Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

СЕБЕР – ҮЗЕБЕЗНЕКЕ?!

Гадел фикер йөртеп, туры сүзлелеге яки гамәле белән хакимият даирәләре канына тоз салган ихлас шәхесләрнең гомере, гадәттә – моны без бигрәк тә патша Россиясендә ачык күрәбез Себергә сөрелү белән тәмамланган. Шәүкәт Гаделша (Сибгатуллин), миңа калса, алдан ук хәстәрле бунтарь заман шагыйрьләре сафына басып, бу эшен дә ятлар кулына калдырырга кирәк тапмаган – тумышы белән үк Себернеке булырга хәл кылган.

Өркетмәгез Себер белән, –
Себер – үзебезнеке!
Татар халык җыры
Гадел фикер йөртеп, туры сүзлелеге яки гамәле белән хакимият даирәләре канына тоз
салган ихлас шәхесләрнең гомере, гадәттә – моны без бигрәк тә патша Россиясендә ачык
күрәбез Себергә сөрелү белән тәмамланган. Шәүкәт Гаделша (Сибгатуллин), миңа калса,
алдан ук хәстәрле бунтарь заман шагыйрьләре сафына басып, бу эшен дә ятлар кулына
калдырырга кирәк тапмаган – тумышы белән үк Себернеке булырга хәл кылган. Үзенә
алган тәхәллүсе дә шул хакта сөйли. Иҗатының кайсы аспекты, кайсы төп проблемасына
килеп кагылсаң да, биредә стихияле Себер табигатен, кырыс Себер холкын, аның
эчкерсез туры фикер йөртү рәвешен, шуларның натураль эстетик чагылышын ачык тоеп
торасың. Бу кабатланмас үзенчәлекләрнең автор яшәү рәвешенә, димәк, бөтен әсәрләре
тукымасына тумыштан сеңдерелгән булуы күңелдә һич шик уятмый. Укучыларга тәкъдим
иткән бер-берсеннән аерылгысыз төп дүрт өлеш-бүлекчәдә дә: шагыйрьнең Себерне
мәңгелеккә үз итүен күрсәткән шигырьләрендә, бу төбәкнең тылсымлы табигать дөньясын
җанландыруда, Себер холыклы каһарманнарының индивидуаль характерын, шәхес буларак
өлгерүен ачуда, Ватан иреген, милләт язмышын үзәккә куеп язылган темаларында әлеге
принципиаль сыйфат-критерий – игътибар үзәгендә.
Ш.Гаделша – бүгенге чор шагыйре. Аның яңалыгы кыю фән ачышлары, ис-
акылыңны җуярлык «айти» техник казанышлары, галәм-җиһанның әлегәчә күрелмәгән
киңлекләренә чыгып, башка планета вәкилләре белән перспектив контакт-әңгәмә
коруында түгел. Билгеле бер мәгънәдә аны хәтта иске-традицион заман шагыйре дип
тә атарга мөмкин булыр иде. Әмма бөтен хикмәт шунда: әдипнең табигый яшәеше,
тереклеге – моннан утыз-кырык ел элеккеге – зур өметләр вәгъдә иткән ымсындыргыч-
мавыктыргыч, шау-шулы фән-техникага килү юлында түгел, ә бәлки, киресенчә,
кешелекнең бу шалтыравык тарихи казанышлар нәтиҗәсеннән күңеле сүрелеп, зур
югалтулар белән – гармоник үткәннәргә кире кайтуында. Нишлисең, алга барыр
өчен кайчакта – тарихның күзенә-башына берни чалынмаслык дивана сыман кызган
вакытында – кемгәдер чигенә белү каһарманлыгына ия булу таланты да бик кирәк.
Китеп барам туры басып,
Табигатьнең тыныч чагы.
Марта1 гына юл башында
Авырттырып кулны чакты.
Биредә мавыктыргыч сюжет та, бүгенге көн тәнкыйтьчеләре таләп иткән аяктан егарлык
оригиналь метафоралар да күренми. Хәтта лирик герой үзенең әле китү-китмәү теләген дә
кистереп әйтерлек халәттә түгел. Шул булдымы заман шагыйре – эче-тышы билгесезлек,
икеләнү, җебеклек. Өстәвенә, бу халәт, шигырьдән-шигырьгә күчеп, төрле нюансларда
үсеп бара. Икенче шигырьдә үк тасвир болай дәвам итә: Сузып-сузып җырладым да, / Тындым
көнне тыңларга; / Юк шикелле мохтаҗ булган / Минем җырны тыңларга.
Чынлап баксаң, тирә-юньдә тормыш үз эзеннән ага бирә, яңа рифмаларга ихтыяҗ

------------------------------------
1 Умарта корты.

һич күренми. Лирик герой котылгысыз кырыс нәтиҗәгә килә: «Монда шундый кызык
заман, / минем моңнар нәрсәгә?»
Гаепне бары тик үзеңнән, яшәгән чорыңнан эзләргә кала: «Ә мин киләм, / әйтерсең
лә тыныч аккан агымсу. / Кайнап чыккан моңнарымны / кайсы җилгә тагыйм соң?»
Шулай итеп, ике кыска шигырьдәге мозаик картиналар лирик герой халәтен – аның
югары романтик, лирик тойгыларын, кискен өзеп, туган ягы белән яңа алыш-биреш
зарурлыгын, иң үткен метафора башкара алмаганнан да уздырып, бик тиз төшендереп
бирә: халәт-кичереш тә, логик нәтиҗә дә – күз алдында! «Акрын барсаң – морадыңа
җитәрсең!» дигәндәй, зур тормыш серләрен өйрәнәм дип, каядыр еракка ашкынасы,
ашыгасы, чит купшы-ялтыравык шигъри тәгъбирләр эзләп кабаланасы юк – шагыйрьнең
төп яшәү-иҗат юлы – үз төбәгендә, югалту-табышлары – үз туган йортында, мәңгелеккә
дип калдырасы сүзләре – үз халкы каршында, барыр юлы, тотыласы вакыты, сүтеләсе
гомер йомгагы Себернең бүгенгедән шаулы меңъеллыкларына барып тоташа!
***
Шәүкәт Гаделша (Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин) 1949 елның 16 сентябрендә
Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районы Киндерле авылында дөньяга килә. Туган авылында
сигезьеллык мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза, районда русча чыга торган газетада кыска
лирик парчаларын, хәбәрче язмаларын бастыра. Мәктәптән соң 1967 елда һөнәр училищесын
тәмамлый. Ике ел туган авылында электромонтёр булып эшли. Салехардка китеп, эшен
балык комбинатында дәвам итә. 1970 елда ул, шигырьләрен туплап, юлын-юлга рус теленә
тәрҗемә итеп, Мәскәүгә М.Горький исемендәге Әдәбият институтына конкурска җибәрә.
Алар уңай бәяләнеп, авторы укырга чакырыла. Әмма урта белем аттестаты булмау сәбәпле,
егет институтка кабул ителми. 1972 елда ул КамАЗ төзелешенә килә. Төрле объектларда
электромонтёр булып эшли, кичке урта мәктәпне тәмамлый. Матбугатта шигырьләрен
бастыра. 1973 елда яшь шагыйрь Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Казан
дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында
университетның «Әллүки» әдәби түгәрәге җитәкчеләренең берсе була.
Җитмешенче еллар ахырыннан башлап, Ш.Гаделшаның хезмәт урыннары
гел алышынып тора: йә ул туган якларында, йә Казанда электромонтёр, төзелеш
трестларында инженер-энергетик, «Агитатор блокноты»нда әдәби хезмәткәр... ниһаять,
үзе оештырган хосусый фирма җитәкчесе вазифаларын башкара. Көндәлек матбугатта
шигырьләре күптәннән басылуына карамастан, беренче китабы 1997 елда гына дөнья
күрә. Бүгенгәчә аның сигез китабы басылып чыккан.
Ш.Гаделша – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы2.
Ни кызганыч, олы йөрәкле, талантлы каләмдәшебез 2024 елның 30 мартында
арабыздан вакытсыз китеп барды. Авыр туфрагы җиңел булсын!
***
Шәүкәт Гаделшаның Себер табигате һәм Себер холыклы каһарманнарына җентекләбрәк
тукталганчы, башта аның гомумән поэтик үзенчәлекләре һәм иҗади мөмкинлекләре
хакында берничә сүз әйтеп китү урынлы булыр. Чөнки бу шигъри хәзинәнең төп
генераторы, төп тудыручысы – шагыйрь шәхесе, аның үз поэтик фикерләү потенциалы.
Гап-гади бер Себер егете бай тарихлы шигъриятебездә, яңа заманда иҗатына
сокландырып, югары поэтик осталык мәктәбеннән үрнәк дәресләр бирү дәрәҗәсенә ирешкән
икән, әлеге феноменның бу ягына да монда махсус тукталып китү һич артык булмас.
Шигырьләрендә Себер татарлары диалекты һәм әдәби тел байлыгының үзара үрелеп
килүе, халык идиомаларының мул кулланылышы, тасвир стиленең үтәкүренмәлелеге,
төгәллеге аның шигырьләрен тагын да җанландыра, баета, табигыйләндерә. Ритмның

-------------------------------------
2 Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том / төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан: Татар.
кит. нәшр., 2009. – 287-288 б.

кыскалыгы, рифмаларының шактый ирекле булуы: гадәттә, сузык авазларга яисә төрле
сүзләрдән оешуы сурәткә сөйләм теленә хас гадилек, өстәмә хәрәкәтчәнлек өсти (ярым
ай – сабыйдай, үч итә – чүплеккә, дәү эт – төбәлеп, куркыныч – кычкырдым – «Бик зур
шәһәр...», 843).
Шагыйрьнең күзе үткен: «Кар очкыны чага күзне» (72), «Чәчрәп оча саескан» (431),
«Укы учак булып янган сүзләремне» («Мин сине сөям дип...», 65), «Бал кортлары
сарылган көнбагышлар йөзенә» («Ак болытка карыйм да», 149), «Хуҗаларча әйләнә
ул, ник талпынсын аз гына! Әйтерсең лә зәңгәрлектә бөек фикер языла» (Бөркет, «Күз
буяу», 69), «Елый агач эчләреннән чыга алмаган көймәләр» («Күңелсез як...», 448).
Колагы яхшы ишетә: «Көн бораулап очканына кызыкканнар күп булды» («Шөпшә»,
351), «Коеналар яшь кызлар, чәчри сүзләр татарча!» («Гөрли сыман елгада...», 355).
Аның сизү органнары армас-талмас локаторлар сыман актив эшли. Алар сизгер генә
түгел, автор хис иткәнчә, үзенчә – Себерчә, күңел күзе аша тоемлыйлар: «Көймә борынына
учак асабыз. Төнгә ышкылып түбән агабыз» («Мин бүген хан», 209); «Ачуларны йомшарта
күккә төбәп ату. Әфсен булып тоела күздән укны югалту» («Тилгән оча һавада...»,
356); «Күпме аттым – баш очымда һаман да әйләнәсең. Әллә бабалардан калган берәр
әманәтме син?!» («Үрдәккә»,192); «Күпме хата, гөнаһларым койрык булып арттан килә.
Койрык өзеп качу җаен яшел кәлтә генә белә» («Күпме хата...», 91).
Метафораларны шагыйрь, гомумән, коеп кына куя сыман:
«Тоям сыман: алда көчле давыл поскан. Куркып түгел, сикерергә сыртын кыскан»
(«Ничәнче кат күкнең...», 201); «Карурман тынды да төрле шик кузгатты. Гүя ул –
күләгә, өрәкләр зираты» («Юк, төнлә урманда...», 214).
Хәтта еш кына алар, чамасыз күбәеп йә урынсыз кизәнгәндәй, хис-фикер үсешенә
комачау да итә башлый. Кыскасы, сурәтлелек белән артык мавыгу иҗатта үзмаксатка
да әверелеп куя: «Кояшка гына кайчак килеп куя тибәсем. Нигә ул хәтерләтә черек
чебен гөмбәсен?» («Көн начар...», 258).
Күргәнебезчә, табигать белән аерылгысыз яшәү аңарда үткен күз, сак колак-
ишетү, сизү органнарының мизгел эчендә җанлы бербөтен ассоциацияләр чылбырын
тәшкил итү сәләтен генә түгел, сәнгатьнең нигезен тәшкил иткән ихласлыгын, күңел
нечкәлеген дә саклап калган. Бу яктан да ул – чын-чынлап, табигатьнең үз баласы.
Шигъри тасвирларында аның нечкә, сизгер психолог булуы күзгә ташланмый калмый.
Рәссамлык таланты шигырьдән-шигырьгә ныгый бара:
«Бу үҗәтле шомлы кош» (431) – монысы гап-гади саескан рәсеме эскизы булды.
Алдагы мисалда исә коллегасы – балыкчы портреты җанлана: «Аяз, яңрау төн. Көймәдә
чуртан. Бөтен Себергә мин – бердәнбер хан!» («Мин бүген хан», 210). Ниһаять, алдыбызда
тайганың сүзләрдән чигелгән шигъри полотносы – тылсымлы манзара хасил була:
«Мүкләнгән тынлык. Бүрткән яшеллек. / Пәрәвез җебе аркан ишәрлек. / Кое диимме,
әллә – яшел төн? / Борынгы урман мине яшерде. / Кояш нурлары төшә тамчылап. /
Ешлыкка эләгеп, җилләр талчыга. / Башта уйның юк хәтта шәүләсе. / Гүя мин – черек
агач кәүсәсе» («Карурманда», 89). Алга таба инде бу серле төбәкнең гади, гадәти, әмма
узган гасырларда гына саклангандай легендага тиң кешеләре җанлана башлый:
«Якташның хәлләрен сорарга онытам, күрсәмме өендә, чоланда туң чуртан» («Туң
чуртан», 105). «Черкине тыңласам, тынлыкта оета тирән моң. Хәтерем урманын,
күз йомып, үтәләй күрәмен» («Черкине сагынам», 110). Черкиләр безләвендә лирик
герой җанга үз булган мәңгелек «вакыт агышын» тыңларга керешә.
Монда, күрәсең, аның тумышыннан үткен күз, сизгер җан таләп иткән аучылык
һөнәрен профессиональ дәрәҗәдә үзләштерүе дә нигез шартларының берсе булып
тора торгандыр. Масштаблы фикерләвенең һәм гамәли тынгысызлыгы башлыча әнә
шуның белән бәйледер.

--------------------------------
3 Шигъри мисаллар авторның «Табигать баласы» китабыннан (Шәүкәт Гаделша. Табигать баласы. Казан:
ТанДим, 2014. – 488 б.) алынып, биредә аларның исеме һәм бит чыганагы күрсәтеп барыла.

Һәм, ниһаять, эчкерсез кызыксынучанлыгына, тылсымлы соклану халәтенә, тирән
һөнәри вазифа җаваплылыгына тумыштан бирелгән вөҗдан сафлыгы һәм тәрбия-иман
әхлагы да килеп өстәләдер. Шулай итеп, шагыйрь иҗаты, һәр яктан өлгереп, максатчан
кыйблалы фәлсәфи бөтенлеккә – идеологик-гамәли көрәш учагына әверелә.
Менә аның хуҗа булыпмы, үзен кунак тоепмы, бөтен тайганы бер итеп, тамак төбе
белән җыр әйтүе: «Нидер җитми минем җанга: / төзәп аттым ак томанга. / Кичке
кояш яньчелде күк. / Тел сындырып тынды кәккүк. / Сырт кабартты куак, үлән. /
Кош дөньясы купты күлдән. / Күп нәрсәнең очты коты. / Үземне дә курку тотты. /
Колагымны яра язды / мылтыгымның кайтавазы».
Безнең алда өлкәннәребезгә һәм балаларыбызга әзер-өлгергән классик җыр тексты.
Мондагы бунтарьлык рухы, киңлек, кодрәт, мондагы кешелеклелек, юмор – барысы
да салынган. Милләте һәм тыңлый белүчесе генә табылсын.
Поэтик фикерләүнең нигезе шартлылыкны тою нечкәлеге, аны куллану осталыгы
белән дә автор бик күп каләмдәшләре арасында аерылып тора. Шагыйрьнең бу
хыялый хасияте иҗатының башында – өйрәнчек шигырьләрендә үк игътибар үзәгендә:
«Ботаксыз наратны бик дәртләнеп чукый тукран. / Ә мин сөйгәнемне җырлар җырлап
көтеп утырам. / Икенче агачны бик тырышып чукый тукран. / Ә мин сөйгәнемне бик
сагаеп көтеп утырам. / Өченче агачны тыз-быз килеп чукый тукран...» Дүртенче
строфада реаль тышкы табигатьне тасвирлау бетә, шигырь тулысы белән сәнгати
шартлылыкның икенче канаты – эчке күңел халәтен сурәтләүгә күчә: «Агачларны
түгел, йөрәгемне чукый тукран» («Ботаксыз наратны...», 53).
Шигъри шартлылык ярдәмендә автор үзенең ерак яшьлеген эзли: «Яшьлегем, син
кайда – яшердеме тайга?» Табигый ки, әсәрдәге һәр сорау һәм җавап, һәр фараз шушы
шартлы шигъри сурәтләүгә корылган: «Агачтан-агачка сикерә бер тиен. Белмәссең,
шул тиен яшьлегемдер минем» («Сердәшләр булганга...» 67).
Авторның «Бер урамда» (44), «Ике ярдан...» (51) шигырьләренең дә нигезендә әнә
шундый хыялый-шигъри шартлылык ята: «Яктырып көл, язгы кояш, күз камашсын, / –
кара күзен йома-йома кыз адашсын. / Ул, адашып, туган йортын табалмасын. /
Булышыйм, – дисәм, мине кире кагалмасын»; «Ике ярдан икәү барабыз, / төнбоеклы
тын күл – арабыз. / Синең якта йөзә аккошлар, / яфракларда көмеш балкышлар...»
Йөзеп чыгар иде егет – кинәт барысын да югалтудан курка. Шуңа әсәр яңа шигъри
ачкычта дәвам итә: «Бер пышылдау – безнең арабыз. / Тик карашып кына барабыз. /
Дулкын күлдә кайчан күренер? / Кайсы ярдан башлап йөгерер?»
Шигъри шартлылык авторның яшьлек шигырьләрендә генә түгел, әлбәттә. Ул –
яшәешнең иң катлаулы проблемаларын хәл иткәндә дә шагыйрьнең төп иҗат коралы,
шигъриятенең төп локомотивы. Менә «Март төне» (54) шигыренә күз салыйк:
«Түбәләрдә дәртле тетрәү – мәче туе тәгәри. / Усал карчык таяк тотып йөгерә өе
тирәли. Тәрәзәгә маңгай терәп, күрше бабай сөйләнә: / – Карчык акылыннан язган –
язга каршы селтәнә».
Аның ярдәмендә нечкә шигърият автор яшәешенә үзеннән-үзе агылып керә сыман:
«Йөгерә ата болан куакларны ярып: / җанына тынгы бирми мөгездәге ярык. / Җил иссә,
кубыз булып суза башлый ярык, / ана болан чакырган авазлар чыгарып». Җилләр үгезне
егылганчы алга куа, шигъри финал исә тынгысыз лирик геройның үз хыял-мөгезендә
дә ярык булу ихтималы детале килеп өстәлү белән тәмамлана («Мөгездәге ярык», 42).
«Әй, язмышым, кызып килә торгач...» (52) шигыре дә безгә барыннан да элек
үзенең шартлы тасвирга корылуы белән кызыклы: «Бик тә йоклар идем, иреннәргә
орынганчы язның җылы бите, – былтыр куып килгән җәнлеккәем, Яңа елга кереп,
качып китте». Шулай итеп, һич кудырып җиткермәгән тиз агышлы абстракт гомер,
конкрет сурәт алып, җанланып китә. Бу инде метафора гына түгел, ә бәлки реаль яшәү
психологиясенә нигезләнгән тормыш фәлсәфәсе.
«Аучы җыры» (72) шигырендә поэтик шартлылык әсәрнең композицион сюжеты белән үрелеп бара. Биредә, аучылык психологиясенең төрле кичереш этаплары
тасвирланып, каһарман үзенең сөюендә дә нык кына үзгәрешләр кичерә: «Ниятемне
әйттем иртән: / «Көмеш бүрек бүләк итәм. / Атмый кайтсам әгәр бүген – / чынлап
сөйми йә син, йә мин...» дип сөйгәне алдында бик зурдан кубып, һавалы сөйләнеп
чыгып киткән егет, көне буе йөреп тә, буш кул белән өйгә кайтканда инде мәхәббәттә
бөтенләй капма-каршы тойгыларга бирелеп, өенә атлый: «Ә сусарны бүтән кумыйк.
/ Сөйгәнемнән бүләк булып калсын. / Әйдә, туар таңга, булсын бүләк карурманга. /
Сусар да пар тапкандыр ла; / шуңа оста качкандыр ла. / И сусаркай, өметтәшем, /
шаһитлеккә сине дәшәм» дигән яңа фикергә килә ул.
Шагыйрь үз иҗатында бернәрсәгә дә битараф түгел, карчыга тырнагындагы тычкан
чинавыннан ярылган туң җирдән башлап («Шик», 210) боегып калган көзге кырмыска
оясына кадәр һәр җанлы-җансыз аның нечкә күңел кылын тибрәтә.
Гап-гади шигырьгә язмышларыбызның җанны тетрәтү кодрәте салынуын,
мөнәҗәттәге шигъри моңны монда тою авыр түгел.
Биредә без тагын Шәүкәт Гаделшаның хис-кичерешләр белән генә чикләнмәгән,
рациональ акыл көчен алга куеп иҗат иткән хикмәтле шагыйрь булуын да ассызыклап
үтәргә тиеш булабыз. Бу сыйфаты да, әлбәттә, иҗатында аңа җаваплылыктан гайре һич
җиңеллек китерми: «Тели күңел хисләремнең акылымны йотуын. Капкыннарга кабуыңны
белеп яшәү, ай, кыен...» Әмма акылга тышаулык салып буламыни? Шәүкәт Гаделша
шигырьләрен, гомумән, акыл башлангычыннан башка күз алдына китерү мөмкинме икән?!
Һәрхәлдә шагыйрь иҗатында хис-акыл берлеге аерылмас гармоник бөтенлек тудыра.
Әнә «Язгы кар» (106) шигырендә дә ул хикмәтле-оригиналь фикерләве аша укучыга чын
Себер әхлак-философиясен тәкъдим итә: «Күкнең юмартлыгы җиргә ишелә. / Аклык бер дә
юкка әрәм ителә. / Күңел, җепшек кардан шатлык теләмә: / кар боткасы булып таптала
мәгънә... / Кирәк түгел, язмыш, мәңгелек гомер, – / Язгы ялкаулыкны гына син бетер».
Табигать күренешләрен, бу очракта Себер тайгасының үзенчәлекле тереклек дөньясы
нюансларын шулкадәр нечкәләп, бөтен каршылыкларын йөрәге аша уздырып, укучысы
күңеленә үз сулышында китереп җиткерә алган икенче бер шагыйрьне минем, әйтик,
дөнья поэзиясендә очратканым булмады. Моның өчен, мөгаен, Себер татары булып туу
һәм яшәү сораладыр. Күпмедер йокымсырауга бирелгән цивилизацияле җаныбызда
авторның әледән-әле меңъеллык урман стихиясенең тынып калган поэтик кодрәтен
кузгаткан давылларын уятып җибәрә алуы тикмәгә түгел, әлбәттә. Димәк, аның шигъри
таланты үзендә бу могҗизалы көч белән аңлашыр уртаклык таба алган!
***
Себер табигате, Себер холкы, Себер шигърияте турындагы теманы дәвам итеп, шуны
әйтергә була: әлеге халык теленә дә күчеп, киң кулланышта йөргән сүзтезмә, күрәсең,
барыннан да элек Себернең рәхимсез кышкы салкын табигате, черки тулы иксез-чиксез
кыргый җәйге тайгасы, шушы кырыс яшәү шартларына җайлашып, нигездә аучылык,
балыкчылык белән көн күргән, һәртөрле уңайсызлыкларга каршы торып чыдарга
өйрәнгән сабыр, нык характерлы кешеләрен күз алдына китереп әйтелгәндер. Җәнлек
тиресен бозмау өчен тиеннең күзенә атып тидерүләре, юан агачтан берничә сәгать эчендә
үзләренә утырып елга кичәрлек каек әмәлләп алулары кебек бик күп могҗизалы һөнәрләре
цивилизацияле җәмгыятьтә күптән инде экзотикага әверелгән. Аларга булган хөрмәтнең
дә һич кимегәне юк. Хакимият түрәләре өчен генә ул, ни кызганыч, әлегәчә арзанлы
материаль табыш чыганагы һәм кайчандыр яулап алынган юмарт күңелле халыкларның
җимерелеп барган күрше биләмәсе мөнәсәбәтеннән һич узганы юк. Бу хакта без соңгы
бүлекчәдә җентекләбрәк тукталырбыз. Хәзер исә әлеге «Себер холыклы» геройлар белән
якыннанрак танышып үтик.
«Йөз яшьлек аучы» (43) шигырендә шагыйрь укучысына Себернең абруйлы бер
вәкилен – чын яшәү белән мавыгып китеп, үзенә йөз яшь тулганны һәм дөньясының тынып калуын да сизми калган карт аучы образын тәкъдим итә. Автор биредә чын
Себерчә яшәүнең йөзьеллык хакыйкатен ачып сала: «Сызгырмый, кычкырмый – урманы
тып-тыныч. / Үлем берни түгел, шул тынлык – куркыныч! / Йөз яшькә җиткереп,
язмышы көлгән бит. / Урманы-дөньясы алдарак үлгән бит...» («Йөз яшьлек аучы», 43-44).
Икенче бер «Балык шулпасы» (69) шигырендә лирик герой авылдашлары янында
сыйланып утыра: «Эчкән идем бер тустаган, яктырды күз алларым! / Күз кысалар
чәчәкләре аргы як аланнарның. / Туймадым мин, тагын эчтем, Тәнемә йөгерде дәрт.
/ Йолкып ташлый күрмәсен дип, нарат тора дерелдәп. / Исердем бит! Миңа рәхәт!
Оҗмахка кергән кебек. / Бәдәннәре дерелдәгән карт идем – булдым егет». Тасвирның
шартлылык һәм җылы юмор белән үрелеп бирелүе безне әнә шулай исән-күтәренке
рухлы яшәү оптимизмы белән сугара.
Авторның «Аңлый төшәрсең» (116) шигырендә Себер татарының нинди шартларда
яшәве һәм аларның бу язмышларын ничек кабул итүе тасвирлана:
«Актарылган бураннарда юлга чыгып кара. / Шаулап яуган яңгырларда шырпы
сызып кара. / Ач бүренең күмер күзен төнлә күреп кара. / Черки канатыдай юка
боздан йөгреп кара. / Ай астында кыр-урманда кышын йоклап кара. / Шунда Себер
татарыдай сузып җырлап кара». Фикерен йомгаклап, автор якташларының ни
өчен һәрвакыт тормыш ваклыгыннан өстен булып калуы һәм аларның оптимистлык
сәбәпләрен ачып сала.
«Без ыштансыз Себер татарлары...» (430) шигырендә шагыйрь бу теманы тагын да
киңәйтә һәм психологик яктан тирәнәйтә төшә: «Без ыштансыз Себер татарлары – кашка
тәкәләре түгел җирнең...» Әлеге төп фикерен ул, үзенә хас булмаганча, публицистик
кайнарлык белән турыдан ярып дәвам итә: Кайсыбыз соң безнең, йә, кайсыбыз, / Берне
биреп, унны өмет итә? / Безгә без биргәнне алганнарның, / Аз булса да, елмаюы җитә.
Ә оялу ул, әйтүебезчә, бүгенге заман төшенчәсе түгел! Аның үткәне һәм киләчәге
генә бар сыман.
Шулай итеп, Шәүкәт Гаделша милләт укучысына өр-яңадан ул белгән, әмма әле
белеп бетермәгән милләттәшләренең яңа сыйфатын ачып бирә! Олы шагыйрьнең
халкы алдындагы тарихи миссиясе шунда түгелмени?!
Бу урында Шәүкәтнең шагыйрь буларак кына түгел, кеше-шәхес буларак та гаҗәеп
тыйнаклыгын ассызыклап үтәсе килә. Тукай премиясен тапшырасы көнне очрашкач,
ул: «Миңа шул Себер татары булган өчен бирделәр бугай инде...» – дип, үз шагыйрьлек
бәясен сәяси якка борыбрак акланып маташты. Кызганыч, үз иҗатына тулы поэтик
анализны ул күрә алмыйча китеп барды. Бүләк бирелү аның алдында безнең йөз
аклыгыбыз булды. Тыйнаклыгына килгәндә, бу темага без мәкалә азагында тагын да
бер җентекләбрәк тукталырга уйлыйбыз.
Чын табигать баласы буларак, шагыйрь иҗатының үзәк бер төркемен аның табигатьне
саклауга багышланган әсәрләре тәшкил итә. Шунысын әйтергә кирәк, алар китапка
махсус көчләп тагылган тема булудан бигрәк, лирик геройның зчке рухи үсеш эволюциясе
процессында үзеннән-үзе килеп туган проблема буларак кабул ителә. Кырыс-уйсыз аучы
психологиясенең иртәме-соңмы шигъри күңелле лирик герой дөньясы белән каршылыкка
керүе бик табигый. Автор әлеге үзгәреш эпизодларын әсәрдә бик оста файдалана. Иң көчле
шигырьләренең шушы проблеманы үзәккә алып язылуы да һич очраклы түгел.
«Поши аткач» (93) шигыре – әнә шуларның берсе. Әсәр Себер табигате өчен дә
бик үк гадәти булмаган салкын кышкы көнне тасвирлаудан башланып китә: Шундый
салкын. Нарат шартлый. / Эт селәгәе боз булган. / Җан чыгарып яткан поши /
Җылысына сыенам.
Автор каләменә хас булган кыска, кырыс тасвир өченче-дүртенче юлларда кинәт, яшь-
тәҗрибәсез лирик герой халәтенә якынайтылып, бөтенләй үк нечкә материя теленә күчереп
җанландырыла. Әмма бу бер мизгеллек йомшаклык икенче строфада ук кабат реаль, кырыс
тормыш конкретлыгына әйләнеп кайта: Карт аучылар ашыгалар – / Пычаклары йөгерә

Әмма шушы берничә юлда, күз алдыбызда лирик герой халәтенең кыл урталай
бүленеп, без алга таба да шушы ике – традицион аучылык һәм яңа уянган теләктәшлек-
кызгану халәте логикасы юнәлешендә дәвам иттереләчәген сизеп алдык: Сунарчымы?
Үтерүчеме? – / Үземне кем дияргә? / Ирексездән сораусынып / Текәләмен Галәмгә. /
Аң көчәнә – динсезлегем / Алланы эзли мәллә?..
Монда инде без лирик геройның гомуми социаль яшәү дөньясын да үтәдән-үтә
күреп алабыз. Ул үзенең бу уңайсыз рухи халәтен яшерми, киресенчә, аны логик –
акыл теленә күчереп аңламакчы: Карт аучылар сөяк чаба – / Өлешләргә бүләләр. /
Итне түгел, гүя күчләп, / Гөнаһларын өяләр.
Ассоциация чылбыры төгәл эшли, ул бик тиз логика аша әхлак системасы теленә
күчә: И табигать, нишлим инде? / Алам миңа тиешне. / Бабалардан калган гөнаһ – /
Өлешемнең көмеше.
Автор шунда әле генә үзе ерагая башлаган икенче төркем халәтенә дә тарихи караш
ташламый булдыра алмый: Картлар йөзе шундый кырыс! / Куркамын эндәшергә. /
Шул кырыслык бик борынгы / Күңелсез сер яшергән.
Димәк ки, «картлар» яшь герой тойган нечкә тойгылырны да, моңа өстәп, башка
бик күп кырыслыкны да инде күптән белә, ул бары тик кысылып, өлкәннәрнең сүзсез
кырыслыгына әверелеп яши.
Ниһаять, әсәр гомумиләштерү көчен ачып, үзенең азагына якынлаша:
Җылынмый көн. Нарат шартлый.
Үзәндә – аксыл томан.
Үр артында, күпләп атып,
Поши туныйлар сыман.
Шумый юкә чаңгыларым –
Табаннарга кан каткан.
Эзәрлекләп гомерлеккә,
Авыр хис кайта арттан.
Шигырь тәмамлана. Тик чаңгы табанына каткан канлы тарихның гына күңелдән
һич юыласы юк.
Табигатьне чиксез яратуы автор иҗатында аның мәхәббәт шигырьләреннән
аерылгысыз. Алар шагыйрьнең – җан аклыгы, күңел сафлыгы. Байтагын эчтән
балкытып юмор тойгысы яктырта.
«Сыерчыклар яратмаган» (132) шигырендә лирик герой, иртә таңнан торып, сызгырына-
сызгырына, сыерчык оясы ясап маташа. Аның янында яшүсмер күрше кызы: «Ниятендә
ниләр бардыр – әй сөйләнә, әй көлә. / Кайчак эссе толымнары беләгемә түгелә. / Туңган
куян баласыдай калтырана күкрәге. / Карашыма тирән батып эзләнә керфекләре».
Ә күрше абыйсының ник бер гамендә булсын – тик үз эшен белә: «Юк, алданмам,
игътибарым чүкечтә дә кадакта. Тырышма, дим, күршекәем, суктырырга бармакка».
Чибәркәйнең дә бит горурлыгы чиксез түгел: «Ә кыз китте. Толымнарын чорнап
тотып, тарткалап. Черек такта очып төште каты япкан капкадан».
Билгеле инде, күршесен кыерсыту геройга бер дә шатлык китерми. Иң күңелсезе
тагын шунда: баксаң, кыз аның бар эшләгән эшен дә мәхәббәтсез калдырып киткән
икән: «Язгы таңнан ләззәт тапмыйм, чыксам, иртән уянып. – Сыерчыклар яратмаган
мин ясаган ояны». Моңа карап шигырьдәге җылылык бер дә кимеми, әлбәттә.
«Мин поши куалыйм» (128) шигыре, буш сөйләнеп йөреп, күрше кызын кулдан
ычкындырган егет турында. Ул гыйбрәтле үткен сатира белән сугарылган.
Драматик реальлеккә нигезләнгән «Кемгә икәнен үзе белә» (208) шигыре үзенең тирән
кичерешлелеге, төгәл сурәте, оригиналь чишелеше белән игътибарны тарта: Алка итеп,
йөзек итеп, / Күрәм төннең алтын аен. / Бичәм ята аңа карап – / Сиңа бүләк италмаем.
Әсәрнең финалы да әллә кайгылы, әллә фаҗигале, аңламассың, әмма аңарда әрнүле
чын тормыш дөреслеге коеп куелган: Белмим мине ниең тарта? / Әллә җаның, әллә
каның? / Бичәм ята ирнен тешләп, / Сине уйлап куйган саен.
«Балыкчы хатын» (104) шигырен автор укучыга эпик ачкычта – вакыйга рәвешендә
тәкъдим итә. Анда яшь бер егет һәм яшь хатынның кышкы урманда чанада бергә өйгә кайтып барулары тасвирлана. Әсәргә һич уйламаганда, эротик детальләр килеп кереп, вакыйга-
сюжет бик тиз мавыктыргыч һәм дулкынландыргыч поэтик сурәтләр тезмәсенә әверелә.
Мәхәббәт эпизоды көтмәгәндә ничек тиз башланса, шулай тукталып та кала: «Ыргылды ат:
туң күлне барабанлап чабабыз. Кайсыбызны үчекләп ыңгыраша чанабыз?» Әмма шушысы
хак: әсәрдән алган тәэсир, һич онытылмыйча, безне гомер буе озатып барачак.
«Ышык җирләрдә» (102) шигыре дә эпик башлангычта язылган. Әсәр бер хатынның
иренә хыянәте һәм аның ире тарафыннан «себерчә» кырыс җәзага тартылуы турында.
Гыйбрәтле картиналар, авыр эмоцияләр кузгаткан шигырь.
«Табигать баласы» (324) шигыренең үзәгендә хатыны хыянәт иткән фаҗигале аучы
язмышы. «Табигатьтә гаеп» (395) шигырендә автор, кабат әхлак темасына кайтып, аны
икенче – тугрылык аспектында бәян итә.
***
Шагыйрьнең алдагы чор иҗатын үз эченә алган китапларында торган саен ешрак
Себер төбәгенең бүгенге авыр язмышына тирән борчылып язган шигырьләре урын
ала. Аларны якынча өч өлеш-тематикага бүлеп карарга мөмкин: 1) яңа заман изүе,
милләттә эчке һәм тышкы деградация; 2) шагыйрьнең бабалары үткәненә ешрак
мөрәҗәгать итүе; 3) иреккә ымсыну, «Себерчә бунт» шигырьләре.
Империя золымының яңа заманда Себер татарларына ясаган иң зур зыяны – халыкның
эчүгә сабышуы. Бу чир аларны һәм җисми, һәм рухи яктан таркатып, тәмам аяктан екты,
милләтне халык буларак юкка чыгу куркынычы алдына китереп куйды. Шагыйрь өчен бу
абстракт проблема түгел. Себердә аның якташлары, авылдашлары, якын энекәшләре яши.
Фаҗиганең асылын ул ишетеп түгел, эчтән торып белә. Авторның «Кунакка кайткач» (129)
шигырендә без әлеге таркалу процессының натураль чагылышы белән якыннан торып
очрашабыз. Менә ул – әлеге заман авыруы тарихының «социаль медицина карточкасы»:
«Бу нарасый төбәкне дә замана аямаган. / Яман чирен – аракысын читтәрәк
коялмаган. / Утка төшкән күбәләктәй көйгән күпме күңелләр. / Алар сабыйдай самими
һәм эчкерсез иделәр. / Әүхәт тә бит шундыйлардан: сүнгән йөзе, күз нуры. / Йөрәгемне
учлап кысып, энем белән сөйләшәм».
Ә ул инде әнә күптән ихтыярсыз чын Россия философына әверелгән:
– Нигә, энем, калош тишек,
Оегың да күренми?
– Яланаяк йөрү, абый,
Озынайта гомерне.
– Ятса икән өстәлеңдә
Сынык икмәк телеме.
– Гөмбә, балык, җиләк ашап
Озынайтам гомерне.
– Кайда балаларың? Бичәң
Мич янында йөреми...
– Бу дөньяда ялгыз яшәү
Озынайта гомерне.
– Ялгызың син. Озын гомер
Сиңа, энем, нәрсәгә?
Җитмимени калган гомер
Бер туйганчы эчәргә?
Ирексездән шагыйребез Хәсән Туфанның узган гасырның егерменче елларында язылган
классик «Урал эскизлары»нда абыйлары белән сөйләшкән диалоглары хәтергә килә. Тик
аерма шунда: узган гасыр абыйлары – яңа, күрелмәгән тормыш төзүчеләр... Ә биредә бер
гасырдан соң яшәгән бу энекәш – булган бар дөньясын (монда матди кирәк-ярак та, табигать
байлыгы да, рухи дөнья да, кан-кардәшлек тә – барысы да керә) сатып эчүче. Шулай итеп,
империя золымы идарә-буйсындыру законнары һәм гамәлләре белән генә түгел, аракысы
белән дә халыкларны юкка чыгаруда тарих каршысында үзенең кара эшен башкарды.
Әлеге теманы лирик герой «Яшьтәшем Фатихка» (149) шигырендә авылдашы
белән сүзсез генә берүзе дәвам итә. Чөнки инде авылда янәшә утырып сөйләшерлек
кешесе калмаган: Озаккамы туган якта / Гәп-сүзсез йөрүләрем? /Заман сөяк итте,
ахры, /Телләрен шул ирләрнең.
Күңелдә йөзләгән сорау, йөзләгән тема – яннарына утырып сөйләшер кеше табылмый. Эчкерсез шаян йөзләр капка артына кереп бикләнгән, чорның деградацияле
фаҗигасе урамга бүселеп чыккан: Нишли ирләр? Ниләр уйлый, / Качып капка артына?
/Җырларыма көч, моң кирәк /Капкаларны ачарга.
Күрәбез, бүгенге шагыйрьнең бурычы инде мәйданнарда меңләгән йөрәкләрне алга-
көрәшкә җилкендерү түгел, аларны кабат күрше итеп, авылдаш, замандаш итеп телен
ачтыру, нормаль кеше итү. Боларны савыктыру мөмкинлеге, мондый кодрәт, әлбәттә,
Себер татарлары гына җитәрлек төштә түгел, тирәндәрәк. Ул проблемалар катлы-катлы,
төрледән-төрле. Инде монда килеп, «чит теллеләр урманнарда нарат, усак, каеннарга
суга тамга» («Урманнарга кабам», 171), инде мәктәпләр ябыла, халык үлә («Авыл-авыл
кимедек», 309), Себер татары исә татлы оюда – бәхетен йоклап үткәрә («Төмәнне көрткә
төрә», 248; «Госман», 155). Соңгы шигырьнең финалы гыйбрәтле: «Туган якның менә
шушы тыныч матур иртәсендә минем бәхет йөри, дустым, синең бәхет тирәсендә».
Шагыйрь «Урманда» (42) шигырендә күңел төшенкелегенең иң түбән сызыгына
төшеп җитә шикелле:
Югалды барыр ноктам.
Сүнде соңгы өмет.
Качып ятам урманда,
Кайгырып, яшем түгеп.
Салкын кыш наратларны
Йомычкалый, телә.
Йөрми җәнлек, очмый кош –
Оясында үлә.
Учак ягарга куркам,
Кеше кермәсен дип.
Дөнья хәлен, ил хәлен
Сөйли күрмәсен дип.
Кайчагында тәрәзәдән
Бүре танавын суза.
Кер, әйдә, кер, – дим, – ташлан! –
Гомерем тиккә уза.
Шагыйрьнең бу үз барлыгына биргән соңгы бәясе. Нинди кыскалык һәм күпме
әрнү-кичереш, мәгънә?! Шәхес бунты урамнарга лозунглар күтәреп чыгу белән генә
чикләнми. Аның чагылыш формалары күп төрле. Биредә, күренгәнчә, аның икенче чиккә
җиткереп кысылган «Себер варианты» гәүдәләнә. «Себер бунты»ның мондый рәвеш
алып яшәве гаҗәп түгел, белүебезчә, аның берничә гасырга сузылган үз традициясе бар.
Җитмешенче еллар татар поэзиясендә әнә шундый тыштан сүнгән вулканны
хәтерләткән тыйнак, әмма эчтә вулканик магма кайнатуга сәләтле өлгергән шигърият
тә үсеп чыкты. Бер якта таркатылган, хокуксыз калдырып хәлсезләндерелгән Төмән
татарлары, икенче якта – аларның сынмас рухлы ялгызак шагыйре... Шигырь
туксанынчы елларгача булган сәяси ситуацияне чагылдыра. Әмма аның актуальлеге
бүгенге көндә тагын да көчлерәк. Димәк, әсәр әһәмиятен югалтмау – искермәү генә
түгел, сәяси яктан да елдан-елга кискенләшә, кырыслаша гына бара.
«Йолдызга менимме?» (107) шигыре авторның гаять нечкә эчке табигатен аңларга ярдәм
итә: «Учагымны ашыгып яктым күк тоела. / Күбәләкләр туп-туры учакка коела. / Инде
күпме җәнлек, кош читләшер бу яктан; / Куркыныч кара тамга, ис калыр учактан. / Бик
авыр төннән төнгә күченеп барулар; / Урын сайламый гына ут-учак ягулар...» Әнә шундый
тирән фикергә килеп чыга шагыйрь! Бу сүзләр буш урында килеп тумаган – аларның нигезенә
«Үземдә гаеп тоеп күңелем сүрелә. Кайда, кайчан артык мин? Эх, ничек белергә?» дип
яши белгән Себер психологиясе салынган. Ишетелер-ишетелмәс әйтелгән бу сүзләр бүген
бөтен планета масштабында яңгырарлык көйдергеч шигъри фикергә әверелә: Һәр якта ят
учаклар – / Очкынлы, төтенле. / Үз урынымны эзләп, / Йолдызга менимме?
Менә ул бүгенге «Себер бунты!» Бунт дигәч тә, без элеккечә акыру-бакыру, ызгыш-
талаш, талау-җимерү, канлы сугыш афәтләрен күзаллыйбыз. Шагыйрьләрдән дә
Маяковскийлар әмәлләгән бугаз шигъриятен көтәбез. Бактың исә, бүгенге Себер бунты
инде ул күптән әрнүле сыктауга, ым-ишарә теленә, ярым пышылдауга күчкән, ә бездә
һаман аңардан большевиклар кулланган рәхимсез, ачык, кискен чаралар көтелә... Соңга
калмадыкмы, иптәшләр, заман корткычлык-рәхимсезлеккә түзә алмыйча, кешелеккә
кулын селтәп, алга – цивилизацияле башка йолдызларга күчеп китү алдында тора бүген.

Шәүкәт Гаделша иҗатында әледән-әле Себер ханлыгын сагынып искә алулар урын
ала. Тарихи хәтернең үлмәве шагыйрь шәхесенең гармоник бөтенлеген күрсәтүче
билге ул. Карасам йолдызлы күгемә: / Чемердәп хәл китә тәнемнән: / Әйтерсең бай
ханлык качканда, / Тәңкәләр, чулпылар чәчелгән («Йолдызлы төндә», 243).
Үзенең дингә мөнәсәбәтен җанландырып язылган «Таңын ауда азан ишеттем», 77)
шигыре шагыйрь иҗатының тагын бер иң камил әсәрләренең берсе булып саналырга
хаклы. Ул да бит, чынлап уйлаганда, «Себер бунты»ның бер варианты. Тагын да
тирәнгәрәк төшеп уйлансаң, аның контрасты!
Төнен берни булмагандай
Җайлап кына кызара таң.
Кайсы авылдандыр ага
Җылы бөркеп моңлы азан.
Нинди тылсым алыштырды
Тирә-юньнең манзарасын?
Чыршы тора, әйтерсең лә
Яңа мәчет манарасы...
...Тонык кына яңгырый азан:
«Яңа заман, яңа заман!»
Ә мин бүре баласыдай
Караңгыга карыйм һаман.
Авторның таң шикелле эчтән балкып китүе дә, җан канәгатьсезлеге дә – күз
алдында. Әлеге илаһи этәргеч аның бөтен рухи дөньясын гармоник яшәү-көрәш
дулкынына көйләп куя. Иң мөһиме – заманабызның яңа югарылыктагы классик
шигъри үрнәге барлыкка килә:
Сизә күңелем, әй, сизә:
Ята монда хәзинә.
Күчүмнеңме? Кайсы ханның?
Әйтә алмыйм хәзергә.
Сизәм дә кайда ятканын,
Теләмим кагылырга.
Иректән мәхрүм халыкның
Ирексез алтыны да.
(«Хәзинә», 240)
Һичшиксез, бу юллар шигърият сөючеләргә бүгенге көннең иң кадерле бүләге
булып кабул ителә.
«Бармы ирләр?» (249) шигырендә, ниһаять, без үзебез яратып көтеп алган
традицион «Россия бунты» белән, ул гына да түгел, шагыйрьнең эчкә яшерелгән
«Идел – Иртеш арасы!» идеясенең ургылып тышка бәреп чыгуы белән дә («Казанлы
мин дияр идем...», 319) очрашабыз:
Күк томан эчендә «дөп» тә «дөп»,
Тышаулы елгырлар килә күк.
Ятып та, басып та мин карыйм:
Күрмәмме аларның сыртларын.
Күрмәмме шунда мин берәр ат –
Иярле, кылычлы, чукмарлы.
Җилфердәп килмәсме сөңгедә
Күчемнең ак кыллы бунчагы.
Менә шунда без «Россия бунты» белән «Себер бунты»ның, инде тәмам аерылып,
бер сызыкта тора алмыйча, гамәлдән чыкканлыгын да күреп алабыз:
«Дөп» тә «дөп» – инде ул бик якын!
Чынлап та, ат булса, нишләрмен?
Ничек мин туктатып тотармын?
Ничек мин тышауны чишәрмен?
Болгана каршымда күк томан.
Белмимен: артымы, алдымы?
Атларны чүктереп атланыр
Берәр ир Себердә калдымы?
Бу инде зур шагыйрьнең зур халыкка әйтә торган соңгы зур соравы. Бу сорауның
төп адресаты да инде, мөгаен, халык түгел, ә бәлки Хак Тәгалә үзедер.

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев