Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Мостай Кәримнең Рәдиф Гаташка язган хаты

Безнең буын кешеләренең бер трагедиясе шунда булды: алар бер үк арбага – бер үк талант тартып бара торган арбага – теләсә нинди йөк төяделәр!

21 июнь, 1966 ел
«Йоматау» шифаханәсе

Рәдиф туган!
Китабың өчен бик зур рәхмәт! Мин аны бүген Дим буендагы «Йоматау» дигән
санаторийда укып чыктым. Көнем дә, күңелем дә ямьләнде.
Мин синең шигырьләреңне элек тә белә идем. Менә бергә җыеп укыгач, алар мине
яхшы күңелле кешеләр генә яшәгән бер дөньяга алып килделәр.
Иң мөһиме – син талантлы. Талантыңны сакла, аның кадерен бел һәм аңа аның
табигатенә ярамаган эш йөкләмә.
Безнең буын кешеләренең бер трагедиясе шунда булды: алар бер үк арбага – бер
үк талант тартып бара торган арбага – теләсә нинди йөк төяделәр!
Моның ярамаганын сез яшьтән үк аңлап өлгердегез, һәм сезгә азрак сәрмәнергә
туры килде.
Беренче китабың белән котлыйм. Татар поэзиясенә яңа китап кына өстәлеп
калмады, ә яңа шагыйрь килде! Үтә яхшы!
Кулларыңны кысып, Мостай Кәрим.
P.S. Татарча имлям зәгыйфь, хаталарын төзәтеп укы һәм мине кичер.

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев