Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Бер секундка ике тапкыр сулыйм...

Каләм язмас булып ярат әле – Иҗат итми шашыйм тәмам.

Бер секундка ике тапкыр сулыйм.
Туймыйм яшәп синең белән.
Каләм язмас булып ярат әле –
Иҗат итми шашыйм тәмам.
Тамам яңгыр булып һәр сулышта
Ике тапкыр. Былтыр
Такыр юллы шигырьләрдән
Тапкан идең бугай асыл.
Хәзер бу шигырьдә миннән ары
Берни юк та бугай, бугай бар да.
Мин хисләрдән өстенрәк, әмма
Хисләр барда
Мин – сүз генә.
Үзәгемә үзгә җилләр узсалар да,
Мин тибрәләм танышында.
Канда минем кансызлыгым,
Тоссызлыгым – бары таңда.
Монда мондый юллар булса,
Укырсызмы
Шигыремне тагын-тагын?
Ә мин сулыйм секундына ике тапкыр.
Һәм барыбер сулап туймыйм.

 

Гө л н а з
Ә х м ә д и е в а

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев