Логотип Казан Утлары
Роман

КАТОРЖАН (романның дәвамы)

Апасы мичтән кызарышып пешкән өчпочмаклар алды. Өчәүләп чәй эчтеләр. Җизнәсе өчпочмакларны «урды». Туганнарның тамагыннан аш үтмәде. Икесенә дә бик моңсу иде... Киләчәктә мондый очрашуларның сирәк буласын, күбрәк Вотсап аша аралашырга туры киләчәген икесе дә аңлыйлар иде.

(Башыннан укыгыз)

***
Җизнәсенә рәхмәт: машинасы кулында – мулласын да алып килде,
илтеп тә куйды. Мәҗлескә җыелган бабайларны да ул йөртте. Рус дип
тормады – түбәтәен киде; кеше дога кылганда, ул да бит сыпырып утырды.
Бабаларының кырыгын уздыргач, туганнарга утырып сөйләшер чак
җитте.
– Мин кайтырга уйладым, апа, – диде Гаяз.
– Кая? – Апасы кисәк сискәнде.
– Татарстанга. Таллыяр авылына.
– Синең туган җирең монда, энем. Син берничек тә Таллыярга кайта
алмыйсың! Син ул авылга китә генә аласың! Ә мин сине җибәрмим! Мин
синнән биш яшькә өлкәнрәк. Син мине тыңларга тиеш! – Апасы усал да
була белә икән.
– Бабакайның васыяте турында онытма, апа!
– Үлем исереклеге белән карт кеше ни әйтмәс...
– Бабакайның зиһене ачык иде, апа!
– Минем белән киңәшләшмәгәнсең дә... Кайтам, имеш... – Апасының
керфекләре яшькә чыланды.
– Гафу ит, апа. Минем фикерем барыбер үзгәрмәс иде.
– Без икәү генә калдык бит, энем... Син – минем бердәнбер туганым.
Син китсәң, бөтенләй ялгыз калам бит...
– Ирең бар бит, апа!
– Балабыз юк, – диде апасы, көрсенеп.
– Булыр! Якын киләчәктә балага батачаксың син! Иманым камил!

– Бирсен Ходай! – Апасы яктырып елмайды.
– Чит планетага китмим лә мин! Телефон, Вотсап аша аралашып
яшәрбез. Кунакка кайтырсыз. Үзем дә килеп чыгармын.
– Татарстан турында яхшы хәбәрләр генә ишетелеп тора да соң... Белмим
инде... Яңа урында тернәкләнеп китү җиңел булмас. Туганнар бар микән
соң ул авылда? Дәү әтинең сөйләгәне булмадымы?
– Сөйләмәде. Алай да туганнар бардыр дип уйлыйм. Табышырбыз!
– Дәү әтинең васыятен йөрәгеңә якын алгансың икән, – диде апасы,
уеннан аерыла алмый.
– Якын алдым, апа. Яшермим. Бүтән сәбәпләре дә бар кебек... Ничек яшим
соң мин?! Иртән эшкә барам, кич кайтам. Эшемдә, Аллага шөкер, бар да
яхшы. Иртәгә дә шулай булачак. Берсекөнгә дә... Бер айдан... бер елдан соң да
берни үзгәрмәячәк. Ә минем үзгәртәсе килә! Дулап бер яшәп аласым килә!..
– Азып-тузып йөрмәсәң ярый ла...
– Йөрмәм, апа. Син борчылма.
– Фатирны сатып китәргә уйлыйсыңмы?
– Әйе. Йорт акчасын бүлешәбез: яртысы – сиңа, яртысы – миңа. Шулай
гадел булыр дип уйлыйм. Сатып алучы бар.
– Юк, энем. Сиңа яңа урында яшәп китәсе. Акча сиңа кирәгрәк булыр.
– Миңа тернәкләнеп китү өчен фатир саткан акчаның яртысы да җитә.
Үземнең азмы-күпме акчам бар. Мин кайтып төпләнәсе төбәктә уты-газы,
суы кертелгән авыл өйләре күтәрә алмаслык кыйбат түгел. Кызыксынып
торам. Дөнья бүген-иртәгә бетми. Акчаның сезгә дә кирәге чыгар.
– Сүземне кабатларга мәҗбүр итәсең! – диде апасы, ачуланып.
– Да, да... Сестра права! – диде рус җизни, әңгәмәгә кысылып.
– Барыбер синең өлешеңә кагылмыйм, – диде энесе, сүзен бирергә
теләмичә.
Апасы мичтән кызарышып пешкән өчпочмаклар алды. Өчәүләп чәй
эчтеләр. Җизнәсе өчпочмакларны «урды». Туганнарның тамагыннан аш
үтмәде. Икесенә дә бик моңсу иде... Киләчәктә мондый очрашуларның
сирәк буласын, күбрәк Вотсап аша аралашырга туры киләчәген икесе дә
аңлыйлар иде.

Икенче бүлек

Әллә нишләп җене кузгалырга гына тора. Сәбәбе дә юк шикелле... Иренә
кычкырды:
– Сүндер әле шул телевизорыңны! Тавышы башыма каба!
– Сөйләсен... – Назиф Сибгатович телевизорның тавышын баса төште.
– Эш карар идең бераз. Бакча коймасы аварга тора әнә!
– Эш, үлгәч тә, өч көнлек кала ул, карчык.
Шушы йоннан әвәләгән адәм белән гомерләр узды.
– «Карчык» димә миңа!
– Бәрәч, кем дим?..
– Зыялы гаиләләрдә ир хатынына «ханым» дип эндәшә. Синнән буламы соң!
– Без зыялы гаиләме?
– Син – мәктәп директоры. Мин – авыл җирлеге башлыгы. Кешедән
кай җиребез ким?

Ир дигәнең, диваннан күтәрелеп, башын кашыды. Фикерен әйтте:
– Ханымнар каткан халаттан йөрмиләр.
– Өйдә ярамаган тагын!
– Менә өйдә «карчык» булып кал инде син, карчык!
– Әй, сиңа әйткән мин җүләр! Көннәр буе ятар иде шул диванында,
ирек куйсаң!
Әрепләшәсе килми иде. Әрепләшми дә торып булмый. Күнегелгән.
Фәгыйлә Моратовна сүзен өскә чыгару өчен әле тагын аз-маз зәһәрен
чәчмәкче иде – җилкапка ачылды. Ишегалдына җилкәсенә биштәр аскан ир-
ат керде. Кем булыр бу?.. Күк бейсболкасын күзенә үк төшереп кигән. Юк...
Альберт улына охшамаган. Буйчанрак та, гәүдәгә дә нык-калын күренә.
Кирәк чакта күзлеге кул астында түгел. Каударланып, иренә эндәште:
– Безгә кемдер керә. Бар әле, бар, каршы чык. Йомышы булса, баскыч
төбендә генә әйтсен. Өем җыештырылмаган.
– Өеңнең җыештырылган чагы бармы...
– Теленең тәмсезлеге! Үзеңне бел! И адәм хуры!
Назиф Сибгатович мыштырдап чыкканчы, ишек шакыдылар.
– Өйдәләрме?
– Өйдәләр. Әйдәгез, әйдүк, түрдән узыгыз!
Керүче ир-ат башын ия төшеп исәнләште. Яшьләргә хас сабырсызлык
күрсәтеп:
– Сез авыл җирлеге башлыгы Гобәйдуллина Фәгыйлә Моратовна
буласызмы? Өегезгә килүем өчен гафу итегез. Эш урыныгызда мин сезне
озак көттем, – диде.
– Э-э... чирләбрәк тора идем шул бүген... Әйе. Ашыгыч эшегез бар
идеме? Иртәгегә кадәр сабыр итә алмыйсыз?..
– Ашыгыч дип... Авылда сатлык өйләр бармы, Фәгыйлә Моратовна?
– Йорт сатып алмакчы буласызмы?
– Әйе.
– Ул йортны дача итеп тотарга уйлыйсыздыр инде? Шәһәр кешесе шулай
кылана хәзер.
– Мин авылда яшәргә кайттым.
– Яшәргә кайттыгыз?!
– Яшәргә, – диде егет, елмаеп. Үзеннән күпкә өлкән ханымның чиктән
тыш гаҗәпләнүе кызык тоелды, ахры.
– Ерактан кайттыгызмы?
– Березники шәһәреннән. Пермь краенда ул кала.
– Ничек алай кайтырга уйладың соң? – дип сорады Фәгыйлә Моратовна,
«син»гә күчеп. Якын-тирә шәһәрдән кайткан түрә-фәлән түгел икән әле.
Хәер, түрә булырга яшьрәк. Белмәссең, артыннан этүче булса!
– Ике ай элек Нургали бабам дөнья куйды. Гөлҗиһан әбием инде өч ел
гүр иясе. Үләр алдыннан бабам: «Улым, асыл ватаныбызга кайт», – дип,
васыять әйтте.
– Әти-әниең каршы килмәделәрме?
– Әтиемнең гомере авариядә өзелде. Әнием авырып вафат булды.
– И Ходаем!.. Урыннары җәннәттә булсын. Олы кайгы кичергәнсез
икән... Туганнарың бардыр?

– Апам бар. Врач. Пермьдә яшиләр.
– Авылга кайтып нишләргә уйлыйсың соң? Ничек көн күрмәкче буласың?
Егет йөзендә нур балкытып елмайды.
– Җан биргәнгә җүн бирер дия торган иде Нургали бабам. Яшәрбез!
– Бабаң соң... Бәхет эзләп барып чыкканмы ул якларга?
– 1933 нче елда Нурислам бабамны, «кулак» дип, гаиләсе белән авылдан
сөргәннәр. Нургали бабама ул чакта 7 яшь булган.
– Алай икә-ә-н... Үзең генә кайттыңмы? Гаиләң бармы?
Егет янә елмайды.
– Өйләнмәгән әле!..
– Исемеңне дә сорамадым.
– Гаяз.
– Алайса, без болай итик, Гаяз... Хәзер вакыт соң. Иртәгә сәгать
тугызларда авыл советына кил. Бөтенесен шунда сөйләшербез. Сатлык
өйләр бар.
– Ярый. Рәхмәт. Сау булыгыз.
– Сау бул.
– Чәй эчәргә дә кыстамадың, – диде Назиф Сибгатович, егет артыннан
капка ябылгач. – Кеше ерак юлдан кайткан. Хәзер кая бара инде ул?
– Бетмәс! Бөтенесенә чәй эчертә башласаң! – Җене тынычланмады. Әллә
егетнең «мин сезне эш урыныгызда озак көттем» дигән сүзе ошамады?
Көтәрсең! Әллә кем түгелсең! Беткән, ди, синең ишеләр! Авылда яшәргә
кайткан! Бал сөртеп куйганнар, ди, монда! Яшьләр шәһәргә китү ягын
карый хәзер! Аларга офисларда эш кирәк! Компьютер төймәсенә генә басып
утырсыннар! Альберт улларын институтта укыту, Казанның үзендә эшкә
урнаштырып, фатир алып бирүләр күпмегә төште соң?! Ашаган белми,
тураган белә. Чак калды лабаса... Пай җирләрен шухыр-мухыр китерә дип,
кемдер әләк язган. Ярый әле, тикшерүче акча ярата торган адәм булып
чыкты. Алар арасында да төрле кеше бар. Хәзер хәлле кеше баласын Казанга
урнаштыру ягын карый. Байлар Казан белән генә дә ваксынмый: балалары
Мәскәүдә! Олигарх дигәннәренең чит илдән кайтып керми.
– Сандык ачкычын бир! – Картының тавышыннан сискәнеп китте.
– Өстәл тартмасыннан карап ал үзең. Ни булды? Ут чыккандай
кыланасың.
– Авылдан сөрелгән бабасының исемен кем диде әле?.. Әйе! Нурислам!
Хәтерлисең микән, яшь чагында авыл тарихын язам, китап чыгарам дип,
җүләрләнеп йөргән идем.
– Нигә язмадың соң? Азмы-күпме акчасы булыр иде.
– Акчасы!.. Китап чыгару өчен үз кесәңнең калын булуы кирәк!
– Адәм санына керер идең бераз! Йөрисең! Санга суккан кеше дә юк
бит сине!
– Сукмасалар!
– Кайтасың да шул диваныңда түшәм санап ятасың! Менә бүгеннән
тотын китап язарга!
– Юк, – диде Назиф Сибгатович, сандыктан кызыл клеёнка тышлы
калын дәфтәр алып.
– Нигә?

– Сәбәбе бар.
– Нинди сәбәбе? Шул ялкаулыгың инде.
– Утызынчы еллар аның сәбәбе! Утызынчы еллар! Каргышлы, каһәрле
чор! Мәчет манарасын кисеп, кыйбласыз калган авыл! «Кулак» мөһере
сугып, хәлле тормышлы авылдашларын таш ата-ата куган халык!..
– Монда синең ни катнашың бар соң? – диде Фәгыйлә Моратовна, иренең
кызып китүенә сәерсенеп.
– Бу эшләрнең башында минем Бәдретдин бабам торган! Авылның
партячейка секретаре! Синекеләр дә читтә йөрмәгән, иптәш авыл җирлеге
башлыгы! Мин шул турыда китап языйммы?! Юк! Бу дәфтәр сандык
төбендә ятсын. Авыл тарихын белүче картлар бакыйлыкка күчә тора.
Яшьләргә кызык түгел... Бәдретдин бабамны гаепләмим мин. Югарыдан
боерганнар – үтәгән! Һәркемгә баш кадерле!
«Фермер» дигән ят сүз килеп керде татар авылына. Фермер мөстәкыйль
фикер йөртә белергә тиеш! Крестьянны колхозга куып кертеп, кушканны
гына эшләргә өйрәттеләр. Уйламаска өйрәттеләр!
Әллә Фәгыйләсе белән бәхәсләшә, әллә үз-үзе белән сөйләшә иде Назиф
Сибгатович...
Тапты. Хөснетдинов Илгизәр сөйләгәннәрдән язып алган. Хәрефләрне
сулга авыштыра төшеп, сәйләннәр кебек тезгән. Яшь чагында язуы матур
булган икән. Тиз-тиз күз йөртеп чыккач, кычкырып укыды:
«1933 нче елның 30 нчы августында авылдан Нургаян бай Солтанбәковны,
Совет властеның явыз дошманы Мусин Искәндәр Галиәхмәт улын, кулаклар
сыйныфы вәкиле Курбашев Нурислам Дәүләтгәрәй улын – җәмгысе ун
гаиләне сөрдек. Мин ул чагында яшь комсомол, авылның активисты идем.
Янымда торган малайларга «канечкечләр!» дип кычкырып, китүчеләр
өстенә таш атарга куштым. Ике малай бик теләп ризалаштылар. Соңыннан
без аларга комсомол оешмасы исеменнән рәхмәт белдердек. Кулаклар
мәктәп турысына җиткәч, укытучы Мөнәвәрә, балаларны тезеп бастырып,
«Интернационал» җырлатты. Бик күңелле булды! Басу капкасын чыкканда,
дошман элементларның тәкбир әйтеп маташуы комсомол иптәшләргә бер
дә ошамады. Сыйнфый сизгерлеген югалткан кайбер хатын-кызлар күз
яшьләрен күрсәтеп елап калдылар...»
Кемнәндер каһкаһәләп көләсе килде Назиф Сибгатовичның. Тыелып
калды. Алай да зәһәре теленә чыкты:
– Да-а!.. Синең Мөнәвәрә әбиең молодчина! Ничек әле?.. «Кузгал, уян,
ләгънәт ителгән коллар һәм ачлар дөньясы»мы?
– Көлмә кешедән! Заманасы шулай булгач!
– «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга!» дигәнме шагыйрь? Көлмим
лә мин... Уйландыра барыбер...
– Уйласаң, уйның төбе юк инде аның... – диде Фәгыйләсе.
– Менә бу очракта син хаклы, хатын.
Корбаш нәселе... Заманында ил өстендә иләмән булып йөргән нәсел.
Гарасат җилләре боларны нык тузгыткан, әмма тамырлары корымаган! Бу
егет Нурислам кулакның оныкчыгы булып чыга түгелме соң? Әйе. Нинди
аңлаешсыз халәт кичерә ул? Нигәдер эче поша. Карашы «Зингер» тегү
машинасына төште. Кызык... Бәдретдин бабасының өендә торганын хәтерли.

Әтисе йорт җиткезеп керде. Үзе. Һәр өйнең түреннән урын алды шушы тегү
машинасы! Утырып, эчке кием дә теккән кеше юк! Ачуы кайнап түгелде:
– Нишләп чыгарып ташламыйсыз шул аламаны?! Кемнең нәрсә теккәне
бар бу өйдә?!
– Сиңа ташларга булсын! Ыштансыз! Альберт улыбыз «алып китәм»
диде. Антиквариат ул, бик беләсең килсә! Бик кыйммәт бәягә сатып
җибәрергә була, ди! – Каршы әйтергә авызы килешкән. Ханым, имеш! Тфү!..
Бер кабарган ачу тиз генә басылмады, һаман бәйләнергә җай эзләп:
– Өйләнергә уйлыймы ул анда, юкмы? – дип сорады.
– Өйләнер! Җүнле кызлары бармыни аның хәзер тормыш итәрлек?! –
диде Фәгыйләсе, газиз баласына тел-теш тидергәнне яратмыйча.
– Бәлки, дөнья көтәрдәй егетләрне кырау суккандыр? – диде Назиф
Сибгатович, төртмә телләнеп.
– И, әйтер идем шушыңа!.. Әйтми генә торам!
Әллә нишләп пәриләре килешмәде бүген. Әрепләшергә генә торалар.
***
Урманга җитәрәк Гаяз туктады. Кая ашыга ул? Район үзәгенәме? Әйе,
анда төн кунып чыгарга түбә табылыр. Соңгы автобусның китүенә биш
былтыр. Юлда берәр машина очрамасмы дип өметләнсә генә... Бер төн
куну өчен район үзәгенә бару кирәкме соң? Әнә бит кыр тулы печән
түкләре. Бер кичкә кер мичкә... Ике түкне янәшә тәгәрәтеп китерде. Менеп
кунаклады. Тамак ялгап алды. Курткасын баш астына салып ятты. Рәхәт!
Күктә йолдызлар кабына. Ай калка...
Монда урманнар уйдык-уйдык кына икән, кая карама кыр-басулар,
сөзәк калкулыклар... Һавасы да бүтән: коры дала җиле өстенлек итә. Җил
йөз төрле чәчәк-үлән исен алып килә; ул истән баш әйләнә, күңел тарыга
башлый... Ат менеп, шушы ялан-кырлардан чаптырып үтәсе, сөрән салып,
бер кычкырасы килә. Сәер халәт...
Егет, үзалдына елмаеп, йокыга талды.

***
Алты почмаклы йорт. Газы-суы кертелгән. Бүрәнәләре таза күренә. Аскы
ниргәне җентекләп тикшерде: яңгыр-фәлән үтеп череп ятмаганмы? Юк.
Йорт биек нигезгә салынган. Каралып беткән шифер түбә. Профнастилга
алыштырырга кирәк булыр. Тәрәзә йөзлекләренең буявы кубып-
купшакланып беткән. Вак мәсьәлә. Буяр.
Утыз сутый бәрәңге җире. Ун сутый җиләк-җимеш бакчасы.
Ишегалдында футбол уйнарлык. Мунча... Тел-теш тидерерлек түгел.
Каралты-кура... Ир-ат кулын көтә.
Бәрәңге җиреннән соң әрәмәлек китә. Болын. Мул гына сулы инеш ага.
Балыгына кадәр бар, диләр.
Хәл итте. Ала!
Сатулаштылар. Ул йортка бер бәяне куйды, хуҗа – икенче... Ахырда
сатып алучы йөз меңгә менәргә мәҗбүр булды. Йорт сатучы төшмәде.
– Мин мендем, хәзер син төш! – диде Гаяз.
– Юк! – диде тегесе, үҗәт үгез кебек башын чайкап.

– Бер тиен өчен дер калтырап яшисең икән!
– Юк! Дер калтырап яшәмим!
– Нигә төшмисең соң?
– Күршеләрем әйбәт. Шуңа төшмим. Син тыңла, мин сиңа бер хикәят
сөйлим. Шуннан үзең аңларсың. Шулай Хуҗа Насретдин өен сата икән. Өе
начар инде, төртсәң аварга тора! Әйтәләр Насретдинга: «Әй, Хуҗа абзый,
өең бик иске лабаса! Бәясен бик кыйммәт куйгансың!» «Күршеләрем әйбәт
минем, күршеләрем! Шуңа күрә йортымның бәясе дә арзан түгел!» – дип
җавап биргән Хуҗа.
Вәт хәйләкәр татар! Йортына өстәп, күршесен дә сатмакчы!
– Ярый, егерме бишне төшәсең дә – килештек, – диде Гаяз.
– Килештек, брат!
Кулына бер төргәк акча кергәч, ир-атның авызы ерылды.
– Нигә сөенәсең? Туып-үскән йортыңны саттың. Жәл түгелме?
– Әй, бра-а-т, ничек сөенмисең?! Бу акчага ипотекамны каплыйм мин!
Җелеккә төште бурычлы булып яшәү дә... Әтинең гомере кыскарак булды.
Инәйне үзебезгә алып килдем. Ялгызы яшәргә авыргарак туры килә хәзер. Гел
авылга кайтып йөрү дә мәшәкатьле. Эштән бик бушый алмыйм. Килене белән
уртак тел табарлар әле. Өч бүлмәле фатирга сыярлар. Жәл түгелме, дисең син...
Жәл, брат! Җиде бала үскән нигез бу... Бәрәкәтле нигез. Үстек тә таралыштык...
Мин – төпчек малай. Менә шулай... Өйдә, безгә күрсәтмәскә тырышып, инәй
елый. Сизмиләр, ди бугай... Син монда авырткан сөялгә басасың.
– Гафу, туган...
– Ярый, үткәреп җибәрдек. Бу юлы алып кайтасы килмәгән иде үзен.
Инәйне дим... Кем әйтмешли: долгие проводы, лишние слёзы. Юк, кайтты!
Әле су буйларыннан әйләнеп кайтам дип чыгып киткән иде. Кайда йөри
торгандыр бу гомер? Ә... әнә үзе дә кайтып килә...
Капкадан ак яулык ябынган җыйнак кына гәүдәле әбкәй кереп килә иде.
Әбкәй кочак тутырып мәтрүшкә, төрледән-төрле үлән, чәчәк җыйган. Үзе
сөенеп елмая: аның яшендә урман-кырларны, су буйларын буйлап йөрү
алҗытарак төшә икән...Ул әнә шул ерак сәяхәттән кайтып килә, шөкер!..
– Өйне саттым, инәй! Кайда йөрисең? – дип кычкырды малае.
– Ә?! – Әбкәй кинәт сискәнде. Моңарчы бөтен йөзен балкытып торган
елмаю сүнде. «Хәере белән булсын!» – дип, кулларын догага күтәрде. Дога
кылгач, тынычланып калды. «Сатып алучысы синме, улым?» – дип, Гаязга
эндәште.
– Әйе, апа, – диде Гаяз.
– Бу нигездә бәхетең аягыңа уралып йөрсен, улым! Иелеп алырга
иренмәссең, – диде әбкәй, нык итеп.
– Рәхмәт, апа.
– Әби дисәң дә ярыйдыр. Яшем җиткән. Үзең соң?.. Йорт кадәр йорт
сатып алырга ялгызың килдеңме? Җәмәгатең белән киңәшләшмичә дә соң...
– Өйләнмәгән әле мин!
– Менә сиңа кирәк булса! Өйлән. Гомер буе дуадак каз кебек
йөрмәссең! – Кинәт әбкәйнең күзләре нурланып, йөзе яктырып китте. –
Ходаем! Бу нигезгә килен төшәселәр бар икән бит! Улым! Илнур! Чормадан
көянтәмне, тагын бишекне алып төш! Тиз бул!

– И инәй, чыгарып ташларга кул җитмәде! Шул иске-москыны
кузгатмасаңчы! – диде улы.
– Сүземне тыңла, балам!
Көянтәсенең бизәкләре уңып беткән, бишекнең төбе тишек иде.
Әбкәйнең куллары, ана сабыен сөйгәндәй йомшак кагылып, әнә шул төбе
тишек бишекне, буявы уңган көянтәне сыйпады... Сүз бәясен белеп кенә,
бәхәскә урын калдырмаслык итеп, җан җылысы сыенган йомшак-сагышлы
тавышы белән күңелен бушатты:
– Көянтәмне калдырам. Чиләкләрем – чоланда. Хәтереңә салып куй,
улым: авылыбызда яшь киленгә су юлын күрсәтү йоласы бар. Килен беренче
эше итеп чишмәгә барсын! Соңыннан да эчәргә суны чишмәдән алып
кайтыгыз. Чишмәбез ерак түгел. Ашка-чәйгә күп кирәкми. Хатының авырга
узгач, үзең йөр. Иренмә! Ялкауга-сылтау, таптылар җаен: торба сузып,
суны өйгә китерәләр. Соң ул торба вакыт узу белән тутыга бит! Шул тутык
торбадан килгән суны эчеп кешеләрнең җаны тутыга! Азмы андыйлар?!
– Ярый инде, инәй!.. Хатыны да юк бит әле аның. Әллә кая эчкәре кереп
киттең! – диде улы.
– Тик кенә тор! – диде әнисе. Гаязга карап, сүзен дәвам итте:
– Балаларыгыз бишектә үссен. Төбен бер нык тукыма табып
алыштырырсың. Сиртмәсенә чак кына май тидереп ал. Шулай итсәң, бала
тибрәткәндә, бишек җырлый. Сиртмәле бишектә үскән бала каты бәгырьле
булмый ул. Әнә хәзер каты бәгырьлеләр белән дөнья тулды. Нигә дип
уйлыйсың? Чөнки бишектә үсмәгәннәр.
– Кайтыйк инде, инәй, – диде улы.
– Кая кайтыйк?! – Әбкәй янә сискәнде. Беркавым яклаучысыз калган
нарасый баладай басып торгач, үзен кулга алып:
– Сез чыга торыгыз, балалар. Мине бер минутка ялгызымны
калдырыгыз... Гомер иткән нигезем белән хушлашыйм, – диде.
– Әниеңне кунакка алып кайткала, туган, – диде Гаяз, капкадан чыккач.
– Рәхмәт, брат! – Йорт саткан ир-ат читкә, борылып, күз яшен сыпырып
ташлады.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев