Син – тормыш
Мең сорау – мең җавап! Мең ләззәт – мең газап!.. Фәлсәфәм син, Тормыш!
«Бәрмәнчек» фольклор ансамбле оркестрының
музыкант-солисты, Татарстанның атказанган артисты
Елена Григорьева – Лена апа Шагыйрьҗаннан соң, поэзия
күгендә кабат бу исемне балкыткан, тәхәллүс итеп үзенең
кыз фамилиясен сайлаган шагыйрә.
Лена 1970 елны Мамадыш районы Владимир авылында
Даниловлар гаиләсендә дөньяга килә. Әүвәл Владимир
сигезьеллык, аннан Үсәли урта мәктәбен тәмамлый, Казан
дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында халык уен
кораллары оркестры бүлегендә белем ала. Хезмәт юлын, уку
чорында ук, Харис Нигъмәтҗанов җитәкләгән Халык музыкасы оркестрында
башлый.
«Шигърият белән мәктәп чорында бер җилпенеп, җенләнеп алган идем,
ләкин поэзия белән араны өзәрлек, «кулга суккан» сәбәпләр табылып, каләмне
ташлап тордым... Үзем язмаганда да кеше язганнарны аз төзәтмәдем,
кешеләргә җыр сүзләре оештырган чаклар да булды... Соңгы араларда иҗат
җимешләрем белән социаль челтәрләрдә бүлешәм. Алар тормышның ак-кара
якларын үземчә, үз фәлсәфәм белән сурәтләп языла», – ди, Лена ханым.
--------------------------------
Син – минем хисләрдән, уйлардан җек-шыплап тутырган тубалмы?
Күз тияр күзләрдән качарга бер серле, яшерен ояммы?
Күкләрдән эзләгән – кул тимәс, аң җитмәс, күренмәс җисемме;
Хушбуйлар исеннән исәреп, исереп туймаган «ис»емме;
Беркайда күрмәгән, салават күпере бирмәгән төсемме?..
Күкләрдән агылган, моң белән сарылган, мөкатдәс көемме?
Иң тәмле сыйлардан тәмлерәк икмәгем – бер кисәк телемме?
Йөз кабат тәгәрәп, үчләнеп менәргә тырмашкан үремме?
Җан җылым, тәм-сыем дусларым мактаган кунакчыл түремме?..
Бик күптән тусам да, һич яшәп туймаган, җан тарткан җиремме?
Беркемнән калмаган, барыбер берзаман киләсе үлемме?
Иң соңгы йортыма бер барып җитәсе, ятасы гүремме?..
Мең сорау, мең җавап: син миңа, мин сиңа кирәкме, түгелме?!.
Мин – синең күгеңдә сайраган бер нәни кошчыгың – былбылың;
Җәйрәгән яланда уйнаклап туймаган бәбиең-колының;
Бал-ширбәт түгелмен – җимешнең ачы сут тулысы – «балан» мин;
Шук, усал булсам да, син тәртип кысаңда нык тоткан балаң мин!
Син – дөньям, син – яшәү; язмышым – үткәнем һәм бүген – бер сулыш;
Ирегем, тарлыгым, син бөтен барлыгым; син – көрәш, зур узыш...
Бар сынган мәлләрем, бар очкан мәлләрем – җиңелү йә уңыш...
Мең сорау – мең җавап! Мең ләззәт – мең газап!..
Фәлсәфәм син, Тормыш!
Лена Данилова
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев