаслык
түгел, тик нигә бүген алар андый хәлләрне искә алалар? Әгәр үзләре шушы
хәлдә калсалар, ни эшләрләр иде икән? Кычыткан арасында чак яшеренеп
калды бит ул! Сөйләмәскә кирәк булгандыр боларын, сөйләмәскә! Кайчакта
аңа бияләй булган авызларын җыя алмаган бу кешеләр килеп чыккан
хәлләрдән түгел, ә шушы хәлгә тарыган Әхтәмнең үзеннән көләләр кебек
иде. Азрак җылына төшкәч, бүген урманда чыгу юлын эзләп йөргәненә,
куак астында куркып утырганына үкенеч үтте, ул инде олыларга да үпкәли
алмый иде. Ә бүген булган бу хәл әле бик озак кешеләрнең күңелен
күтәрәчәген ул яхшы аңлый.
Озак итеп көлгән кешеләргә атлар күзләренең бәбәген агартып аптырап
карыйлар, берни аңламый, башларын селкетәләр.
– Син кайда качып яттың инде?
– Нәрсә эшләделәр инде алар?
– Син карап яттыңмы?
Әхтәм чынлап торып ачуланып кычкырганын сизми дә калды:
– Бернәрсә дә эшләмәделәр алар! Шешәләрне алдылар да өйгә кереп
киттеләр!
Әхтәм, яклау эзләп, Ильяска карады:
– Бернәрсә дә булмады, Ильяс абый! – Инде күптән тамарга әзер булган
күз яшьләре атылып килеп тә чыктылар. – Бернәрсә дә булмады бит!
Ильяс, шинеленең җиңе белән күзен сөртеп, барысын да туктатты.
– Ярар, Таныпта коенганнан соң алып кайткан көмешкәңне ярты стакан
эчеп җибәрәсең дә, значитца, йокларга! Эзтабар!
Тик аның соңгы сүзен тагын дөрес аңламадылар, бусы инде көлүгә
тагын бер сәбәп булды.
– Эзтабар! Мунчада...
– Булды, җитте. Сал тизрәк! Алла сакласын, егетне чирләтербез иртәгә!
Бик зур авырлык белән эчте Әхтәм тәмсез көмешкәне. Зәңгәр күзләрен
зур ачып, янган керфекләрен челт-челт йомып, бик озак салкын урман
һавасы белән тын алды.
– Бәләкәен тигез итеп бүлегез. Берсе калсын, яра-фәләнгә сөртергә. –
Монысы Әхтәм ишеткән һәм аңлаган сүзләрнең соңгысы иде.

– Бернәрсә дә булмады бит! – дип кабатлады ул, елмаю чаткылары
эленгән йөзләрне урап үтеп, Ильяска тукталды. Шуннан ул Томафи өенә
кереп, үз урынына сыенды.
Башка берни дә хәтерләмәс булды аның бер көн эчендә вакыйгаларга
бай булган аңы.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев