Логотип Казан Утлары
Шигърият

Без Мәскәүгә кузгалабыз, самолёт фәрман көтә...

Ак болытлар дәрьясына, кояш нуры түренә... Биеккә үрләгән саен дөнья матур күренә.

Без Мәскәүгә кузгалабыз, самолёт фәрман көтә.
Чабышка чыгар тай кебек уйларым күккә илтә –
Ак болытлар дәрьясына, кояш нуры түренә...
Биеккә үрләгән саен дөнья матур күренә.
Аста кала бар ваклыклар, мәшәкатьләр – иң аста.
Караш – салкын зәңгәрлектә, галәмдәге кояшта.
Күңелдә сөю, ышаныч җылытып тора җанны.
Бер мизгелгә шау-шу тынды, вакытмы туктап калды...
Самолёт өскә омтыла... Бар да Алла кулында.
Тыныч кына утырабыз барыбыз бер урында.
Тормыш бара җир өстендә, күчеш – зәңгәр күк аша.
Монда ак болытлар белән галәм җиле дулаша.
Колакта моторның шавы, йөрәктә – иман нуры.
Күз алдымда сайрап тора Ходайның бер былбылы...
Мәскәүгә төшеп киләбез. Ара – инде кул сузым.
Дөньяда узасы юллар булсыннар озын-озын!

 

«КУ» 11, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев