Казан – Мәскәү аралары
Казан калды төн эчендә, Тиздән Мәскәү яктыра.
Мәскәүгә киттек, Мәскәүгә...
Поезд тизлек арттыра.
Казанда кояш баеды,
Мәскәү тиздән яктыра.
Чәйләрдән Мәскәү күренгән
Заманнар артта калды.
Ун сәгатьтән – син Мәскәүдә,
Вакыт шунда тукталды.
Очкыч белән бер сәгатьтән
Син буласың Мәскәүдә...
Киләчәктә минут җитәр –
Тормыш тиз-тиз яшәүдә.
Казан – Мәскәү аралары
Тарихның күчәрендә.
Еллар узгач та, уйлатып,
Хәтергә төшәрендә.
Сызлатырмы, елатырмы,
Елмайтырмы? – Кем белгән!
Казан – Мәскәү аралары
Йөзләр белән чигелгән.
Гасыр буйлап күпме йөзләр
Барганнар, барачаклар.
Вакытлыча, гомерлеккә
Мәскәүдә калачаклар.
Мәскәүдә узган көннәрнең
Очына чыгып булмас.
Мәскәү һәркем өчен ачык,
Булган, бар, онытылмас!
Поезд чаба, поезд куа,
Гүя ун мең ат кына...
Казан калды төн эчендә,
Тиздән Мәскәү яктыра.
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Мәскәүгә киттек, Мәскәүгә...Поезд тизлек арттыра.(“Казан- Мәскәү аралары” Ленар Шәех)Без Мәскәүгә кузгалабыз, самолёт фәрман көтә. (“.Без Мәскәүгә кузгалабыз, самолёт фәрман көтә”Ленар Шәех)Мәскәү юлый таптый Шәех, нәрсә сорап барадыр?!Гел самолет, йә поезда йөри торгач арадыр?!Мыштым йөри Шәехе дә, Мәскәүе дә сер ачмый:ара микән, йөри торгач, әллә сорый торгачмы? ...Сәйлән
0
0