Мәскәүдә кар
Казан җылы. Мәскәү салкын. Мәскәүдә кар.
Казан җылы. Мәскәү салкын. Мәскәүдә кар.
Еллар төрле, юллар серле, гүя Дакар.
Еллар уза, юллар кала тарих булып.
Күңелләрдән яшьләр ташый, тулып-тулып.
Меңенче кар, меңенче кыш килсә дә бит,
Узган елгы кар сурәте кесәдә бит.
Сөендерә карны күрү, көз ялкытты.
Мәскәү кары бар дөньяны, аһ, балкытты!
Карсыз яшәү мөмкин түгел бу заманда,
Аеруча минем кебек узаманга.
Кар салкынын рәхәт итеп тоеп торам,
Ак киңлеккә күзем салып, оеп торам.
Юллар төрле, еллар серле. Җанга ятар.
Мәскәү салкын. Мәскәү якын. Мәскәүдә кар.
Мәскәү кары килеп җитәр Казанга да,
Мөмкин булыр Казан карын язарга да.
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Ленар Шәех такмак итеп яза бөтен югын-барын: ...................хәтта инде дөньядагы һәр шәһәрнең, яуган карын. ................... ... Сәйлән
0
0