11 (ноябрь), 2025
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Рәмис АЙМӘТ. Канат яра җанда өметләр... Шигырьләр. ...................................3
Амур ХАН. Алмагачлар чәчәк аткан иде. Бәян. ...................................................9
Ленар ШӘЕХ. Мәскәүдә мин – үз өемдә... Шигырьләр. .....................................78
Зимфира ИСЛАМОВА. Шәрәләнеп калган җиһан... Шигырьләр. ………………..120
Атилла РАСИХ. Тыныч еллар күләгәсендә. Романнан өзек.
(Равия ЗАРИПОВАның кереш сүзе белән). ............................................………………………………….……………….............124
ДРАМА ӘСӘРЛӘРЕ
Зөлфәт ХӘКИМ. Бәхет бәясе. Драма. ..................................…………………………..…................83
ЯҢА ИСЕМНӘР
Лена ДАНИЛОВА. Кодрәтемне денгә кертмәк булып... Шигырьләр. ..........….....135
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Варис ЁЛЧУЕВ. Аккош җыры. Хикәя (Марат КӘБИРОВ тәрҗемәсе). ................139
ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘЛӘРДӘ
Чистай «Энҗеләр»е. Чистай районы иҗатчыларының шигырьләре
(Розалия ШӘЙХЕТДИНОВАның кереш сүзе белән). ..........................................147
Хәтер: Җәүһәр ГАЛИМОВА. Минем Мөхәммәт абый. .................................…....154
Әбүгалисина мәгарәсе: Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. Каюм Насыйриның
әдәби-тәрҗемә эшчәнлеге. ...................................................................………………………………...............159
Фотоархив: Әдәби мизгелләр. «Казан утлары» – Чаллыда. ................................166
«Казан утлары» – Түбән Камада. ........................................................………………………………………………….…..........…......167
Китап күзәтү: Зөфәр МӨХӘММӘТШИН. Шигърияттә халык хәтере
(Э.Шәрифуллинаның «Талир тәңкә» китабына күзәтү). .........................…………………………………..............168
Хатлар яздым утырып: Гали Хөсәенов, Рөстәм Габдуллаев, Мәхмүт Хәсәновның
Фоат Садриевка язган хатлары. ..............................................................................173
Каләмне штыкка тиңләп: Мифтах ВӘДҮТ, Макс ГАТАУ шигырьләре,
Гадел КУТУЙ әсәреннән өзек. ..................................................................................181
Газиз тавышлар: Андый затлар тагын килерме? (Исмәгыйль Шәрәфиевнең тууына – 75 ел). ...184
Онытмадык җирдә син барын (Шамил Бариевның тууына – 75 ел).
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара. .........................................................……………………………………..……........185
Шаян сәхифә: Зиннур МАНСУРОВ. Уены-чыны бергә. .......................................186
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. Вакыйф НУРИЕВ әзерләде. ..................190
-
Ана телем – җыр теле
Тугарылып туган телдә аралашам, Үз телемнең сулышыннан җан ашлана. -
Без Мәскәүгә кузгалабыз, самолёт фәрман көтә...
Ак болытлар дәрьясына, кояш нуры түренә... Биеккә үрләгән саен дөнья матур күренә. -
Мин – вакытсыз вакыт
Минем вакыт чыкты күчәреннән, мин – вакытсыз вакыт. Вакытлыча вакытлылар корган тозакларны ватып Чыгар вакыт җитте. Һәрбер минут бүген – үзе якут. -
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәян)
Ишекне ачып, эчкә үттеләр. Өй эчендә бар да элеккечә. Өч ел элек җыйнаулашып кайткандагы кебек. Әйтерсең шул гомердән бирле бу өйдә беркем дә яшәмәгән! Инде җәй башы булуга карамастан, әллә нинди ят авазлар чыгарып, газ миче эшләп тора, урын-җир пөхтә итеп җыештырылган, аш өстәлендә – электр чәйнеге, шикәр савыты һәм җәйләвенә каплап куелган бер касәдән гайре берни юк. -
Октябрь аеның җиңүчеләре билгеле!
Котлыйбыз! -
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
– Сугыш башланганда, миңа нәкъ синең кебек ун яшь иде, балам... ...Нурәхмәт карт тумышы белән шушы авылдан булса да, аңа балачак елларын бик еракта, чит-ят җирләрдә үткәрергә туры килде. Әтисе – укытучы Ахун белән әнисе Галимә, яшь совет җәмгыятен «халык дошманнарыннан чистарту» киң колач җәйгән чорда, туган- үскән җирләрен ташлап, татар кешесе өчен бөтенләй ят төбәккә, Белоруссиягә, Гомель өлкәсенең куе урман эченә урнашкан Круки авылына күчеп китәргә мәҗбүр булдылар. -
Халәт
Үзе теләп мичкә кергән Утынмы мин? Сөю – чоңгыл. Уй-саламга Тотыныйммы?.. -
Диңгез. Ялгызлык. Акчарлак
Кыштыр-кыштыр диңгез-дәфтәр өстенә ул Нидер яза сыман канат очы белән. -
Хакым бар
Татар дигән атым бар. Шушы атым белән горур, Мактанырлык хакым бар! -
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
Урманга качуына төп-төгәл ике ай вакыт үткәч, Нурәхмәт авылга, әнисе янына кайтып килергә булды. Ләкин... Махсус көтеп торганнар диярсең – авыл читендә үк кулга алынды. Нәтиҗәдә, Афанасий-Панас Семёнов җитәкләгән партизаннар отряды белән авыл халкы арасында элемтәче булып йөргән, шактый хәрби операцияләрдә шәхсән катнашкан Нурик-Нурәхмәт, әнисе белән күрешеп тә өлгермичә, кырык өченче ел башында Германиягә озатылды. -
Бәхетем төбәге
Ак биләүләренә биләгәндә, Бәхетле бул дигән әнием. Әниемнең изге теләгеннән Бәхетемне эзләп килүем. -
Тыныч еллар күләгәсендә (романнан өзек)
Нәкъ шул көннәрдә оппонентларымнан минем диссертациягә рецензияләр килде. Йа Хода, гел күңелсезлеклердән генә тормый икән лә бу дөнья. Отзывларның икесе дә уңай. Миңа диссертация яклау өчен юл ачылды дигән сүз. Инде диссертациянең оеткысы бәян ителгән автореферат та типографиядән басылып кайтты. -
Син – тормыш
Мең сорау – мең җавап! Мең ләззәт – мең газап!.. Фәлсәфәм син, Тормыш! -
Ап-ак мичебез
Без үскәндә, өйнең яме иде, Горур басып тора иде ап-ак мич! Он(ы)тыламы, онытып буламы соң, Хәтерләрдә кышкы айлы кич! -
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
Ике-өч ай вакыт үтүгә сугыш тәмамлануы турында хәбәр таралды. Эшләре җайлы гына барган Габдрахман сәүдәгәрнең Истанбул шәһәренең ерак бер почмагында тагын бер кибете ачылды. Озакламый анысының да чыгымнары тулысынча капланды, әкренләп керем китерә башлады. -
Наратлар
Нарат иле! Ни мәгърурлык! Бар да Күктән хәбәр көткән кебекләр. Күтәрелеп баксам аларга мин, Канат яра җанда өметләр. -
Каюм Насыйриның әдәби-тәрҗемә эшчәнлеге
Үзе исән чагында ук К.Насыйри халык арасында популяр булган Урта гасырлар шәрык әдәбиятын тәрҗемә итүче буларак дан казана. Казан руханилар семинариясендә мөгаллимлек иткән вакытта Насыйри, Көнчыгышның мөселман дөньясында госманлы, гарәп һәм фарсы телләрендә иҗат ителгән нәфис әдәбиятны туплап, туган телендә популярлаштыру максатын куя. -
Таш хәтере
Мин таш җыям; кемдер, бәлки, тиле дияр – әйтсеннәр лә! Көлгәннәрнең тагын бер кат теләкләре күккә ашар... -
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драма)
Р о з а . Туктагыз әле! Фото буенча кешенең сыйфатларын күрәм дидегез... Менә бу кеше турында нәрсә әйтә аласыз? (Роза телефонындагы фотоны күрсәтә.) К ә р и м (фотога карап). 50 яшьләр тирәсендәге бизнесмен. Үз максатына ирешер өчен әллә нинди адымнар ясарга мөмкин. Кырыс холыклы. Күңел нечкәлеге бу кешедә юк. Гаилә җанлы түгел. Салкын. Музыка слухы юк. Матди дөнья кешесе. Чын-чынлап яратырга сәләтле түгел, хатын-кызны үзенең милке дип саный. Көнче. Гаиләдә тиран. Сөяк җелегенә кадәр эгоист. Р о з а (шаккатып). Шулхәтле дөрес, төгәл әйттегез. Ул нәкъ шундый. -
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
Нурәхмәт бу вакыйганы гомер буе оныта алмады. Иреккә чыккач та, ир уртасы булып җитлеккәч тә, ак сакаллы карт булгач та. Ул кызның япь-яшь килеш тормыш мәгънәсен югалтканлыгын күрсәтеп торучы тонык йөзе, һәр нәрсәгә буйсынучан карашы исенә төшкән саен, аның күзләренә яшь килә иде. -
Ялгыз тормыш
Тормыш йомгагын сүтәм ялгызым, Хәзер инде күптән, бик күптән! Алга таба яшим өмет белән, Абыну мөмкин түгел, яхшы беләм. -
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)
Р о з а . Минем бит бик бәхетлеләрне күргәнем бар. К ә р и м . Син бит аларны тыштан гына күрәсең. Бәхет гади нәрсә түгел. Аны үзеңдә табуы бик авыр. Ә башка җирдә табу – бөтенләй мөмкин түгел. Әкиятләрдә генә ак атка атланып принц килә дә бәхет диңгезенә алып китә. Синең кебекләр күп. Һәммәгезгә принц табылмаячак. Р о з а (куырылып). Сез кырыс сөйләшәсез минем белән. К ә р и м . Мин синең белән үчтеки-үчтеки уйный алмыйм. Р о з а (пауза тотып). Мин сезгә ошыйммы? -
Поездлар
...Мин яратмыйм күптән поездларны, Көнләшмим дә хәтта алардан. Әллә кыелганга ак хыяллар, Әллә инде хисләр чаларган?!. -
Сагынулар шул буладыр
Сагынулар шул буладыр инде – Күз алдымда авыл тугае: Җилфердәтеп чиккән итәкләрен, Тыпыр-тыпыр бии бугай ул. -
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
«Әни! Әнием исән!» Үзалдына сөйләнә-сөйләнә йөгерде малай. Юлында очраган кешеләрнең аптырашлы карашларына да игътибар итмичә йөгерде дә йөгерде ул. Комендатурага! -
Өзгәннәр дә өзелә
Көз... аяусыз коелуга: Яфракларны – чер(е)мәгә; Көз кулыннан урлап кына, Чәчкәләрнең орлыкларын Төйнәп куйдым чормага. -
Кара мунча
...Чишмәдән су ташып ягар идек мунча... Ягар, юар идек!.. Бездән генә торса… -
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)
Д и н ә . Балачак дустың бит ул синең. Үсмер вакытта бик күркәм йөрдегез, бик матур пар идегез. Синең өчен башка егетләр белән сугышканы да исемдә. Р о з а . Әйе... Тәбриз алдында да читен инде... Д и н ә . Тәбризе ярар... Син Роберт Марсович белән кылтый-пылтый тотма үзеңне. Түз. Аның кебекләр җирдә аунап ятмый. Сабырлыксыз булмый. Менә минем дә җаным бизгән чаклар еш була. Әмма яшибез бит. -
Улын көтә
«Яшәгез, – ди, – балам, гел рәхәттә, Сугыш уты кабатланмасын! Көнегез үтсен тыныч хезмәт белән, Кан коюлар кабат булмасын!» -
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
...Маратны Галимә юлда тапты. Харьковны үткәннәр иде инде. Шөкер, бу төбәк фашистлардан азат ителгән булып чыкты. Поезддан туп-туры хастаханәгә алып киттеләр үзен. Тулгак та озак интектермәде – хастаханәгә килеп урнашкач, өч-дүрт сәгать үтүгә, Марат дөньяга аваз салды. Тагын өч көннән, Галимә белән яңа туган баланың организмы бераз ныгый төшкәч, кабат юлга кузгалдылар. Туган якларга… -
Сердәш яңгыр
...Көзге яңгыр йөри ияреп Серле юлдаш кебек артымнан. Ялгызлыктан качып, гүя ул Кайтмаска дип киткән йортыннан. -
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)
К ә р и м . Сез – 90 нчы елларны узган кеше... Күпне күргәнсез… Күпне үткәнсез... Шуңа күрә ачыктан-ачык әйтәм – миңа комачаулаучы кеше бар, аны юлымнан алып атарга булышмассыз микән? Р о б е р т . Безнең шәһәр кешесеме? К ә р и м . Юк. Питерда ул. Монда филиал ачуга комачауларга маташа. Пычрак кеше. Миңа компроматлар җыймакчы була. Үзе булдыксыз. Р о б е р т . Монда бер генә юл бар – аны юк итәргә кирәк. -
ҖЫР
Яшь йөрәккә сөйгән яр кирәк, Сөяр өчен ярлар күп була, Саф күңелле чын дус – пар кирәк. -
Коелган ком файдасы
– И әнисе! Ахры, картаеп киткәнмен: комым коелганын сизәм. Язгы боз түшәлгән тайгак юлда минем арттан атлау бик уңай. Шунлыктан кыз-кыркын чабуга тагыла... -
Давылларга рәхәтме?
Нәрсә ята давыл күңелендә – Хөсетлекме? Әллә нәфрәтме?.. Җимерүче гамәл кылганнарга Җирдә яшәү әллә рәхәтме? -
Алмагачлар чәчәк аткан иде (бәяннең дәвамы)
Алар өйләнешеп, өч ел үттеме икән, табиб киңәшләрен җиренә җиткереп үтәү, өзлексез физик күнегүләр үзенекен итте – әкренләп Саниянең аягы хәрәкәтләнә башлады. Ялан тәпиен идәнгә тидергәндә, әллә ничә еллар буе хәрәкәтсез торып каткан табаны, тез буыннары чыдап булмаслык авыртса да, түзде, тешен кысып түзде Сания. -
Арбалы балачак
...Сирәгәйде инде: еш күрмибез Арба түгел, атның үзен дә!.. Ә балачак... бөтенләйгә калды... Күлләвектә... арба эзендә… -
МИНЕМ МӨХӘММӘТ АБЫЙ
Әкияттәге сыман, көн арты көн үтә. Мин инде хәйран үскән. Бу кешенең Мөхәммәт абый икәнен беләм, hаман көтеп алам, каршысына йөгерәм. Ул капылт кына өйгә кереп китми, күрешкәннән соң бакча буйлап сәяхәт ясый башлый. Карлыганнар үсеп киткәнме, былтыр утырткан чыршы, урман өрәңгесе, чикләвек куагы, артыш – яратканнармы безнең нигезне, тәртипме? -
Җәһәннәм уены
Муеннан гөнаһка баткан бер бәндә мин – Зарланып файда юк – бәхетем шуннандыр! Ә бәлки, Ходайның санаулы урыны Беткәндер?!. Уйланган исәбе тулгандыр?!. -
«КАЗАН УТЛАРЫ» – ТҮБӘН КАМАДА
«Казан утлары» журналының «Әдәби берләшмәләрдә» проекты кысаларында Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсендә «Чылбырдагы безнең урын» исемле кичә булып узды. -
Мәскәүдә мин – үз өемдә...
...Әй син, Мәскәү, безнең Мәскәү, Илебез башкаласы! Килә синдә каласы шул, Һич югы, берничә көнгә Кунакка тукталасы! -
Мәскәүдә кар
Казан җылы. Мәскәү салкын. Мәскәүдә кар. -
Кемнән нинди җыр кала?
Кеше китә – җыры кала диләр, Һәркемнән дә калырмы ул җыр? -
Өлгерерсең...
Гүзәллектән күз камаша, аста – хозурлык! Сәгадәтне бер сәбәп тә юктыр бозарлык... -
Язмышым шаяруы
Үтте мизгел... Кабат китеп бардың, Калдырып син яшьлек эзләрен. «Сау бул», – диеп әйтер өчен генә Нигә инде мине эзләдең?! -
Казан – Мәскәү аралары
Казан калды төн эчендә, Тиздән Мәскәү яктыра. -
Башын иеп басып торган миләш агачы белән сөйләшү
Затлы сүзләр белән каеп рәсемеңне, Күңелләргә чигәрмен мин исемеңне. -
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)
Н а д и я . Әтиең сезне ник ташлаганны әйткәнең юк. К ә р и м . Сәбәбен белмим. Әнинең дә әйткәне булмады. Кызганыч, әтине җирләргә барып булмады. Армиядән җибәрмәделәр. Югыйсә әни белән үги әти ул вакытта Чиләбедә яшиләр иде. Алып кайтып җирләсәләр була иде дә. Идел буенда туган кешенең кабере Сургут җирендә. Н а д и я . Ташлап киткән ирне кайсы хатын алып кайтып җирләп йөрер икән? -
Мәскәү зарында
Ник үләргә тиеш гаепсезләр?.. Кеше дигән җанвар дөньяда Кансызлыкның аргы чиген үтте... Мизгел саен күңел уйлана. -
Тәрәзәмә пәрдә тегәм
Тәрәзәмә яңа пәрдә тегәм. Зәңгәрләнә бара кышкы кар... Көләч тәр(ә)зәм җанда дәрт кабыза – Яшим әле дигән өмет бар! -
И әнкәем
И әнкәем, картаймале бер дә, Рәхмәт әйтеп, сиңа сыенам. -
Рөстәм Габдуллаевның Фоат Садриевка язган хаты
Мине монда чакырып, Казанга кеше килгән иде, аннан соң алар мине сөйләшергә дип, Оренбургка да чакырдылар. Мин шәһәр җитәкчеләре белән очрашып сөйләштем. Барысы да кил, нәрсә кирәк – барысын да эшлибез диләр. -
БЕЗНЕҢ НӘСЕЛ
Көрәшләрдә җиңеп яшәр өчен, Бәхет өчен туган кеше без! -
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)
Н а д и я . Тормыш иптәше. (Стаканнарга сок сала.) Без балалар бакчасыннан ук, өч яшьтән бергә. Бергә үстек, бер партага утырып укыдык. Армиядән көттем. Яшь чакта ук бизнес белән шөгыльләнә башлады. Фирмада синең кебек бер сылу кыз бар иде – бухгалтер. Кәримгә гашыйк булды. Кәрим аны үзенә якын китермәде. Кыз, ачу итеп, аңа подстава ясады. Документларда шефның махинацияләрен Кәрим ясаган дип оештырган. Кәримне дүрт елга хөкем итеп төрмәгә утырттылар. Мин Кәрим өчен көн-төн көрәштем. Мәскәүләргә барып җиттем, ул гаепле түгел икәнне исбатладым. Срогыннан алдан азат иттеләр. Кәрим мине үзенең саклаучы фәрештәсе дип саный. -
ТАПШЫРЫЛМАГАН ХАТЛАР (Беренче хаттан өзек)
Казанда университет рабфагына укырга кердем. Бу рабфак ул елларны университет белән бер бинада урнашкан иде. -
АККОШ ҖЫРЫ (хикәя)
Кызлар, чынлап та, аккошлар шикелле иде. Ап-ак киемнәрдән, ике рәткә тезелеп бииләр. Бармак очларына басып кына беренче рәт алга барганда, икенчесе артка чигенә. -
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың дәвамы)
Р о з а . Мин гаеплемени? Р о б е р т . Бөтенләй чит-ят кешегә барысын да ачыктан-ачык сөйләмәгән булсаң, мондый хәл килеп чыкмый иде. -
БӘХЕТ БӘЯСЕ (драманың ахыры)
К ә р и м . Син хәзер бөтенләй башка кеше... Р о з а . Аның каравы, сез Надия белән элеккечә бәхетле кешеләрдер. Моңарчы белгән кешеләрем арасында сез иң куркынычлары – син һәм Надия. Өч яшьтән бергә, ант, тугрылык, имеш... Сезнең иблисләрегез өч яшькә кадәр, тумыштан ук ярәшкән булганнардыр. К ә р и м . Берәр ярдәм кирәкмиме? Р о з а . Синнән кирәкми. Минем хәзер ярдәм итүчем бар. Син намазымны бүлдең. Хуш!