Логотип Казан Утлары
Хикәя

ОЛАБЫЙ (хикәя)

Ә Хода бәндәсенең каян килүе, кая юл тотуы, хәтта исемен дә төгәл генә белмәве ачыклангач, Муса агайга карар кабул итәр өчен тирән итеп бер сулыш алырлык вакыт кирәк булды: иң элек әбине җылыга алып керергә, кайнар чәй эчерергә, иртәнгә кадәр ял иттерергә кирәк иде. Аннан соң күз күрер...

Җил ниндидер бер ашыгычлык белән салкын тәрәзәгә килеп бәрелде.
Аңа ияреп килгән эремчек кебек шадра кар бөртекләре шыбыр-шыбыр
тәрәзә төбенә коелды да җил, аларны җыеп, янә очыртып алып китте. Агач
өй бүрәнәләрен сынагандай шыгырдап куйды. Нык иде әле бүрәнәләре.
Шуңа да өй эчендә дә җылы. Мичтә биешкән ялкын телләре дә, чытыр-
чытыр килеп янган коры утын да, мич алдына төшкән яктылык та тәнгә
генә түгел, җанга бер рәхәтлек биреп тора.
– Сёмага дигән кыстыбыйларны ныграк майла, аңа тагын берне өстәсәң
дә ярый. – Муса агай, хатынына шулай дия-дия, шкафтан муенлы свитерын
алып киде. Үзе йомшак, үзе җылы шушы свитерны шактый еллар элек
хатыны Җиһан бәйләгән иде. Яшьрәк чагында ук. Бәйләргә өйрәнәсе килә
дип, әллә каян гына юнәтеп, өч төсле җеп алып кайтты да бәйләм инәләренә
күз җыярга өйрәнүгә шушы свитерга тотынды. Гади булса да, үзенчә матур
килеп чыкты. Һәрхәлдә хәләле сүз белән үтереп мактамаса да, бер кадерле
әйбере итеп саклап тота. Көзгә кергәч алып кия, яз җиткәч, янә хатынына
салып бирә. Җиһан апа аны, хуш исле сабынны җебетеп, йомшак җылымса
суда юып киптерә дә киләсе елга кадәр дип төреп алып куя. Елдан ел шулай:
свитер искерми дә, тузмый да, җылысын да югалтмый.
– Сёмага дигәнен дә, сиңа дигәнен дә майлыйм. Үзең турында уйла син,
төне буе керфек тә какмый, каравылда сиңа торасы. Сёма ул, ичмасам,
син алып килгән кыстыбыйларны ялт иттерер дә кикерә-кикерә, корсагын
кашып яткач, гырлый-гырлый йокы симертер. – Җиһан апа иренең
гадәтен белсә дә, уендагысын әйтми калмый. Хәер, Муса агай өч көнгә
бер каравылга киткән саен шул сүзләрне кабатлый, әмма ире кушканны җиген җиккә китереп эшләп куя. Эшләми кая барсын, Мусасы барыбер үз
дигәнен итә инде аның.
– Ноябрьгә кергәндә, безнеке кебек шартларда яшәүче кешеләрнең каны,
кыш киләсен сизеп, салкынга әзерләнә башлый. Кан йөреше әкренәя, йокы
баса, күбрәк майлы ризык ашыйсы килә. Бу безнең бик борынгы заманнарда
яшәгән бабаларыбыздан ук килә торган гадәтләр. Без генә түгел, бөтен җан
иясе кышка әзерләнә. Кайсыдыр кышка ризык җыя, оя кора, кайсыдыр
мамык үстерә, тун алыштыра...
Муса агай сукбай Сёмага карата аеруча хәерхаһлы. Берәүдән дә, хәтта
станция начальнигыннан да сүз әйттерми. Тегесенең станция тирәсендә
еш йөрүен өнәми яңа начальник, шуңа да Муса агай аны алай итеп тә,
болай итеп тә хәйләли, тәки йолып кала. Тел-теш тидертми, җил-яңгырдан
саклый. Җил-яңгырдан дигәндә, туры мәгънәсендә саклый: үзенең сменасы
туры килгән төннәрдә каравылчы бүлмәсендә кундырып чыгара, шунда
ашата-эчертә. Әле шул рәвешле кайгыртуын ничектер башкалардан, хәтта
Сёмадан да яшерергә теләгәндәй, үзеннән-үзе шулай килеп чыккандай итеп
күрсәткән була. Менә бу юлы да «Сёмага күбрәк, майлырак ашарга кирәк»
диясе урында карчыгының ике ятып, бер төшенә дә кермәгән фәлсәфәләр
сөйләп ташлады.
– Аңа кыш ни дә, җәй ни. – Җиһан апа барыбер үзенекен кыстыра. Һәм
шул сүзе белән йомшак тастымалга төреп, эшкә йөри торган биштәргә
салган кайнар кыстыбыйларны иренә тоттыра.
– Ишекне үзем бикләп чыгармын, иртән эштән кайтуга сине уятып
торасы булмас, – ди Муса агай, җавап итеп. – Кышка таба таң йокысы
аеруча тәмле була ул...
***
Гадәттәгечә, сөйләшә-сөйләшә, дөресрәге, сукбайның соңгы ике-өч
көн эчендә күргәннәрен тыңлый-тыңлый, әле суынырга өлгермәгән
кыстыбыйларны ашап куйгач, станциянең һәркем тарафыннан диярлек
сөекле мәчесе Мырауны да сыйлап, аның мыекларын пөхтәләп юганын
сүзсез генә кинәнеп карап утыргач, һәм шушы ике мәхлук үзләренең
дөньядагы иң бәхетле җан икәнлекләренә инанып, тар сәкегә ятып, мес-
мес килеп, йокыга талгач, Муса агай, төнге поездны каршы алып озатып
калырга дип, перронга чыкты.
Кыш булып уйнарга яратучан ноябрь эремчек карын кая куярга
белмәгәндәй, анда-монда себереп йөртүеннән туктаган, төнен тагын
да суытырга итеп, томан төшеп килә. Кайчандыр өяз шәһәре булганда,
XIX гасырда ук салынган тимер юл станциясенең перроны да әллә
ни үзгәрешләр кичермәгән иде. Патша заманыннан калган иске
фонарьларының да сары уты томаннан качарга теләгәндәй тыгызланып,
йомарлам гына булып калган. Алай да дөм караңгы түгел, шәүләләрне
азмы-күпме аерырлык кына булып ай яктысы, тәрәзәләрдән электр уты
төшеп тора. Әнә, рельслар телгә килеп, поездның якынлашуын хәбәр
итте. Күп тә үтмәде, тәгәрмәчләрен газиз бер ритмга салып көйләтә-
көйләтә, поезд күренде һәм, рельсларны сызгырта-сызгырта, үзе белән
ниндидер бер тантаналы ыгы-зыгы алып килде. Ничек тиз башланса, станциядәге ыгы-зыгы шулай ук итеп кинәт тынып калды. Ике-өч
минут эчендә биредә каласы пассажирларын төшереп, яңаларын алды
да тепловоз, томан эченә җылы төтенен өреп, вагоннарын сөйрәп китеп
тә барды. Озакламый поезд тәмам күздән югалды, төтене таралып,
тирә-як элеккечә бәләкәй шәһәрләрдә генә була торган салмак гүләү
тавышына күмелде. Муса агай бусын да озаттым, бар да тәртиптә дип,
тыныч күңел белән керү ягына таба борылганда, кырый күзе белән генә
күреп алды да инде аны.
Дөресрәге, иң элек перрондагы соңгы фонарьның саран яктысында
аның озын шәүләсе күзгә чалынды. Шәүлә селкенми иде, Муса агай да
шып туктап калды һәм чекерәебрәк караса, аның кеше икәнен чамалап
алды. Поезддан төшүенә каршы алырга килүчесе соңга калган, ахрысы,
дип уйлады тимер юл станциясе аша үтеп йөрүче пассажирларның холкын
тәмам өйрәнеп бетергән Муса агай. Күрәсең, беренче килүе, кая барырга
белми аптырап калгандыр дип, гадәтенчә, теге кеше янына ашыкты.
Каршында озын какча буйлы, әллә картлыгыннан, әллә куркуыннан, әллә
өшүеннән муенын алгарак сузып, иңнәрен җыерып, бөкерәеп басып торган,
бәләкәй генә төенчеген ике куллап күкрәгенә кыскан, ничек кенә җылы итеп
киенсәң дә, үзәкләргә үтә торган юеш салкын көнне юп-юка пәлтәдән, бары
бер кат яулыктан, җыерчык баскан ак йөзенә караганда, 80 белән 90 яшь
чамасындагы бер карчыкны күреп имәнеп китте. «Хода бәндәсе, нишләп
йөрүең инде?» – дип куйды ул үз-үзенә, эшнең нидә икәнен чамалап, чөнки
кемнеңдер кеме – берәүнең кадерлесе шушы яшьтә төн уртасында мондый
кыяфәттә юлга чыкмавын бер караштан аңларлык кына тормыш тәҗрибәсе
Муса агайда тулып ашкан иде.
Ә Хода бәндәсенең каян килүе, кая юл тотуы, хәтта исемен дә төгәл генә
белмәве ачыклангач, Муса агайга карар кабул итәр өчен тирән итеп бер
сулыш алырлык вакыт кирәк булды: иң элек әбине җылыга алып керергә,
кайнар чәй эчерергә, иртәнгә кадәр ял иттерергә кирәк иде. Аннан соң күз
күрер...
***
– Менә сиңа авырткан башка тимер таяк! Башка проблемаң юкмы әллә?
Тот та полициягә тапшыр, алар аны кая куярга икәнлекне бик тиз хәл итә.
Ә болай үзеңә мәшәкать кенә, – дип акыл сатты Муса агайга Сёма, әбинең,
күзләрен тутырып, аңа карап торуыннан да тарсынмыйча. Аның болай
да вакытлы-вакытсыз йокысыннан уянырга, әле җитмәсә төн уртасында
нәрсәдер хәл итеп утырырга мәҗбүр булуы, алай гына да түгел, үзенә дә
сирәк эләгә торган җылы урынын кем беләндер бүлешергә туры килүе
өчен ачуы чыккан иде, шуңа да бу әллә хәтерен югалткан, әллә бөтенләй
зиһенен җуйган карчыктан тизрәк котыласы килә иде.
– Аларны чакырырга беркайчан да соң түгел... Рәшәткәле машинада
кунак итәргә алып китмиләр. Хәер, үзең дә беләсең анда ничек каршы
алганнарын, – диде Муса агай Сёманың канәгатьсезлегенә каршы. – Ә
хәзер тор, әйдә, әбине утырт. Күрмисеңмени, көзге яфрак кебек калтырап
тора...
Сёма теләмичә генә бәләкәй сәкенең аяк очына торып утырды. Тагын да ныграк жәлләтер өченме, янындагы мәчене алып, куенына салды. Аның
балаларча кылануы, күрәсең, әбигә дә тәэсир итте. Ул да, җәһәт кенә Сёма
янына килеп, аны тынычландырырга ашыкты:
– Улым, менә безнең якка кайтучы берәрсе табылса, бергә кайтырбыз,
яме? Җае чыгуга кайтырбыз, озакламабыз, – дигән булды.
Сёма әбигә кырын күз белән генә карап алды да мәчесен тагын да ныграк
кочагына кысты һәм:
– Кая кайтасын беләме соң ул? Каян килгән? Чакыр дим бит тиешле
кешеләрне, әби белән берәр хәл булса, башыңнан сыйпамаслар. Ә болай
үзеңә проблемалар гына әзерлисең – дип, Муса агайны тагын үгетләргә
тотынды.
Муса агай әбигә чәй әзерли иде, ул сукбай киңәшен ишетмәгәндәй, бер
сүз дә җавап кайтармады, май ягып, өстенә сыр телеме дә кисеп куелган
бутербродларын биштәреннән алып, тәлинкәгә тезде.
Аның каравы әби, үзенең кем икәнен белмәсә дә, колакка сизгер, сүзгә
оста, җор телле булып чыкты.
– Алар килсә, иң элек мине түгел, сине алып китә. Үз гомеремдә энә
дә урлаган кеше түгелмен, шулай булгач, монда син – карак! Үз гаебеңне
миңа аударырга утырма, – дип, Сёманың авызын япты.
– Минме карак? – дип, нахакка рәнҗетелгән кеше кебек яклау эзләп,
Муса агайга күзләрен мөлдерәтте Сёма һәм акланган кебек күңелен бушата
башлады:
– Тоталар да бөтен караклыкны миннән күрәләр, маңгаема карак
дип язып куйганнармыни? Әллә минем энә урлаганым бармы? Менә,
Муса агай, син мине кайчаннан бирле беләсең? Караклыкта тотылганым
бармы? Урлаша белсәм, монда утырмас идем әле. Үз вакытында
урлашырга намусым кушмады, шул вакытта өйрәнгән булсам, бүген
монда балавыз сыгарга калыр идемме? – дип, тавышын бөтенләй
җебетеп агызды сукбай. Муса агай исә Сёманың гадәтен белгәнгә, аңа
«ә» дә димәде, «җә» дә димәде, сүзен әйтеп бетерергә мөмкинлек кенә
бирде. Бүлмәдә хисләр куеруын сизгән әби исә Сёманы жәлләп елап
җибәрде.
– Менә, безнең авылга кайтучылар булса, шуларга ияреп кайтырбыз.
Син дә безгә кайтырсың, кунак булырсың, анда бөтен кешегә дә урын
җитәрлек, – дип, үзенчә юаткан булды.
Төн әнә шулайрак үтте.
***
Икенче көнне үк Муса агай, әбине машинасына утыртып, аның
туганнарын, йә булмаса торган җирен эзләп китте. Иртә белән Җиһанын
уятмас өчен өй ачкычын үзе белән алса да, чакырылмаган кунак белән
кайткач, дәшми булдыра алмады. Киңәш-табыш кирәк. Җиһан киңәше
белән башлаган эшнең ахыры һәрвакытта да хәерле була – Муса агай моны
әллә кайчан белә инде.
Иң элек әби утырган поезд килгән якка станцияләр буйлап йөреп
чыгарга кирәк дип хәл иттеләр. Хәтер дигәне бөтенләй булмаса да, энә
түгел, кеше кадәр кеше бит ул! Бәлки әле кемнеңдер кадерлеседер дә.

Һичшиксез, шулай. Аны югалтучылар бардыр бу дөньяда. Һичшиксез,
бардыр. Аларны эзләп табып, кулларына исән-сау килеш тапшырырга
кирәк әбине... Һичшиксез, кирәк...
Беренче килгән җирләрендә үк машина туктауга, әби сикереп тә
төште, кая барасын төгәл белгән кеше кебек төенчеген култык астына
кыстырып, артыннан сәйлән кебек вак-вак эзләр генә калдырып, туп-
туры китеп тә барды. Муса агай бер мәлгә генә дөрес килгәнбез, әбинең
акыл хәтере бөтенләй булмаса да, аяк хәтере бар икән әле дип сөенеп
куйды. Әмма әби: «Әниләргә кайтабыз, көтә торгандыр инде, бу бала
нишләп кайтмый йөри дип ачулана торгандыр, безнең өй күперне чыккач
та уң якта, өянкеләр астында», – дип сөйләнә башлауга, ялгышуын тиз
аңлады. Икенче, өченче, дүртенче һәм тагын бик күп авылларда йөргәндә
дә, нәкъ шулай итеп, күпер янындагы өянкеләр астында утырган өйне
эзләде ул.
Ә Муса агай ару-талуны белмичә йөртте дә йөртте аны. Җиһан апа әбине
сабыр гына кабул итте, тәрбияләп карады, иренә ничек тә ярдәм итәргә
тырышты. Шәһәр газеталарын алып, югалган кешене эзләүчеләр юкмы
дип караштырды, телевизордан эзләүчеләр игълан бирмәгәнме дип көтте.
Ләкин якын-тирә авылларда әбине танучылар табылмады.
Кайвакытта ераккарак киткәндә, бик соңга калып кайтырга яисә куна
калырга туры килгәндә, Муса агай Сёманың ай-ваена карамыйча үгетләп,
аны үзе урынына төнге каравылда торырга күндерә иде. «Син нәрсә?
Акылыңнан яздыңмы әллә? Сәлимыч белсә... Мин ул тәртип саклаучы
дип атала торган кавем белән алыш-бирешне өздем, алардан ераграк
йөрергә тырышам, ә син, күрәләтә торып, мине шулар авызына илтеп
тыкмакчы. Менә ни өчен кулга ияләштергәнсең икән син мине», – дип,
бик карышса да, Муса агай күп сүзле дустының җаен тапты. «Сәлимычтан
курыкма, андый-мондый белә калса, үзем сөйләшермен», – диде. Тегесе:
«Мин төнге салкында чыгып йөрергә тиешме?» – дип, тагын да бәясен
күтәрә башлагач, Җиһан апа бәйләгән теге свитерны да салып бирергә
туры килде. Сёма бик кызыга иде инде шуңа, кыш чыгарга әйбәт свитер,
миндә мондый булса, салкыннарга эһ тә итмәс идем дип торып-торып
мактап куя торган иде.
Иртән станция начальнигы эшкә килгәндә, гадәттә, Муса агай
территорияне әйләнеп керергә чыккан була. Менә шул вакытта алар
ерактан торып исәнләшә. Сёмага төнне исән-имин үткәреп, Муса агайга
охшатып, ягъни чын-чынлап хәл-әхвәл белешеп исәнләшергә генә кирәк.
Менә монысы аеруча катлаулы: аның Сәлимычта һичкайчан эше булмады,
алар, гомумән, үзе әйтмешли, Евклид геометриясендәге ике параллель.
Кырынып, юынып, чәчен алдырып килсә, килеш-килбәте ягыннан Муса
агай белән бер-берсенә охшап торалар анысы. Аның каравылга гына кия
торган кышкы курткасының изүен ачып, свитерның муенын да күтәребрәк
куйса... Шулай иттеләр дә. Сәлимыч бер исәнләште – сизмәде бугай,
ә икенчесендә шикләнепме, әллә Муса агайга берәр йомышы төшеп,
сөйләшеп торыр өченме, туп-туры каравылчы янына килә башлады. Бөтен
караклыкны, Сёма уйлаганча, дөньядагы бөтен явызлыкның башын шушы
сукбайдан күргән станция начальнигының үзенә таба үтәли тишәрдәй булып карый-карый якынлашуын күргәч, ул йөз еллык теге фонарьларга
карап «Нигә фонарь булып тумадым икән?» дип уйларга гына өлгерде.
Эшнең нидә икәнен белгәч, ни гаҗәп – Сёма өчен бу гомерлек сер булып
калачак – Азат Сәлим улы полиция чакыртмады, каршында үзен түгел,
ә бик күп кагыйдәләрне, эш тәртибен, хәтта ки Хезмәт кодексын бозган
Муса агайны намусын яклаган кебек очына-очына яклаган сукбайга бик
озак итеп, сүзсез генә карап торды да шулай ук дәшмичә генә борылып
китеп барды. Ә бераздан сукбайның бөтен дөньясын астын-өскә китергән
бер гаҗәп хәл булды. Ул инде сменасын тапшырып, Җиһан апага төннең
тыныч узуы, станция начальнигының аны күреп тә, бер сүз әйтмичә китеп
баруы турында түкми-чәчми хисап тотарга дип барырга җыенганда,
аның янына идән юучы Мәликә түти килеп керде. Кулында бер стакан
кайнар чәй белән ике телем бутерброд. «Сәлимыч бирде. Сиңа!» – диде
ул, әйберләрен кечкенә өстәлгә тезеп куйгач. Һәм «Ничек булгандыр
бу хәл! Үзем дә берни аңламыйм!» дигәнне белдереп, гаҗәпләнүеннән
кулларын җәеп җибәрде...
***
Озакламый Сёма җылы курткасын тагын да ныграк бөркәнеп, муенын
җылы свитерга ныграк батырып, Муса агайларга китеп бара иде. Ноябрьнең
кышка авышканлыгын белдереп, уйнаклый-уйнаклый төшеп торган карлар
аның битенә, чәчләренә куна, әмма ул аларга игътибар итми, җил белән
сөзешкәндәй, башын ия төшеп, йөгерә генә. Үзе күңеленнән генә Муса
агайга Сәлимычның нинди әйбәт кеше икәнлеген сөйли. Ә Муса агайларда
исә хәбәрнең тагын да олырагы көтә. Нинди хәбәр булсын инде – әбинең
улы белән килене табылган иде.

 

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев