Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шомырт тәме

...Калсын бу кич шомырт тәме булып, Җәйләр хәтеренә уелып.

Иреннәрем белән уч төбеңнән
Берәм-берәм шомырт чемләдем.
Сулышымнан татлы тойгыларың
Кытыкланыр диеп белмәдем.
Берәм-берәм, имеш, шомырт чүплим,
Уч төбеңне үбеп-иркәләп.
«Алай итмә!» – диеп тыю түгел,
Тайпылмадың хәтта читкәрәк.
Син учыңны сузып басып тордың,
Рәхәт табып мине күзләдең.
Иреннәрең белән иренемнән
Үрелеп шомырт өздең, түзмәдең...
Уч төбеңнән шомырт сәйләннәре
Тәгәрәште җиргә коелып.
...Калсын бу кич шомырт тәме булып,
Җәйләр хәтеренә уелып.

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев