Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Караңгыда берничә мәртәбә егыла язып барып җитте ул яр буена. Ильяс Әхтәм белән яр буенда җиргә казып эшләнгән урынга күчкән иде күптән түгел. Җылысы да бар – кемдер, каршы як таудан ташлар алып чыгып, мич тә чыгарып куйган. Анда кайтып хуш исле чыршы ботакларына башын салу белән ул йокыга талды.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

61
Кичкә таба килеп җитте Томафига Казанлыда булып яткан хәлләр
турында күңелсез хәбәр. Партизаннар һәрбер учак кырында җәзаланган
ике көрәштәшләрен искә алалар, үч алу теләге аларның бармакларын
бер төенгә төенли. Сөйләшүләрнең төбе бер – Яков Константинович һәм
Миронның фаҗигале язмышы. Фаразлар күп.
– Ходай гафу итсен бу сүзләрем өчен. Мирон – сугышчы, партизан, ул
безнең белән. Ә нинди гаебе бар Никоновның?
– Никонов бит ул большевик та түгел! Аның нинди катнашы бар шушы
туган белән туган арасында барган сугышта?
– Нигә суд та юк, башка да юк?
– Икесе дә жәл инде, жәл...
– Никонов авырып ята инде икенче ел, аягына да баса алмый. Аны
ату – бу зур гөнаһ. Аллаһы алдында да, кешеләр алдында да.
Төйнәлә йодрыклар, эшчән куллар матур итеп дошманга берне сыларга
ук-җәя кереше кебек тартыла. Кайчандыр язылып китәргә тиеш бит инде бу
кереш? Беркем дә шул язылу астына эләгергә теләми иде, аһ, теләми иде.
Ильясның отряды үзе дә менә шул керешне хәтерләтә иде бүген.
Караңгы төшүгә, Томафи карт өе алдына бар халыкны җыеп алды Ильяс.
Бик авыр сөйләшү көтә иде кешеләр белән.
– Иптәшләр! Безнең хәлләр, күреп торасыз, җиңелдән түгел. Халык
салкыннан авырый башлады, ачлык та бүген-иртәгә бугаздан алырга тора.
Тагын ике яктан Салих белән Степан кысып алырга әзер. Нәрсә эшли алабыз
да нәрсә эшләргә тиешбез бу очракта? Исән каласы килсә, җиңеп чыгарга
уйласак, менә нәрсә турында уйларга тиешбез.
Ильяс җыелган халыкка күз йөртеп чыкты.
– Әлегә нәрсә бар бездә? Һәр адым саен сизгерлекне югалтабыз. Кичә
өстәмә сакны тикшерергә чыктык. Кайда йөри, ди, ул сак? Күрше удмурт
авылына киткән яртысы. Кайда Катнаш отрядның командиры?
Катнаш дип төрле авылдан җыелган отрядны атыйлар, аннан башка Казанлыдан беренче, икенче, Михайловка отрядлары бар. Ялан уртасыннан
урта яшьләрдәге мыеклы кеше, Ильяс янына килеп, усал итеп ике сүз әйтте:
– Ә нәрсә, гаеплеләр икән, җәзаларга кирәк.
– Әйе, сиңа җиңел генә болай дип әйтү. Безнең турыда уйладыңмы син?
– Айдан артык монда ятабыз.
– Ә нигә үзебез һөҗүм итмибез? Салихның чыкканын көтеп ятабызмы?
Туктатты бу бәхәсне Ильяс.
– Барыбыз да беләбез ачлык, салкын турында. Без моңа әзер идек
түгелме, партизаннар булып китеп барганда?
– Барысына да әзер идек. Тик Томафида кыш чыгарга түгел.
Ильяс чыдамады, тавышын күтәрде.
– Кем әле ул безнең шундый батыр?
Тынычлык урнашты. Бары өстә җил уйнаганы ишетелде, озын төз
чыршылар ыңгырашып атынып алдылар, учактан, көлтә булып, очкыннар
күтәрелеп китте. Куера башлаган караңгыда учактан төшкән кызыллык
Ильясның кырыс йөзен тагын да усалрак итеп күрсәтте.
– Мин, мин әйттем моны. – Кешеләр тавышка борылдылар. Тун төймәләрен
эләктерә-эләктерә, Мостафа карт торып басты. – Мин әйттем. Дөрес түгелме
әллә? Сүз синдә генә түгел, Ильяс. Үзебез гаепле килеп чыккан салкын тиюгә,
ачлыкта да үзебез гаепле. Нигә дип урманга килдек? Берәр күрше авылга гына
китеп булмадымыни? Бәрелеш барыбер булачак, шулай түгелмени, кордашлар?
Халык шаулашып алды. Алар ышанычлы, бер-берсен бар да яхшы белә,
йә туган, йә күрше. Шуңа Ильяс барысын да турыга әйтергә булды.
– Сезгә җиткермәгән бер-ике сүзем бар иде. Без монда тик яту берничә
нәрсә белән бәйләнгән. Сез Салихта көч, корал күбрәк икәнен, Степан
да кеше җыйганын беләсез. Үзебез генә чыгып җиңә алмаячагыбызны
аңлыйсыз. Тимер юл буенда берничә кызыл партизаннар отряды бар. Шулар
белән бәйләнешкә керү өчен мин кешеләр җибәрдем. Бүген-иртәгә алар
кайта. Шул партизаннар белән бер булып чыгабыз тагын бер-ике көннән.
Кемнәр ни эшләячәк, командирларга җиткерермен. Алар кайткач.
Аңлады халык. Шунда ук карар кабул иттеләр: тәртипне көчәйтергә,
дозорны еш алыштырырга, аларны гел тикшереп торырга.
Ильяс учак янында утырып калды. Эрегән кар учакны түгәрәк булып
урап алган, эссе көл, карны учактан тагын да ерагайтып, су юлы ясый.
Китәргә йә бәрелешергә! Әгәр кызыл отряд белән хәбәрләшеп булса,
партизаннар бергә чыгарга әзер.
* * *
Сүнеп баручы учакның көлгә әйләнеп яткан кисәүләре караңгы төнне
яктырта алмасалар да, лагерь буйлап йөргән сакчылар төркеменә билге
булып хезмәт итәләр. Урман эчендә тынлык: кара-яшел чыршыларны
тибрәтүче җил дә юк. Ара-тирә атларның пошкырган ишетелә. Алар
тартылып киткән, атларга ашарга җитми. Кар яумагач, үлән таба алалар
әлегә, имән, каен, юкә яфраклары да ярап куя.
Башта төрле уйлар кайный. Казанлыда Сәлимә, бәби көтүнең соңгы
атналарын үткәрә. Мирон, Яков Константинович өчен үч тойгысы кыза.
Ильяс шинелен киде дә һәр төндәгечә лагерь буйлап китте. Нәрсә эшләргә?
Чигенергәме? Әллә һөҗүм итәргәме? Кайда сез, Шакир белән Митька?

Вакыт тар, вакыт кыса! Сездән җавап булса, болай ук авыр да булмас иде
бер карар кабул итәргә.
Сакчыларның тавышы коры иде:
– Кем килә?
– Үзебезнекеләр!
Караңгыдан ике кеше, Галләм белән Карам чыктылар.
– Ә, Ильяс! Йокламыйсыңмы?
– Юк, бабай. Йокы бөтенләй качты әле.
– Өлешеңә төшкән көмешең, энекәш! Кешеләр белән җитәкчелек итү
җиңелдән түгел!
Ильяс бабайның үзгәреп киткән йөзенә карады. Аның түгәрәк ак сакаллы
битендә учакның ялкыннары биеп ала, хәтта шул арада картның суырылып
киткәне ачык күренә иде. Түзә Галләм карт, түзә. Беренче көннән үк Ильяс
белән, бер адымга да читкә китми, ярдәм кулы һәрчак сузылган.
– Чигенү турында уйламыйсыңдыр бит?
Ильяс, иелеп, учак күмереннән озаклап тәмәке кабызды.
– Юк, Галләм бабай, юк. Сугышып алмыйча, беркая да китмибез.
Казанлыны алардан чистартмый торып тынычланырга урын юк.
Шуннан. Монда килеп урнаштык, бер айдан артык өшеп-туңып ятабыз.
Иптәшләребезне югалтабыз. Кичә генә Яков Константинович Никоновны
һәм Миронны атканнар. Бөтен каршы булган кешеләрне мобилизация
дип сугышка озатканнар. Оят! Отряд бар, корал бар. Иртәгәдән соңга
кузгалабыз. Син ничек уйлыйсың, әгәр бер төркем Чияле тау ягыннан,
Рәхимә ерымына чыгып, атышуны башлый. Ә без, Тукмай сазлыгын чыгып,
аларга аркадан һөҗүм итсәк?
– Булырдай кебек тә ул. Тик сазны чыгу – ай-һай, булырмы икән?
– Сиңа ышанам инде! Син юлны беләсең, анда булганың бар. Эх, Ризван
өйдә булсамы... – Ильяс бер мизгелгә туктап калды. – Әгәр Тукмайны Танып
яры буйлап үтеп, Чана чыгыш аша Көтмәс елгасын кичсәк, аннан Чияле тауга
күтәрелеп, Рәхимә ерымына урнашсак, авыл уч төбендәге кебек була бит.
Галләм баягы сүзләрен кабатлады:
– Матри, ә! Начар түгел, начар түгел! Бу бит бөтенләй яңа юл һөҗүм
өчен! Моңа тиклем аны уйлаган да, караган да булмады. Ә мин алып
чыгармын төркемне, кайгырма!
Урманда тыныч, җил дә юк, бер тавыш та юк. Йоклаганнар йоклый,
кемдер, үзенә генә шәм кабызып, кирәкле эшләрен аткара.
Ильяс Карамга борылды да елмаюын сакал эченә яшереп эндәште:
– Нәрсә, Карам, өйгә, җылыга кайтасы килмиме?
Карам да елмайды.
– Юк! Көтәрләр, беркая да китмәсләр өйдәгеләр. Тик балаларны күрәсе
килә дә ул...
– Күрерсең, күрерсең, Карам. Озак калмады, Алла бирсә!
Шунда аерылды юллары Ильясның сакчылар белән. Күңелдә җиңел
булып калды. Карар инде әзер! Иртәгә төркемнәргә бүлеп, бурычларны
аңлатырга һәм Аллага тапшырырга! Аз, әлбәттә, халык. Тик корал юнәттек,
кешеләр әзер. Салихта да әллә ни күп түгел кеше. Степанның кешеләренә
ышаныч зур түгел, анда сугышыр кеше юк. Төбәктә кем хуҗа икәнен
күрсәтергә кирәк халыкка. Һәм бу хуҗа алар түгел, ә безнекеләр!

Тормышка ашырылачак план күз алдына бербөтен булып килеп басты.
Зур булмаган беренче төркем, Рәхимә ерымына чыгып, акларның башын
бутап, ялган һөҗүм оештыра. Икенче, төп төркем, Үгез чишмә ягыннан
урап үтеп, Казанлыга волость бинасы ягыннан бәреп керә – салкын, сазда
су туңа башлаган. Әгәр кызыл Тауштан партизаннар килеп җитешсә, алар
Чернушка юлы белән Казанлыга керәләр. Бу яктан Салих һөҗүмне көтә,
шуңа аларга каршы пулемёт куелган, окоплар чылбыры ике-өч катлы.
Вакытын билгелисе калды, тик анысын Тауштан киләчәк партизаннар
белән бәйләргә кирәк. Аларсыз авыр булачак, аларсыз чыгу дөрес түгел.
Салих ягында әзерләнгән солдатлар, сугыш алып бару кануннарын һәм
кагыйдәләрен югары дәрәҗәдә белү, аның яклы булган, партизаннарга аяк
чалырга әзер булган бихисап күп куштаннар, Михайловка отряды, коралның
күп булуы, тиз итеп күчеп йөрүче атлы кече төркемнәр, арттан һәрвакыт
этлек ясарга әзер булган Сафа башкисәрләре, алар ягында көннән-көн
салкынаеп барган һава торышы.
Кызганыч, партизаннар ягында болар юк. Димәк, җиңү – батырлыкта,
Салихныкыннан үзгә булган план булуда, аның уңышлы килеп чыгуында.
Инде ничәнче көн бу уйлар йоклатмыйлар Ильясны.
Караңгыда берничә мәртәбә егыла язып барып җитте ул яр буена. Ильяс
Әхтәм белән яр буенда җиргә казып эшләнгән урынга күчкән иде күптән
түгел. Җылысы да бар – кемдер, каршы як таудан ташлар алып чыгып, мич
тә чыгарып куйган. Анда кайтып хуш исле чыршы ботакларына башын
салу белән ул йокыга талды.
Салкын суда коенганнан соң тирән йокыдан инде терелгән Әхтәм,
тәмләп-тәмләп, авызын чапылдатты, йокы аралаш үзе генә белгән телдә
нидер сөйләп алды, көрсенеп куйды да тагын тынып калды.
Иртәне көтеп, дөнья тынды.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев