Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чигүче Йолдыз

Үткәннәрне киләчәккә бәйләп, Чигү чигә татар ханымы.

Бизәк сайлый Йолдыз, онытылып
Чигү чигә, һәр кич утырып.
Бөредәге язгы гөлләр калка,
Болын-ашъяулыгын тутырып.
Төсле хыяллары кабына да
Лалә таҗларына кагыла.
Пар мендәрнең тышлыгында шыткан
Гөлбакчадан күзләр чагыла.
Гөлләренә куна таң былбылы,
Биеп кенә тора, һай, кулы.
Чиккән келәмнәрен сукмак итсәң,
Зөһрә кызга илтер Ай юлы.
Элмәк-элмәк тамбур җөйләр җөйләп,
Кул җиледәй җитез җыр көйләп,
Кирмән сөлгеләре чигә оста,
Чулпан йолдызына сер сөйләп.
Әнкәсенең бирнә өленгесе –
Борынгыдан килгән өлгесе.
Гөлләмәне яңа чәчәк бизәр:
Ул кушканы – аллы-гөллесе.
Шәфәкь нуры төшкән йөзләрендә –
Болгар осталары чалымы.
Үткәннәрне киләчәккә бәйләп,
Чигү чигә татар ханымы.

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев