Логотип Казан Утлары
Роман

КАТОРЖАН (романның дәвамы)

Зират капкасын япкач, әтисе әйтте: – Зәкинур туганым, синең баш очыңда дога укый алмадым. Каберең – Псков каласында... Мирхәбиб энем, синең каберең тагын да ерактарак – Польша җирендә. Миргалим, синең каберең бөтенләй дә билгесез... Укыган догаларым сезнең рухыгызга да барып ирешсен иде.

(Башыннан укыгыз)

***
1955 елның җәе матур килде. Вакытында күк күкрәп, яңгыр яуды. Җылы
нурларын сибеп, кояш карады. Мул уңыш вәгъдә итеп, басуда игеннәр
башакка тулышты. Болында чалгы тыккысыз булып, печәне күтәрелде.
Төш җитәрәк, авыл юлында елкылдап торган кара төстәге «ЗИС»
машинасы күренде. Басу капкасын узып, сиртмәле коега җитәрәк, «ЗИС»
аръяк урамга борылды; калай түбәле, тәрәзә йөзлекләре бизәкләп-сырлап
эшләнгән йортның капка төбендә туктап калды.
Машинадан куе зәңгәр төстәге һәйбәт бостон костюм-чалбардан,
башына мул булып чал төшкән 60 яшьләр тирәсендәге ир-ат һәм изүе ачык
аксыл күлмәгенең җиңнәрен сызганып җибәргән, типсә – тимер, басса
бакыр изәрлек утыз яшьләрдәге ир-егет төштеләр.
Болар озак кына каршыдагы йортка карап тордылар. Өлкәне, ике тапкыр
кулъяулыгын алып, күзләренә китерде. Яше, чак каударланып, папиросына
ут элде (моңарчы әтисенә күрсәтеп тартканы юк иде).
Өлкәне җилкапканы ачып:

– Хуҗалар өйдәме? – дип кычкырып сорады. Җавап бирүче булмагач,
багажниктан искерәк чемодан, кыска саплы көрәк алды. «Гаеп итмәсләр әле»,
– дип, бакчага узды. Як-ягына каранып алгач, бөрчек-бөрчек кара туфракны
чемоданына тутыра башлады. Янә, читкә борылып, кулъяулыгын күзләренә
китерде. Яше, чемоданны җиңел генә күтәреп чыгып, багажникка урнаштырды.
– Зиратка меник, улым, – диде ир-атларның өлкәне. Зират авыл читендә
калкурак җирдә, авыл халкы «зиратка менәбез» дип сөйләшә иде.
Мәрхүм булган авылдашларына, туганнарга сәлам биреп, зиратка
керделәр.
Өлкәне Коръән укыды; яше үзе белгән дога сүзләрен ихластан кабатлап,
әтисе кырында басып торды.
– Күңелем булды, улым. Сиңа рәхмәт. Сине мәшәкатьләдем... – диде
әтисе, зираттан чыкканда.
– Нинди мәшәкатьләү, ди, әти! – диде улы.
Зират капкасын япкач, әтисе әйтте:
– Зәкинур туганым, синең баш очыңда дога укый алмадым.
Каберең – Псков каласында... Мирхәбиб энем, синең каберең тагын да
ерактарак – Польша җирендә. Миргалим, синең каберең бөтенләй дә
билгесез... Укыган догаларым сезнең рухыгызга да барып ирешсен иде.
Чишмәгә туктадылар. Картлачның бөтенесе алдан уйланылган икән:
суын эчеп, изүен чишеп, битен-кулын юганнан соң, ун литр сыйдырышлы
флягасына су тутырды.
Какылы тау итәгендә җиләк җыйдылар. Шунда ук тамак ялгап алдылар.
Пешкән тавык, пәрәмәчләргә кагылмадылар диярлек; чишмә суы эчеп, кара
ипи белән җиләккә басым ясадылар.
– Кайтыр юлга кузгалабызмы, әти? – диде улы, күңелләр хушлангач.
– Бәдрине күреп китәсем килә, улым. Эчтәге бер корт тынгы бирми, –
диде әтисе гаепле кеше сыман.
– Проблема түгел, әти!
«ЗИС» сиртмәле кое янына җитеп туктады.
Ир-атларның өлкәне озак кына каршысындагы йортка карап утырды.
Сәер халәт кичерә иде ул...
Мунчадан чак зуррак өй. Җир төсенә кергән салам түбә.
Каралты-курага ир-ат кулы тимәгәне күзгә ташлана. Капка баганасы бер
якка авышкан. Шул капкадан, җаның түзеп, ничек көн саен үтеп йөрмәк кирәк?!
Бары тәрәзәләрдә ак пәрдәләр генә бу нигезгә азмы-күпме ямь биреп тора.
Ир-ат кулы сизелми. Бәдри сугышта һәлак булды микәнни? Шулайдыр...
Күпләр кайтмады яу кырыннан... Кичер, солдат!..Мин монда әллә ниләр
уйлап утырам... (Нурислам ялгыша иде. Бәдрине сугышка алмадылар.
Камали байның Кара айгырыннан егылып төшеп, ул аягын имгәтте. Гомере
буе аксап йөрде. Авыл тарихына «Чатан Бәдри» булып кереп калды).
Капкадан буй җиткән кыз чыкты.
– Әтине көтсәгез, ул өйдә юк. Эш белән районга китте. Тиз генә
кайтмас, – диде.
Кызны күргәч, өлкән яшьтәге ир-атка нидер булды. Югалып калдымы
соң?.. Моңарчы Бәдригә: «Кеше талап йөрдең, үзеңә бер дә кот кунмаган
икән», – диясе, үзәгенә үтәрлек авыр сүзләр әйтәсе килгән иде…

Бар әйтергә теләгәне, бер дә кирәкмәгән пүчтәк сүз булып, артка чикте. Улы
алдында кыз бик уңайсызланды. Яшьләр бит... Кызның өстендә сизрәп беткән
соры күлмәк, аягында иске галушлар иде. Юк, өй арасында да җитү кызлар
болай ук фәкыйрь киенеп йөрми. Кызыйның мин-минлегенә кагылмыйча гына
ярдәм итәсе килде. Аның да бит, матур күлмәк, яңа туфли киеп, кичке уенга
чыгасы киләдер... Бәлки, күз төшереп йөргән егете дә бардыр әле...
– Сеңлем, сабыр итсәңче!..
Янчыгыннан күлмәк-туфлилек акча санап алып, кыз янына ашыкты.
– Нәзер әйткән идем, сеңлем...
– Нәзер? – Кыз, гаҗәпләнеп, аңа карады.
– Әйе. Балык тотканда, көймәм әйләнеп капланды да... Ярга йөзеп чыга
алсам, юлымда очраган беренче чибәр кызга матур күлмәк алып бирермен
дип, нәзер әйткән идем. Тагын туфлиләр... Онытканмын. Исән калу
шатлыгыннандыр инде... Кисәк исемә төште. Мин аңлыйм: моңа ышану
бик кыен. Миннән – акча. Ә күлмәк-туфлине үзең аласың. Килештекме?
– Чын сөйлисезме, абый?
– Соң минем яшьтә алдашып сүз сөйлиләрме?!
– Рәхмәт, абый! – Кызның күз-керфекләре яшькә чыланды. Кулының эш
белүенә мактанасы килепме: – И ситсысы булса, үзем дә тегәр идем әле.
«Зингер» тегү машинабыз бар безнең, – диде.
Алдашты. Гомергә балыкка йөргәне юк. Ярый соң... Ул кадәр кичерә
алмаслык гөнаһ түгел ләбаса.
Кыз, акчасын күкрәкчәсенә яшереп, лапаска керде.
– Төш, әти. Киттеләр.
– Күрәм. – Сәндерәдән Бәдри төшеп килә иде.
***
– Хенде хох! Стой! Шартлатам, чурту-матыр!
Юлга күзләрен акайтып, кызурак табигатьле икәне чыраена ук чыккан
бер адәм йөгереп чыкты.
Тормозлар чыелдады. Көтелмәгән хәлдән ал тәрәзәне «сөзә» язып туктап
калдылар.
Ул арада машина алдына ук килеп баскан юлбасар кулын югары күтәреп
акырды: «Иманыңны укы, дошман!» Кулында граната түгелме соң моның?
Әйе шул, немец гранатасы! Юктыр ла... Каян килеп?..
Ир-атларның өлкәне елмаеп, ике кулын алга сузып, машинадан төште.
– Күрешик, туган...
– Сезне күрер көннәр дә бар икән, авылдашлар...
Куллар кысышып, җилкәләренә шап-шоп суккалап күрештеләр.
– Куркыттың, – диде әтисе, көлеп. – Сугыш «күчтәнәче»ме әллә?
Гранатаңны әйтәм.
– Соң! Берлин каласын фашистлардан азат иткәндә, аккурат минем
аяк астына килеп төште ул «күчтәнәч!» Шартламады! Беркавым аптырап
басып тордым да юл капчыгына алып салдым. Кирәге чыгар, мин әйтәм!
– Чыктымы соң?
– Күрсәтеп кенә алам – шыр җибәрәләр!
– Төсмерлим дә кебек үзеңне... Танып бетерә алмыйм, – диде әтисе.

– Разрешите представиться: өлкән сержант Галәветдин Әүхәдиев! Җавап
бирегез, зимагорлар: сез туган авылыгызга кайтып, безгә кермәенчә китәргә
уйладыгызмы?
Әтисенең йөзенә күләгә төште.
– Уңайсызландык. Без керербез дә бит... Хуҗаларны читен хәлдә
калдырмабызмы?..
– Нинди читен хәлдә калдыру ул?! Вәт дивана башлар!
– Үзең беләсең, туган: сөрелгәннәр без...
– Дөньялар үзгәрә бит, Нурислам агай!
– Ай-һай, кояшы тиз генә чыгар микән?
– Ярый, күп сүз – чүп сүз! Бор рульне безнең якка, егет! – дип, кырт
кисте гранаталы юлбасар, бәхәскә чик куеп.
Галәветдиндә кунак булып, мунча чабынып, авыл өендә изрәп
йоклаганнан соң икенче көнне иртәнге якта юлга кузгалдылар.
***
Машина туган якларны артта калдырып, Березники каласына чаба... Юл
ерак, уйларның очына чыкмалы түгел.
Кайтып төшү белән аны таныганнар: мәҗлескә авылдашларының
әле берсе, әле икенчесе керде. Тыенкы гына исәнләштеләр. Хәл-әхвәл
сораштылар. Киң күңелле хуҗа кунакларның һәммәсен өстәл артына
утыртты. Тик менә табындашлар булсалар да, әңгәмә җанланып китә
алмады. Йөрәге әрнеп, ачы хакыйкатькә төшенде: кешеләрнең калебенә
курку сеңгән... Үзендә дә шул каһәр суккан курку яши.
Авылдашлары белән ачылып сөйләшмәде шул. Акылы белән аңлый:
аларның гаебе юк! Күңел төпкелендә юшкын булып утырып калган үпкә-
рәнҗүе баш калкытты: сөрделәр бит, сөрделәр!..
– Кайтып җитәбез, әти.
Улы әнә чит-ят шәһәргә «кайтып җитәбез» ди...
***
Таллыяр авылында аларның кайтуын берара телдән төшерми сөйләделәр.
Авыл өчен бу зур вакыйга булды. «Кая таба генераллар утырып йөри торган
машинада кайткан. Зур түрәдер», – дип фаразладылар. Соңрак күңелгә
шик төште: түрәме – юкмы? Ул кадәресен төпченеп сораштырмаганнар
икән. Үзе әйтмәде.
Бостон костюм аерым сөйләшүгә лаек булды. «Игътибар иттегезме:
кәчтүменең ал ягы кыскаракмы, артымы?» – дип сорады Галәветдин. «Причум
монда кәчтүм озынлыгы?» – диделәр авылдашлары. «А притум, кәчтүменең
ал ягы кыскарак икән – түрә була, арты кыскарса – рабучий класс!» – дип
җаваплады тегесе. Аңламассың бу Галәүне! Сүзендә хаклык та бар шикелле...
Кәчтүменә дә игътибар итмәгәннәр булып чыкты.
Күрәсез, сораулар калды. Ачыклык кертик.
Фаразларга килсәк... Нурислам – урман кисүчеләр бригадиры, улы
Нургали – шәһәрнең автотранспорт хуҗалыгында механик.
«ЗИС» машинасы турында сөйли китсәм, сабыр канатларыгыз
талмасмы? Тәвәккәллим…

Нургалине, яше җитеп, кырык өченче елны сугышка алдылар. Икенче
Белоруссия фронтының унҗиденче армия командующиен йөртте солдат.
Кырык дүртенче елның июнь аенда «Багратион» операциясе башланды.
Безнең гаскәрләр, немецны тукмый-тукмый, алга китте, тылда чолганышта
калган, чигенергә өлгермәгән яисә теләмәгән дошман частьлары калды.
Әнә шул «калдык»ларның берсе аулак урман юлында командующийның
машинасы каршысына килеп чыкты...
Немец солдатлары төялгән йөк машинасы борылыштан көтмәгәндә
күренде. Бик тиз хәрәкәт итәргә кирәк иде! Тупас йолкып, генералны
утыргыч артына сеңдерде. Кисәк тормозга басып, машинасын кырт
туктатты да, коралын эләктереп, юл читенә сикерде. Сикергән шәптән,
дошманга төбәп, автоматыннан озын чират бирде. Шул сулышта гранатасын
томырды. Обоймада патроны беткәч, кыргый мәче җитезлеге белән рульгә
укталды; ыргылып кузгалды: кулы икенче, өченче тизлекне кушты; аягы
соң чиккәчә газ педаленә басты... Ис-акылын җыеп, артына борылып
карады: алты-җиде дошман солдаты әйләнеп төшкән, йөк машинасы кара
төтен чыгарып яна иде.
Штабка кайтып җитәрәк генералның тавышын ишетте:
– Выходит, ты мне жизнь спас, солдат. Спасибо. Большое человеческое
спасибо тебе. В долгу не останусь. Как говорили в старину: долг платежом
красен. К ордену представлю. Отпуск не дам. Мне хорошие водители
нужны. Есть ещё какие пожелания?
Югалды да калды. Генералга ни дип җавап бирергә? Ык-мык итеп торуы
озаккарак сузылды, ахры, генерал елмаеп сорады:
– А мечта есть у тебя, солдат?
– Есть... Как без мечты жить-то?.. – дип, авыз эченнән ботка пешереп
алды ул.
– Какая же? – дип тынычлана белмәде генерал.
– Скорее разгромить врага! – дип чатнатып җавап кайтарды Нургали.
– Это само-собой. А вот личная мечта есть у тебя?
– И такая есть, товарищ генерал.
– Ну, колись, солдат!
– Я, товарищ генерал, после войны мечтаю вернуться к своей невесте
вот на этом «ЗИС»е. Да, я понимаю... Виноват!
– О как! – Генерал гаҗәпләнде.
– Больно с гонором она у меня, – дип, мәсьәләгә ачыклык кертте Нургали.
Генерал шаулатып көлде:
– А ты вот так, значит: с ходу хочешь брать крепость?
– Так точно, товарищ генерал!
Күкрәгенә орден такканда, штаб офицерлары чын күңелдәнме,
командующийга ярарга тырышыпмы: «Герой! Золотой Звезды достоин
парень!» – диештеләр. Нургали аңламады: нинди герой булсын ул?!
Немецларны күргәч, шыр җибәрде. Курку бик тиз уйларга, җитез хәрәкәт
итәргә этәргәндер, мөгаен. Паникага бирелмәде анысы... Калтырап
төшмәде. Шуңа исән калдылар. Әнисе бу хәлне: «Ходай саклаган сезне,
улым, – дип үзенчә аңлатыр иде.
Саклагандыр да... Машинаның карарлыгы калмаган: кая карама ядрә эзе, ал як тәрәзәдән иләк ясап ташлаганнар... Радиаторны да алыштырырга
туры килде.
Җиңүдән соң Нургали өч ел хезмәт итте. Хезмәт срогын тутырып,
өйгә кайту мәшәкате белән йөргәндә, штабка чакыртып алдылар. Полк
командиры сейфыннан машина ачкычын, документларын алды. Ачыклык
кертте: «Машина в гараже. Правда, не на ходу. Отремонтируешь. И
счастливого пути домой, солдат!»
Сөенечтән башы әйләнеп китте. Генерал! Онытмаган! Бу кадәр кече
күңелле кеше булыр икән!
Бер ай гараждан чыкмады. «ЗИС» фронт юлларын күп айкаган, сугыштан
соң да, төрле кеше кулына калып, нык таушалган, кыскасы, гамәлдән сызып
ташлар вакыты бик җиткән иде. Полк командирының хуҗалык эшләре буенча
урынбасарына мең рәхмәт: кирәкле запчастьлар табарга ул булышты.
Бер айдан үз гомерендә иң күңелле сәяхәткә кузгалды. Кайгыртучан
куллар бөртекләп сүтеп-җыйган техника озын юлда сынатмады.
Ниһаять, каршысында Березники каласы! Машинасын сабынлап юды.
Корытып сөртте. Гимнастёркасына ап-ак яка текте. Итегендә кояш нуры уйнады.
Дулкынланды. Сүз дә юк, ике арада хатлар йөреп торды... Кем белә бит...
Кемнәр белеп бетергән?! Арада – еллар... Кызлар күңеле иләс-миләс... Ничек
күрешерләр?.. Хыялы матур күренеш тудырды... Бер егет ярсу атлар җигелгән
матур тарантаста кыз янына килә дә әйтә: «Карета подана, моя королева!» – ди.
Әйе, укыды... Китапның исемен генә хәтерләми. Хәер, анысы мөһим түгел.
Тәвәккәлләде. Урамнан үткәндә елкылдап торган кап-кара «ЗИС»
машинасы артыннан этләре өреп, бала-чагасы кызыгып, тузаны тузып
калды... Кыз яшәгән баракның баскыч төбенә килеп туктады. Нәкъ
каршысында – кыз тәрәзәсе! Хаталану мөмкин түгел! Сигнал бирде.
Ашыкмый-кабаланмый гына машинадан чыкты. Орден-медальле күкрәк
тагын да киерелә төште. «Гөлт» итеп зажигалкасын кабызды. Вәкарьлекне
нык саклаган хәлдә «Казбек»ка ут элде. Папиросын тирән суырып, һавага
төтен алкалары очырды. Ул арада тәрәзәдән Гөлҗиһанның нурлы йөзе
күренде. Гөлкәе! Көткән! Көткән! Күзләреннән күренеп тора!
Кыз, йөгереп, баскыч төбенә чыгуга, машина ишеген киереп ачып:
– Утырасы килгән кешегә корыта (ят сүзне, авызы ияләнмәгәнгәме,
катырак әйтеп ташлады бугай) подана! – диде.
– Аһ! – диде кыз.
Бу кадәр галәмәткә кыз йөрәге ничек чыдасын?!.
***
Әтисенең соңгы сәфәре булды ул кайту. Сугыш яралары озак яшәтмәде
фронтовикны...
Әнисе бакчадан алып килгән бер чемодан туфракны чүлмәкләргә бүлде.
Чүлмәкләрдә гөл үстерде. Гөлләре янына килеп, гел җырлый торган иде.
***
– Кызым!..
– Тыңлыйм, дәү әти.
– Энеңне өйләндереп, башлы-күзле итү сиңа кала, кызым. Мин өлгермәдем... Энеңнең яше бар, акылы тупсасына утырып җитмәгән. Син
җаваплы – ишетсен колагың!
– И дәү әти! Гаязның туенда да утырырсың, оныкчыкларыңны да сөярсең әле!
– Рәхмәт, кызым. Гомергә тәмле телле булдың. Ә хәзер үзен чакыр...
Соңгы вакытта гел Гаяз оныгы турында уйлый. Чыннан да, егетнең
акылы тупсасына утырып җитмәгәнме соң?.. Бүтән бер-бер сәбәп бармы?
Соң таш калада үскән малай агрономлыкка укыймы?! Укыды. «Горзеленхоз»
оешмасына эшкә урнашты. Эше әйбәт бара, күрәсең, мастер итеп куйдылар
үзен. Шәһәр читендәге бакчаларында үстермәгән яшелчәсе, җиләк-җимеше
юк. Менә сиңа шәһәр баласы! Туктале... Әллә соң?.. Моңарчы башына
килмәгән... Җир кешесе бит бу малай!
– Килдем, бабакай!..
– Улым... Син туган якларга кайт... Таллыярга... Анда безнең асыл
Ватаныбыз. Кайт та тамыр җибәр. Йолкып алырлык булмасын. Туфрак
учла да алтын ит!.. Апаңны чакыр...
– Мин монда, дәү әти...
– Елама, кызым... Олыгайган көнемдә кадер-хөрмәтегездә яшәдем...
Рәхмәт, балалар... Бәхил булыгыз...
Кунак бүлмәсе нурга күмелде. Шул мәлдә өйгә фәрештә иңде. Бәрәч,
Гөлҗиһанына охшаган түгелме соң?! Әйе шул! Тач Гөлҗиһанның яшь чагы.
Фәрештә, елмаеп, аны үз янына чакырды. Җаны авыру, карт тәненнән
аерылды да, сөенеп, Аллаһ илчесе хозурына очты…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев