Логотип Казан Утлары
Хикәя

АККОШ ҖЫРЫ (хикәя)

Кызлар, чынлап та, аккошлар шикелле иде. Ап-ак киемнәрдән, ике рәткә тезелеп бииләр. Бармак очларына басып кына беренче рәт алга барганда, икенчесе артка чигенә.

– Кем иде ул?
– Әйтеп булмый. Ходай бәндәсе. Сусаган. Кипкән иреннәрен ялап
тора.
– Кыяфәте ниндирәк?
– Озынча йөз, тонык карашлар…
– Ә киенүе?
– Таушалган. Сәләмә. Плащы да, башындагы панамасы да иске.
– Син аңа су бирдеңме?
– Бирдем, әлбәттә. Мин бит ниндидер канечкеч түгел.
– Соңгы тамчысына кадәр эчкәндер инде?
– Гаҗәпкә каршы, юк. Чынаякка беркадәр текәлеп торды да китеп
барды.
***
Белмим, күпме урамнарны узганмындыр. Икеме, өчме? Җәяү
йөрергә бик яратам. Тротуар буйлап атлау – яраткан шөгылем.
Аяк тавышлары игътибарны җәлеп итә, уйланырга этәрә. Адымнар
авырлыгы баш миенең һәм йөрәкнең нәрсә белән тулуыннан һәм
Кардәш халыклар әдәбияты
тротуар ташларының зурлыгыннан тора. Нәтиҗәдә, аяк тавышлары
төрле тембрдагы авазлар чыгара. Кай тарафтан күзәтүеңә карап,
йортлар, агачлар, машиналар, кешеләр кайчагында хәрәкәттә кабул
ителә, кайвакыт бутафория булып тоела.
Бүген минем өчен гадәти көн түгел. Ирешелгән уңышлардан соң,
бик мөһим вазифама тагын берничә адымга якынайдым шикелле.
Килер вакыт, һәм бу дөнья мин булган өчен үзгәрер. Бу үземә
ышанычны арттыра.
Сәгать әле 18.30. «Аккош күле» балеты башланганчы ярты сәгать
бар. Н. дустымны табалмавым, аның янымда булмавы гына кызганыч.
Бармакларым кесәдәге билетны уалый. Унөченче рәт, унөченче
урын. Сатып алганда, мин бу саннарга игътибар итмәгән идем.
Игътибарлырак буласы калган. 13 санын һәрчак искә алырга кирәк.
Билеттагы кабарып торган шушы саннарны бармак очларым белән
тойган саен мин унөч санының гадәти булмавына ышана барам.
***
«Мәктәптә дәресләрдә балалар башта караламага язалар, анда
аркылы-торкылы сызып чыгарга да ярый, ә хаталар төзәтелгәннән
соң үз эшләрен чиста биткә күчерәләр... Үз гамәлләребезне язу өчен
безгә бер генә дәфтәр бирелә. Анда сызып ташларга рөхсәт ителми.
Хаталарны җую да мөмкин түгел. Бу дәфтәрдәге язмаларны бик нык
уйлап, соңыннан төзәтмәслек итеп башкарырга туры килә. Биредә
җиде тапкыр үлчәү, бер тапкыр кисү кирәк», – диде сәләмә киемле
кеше. Аннары сорап куйды:
– Синдә, әлбәттә, каралама да, чиста бит тә булгандыр инде? Мин
хаклымы?
– Әйе, – дип мыгырдандым.
Ул көрсенеп дәвам итте:
– Ата-анам фәкыйрь яшәде, алар миңа ике дәфтәр сатып ала
алмадылар. Миндә беркайчан да каралама булмады. Шуңа күрә
хаталанырга хакым юк иде.
***
– Пас...
– Сиссонне...
Кызлар, чынлап та, аккошлар шикелле иде. Ап-ак киемнәрдән,
ике рәткә тезелеп бииләр. Бармак очларына басып кына беренче рәт
алга барганда, икенчесе артка чигенә.
Кулларын канат кагышыдай талпындырып, үкчәләренә басып
туктап калалар. Сәхнә уртасындагы юка сакаллы ир бармаклары
белән ишарәләп, биючеләргә юнәлеш биреп тора. Үзе ниндидер
сүзләр кабатлый:
– Пас...
– Темпе...
– Сиссонне...
Кызлар озын ботлы, нәзек гәүдәле. Иреннәренең кызыллыгы –
иннектән, кашларының каралыгы сөрмәдән түгел.
Билләренә никах балдагы кидереп куярлык.
Ә үзләре шундый кыланчыклар…
Ачылмаган чәчәк таҗларыдай сафлар…
Юка сакаллы ир көр тавыш белән:
– Кызлар, тиздән сигез тула. Репетицияне төгәллибез. Кордебалет,
темпны киметәбез һәм тәмамлыйбыз.
Аннан соң сәхнә артына борылды:
– Корифей чыга!
Тавышының кайтавазы тынып та өлгермәде, карадан киенгән
фәрештә пәйда булды һәм орчыктай бөтерелә-бөтерелә, сәхнә
уртасына җитте. Ул язгы гөл таҗларына кунган чык шикелле гүзәл
һәм нәзек иде.
***
Миңа тагын бер урам аша узарга кирәк.
Кешеләр бүген никтер бераз күңелсезрәк.
Н. дустым ул көнне машинасын кабыза алмаган да метрога чыгарга
мәҗбүр булган. Үзе әйткәнчә, кешеләр авыр мәшәкатьләре бар сыман
моңсу иде. Һәркем үзенең сөекле телефонына текәлгән. Элегрәк
башкачарак иде. Кешеләр бер-берсенә елмаеп бага, итәгатьлелек һәм
хөрмәт белән карыйлар иде.
Дөресен әйткәндә, ул дустым да бик гади адәм түгел. Төньяк-
көнчыгышта хәйран зур сусаклагыч проекты белән идарә итә. Кызык,
әлеге мизгелдә нишли икән? Шундый спектакльдән колак какты.
Шалтыратуга да җавап бирми.
Ул Парижга очарга җыена иде, ялга. Азга гына булса да, әрсез
журналистларны күрми торырга тели. Тәмам һушын алганнар
бахырның. Төзелеш аркасында кечкенә бер күлне киптереп, урман
шикеллерәк бер урынның агачларын кисәргә туры килгән. Матбугат
әһелләре шуңа тынгы бирми. Олы бер җәнҗал кубарганнар. Ничек инде
шулай эшләргә мөмкин, янәсе, бу бит флора һәм фаунаны юк итү…
Бер газетада урманны корыту һәм күлне киптерү нәтиҗәсендә
меңәрләгән кош-корт һәлак булырга мөмкин дип яздылар. Ә бу
сусаклагычны төзү никадәр файда китерәчәге хакында беркем берни
уйларга теләми.
Тик нигә ул Парижга очачагы турында миңа бер сүз дә әйтмәгән
икән?
Чынлап та, бүген кешеләр үзен бик сәер тота. Минем беләгемә
бәрелеп киткән яшь кеше гафу үтенүне башына да китермәде. Ә
урам уртасында пыр тузышкан ир белән хатынның күзләренә ак-кара
күренми, дөньяда үзләре генә калгандай кыланалар. Ә чүп пакетын
тротуар читенә утыртып киткән теге ханымга ни әйтергә мөмкин?
Сәгать телләре 18.54 не күрсәтә. Спектакль башланырга сәгатьтән
артык вакыт бар.
Кызык, ә унөченче рәтнең унөченче урыны кайдарак урнашкан
икән? Урталыктамы? Аннан сәхнә ничек күренә икән?
Инде ничәнче кат балет карарга барам, ә урыннарның ни тәртиптә
урнашуын исемдә калдыралмыйм. Бәлки, шулай булырга тиештер.
Минем баш мие мөһимрәк мәгълүматлар саклау урыныдыр.
Фәнни-техник прогресс һәм икътисади һөҗүм нәтиҗәсендә
табигатьтәге тигезлек акрынлап кына стратосфера катламында озон
катлавының юкаруына китерә. Бу – күз алдында. Без алгарышны
туктата алмыйбыз. Шулай булгач, мин һава катламының табигый
составына тәэсир итү ысулларын өйрәнү белән мәшгуль. Ул Җир
шарының түшәме булып санала һәм аны метеоритларның һәм башка
чит-ят нәрсәләрнең җимергеч йогынтысыннан саклый.
Бик тиздән мин дөньяны үзгәртеп кора алачакмын булып чыга.
Вакыт бар әле. Берәр чынаяк каһвә эчәргә дип, яртылаш җир
астында урнашкан кафега төшәм.
Еш кергәч, официант мине таный һәм алдыма бер чынаяк төрек
кофесы белән шикәр китереп куя.
Күлләр кибүдән һәм урман корудан һәлак булган кошлар арасында
аккошлар бармы икән? Әллә алар ул якларда яшәми микән?
Күрше өстәл янында утырган яшьләрнең тавышы ярымкараңгы
бүлмәдәге тынлыкны боза:
– Ишеттеңме, кичә Сабынчыда1 бер ир хатынын, әби-бабасын һәм
ике каенешен атып үтергән?
– Чынлапмы?
– Әйе. Әле тагын «Euronews»тан күрсәттеләр, Австралиядә бер
маньяк, мәктәпне шартлатып, унөч укучыны үтергән.
– Унөч?! – дип сорыйм мин күрше өстәлдә утыручылардан.
Минем сорау чынаяктан суырылып чыккан парны телеп үтә.
***
«Миңа диңгез ярыннан бер учлам ком алырга кирәк иде, шуңа
иелеп, берәмтекләп ком чүпли башладым, нәтиҗәдә, вакытны
югалттым. Ә сез комны кушучлап чумырасыз», – диде сәләмә киенгән
ир.
– Сез ни әйттегез? – дидем мин илтифатсыз гына, аның сүзләренә
төшенеп җитмичә.
1 Сабынчы – Баку районнарының берсе.
Ул учларын җәеп, андагы сызыкларны күрсәтте. Сызыклар пәрәвез
шикелле бер-берсенә үрелгән, кайсы кайда башланып, кайда беткәнен
чамаларлык түгел иде.
***
Ходаем, ни күрәм мин!
Башка дөньялардан килеп, әкияттәге кебек ут сиптергән аждаһа
белән очрашырмын дип беркайчан да уйламаган идем. Ниндидер
чит-ят урында да түгел бит, ә шәһәр үзәгендә: машиналар һәм
кешеләр кайнап торган Бейбутов проспекты уртасында. Юк, күзгә
күренмәгәндер. Бу – кара, коба, сары, яшелләрне бутап, ялтырап
торучы билгесез төскә һәм кыяфәткә кергән кыргый зат иде. Аждаһа
инде бу, тик ут чәчәргә сәләтле авызы гына ачык түгел. Чынбарлык
һәм уйдырма сурәтләр чиген җуярга теләп, мин аның ябышкак
муенына менеп атландым да ике куллап иреннәрен аерып, азау
тешләрен тарткаларга тотындым. Авызы тулысынча ачылды, тик
уты күренмәде. Үземә кабызырга туры киләчәк. Мин зажигалкадан
ут элдермәкче булдым, килеп чыкмагач, якында гына урам себерүче
тротуардагы чүп-чардан кабызган учакны эшкә җиктем. Ул да
ялкынланып китмәде, торым-торымга ялтырады гына.
Мин аның муеныннан кочаклап буарга тотындым. Аждаһаның
күзләре маңгаена менде. Ул күзләрнең кызгылт тирәнлегендә ачу
һәм нәфрәт күрергә теләгән идем, тик чиксез гамьсезлеккә тап
булдым. Йодрыкларым белән аның башын төйдем, чыраен умырырга
маташтым. Тик бер җирен дә авырттыра алмадым кебек. Бары тик
үземнең бармакларым гына шеште.
Кинәт бу аждаһа кемнедер хәтерләткән шикелле тоелды. Аның
озынча йөзен, тонык карашларын кайдадыр күргәнем бар шикелле.
Ул да, уйларымны сизенеп, төс-кыяфәтемне исенә төшерергә
тырышкандай, тәфсилләбрәк карый башлады. Мин дә аңа кемнедер
хәтерләтә идем, ахрысы.
Тиздән ул минем теләкне үтәргә булды, тирән сулыш алды да
яңакларын кабартып ут чәчәргә кереште. Ялкын телләре, тирә-
юньдәге бар нәрсәне яндырып, уңга-сулга сибелде.
Үзенең коточкыч кыяфәте белән аждаһа тирә-яктагыларның
һушын алды. Күзләренә ак-кара күренмәгән кешеләр, куркудан бер-
берсен этешеп-төртешеп, таптап качарга тотындылар. Машиналар
бәрелеште. Мизгел эчендә барысы да коточкычка әверелде.
Йа Хода, ни кылам мин!
Бу бит секунд эчендә барысын да юк итәргә мөмкин. Мин
котым алынып, Аждаһага ташландым, авызы турысына җиткәч,
ялан кулларым белән аны томаларга, утны сүндерергә тырыштым.
Бармакларымны гына көйдердем һәм әрнүдән ыңгырашып куйдым.
***
«Үлемеңә кадәр тууың әйбәт. Син яшәргә өлгерәсең, йөрергә
өйрәнәсең. Әйбәтләп атлый белсәң, бүләккә очу мөмкинлеге бирелә,
ә белмәсәң, шуышырга мәҗбүр ителәсең. Тормыш синең өчен көтү
залына әйләнә. Йә соры, йә бизәкле тормыш каршылыклары арасында
гомерең соңын көтеп яшисең. Яхшыга өметләнеп яшисең дә, ахырда
тагы да начаррак булмавын уйлап юанырга кала.
Чынлап та, шулай. Үлемеңә кадәр туу яхшырак. Хет күпмедер
вакыт яшәп өлгерәсең. Тууыңа кадәр үлү – иң коточкычы», – диде
сәләмә киемле ир.
Һәм, миңа карап, күзләрен чекерәйтте дә сорап куйды:
– Ә син кайсысына керәсең?
«Талпан кебек ябышты» дип уйладым мин, ни әйтергә белмичә.
Тик ул үзе җавап бирде: «Беренчесенә, әлбәттә, бүтәннәр кебек үк».
Аннан соң кинаяләп өстәде: «Бәлки, син дөньяны үзгәртә алырмын
дип уйлыйсыңдыр? Хәтереңә киртеп куй: кешеләр аңын агулаучылар
һаваны, җирне һәм суны агулаучылардан күпкә куркынычрак».
Тавышы карлыккан булса да, фикере аңлаешлы иде. «Сез
барыгыз да бер: бертөрле йөрисез, тукланасыз, ихтыяҗларыгызны
канәгатьләндерәсез. Бер үк төрле алдыйсыз һәм хыянәт итәсез.
Бер өлешегез Аллаһка хезмәт итә, икенче өлешегез – иблискә. Ана
карыныннан яктылыкка омтылуыгыз да бер үк төрле. Газраил килгәч,
барыгыз да тугыз минут эчендә үләсез. Мәхәббәтегез нәфрәтегез
белән бертигез, ә бәхетегез кайгыгыз кадәр. Шатлык-сөенечләрегез
күпме, кайгы-хәсрәтегез дә шулчаклы».
Ул кинәт ачуланып сорады:
– Соңгы тапкыр кайчан капкаладың?
Мин беләгемдәге сәгатькә күз салдым да «Фәннәр академиясе»
дигән метро станциясе янында фаст-фуд алып ашаганымны искә
төшердем. «Өч сәгать элек», – дип җавап бирдем. (Хәтта яшь кенә
теләнче хатынның калтыранган учларына биш манат салуымны да
хәтерләдем. Бу турыда әйтмәкче булдым да дәшми калдым.)
Бу адәмнән котыла алуыма тәмам өмет өзеп гаҗизләндем.
– Ә соңгы тапкыр җан азыгын кайчан кабул иттең?
Аның соравы мине бөтенләе белән көрчеккә китереп терәде.
Аңа елтыр җөмләләр белән бик матур итеп җавап бирә алыр идем,
тик, бу сүзләрдән канәгать калмаячагын аңлап, дәшмәскә булдым.
***
Кара аккошның биюе ак кошларны сихерләгән сыман иде. Алар
балеринаның һәрбер хәрәкәтен йотып алырга теләгәндәй күзәттеләр.
Аның куллары канатка әверелде, ә киемнәренең кара нуры, таралып,
тын калган ак кошларның киеменә кунды.
Юка сакаллы ир учларына сугып дулкынланды:
– Аллакаем! Нинди хозурлык! Корифей, тиз генә сәхнә артына!
Мин сиңа карый алмыйм! Кордебалет, сез тантана итәсез, бәйрәм
тудырасыз, тиз генә! Чиксез тантана!
Кара аккош талгын адымнар белән теләр-теләмәс кенә сәхнә артына
кереп югалды. Ак кошлар, ике рәткә тезелеп, яңадан канатларын кага-
кага биергә тотынды.
Юка сакаллы ир көр тавыш белән кабатлады:
– Pas de chat!2
– Pas de ciseaux!3
– Pas de poisson!4
***
Аждаһа һаман ут сиптерде, бармакларымны яндыра-яндыра, мин
аны туктатырга маташтым, тик берни дә килеп чыкмады.
Кинәт ут давылы аның күзләреннән ургылырга тотынды. Бар
тирә-як ялкынга уралды. Йортлар, агачлар, машиналар, кешеләр…
Барысы да яна иде.
Мин, бу янгынны яланкул сүндереп булмасын аңлап, үземне
битәрләдем: «Йа Хода, нәрсә эшләдем мин!»
***
Кинәт көйгән ис таралды, бераздан тирә-юнь төтен белән тулды.
Кызлар, берни аңламастан, репетицияне туктатырга мәҗбүр
булдылар. Залның ялкынга урала баруын күреп, юка сакаллы ир
кычкырырга тотынды:
– Янгын! Янгын! Хезмәткәрләр! Без янабыз!
***
«Кеше күзләре белән күргән мәгълүматны баш миенә һәм йөрәгенә
җибәрә. Күзләрдән йөрәккә һәм баш миенә тапшырылган хәбәр – ул
ике яклы эскалатор кебек. Тик нигәдер еллар узу белән мәгълүмат бер
генә юнәлешкә китә башлый, күзләрдән баш миенә. Нәтиҗәдә, йөрәк,
бихәбәр булу сәбәпле, хисләрен югалта, ташка әверелә», – диде теге
кеше. «Карап баксаң, – диде ул, – ташка әйләнә башлаган кешене
таштан аерып булмый, агачка әйләнә башлаганны – агачтан…» Һәм
өстәде: «Ит янганда якты ут чыкмый. Ә агач, тимер һәм таш бергә
якты ялкын булып яналар. Үкенү, тәүбә итүләр сезне гөнаһ кылудан
саклый алмый».
Һәм ләззәт белән әйтте: «Гөнаһларыгызның саны сезне учакта
яндыру өчен әзерләп куелган керосин күләменә бәрабәр…»
2 Pas de chat! (фр.) – Мәчеләр адымы!
3 Pas de ciseaux! – Кайчы!
4 Pas de poisson! – Балык!
***
Мин туктаусыз рәвештә дустымның телефон номерын җыйдым,
тик файдасы булмады.
Ниһаять, ул алды. Трубка аша аның тотлыга-тотлыга әйткән
сүзләрен ишеткәч, арка үзәгемә салкын йөгерде:
– Күз алдына китерә аласыңмы… Парижда, Мулен Ружда аждаһа
пәйда булды…
***
Шау-шу, кычкырышу, ыңгырашулар ишетелеп тора. Күктә калын
төтен катламы. Соры козгыннар өере шул төтенгә ташлана, аны
комсызланып чукыйлар. Кешеләр бер-берсен изә-таптый йөгерешә.
Игътибарымны шушы шау-шуда хәрәкәтсез торган бер шәүлә
җәлеп итте. Бу – бая мин кергән кафе янында хәер сорап утырган
теләнче ханым иде. Ул әле дә кулларын сузган да хәер сораша…
***
Төтенгә тончыгып, күзләрен уган биючеләр ничек булса шулай
фойега, аннан соң урамга атылды.
Тик иң алдан, барысын да этә-төртә, юка сакаллы ир атлады.
Кара аккош ролендәге ханым, ни өчендер, ут кайсы утыргыч
яныннан чыкканын ачыкларга маташты. Нәтиҗәдә, утка уралды.
Аның юка кара күлмәге яна башлады.
Унөченче рәтнең унөченче урынындагы ялкын үз табышына
шатлангандай, горур кыяфәт белән бии-бии югары күтәрелде…
***
…Кинәт мин ут сиптергән Аждаһаның күзләре нигә таныш кебек
тоелуын аңладым. Мин аны озынча йөзеннән, тонык карашларыннан
таныдым. Һәм сәләмә киемнәреннән…


Варис Ёлчуев

Марат КӘБИРОВ тәрҗемәсе

Варис Муса улы Ёлчуев (1966) Азәрбайҗанның
Сумгаит шәһәрендә туган. Баку дәүләт университетын
тәмамлаганнан соң төрле елларда Яшьләр үзәге
директоры урынбасары, «168 сәгать» газетасының
баш мөхәррире, «Азәрбайҗан» нәшриятының баш
мөхәррире булып эшли. Хәзерге вакытта Азәрбайҗан
Әдәби фонды директоры. Күпсанлы китаплар авторы.
Азәрбайҗан һәм Россия язучылар берлекләре әгъзасы.

«КУ» 11, 2025

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев