Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җәлил һәйкәле

Казанына карап тора Җәлил, Тараталмый җилләр томанны. Көтә шагыйрь Казан томаннарын Ләйсән яңгырлары юганны.

Тик булса иде ирек...
М.Җәлил

Казанына карап тора Җәлил,
Тараталмый җилләр томанны.
Көтә шагыйрь Казан томаннарын
Ләйсән яңгырлары юганны.
Карурманнар кичеп килеп җиттем
Бүгенгемә бала чагымнан.
Ишетелә, керә колагыма:
«Тамырыңа балта чабылган».
Синең дәвам – синең оныклар да
Яһүдтер дә, Җәлил, урыстыр.
Асты өскә килде дөньяларның,
Заманалар артык кырыстыр.
Кулларыңны һәм тәнеңне кисә
Чәнечкеле тимерчыбыклар.
Чәнечкеле тимерчыбыкларга
Килеп куна әрсез чыпчыклар.
Ак диварда вакыт саный сәгать,
Шуып-шуып үтә күләгә.
Кулларыңны чишеп, шагыйрь, сине
Бастырасым килә үләнгә.
Җәяр идем авылың туфракларын
Кызыл гөлләр үскән түтәлгә.
Уянырбыз бер көн таң белән үк,
Баштан сыйпар Аллаһ безләрне.
Күксел томаннарны эретәчәк,
Ачтырачак кояш күзләрне.

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев