Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Мин әле күп нәрсә белмимдер...

Җир шары әйләнсен – Мин аңа бәйләнмәм.

Мин әле күп нәрсә белмимдер.
«Чын» димдер ялганны,
Айларны «ел» димдер.
Мин кемдер – үзем дә белмимен.
Ак күрсәм, «кара» дим,
Караны «ак» димен.
Мин шулай дөньяны күзәтәм.
Туйганчы исним һәм
Тоямын аннан тәм.
Кем ничек – мин шулай күнеккән.
Тормышта һәр нәрсә
Ничек тә береккән.

Белмимен әле мин күбесен.
Шулай да өйрәнәм
Үземә тиешен.
Дөньяны күзәтеп туймам күк:
Чык тулы болыннан
Елмая чиксез күк.
Мин үзем барысын белмәмен.
Җир шары әйләнсен –
Мин аңа бәйләнмәм.
Хисләрем – кемгәдер гади хис,
Шуңа да һәр кеше
Шагыйрә түгел ич.

Гө л н а з
Ә х м ә д и е в а

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев