Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сердәш яңгыр

...Көзге яңгыр йөри ияреп Серле юлдаш кебек артымнан. Ялгызлыктан качып, гүя ул Кайтмаска дип киткән йортыннан.

Көзге яңгыр ява, гүя ул
Кайтмаска дип киткән йортыннан.
Яңгыр йөри, йөри ияреп,
Серле юлдаш кебек артымнан.
Өйгә керсәм, өзеп арамны,
Тәрәзәмнән алмый һич күзен,
Хәтта азга гына булса да,
Бер дә оныттырмый ул үзен.
Оныттырмый, һаман шыбырдап,
Өй түбәсен кага төн ката.
Яңгыр суларыдай җыелган
Хатирәләремне уята.
Ява яңгыр, ява... Елак көз
Күз яшьләрен тормый яшереп.
Сафлый җирне, ак болытларга
Кабат кайтыр өчен... яшәреп.
Күпме генә сибәләсә дә,
Көе шул ук – моңсу һәм сүрән.
Туктатырга теләп бермәлгә,
Толымнарын аның мин үрәм.
Һич туктамый, әллә серемне
Бүлешергә диеп килгән ул?
Гүя күктән алып җиргәчә
Өмет пәрдәләрен элгән ул.
Күңел кылларына кагылып,
Тарата ул җанның сагышын.
Тарап тоташ уйлар урманын,
Ялгышларым юа, табышым.
Бата-калка чайкала кебек
Томан диңгезендә офыклар.
Яңгыр аша баксам дөньяга,
Иңәр сыман көткән шатлыклар.
...Көзге яңгыр йөри ияреп
Серле юлдаш кебек артымнан.
Ялгызлыктан качып, гүя ул
Кайтмаска дип киткән йортыннан.

 

«КУ» 11, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев