Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәскәүдә мин – үз өемдә...

...Әй син, Мәскәү, безнең Мәскәү, Илебез башкаласы! Килә синдә каласы шул, Һич югы, берничә көнгә Кунакка тукталасы!

Мәскәүдә мин – үз өемдә,
Йөрим киң итеп сулап.
Холкыбыз бердер, күрәсең,
Ашкынып килдем, дулап!
Әй Мәскәү, чиксез Мәскәвем,
Башкала башкаласы!
Сине күрсәм, хисләр дөрли,
Килә синдә каласы!

Калыр идем, яшәр идем
Тарихның үзәгендә,
Миллионлаган халыкның
Җуелмас бизәгендә.
Мәскәү тарта... Гайрәт арта,
Урамыңнан бер узсам.
Гаеп итмәсләрен беләм,
Үземнең җырны сузсам.
Мәскәү – горур, Мәскәү – мәгърур,
Анда дөнья киңлеге.
Рәхәтләнеп киләчәкне
Колачлау мөмкинлеге.
...Әй син, Мәскәү, безнең Мәскәү,
Илебез башкаласы!
Килә синдә каласы шул,
Һич югы, берничә көнгә
Кунакка тукталасы!

 

«КУ» 11, 2025

Фото: Алинә Хәбибуллина

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язны көтүБезнең Чал Инеш тә индеТөш күрәдер яз турында, –Авыр сулап ята суларКышкы тынлык хозурында