Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сары моң

Исеп куя җылы җил – Җәйнең соңгы алкышы.

Чуар төскә төрә көз,
Елга өсте – пәрәвез.
Сайрап уянмый таллар –
Былбылсыз ата таңнар.
Рәхәт оета җанны
Шарлаган су тавышы.
Япа-ялгыз карт имән
Ботагында – ау кошы.
Тын күкләр сарыланган –
Сары яфрак балкышы.
Исеп куя җылы җил –
Җәйнең соңгы алкышы.

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев