Логотип Казан Утлары
Шигърият

Соңгы танго

Сары яфрак түшәлгән Көз аланында Соңгы танго... Биючесе – үзем генә.

Кайдан килгән күңелемә бу бунтарьлык?
Һич аңларлык түгел аны алгысына.
Ник очынам болай һаман каударланып?
Биим сыман Пьяццолланың тангосына.
Нәрсә җитми көзләремә атлар өчен?
Югыйсә бит, тынычланып яшә генә.
Кисәк кенә дертләп куям, аңлар өчен
Туктап калам соңгы аккорд аһәңенә...
Соңгы ярсу, соңгы сөю. Соңгы... соңгы-ы-ы...
Ишетелә кайтавазы түзем генә.
Сары яфрак түшәлгән Көз аланында
Соңгы танго... Биючесе – үзем генә.

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев