Кемнән нинди җыр кала?
Кеше китә – җыры кала диләр, Һәркемнән дә калырмы ул җыр?
Кеше китә – җыры кала диләр,
Һәркемнән дә калырмы ул җыр?
Кемнәрнеңдер бәлки томлап язган
Донослары кала торгандыр.
Башкаларның җанын яралаган
Явыз гамәлләре каладыр.
Ул гамәлләр һаман йөрәкләрдә
Рәнҗү уты булып янадыр.
Канат җәеп очкан саф җырларны
Зинданнарга япкан затлардан
Нинди җырлар калсын киләчәктә
Изге сурә итеп ятлардай?!
Берәүләрдән җырның затлылары,
Данлылары кала, моңлысы.
Ул җырларны, җанга шифа итеп,
Чорлар аша үрелеп тыңлыйсың.
Ә кемнәндер кала «ертык» җырлар
Кузгатмаган һичкем күңелен.
Үзе китү белән онытылган,
Вакыт тузанына күмелеп.
Кеше китә, әйе, җыры калсын,
Гасырларда янсын ул дөрләп.
Калсын җыры, рухи әләм кебек,
Халык күңелендә җилфердәп.
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
“Кеше китә- җыры кала”,-диләр,тик җыр калмый һәрбер кешедән...Бар кешедә җырлап яши алмый,Җырлар кала Илһам ишедән.Ә күпләрдән башка әйбер кала: кемнең- йорты, кемнең- китабы... Иң кыйммәте- нәсел агачының калса өч- дүрт көчле ботагы.Калса әгәр, кеше киткән чакта,һәр ботакта затлы җимешләр,илдә шомлы “милләт бетә!”- дигән йөрмәс иде имеш- мимешләр...
0
0