Коелган ком файдасы
– И әнисе! Ахры, картаеп киткәнмен: комым коелганын сизәм. Язгы боз түшәлгән тайгак юлда минем арттан атлау бик уңай. Шунлыктан кыз-кыркын чабуга тагыла...
Хода бәндәсенә хас көнләшү хисе байтак гаиләдә баш калкытырга мөмкин.
Әдәбият һәм сәнгать әһелләре тормышында шикләнүгә китергән хәлләр еш
күзәтелә. Әлбәттә, мондый вәсвәсәгә бирелүләр чик-чамадан ашмаска тиеш.
Бу җәһәттән хөрмәтле Ахуновлар йортында әлеге «мәсьәлә» уен-көлкедән
узмады күк.
Хәтерлим, әдәби әсәрләре аша бөтен илгә танылган Гариф Ахунов узган
гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында популярлык түбәсен яулауга
иреште. Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе, КПСС өлкә комитеты
әгъзасы, СССР Югары Советы депутаты... Саный китсәң, аның башкарып
килгән җаваплы вазифалары, мәртәбәле исемнәре озынга сузылыр иде.
Әдип төскә-биткә дә бик күркәмнәрдән булды. Билгеле инде, кыз-хатын
таифәсе күренекле затка һичбер вакытта битарафлык күрсәтмәде. Әгәр совет
чорында смартфоннар кулланышта йөрсә, Гариф абыйның «селфи»дан башы
чыкмас иде. Гөнаһка кермичә әйткәндә, үзенә җәлеп итүчән мәһабәт ир-атка
кызыгып караучылар әледән-әле очрап торгандыр. Димәк, язучының хәләл
җефете Шәһидә ханымда «җиңелчә көнләшү» тикмәгә генә уянмаган.
Үзенә дә затлылык мул салынган Гөлшәһидә бервакытны чынлап
шикләндерер гаҗәп күренешкә тарыга. Апрель башы. Совет мәйданындагы
кибеткә барып кайтырга ниятләгән хуҗабикә Новаторлар урамы буйлап
акрын гына атлап бара. Чү, каршы яктагы тротуардан Гарифҗаны төшеп
килә. Иренең артыннан, үзара гөрләшеп, кыз-кыркын тәпили. Берсе әдипне
култыкка алмакчы була... Шәһидә ханым исә, аларны күрмәмешкә салынып,
юлын дәвам иттерә.
Кичен ашарга утырыр чакта «разбор полётов» башланып китә. Инкарь
итә алмаслык фактка таянган Шәһидә апабыз тавышын тәмам бөердән алып
сораштырырга керешә:
– Кызларыңны ниемә әле шулай пачкалап ияртәсең?
– Нинди кызлар тагын? – дип үрсәләнә Гариф абзыкай җинаять өстендә
тотылган күк.
– Безнең урам буйлап төшкән чакта алар синең эздән генә барды.
Теленә шайтан төкергән каләм әһеле уңышлы җавапны озак эзләп тормады:
– И әнисе! Ахры, картаеп киткәнмен: комым коелганын сизәм. Язгы боз
түшәлгән тайгак юлда минем арттан атлау бик уңай. Шунлыктан кыз-кыркын
чабуга тагыла...
Сөекле хатынның күңелендә убыр утыдай җемелдәп куйган көнләшү иренең
әлеге уйнак сүзләреннән соң сүрелеп киткәндәй тоелды. Нахак гаеп тагыла
язган гаилә хуҗасы исә шундый гыйбарәсе өчен олы мираслы халкына эчтән
генә рәхмәт әйтте. Менә бит ничек: ком коелуның да үз файдасы бар.
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: юмор
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев