11 май 2026 яңалыклары
-
11 май 2026 - 17:00
И, бу ваклык
Чаллының «Аргамак» журналы редакциясендә бер төркем язучы гәпләшеп утыра икән. Шулвакыт Айдар Хәлим килеп керә. Йөзе шат. Чираттагы кирпеч калынлыгы китабы чыккан көннәре. Фаяз Дунай, чыраен сытып, аңа төбәлә: — Син, Айдар туган, бик яман эш кылгансың бит... -
11 май 2026 - 15:00
Һаман шулай катык ашый авыл...
...Ярый әле, катык ашый авыл. Милли ризык сеңә тамырга. -
11 май 2026 - 13:00
Талисман (хикәя)
Бөтен дөнья телевизорлар каршында тынсыз калды. Әрмәнстанда җир тетрәгән! Араикның туган шәһәре Спитак тәмам хәрабәгә әйләнгән. Күп меңләгән корбаннар! Имгәнүләр! Фаҗига коточкыч. Газеталар фаҗига урыннарыннан репортажлар белән чыга. Йа Хода! Араик! Араик югалды. Зөлфия начарын уйламаска тырышты... -
11 май 2026 - 11:00
Мин – вакытсыз вакыт
Минем вакыт чыкты күчәреннән, мин – вакытсыз вакыт. Вакытлыча вакытлылар корган тозакларны ватып Чыгар вакыт җитте. Һәрбер минут бүген – үзе якут. -
11 май 2026 - 09:00
Кабахәтне дә яраталар (повесть)
Челәннең күзендә кабынган ут чаткысы миңа да чәчрәде. Яратам да соң хыялыйларны! Кайчакта алар канатсыз кошка охшый. Күкләр иңлим дип, әй, талпына мескенем, әй, талпына, әмма җирдән ары китә алмый. Ә күңел биек-биектә, аңа канатлар кирәкми, аны хыял күтәреп менгезә. Артык очынсаң кояш Икарныкы кебек каурыйларыңны көйдерер-яндырыр да бәлки. Азагы ни белән бетәр дип уйласаң, хыялланма гына инде син!