Логотип Казан Утлары
Роман

КАТОРЖАН (романның дәвамы)

– Мин сине көтәрмен, Фәйрүзә! – Тавышына бер чеметем өмет сыенган иде. Кыз өермә булып ишеккә ташланды. Егетнең борын төбендә шапылдап, ишек ябылды. Мәрхәмәтсез сүзләр мәхәббәтле йөрәккә ук булып кадалды: «Хуш! Дикарь! Каторжан!

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Камил хәзрәт койма тота иде. Изүе ачык, җиңе сызганулы, кулында
чүкеч, йөзендә нур уйный – бу эшкә кулы ятып торганы күренеп тора. Гаяз
яңгыратып сәлам бирде:
– Әссәламегаләйкем, хәзрәт!
Хәзрәтнең нурлы йөзе тагын да нурлана төште.
– Вәгаләйкемәссәлам, Гаязҗан! Әйдә, түрдән уз, дисәм...
– Сезне күргәч, бер мәзәк искә төште, хәзрәт. Сөйлимме?
– Хуш. Тыңлыйм.
– Шулай бер хәзрәт койма тота икән. Ерак та түгел бер малай басып тора.
Китми дә китми. «Энем, миңа бер-бер йомышың бармы?» – дип кызыксына
хәзрәт. «Юк, мулла абзый», – ди малай. Ярый. Хәзрәт янә эшкә керешә.
Малай һаман китми. «Энем, бар, өеңә кайт. Анаң көтәдер», – ди хәзрәт.
«Көтми, мулла абзый!» Хуш. Хәзрәт эшен дәвам итә. Китү малайның уенда
да юк! Хәзрәт бу хәлгә тәмам аптырап: «Энем, әйт әле чын дөресен, ник
монда басып торасың син?» – дип сорый. «Әй, мулла абзый, бармагыңа
чүкеч белән суккач, ни әйтерсең икән? Шул сүзне генә ишетәсем килгән
иде!» – дип, серен чишә малай.
Камил хәзрәт сакалын югары чөеп көлде:
– Син дә шуның өчен килмәгәнсеңдер бит?
– Юк, хәзрәт. Килүемнең сәбәбе күпкә җитди.
– Хуш. Тыңлыйм йомышыңны!
– «Фатиха» сүрәсен өйрәнгән идем, хәзрәт. Күңелемдә шик туды:
сүзләрен дөрес әйтәм микән? Тыңламассызмы?
– Сөбханалла! Сөбханалла! – Әллә күз-керфекләре дә дымланып китте
хәзрәтебезнең? – Бөтен дикъкатем синдә, Гаязҗан!..
Егет көйләп укып җибәрде. Остаз дүрт-биш җирдә төзәтте. Кабатлап
әйтергә кушты. Үзе укып күрсәтте. Күңеле нечкәреп, баш очында оҗмах
кошлары сайрагандай тоелды. Бәй, ничек сөенмисең?! Менә бит ул ничек!..
Яшьләр дә дингә тартыла диген... Бик әйбәт күренеш бит бу!
– Тагын бер йомышым бар иде, хәзрәт, – диде Гаяз, тимерне кызуында сугып.
– Нигә биш түгел?
– Мин өйләнергә уйладым бит әле, хәзрәт. Никахыбызны сез укырсыз
дип өметләнәм.
– Бәрәкалла! Бәрәкалла! Фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры
килсен ошбу сүзләрең! Хуш, кем кызына!
– Сәгыйдулла абзый кызы Фәйрүзәгә, хәзрәт.
– Ә-ә... Алай икән!.. Кай тарафтан карасаң да, ихтирамга лаек нәсел.
Яучы җибәрдеңме? Кызның ата-анасы ризамы?

– Риза булмый кая барсыннар, хәзрәт!
– Ә кыз?..
– Ничек дип әйтим, хәзрәт... Китапча әйтсәм, монысы билгесезлек
томаны белән өретелгән...
– Томанны куып тарат, егет! Тиз! Тиз!
– Мин кызны урларга уйладым, хәзрәт!
– Ничек?!
– Шулай! Урлыйм да кайтам! Сез никах укыйсыз. Дөньяда булмаган
хәл түгел. Миңа Нургали бабам сөйли торган иде: элекке заманда егетләр
кызларга бик ялынып йөрмәгәннәр!
– Шайтан вәсвәсәсенә бирелгәнсең, егет!
– Сабыр савытларым мөлдерәп тулды, хәзрәт!
– Кызның ризалыгы кирәк, егет!
– Бөтен өметем сездә, хәзрәт!
– Кызның ризалыгы юк икән, мин никах укудан баш тартам!
Дөнья кисәк суынып китте. Күктән бар җылысын җуйган кояш карады.
Кошлар тынды. Чишмә челтерәп агуыннан туктады. Чәчәкләрне сөеп, җил
исмәде. Өмет шәме соңгы тапкыр талпынып алды:
– Ярый, хәзрәт. Борчыганым өчен гафу итегез. Мин күрше авылга киттем.
Минем хәлемне аңлаучы мулла табылыр әле җир йөзендә. Бөтенесенең дә
йөрәгенә мүк үсмәгәндер! – Китәргә дип кырт борылды. Өч адым атларга
өлгермәде, Камил хәзрәтнең кырыс тавышын ишетте:
– Стоп! Беркая бармыйсың! Шул гына җитмәгән ие! Никахыгызны үзем
укыйм. Егет булсаң, кызның ризалыгын ал. Шаһитләр кирәк. Визиткамны
бирәм. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтырата аласың. Аудиенция
тәмам! Хуш иттек!
Ачуы кабарды Камил хәзрәтнең. Күр син аны! Оятсыз! «Кыз урлыйм»
дип килгән! Ә ул никах укырга тиеш! Ә кызның ризалыгы юк! Бу нинди
тәртипсезлек?! Бу нинди киртә сикерү?! Менә укырмын мин сезгә!
Бераздан ачуын күңел төпкеленнән күтәрелгән сөенү хисе кысрыклап
чыгарды. «Кыз урлыйм», диме?! Күр син аны! Үзсүзле егет! Никахны
укырбыз, Алла боерса! Вакыты җиткәч, исем кушу мәҗлесенә дә
эндәшерләр, рәхмәт яугырлары! Эшләр болай барса, авыл яши! Яшәячәк!
Никахын да укырбыз, исемен дә кушарбыз. Ешрак булсын иде андый
чакырулар. Шулай бит ул дөнья! Матур бит ул дөнья! Их-ма!.. Бер сугуда
эшләпәсенә кадәр батырмакчы иде шушы кадакны... «А-а-ан!..» – Хәзрәт
шул, Ходай сабырлык биргәндер, вакытында тыелып калды.
***
Көтелмәгән бер-бер хәл килеп чыкмасын өченгә, вак-төягенә кадәр акыл
бизмәнендә кат-кат үлчәп, чарага бик җитди әзерләнделәр шул.
Кая ул каршылык күрсәтү, кыз «аһ» дип аваз салырга да өлгермәде...
Тыкрыкка борылуга, каршысына ярсып-уйнаклап килгән аргамакны күрде.
Ис-акылын җыярга өлгергәнче, җайдагы кызның башына капчык кидерде,
җиңел генә күтәреп, үз янына алды, шуннан соң дөньясы айкала-чайкала
башлады, суларга һава җитмәде...
Ниһаять, ат туктады. Үтә дә таныш тавыш: «Араныңа кайт, Алмачуар!» – диде. Тавыш иясе, аны җилкәсенә салып, каядыр алып китте.
Аягына бастырды.
Яктылык, авырттырып, күзләргә бәрде. Кыз беренче эше итеп төчкерде
(солыдан бушаган капчыкны кагып кую беркемнең дә башына килмәгән
иде). Икенче эше итеп: «Үләм!» – дип кычкырды. Таныш түгел өйне,
каршысында аңгыра кыяфәт белән басып торган ир-атны күрде. Таныды!
– Изге сәгатьтә нигеземә аяк бас, Фәйрүзәкәй! – диде Аңгыра кыяфәт
чиктән тыш дулкынланган тавыш белән.
– Кайда мин?
– Минем өемдә.
– Чыгарып җибәр мине хәзер үк! – Кыз ишеккә ташланды.
– Ишек бикле, – диде егет.
– Мин полициягә шалтыратам! Хәзер килеп җитәрләр! Төрмәгә алып
китәләр сине, белдеңме?! Телефоным кайда минем?!
– Миндә, – диде егет.
– Барыбер китәм! Китәм!
– Фәйрүзәкәй!..
– Якын киләсе булма!
– Тыңлале сүземне, Фәйрүзә!..
– Тыңламыйм!
– Ярый, тыңлама... Тик шуны бел: яратам мин сине! Яратам! Нишлим?!
Очрашудан качасың... Телефоныма җавап бирмисең...
– Өемә кайтам!
Егет күңелсезләнде. Беркавым башын иеп эндәшми басып торды. Сүзен
әйткәндә, тавышы да сүрелә төшкән кебек иде:
– Ярый. Нишләмәк кирәк?.. Иртәгә көтү куганда китәрсең, – диде.
– Нигә көтү куганда?
– Күршеләрем күрер сине... «Бу кыз егет өендә нишләп йөри икән?» дип
уйларлар. Уйласыннар! Бөтен авылга таралсын бу хәбәр!
– Аһ, син оятсыз! Кара, нәрсә уйлый бит, ә!
– Уйлыйм шул. Минем башта гел акыллы фикерләр генә. Кайчак үзем
дә гаҗәпләнәм.
Мыскыл иткән була! И суган кыягы!
– Чыгарып җибәр мине! Соңгы тапкыр әйтәм!
– Көтү куганда китәрсең. Мин ике сөйләмим.
– Ү-ү-ү!.. Аңарчы түзалмыйм!
– Нәрсә булды?
– Мин... Мин...
– Нәрсә, кабынмый җәфалаган машина кебек этенеп торасың?! Ни булды
дип сорыйм?!
– Әйтергә оялам!.. Ү-ү-ү!.. Үзең бел инде...
– Нәрсәне белергә тиеш мин?!
– Мин... Мин кысталдым!.. Шуны да аңламый! Бу кадәр томана
булырсың икән!.. Ү-ү-ү!..
«Чү, улым! Баш ярылып, күз чыкмаган» дияр иде Нургали бабасы. Баш
та ярылды, күз дә чыкты, бабакай! Илдус күрше! Без алалмаган крепостьлар
юк, имеш!..

Паникага бирелмәскә кирәк. Уйла! Хәйләлиме? Тикшереп карап булмый.
Бәлки, дөресен әйтәдер? Тере җан иясе бит... Чыгармый булмый. Янында
басып тора алмыйсың. Димәк, качу мөмкинлеге бар. Аяклары җитез!..
– Мин сине көтәрмен, Фәйрүзә! – Тавышына бер чеметем өмет сыенган иде.
Кыз өермә булып ишеккә ташланды. Егетнең борын төбендә шапылдап,
ишек ябылды. Мәрхәмәтсез сүзләр мәхәббәтле йөрәккә ук булып кадалды:
«Хуш! Дикарь! Каторжан! (Авылда кушаматсыз кеше юк: узган гасырның
утызынчы елларында Нурислам бабасы чит-ят җирләргә сөрелгәнгәме, Гаязга
«Каторжан» кушаматы чат ябышты). Синнән урлатып торалар, ди!» – Телен
күрсәтергә дә онытмады. Ишегалдында, чәңгелдәп, көчек өрде...
Бетте... «Кыз урлау» операциясе тәмам. Бүтән болай җүләрләнеп йөрүләр
булмас инде. Ярый, хатынсыз яшәр. Яшьлек мәхәббәтен сагынып... Йә,
исәнме, буйдак ир-ат тормышы! Үз сафларыңа тагын бер бәхетсезеңне
кабул ит…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев