Логотип Казан Утлары
Шигърият

Саубуллашу

...Тол буена пар аккошлар төшкән, Шул яңартты бүген сагышны.

Тол* буена пар аккошлар төшкән –
Саубуллашыр өчен киткәндә.
Их, талмаса икән канатлары
Ерак юлны очып үткәндә.
Көч бирсәнә кошкайларга, җилем.
Каршы исмә, зинһар, уңай бул.
Туган якны ташлап китүләре
Болай да бит бигрәк авыр ул.
Аерылу бар... Кайту сөенече...
Үзгәртепләр булмый язмышны.
...Тол буена пар аккошлар төшкән,
Шул яңартты бүген сагышны.

Тол-елга исеме

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев