Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин – вакытсыз вакыт

Минем вакыт чыкты күчәреннән, мин – вакытсыз вакыт. Вакытлыча вакытлылар корган тозакларны ватып Чыгар вакыт җитте. Һәрбер минут бүген – үзе якут.

Минем вакыт чыкты күчәреннән, мин – вакытсыз вакыт.
Вакытлыча вакытлылар корган тозакларны ватып
Чыгар вакыт җитте. Һәрбер минут бүген – үзе якут.
Түземнәрне теземнәргә салып, уңыш җыяр вакыт.
Тел очында күптән өлгерделәр әйтеләсе сүзләр.
Җанда – җөйләр. Җуелмады әле хәтердәге эзләр.
Кагыл гына... атылырга тора җаннан нәфрәт-уклар.
Гүя тугыз баллы үчен учлап кысылган йодрыклар.
Көл астында һаман яшьни әле онытылган кузлар.
Дөньяларны ныграк яктырта күк исемсез йолдызлар.
Якынлаша... башлар арасыннан ташлар җыяр вакыт.
Тиранлыкның тирән тамырларын төптән кыяр вакыт.
Вакытсызлык. Әллә инде илнең сәгатьләре ватык.
Ничә гасырга ул артта калган? Белә микән Вакыт?!
Мин – вакытсыз вакыт, хакыйкатьнең кырыс хөкеме мин.
Искелекнең кабере, яңалыкның затлы токымы мин.
Йөгәнләнгән хисләр тугарылыр, ярсыр хыялларым.
Гомер атым чабар әле, чабар чәчеп ак ялларын!..

 

«КУ» 11, 2025

Фото: Krea ai

Теги: татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әллә шундый булып кыланамы, әллә шундый аның асылы?Әллә вакыт чыккан күчәреннән, әллә чыккан инде акылы?!Имеш, безгә җиткән уңышларны һәм ташларны җыяр вакыт та,Имеш, җиткән тозаклардан чыгар, тиранлыкны кыяр вакыт та...Мин вакытсыз- вакыт ди ул, ахры, зурдыр вакыт булу теләге?Тик тормышка ашмас хыял шул ул, чөнки вакыт- Ходай бүләге!Адәм заты вакыт кодрәтенә баш булырга юкка ымсына.Вакыт тик Ходайның эш коралы, тик Ходайга вакыт буйсына.Хыяллары чынга ашмаганнар, гаеп аударалар вакытка.Чыкмый вакыт адәм затларыннан , чыкса чыга адәм мокытка.Бары вакыт барсын барлап тора, һәр адымны безнең күзәтә:Оныттыра бөтен кайгыларны, йөрәк яраларын төзәтә.Вакыт куя барсын үз ур(ы)нына, дөрес хөкем вакыт чыгара,Гомер атым чабар әле димә, Вакыт- хуҗа аны тугара... ... Сәйлән