Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сагынулар шул буладыр

Сагынулар шул буладыр инде – Күз алдымда авыл тугае: Җилфердәтеп чиккән итәкләрен, Тыпыр-тыпыр бии бугай ул.

Сагынулар шул буладыр инде –
Күз алдымда авыл тугае:
Җилфердәтеп чиккән итәкләрен,
Тыпыр-тыпыр бии бугай ул.
Сагынулар шул буладыр инде:
Колагымда – иген шаулавы.
Җилләр аша сәлам җиткерделәр
Калфак кигән күксел таулары...
Сагынулар шул буладыр инде,
Әйләнә дә кайта уйларым
Көянтәләр аскан балачакка –
Урап йөрим чишмә буйларын.

 

«КУ» 11, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев