Шигърият
Диңгез. Ялгызлык. Акчарлак
Кыштыр-кыштыр диңгез-дәфтәр өстенә ул Нидер яза сыман канат очы белән.
Үтәкүренмәле тынлык. Диңгез өсте
Әйтерсең лә сүз иңмәгән дәфтәр бите.
Бу манзара гүя үзгәрешләр көтеп
Нәүмизләнгән күңелемнең бер чите.
Нечкә тынлык пәрдәләрен кисә-кисә,
И, талпына, и, калкына бер акчарлак.
Бармы икән чикләр чиксез ялгызлыкка? –
Оча җандаш, канат очын чарлап-чарлап.
Оча җандаш... Хәбәрме ул мәңгелектән?
...Уйларымны бәллүр болытларга эләм...
Кыштыр-кыштыр диңгез-дәфтәр өстенә ул
Нидер яза сыман канат очы белән.
«КУ» 11, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Кемдер уза чумып уйларына, ....................күз күнеккән диңгез яры буйлап, ..................... аръягына аны, шул диңгезнең, ....................ташлап киткән сөйгән ярын уйлап... .................... ...Һәркем күргән гади бер манзара, ................. искитәрлек бер ни түгел үзе. .................Кеше күрмәгәнне күрә шул ул ................. чын шагыйрьнең күңел күзе! ................ ...Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0